Алмаз Гыймадиевның «Интернетта – ALF» хикәясе
методическая разработка (5 класс)

Шарафеева Рамия Анасовна

Алмаз Гыймадиевның «Интернетта – ALF» хикәясенең технологик картасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл publikatsiya_tehnologik_karta.docx23.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Алмаз Гыймадиевның «Интернетта – ALF» хикәясе

Шәрәфиева Р.Ә.,

Әлмәт шәһәре 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат

Укучыларга Алмаз Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.  «Интернетта – ALF» хикәясе белән таныштыру, әсәрдәге юморны аңлау. Мөстәкыйль фикерләргә һәм үз фикерләрен төгәл итеп әйтә белергә өйрәтү. Укучыларда белемле булырга омтылыш, теләк тәрбияләү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (шәхескә кагылышлы, танып-белү, регулятив, коммуникатив ) формалаштыру.

УУЭ

Шәхескә кагылышлы: бер-береңне хөрмәт итү, тормышта белемнең кирәклеген аңлау, укуга җаваплы караш формалаштыру;

танып - белү УУГ: дәреслектән һәм төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны таба белү; гомумиләштерә һәм нәтиҗәләр чыгара алу, автор әйтергә теләгән төп фикерне билгеләү;        

регулятивУУГ: уку эшчәнлеген оештыра һәм бәяли белү, үзбәя критерийларын куллана белү;

коммуникатив УУГ: фикерне төгәл итеп җиткерү, башкаларның фикерләрен тыңлый белү, төркемнәрдә һәм парларда уку эшчәнлеген оештыра белү.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, информатика

Төп ресурслар

Өстәмә ресурслар

Куллану өчен дәреслек: Әдәбият: 5 нче сыйныф өчен дәреслек

Техник чаралар: компьютер, экран, проектор, презентация

Класс белән бәйләнеш

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне өйрәнү

Дәрес барышы

Укытучы   эшчәнлеге

 Укучылар эшчәнлеге

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та  бер-беребезгә елмайыйк, изге теләкләр телик һәм  дәресебезне башлап җибәрик. Уңышлар телим.

Укучылар кулларын-кулга  тотынышалар, бер-берсенә елмаялар, изге теләкләр телиләр.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат:  белем алу, белемле булу турында фикер алышу. Әсәрне өйрәнергә әзерләү.

Укытучы сораулар биреп, укучылар белән белем алу, белемле булу турында әңгәмә оештыра.

- Укучылар, белемле кеше дип нинди кешене атыйбыз?

- Белем алу ни өчен кирәк?

Белем алу турында мәкальләр тәкъдим итә, фикер алышу үткәрә. Слайд 1.

Күп укысаң, күп белерсең.                    

Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.     

Белем бәхетле итә.  

Белемле кеше югалмас.

Белемнең чиге юк.        

Белемдә көч.

Белем – нур, белмәү – хур.

Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. 

Укучылар сорауларга җавап бирәләр, белем алу, белемле булу турында үз фикерләрен әйтәләр.

Укучылар мәкальләр белән танышалар һәм мәгънәләрен аңлаталар.

 3 этап. Уку мәсьәләсен кую

Максат: белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, бүгенге дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез икән?

- Укучылар, сез компьютер артында утырырга, Интернет киңлекләрен иңләргә барыгыз да яратасызмы?

- Бүгенге дәресебезгә нинди максат куярбыз?

Проблемалы сорау. Алмаз Гыймадиев «Интернетта – ALF» хикәясендә нәрсә әйтергә теләгән? Слайд 2.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

  • Белем, белем  алу, белемле булу турында сөйләшербез.
  • Компьютер артында утырырга, Интернетка чыгарга яратабыз.
  • Белемле булу турында әсәр укырбыз, эчтәлеген аңларбыз.
  • Проблемалы сорауга җавап бирербез.

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәяне сәнгатьле  уку, эчтәлеген аңлау; авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау (проблемалы сорауга җавап бирү).

Бүгенге дәрестә Алмаз Гыймадиевның тормышы, иҗатына кыскача күзәтү ясарбыз, компьютер яратучы бер малай белән танышырбыз, «Интернетта – ALF» хикәясен укырбыз һәм фикер алышырбыз.

Укучылар фикерләрен әйтәләр.

1. Алмаз Гыймадиевның тормыш юлы, иҗаты белән танышу.

Слайд 3.

Укытучыны, алдан әзерләнгән укучыны тыңлыйлар.

2. Сүзлек өстендә эш

кача-поса-

чәлпәрәмә китереп-

лапылдап-

җирән-

гарьлегеннән-

Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар. Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек  кулланып оештырыла.

Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар, аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.

3. Алмаз Гыймадиевның «Интернетта – ALF» хикәясен сәнгатьле уку, эчтәлеген аңлау.

Укучылар   әсәрне сәнгатьле укып чыгалар, әсәр эчтәлеген аңлыйлар.

4. Хаталарны төзәтү. Слайд.4.

ALF: привит рамашкы нихәль мин сине сагнып беттем.

Ромашка: Альф, минем хәлләр әйбәт. Сагынган кеше дустын кунакка чакыра ул.

ALF: уау әйдә безгә кунакка киль.

Ромашка: Бүген үкме?

ALF: канишны.

Ромашка: Әти-әниең ни дияр?

ALF: алар дачада.

Укучылар төркемнәрдә эшләп әсәрдә бирелгән Альфред сөйләмендәге хаталарны төзәтәләр.

5. Интернет-сүзлек белән танышу. Слайд 5.

- Сез Интернетта барыгыз да аралашасыз. Ә терминнарны беләсезме?

Аватар – компьютер кулланучы үз йөзе итеп куя торган фотосурәт яки рәсем.

Аккаунт – сайтка керү өчен кулланыла торган шәхси мәгълүмат тупланган хисап язмасы.

Блог – вакыйгалар интернет-журналы, интернет-көндәлек, онлайн-көндәлек.

Блоггер – блог алып баручы.

Гифка – анимацион рәсем.

Онлайн – хәзерге вакытта челтәрдә булу.

Оффлайн – хәзерге вакытта челтәрдә булмау.

Смайл – компьютер кулланучының кәефен белдерщ торган төрле тыныш билгеләренең җыелмасы. Мисал өчен, елмаю – :-) (ике нокта, сызык, ябылган җәя), күңелсезләнү – :-( (ике нокта, сызык, ачылган җәя).

Спам – реклама характерындагы электрон хат яки хәбәр, чүп.

Чат – кулланучыларның онлайн режимында язышуы.

WhatsApp – хәбәрләр җибәрү өчен кулланылучы мессенджер (смартфоннар өчен). Беренче елны кулланучыга бушлай бирелә, аннары түләүлегә әйләнә (SMSтан  бик күпкә арзан).

Әсәрдә очраган терминнар турында фикер алышалар һәм интернет-сүзлек буенча парлап эшлиләр. Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйлар,  аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.

6. Сорауларга җавап бирү.

  1. Әлферитнең компьютер белән мавыгуына әнисе ничек карый?

2.  Малай яшьтәшләре белән кайда әңгәмә кора?

      3.  Кем белән таныша?

      4. “Ромашка” кем булып чыга?

      5.  Әлферит нәрсәне аңлый?

      6.  Әсәрнең юморы нидән гыйбарәт?

Укучылар сорауларга җавап бирәләр, әсәрнең эчтәлеген аңлауларын күрсәтәләр. Интернетта аралашуга  үз фикерләрен белдерәләр.

5 этап. Рефлексия.  Нәтиҗә һәм бәяләү.

Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.

1. Проблемалы сорауга җавап бирү.

Төркемнәрдә фикер алышып проблемалы сорауга җавап бирәләр.

2.Бүгенге дәресебездә нинди УМ чиштек? Ниләр белдек? Ниләр эшләдек?

Бүгенге дәрестә белем алу, белемле булу турында сөйләштек, Алмаз Гыймадиевның тормышы, иҗатына кыскача күзәтү ясадык, компьютер яратучы Альфред исемле малай белән таныштык, «Интернетта – ALF» хикәясен укыдык, яңа сүзләр белдек, хикәя буенча фикер алыштык, әсәрнең юморын билгеләдек.

3. Бәяләү. Үзбәя үткәрелә. Укучыларга билгеләр куела.

Укучылар үзбәя үткәрәләр. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;

в) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә – “3”;

г) укытучы яисә  иптәше ярдәме белән  дә сөйләп бирә алмаса – “2”.

6 этап. Өй эше бирү

Максат: укучыларга өй эшен башкару буенча күрсәтмәләр бирү.

1.Интернет-аралашуга сезнең мөнәсәбәтегез турында сөйләргә.

 2.Алмаз Гыймадиевның “Телефонлы кәҗә” хикәясен укырга.

Өй эше буенча сораулар бирәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интерактивная 3D модель кристаллической решекти алмаза

Интерактивная 3D модель кристаллической решекти алмазаhttp://www.inphysics.org/diamond-m.html...

Элементарная ячейка кристаллической решетки алмаза

Элементарная ячейка кристаллической решетки алмаза. Атомы углерода расположены по вершинам куба, в центрах граней и в центрах 4 несмежных октантов. Плотность упаковки в решетке 34%.http://www.inphy...

Береги глаз, как алмаз

Урок валеологии для 5-6 класса...

Урок по математике в 5 классе по теме «Десятичные дроби» «Путешествие в мир алмазов»

Конспект урока  по  математике  в  5  классе.Цели:1. проверить умение производить все арифметические действия над десятичными дробями, вычислять устно, сравнивать и окру...

Интегрированное внеклассное мероприятие "Алмаз - драгоценный камень"

Методическая разработка интегрированного внеклассного мероприятия с использованием метода проектов в интерактивном режиме, научно-познавательная игра для учащихся 11-го класса....

Интегрированное внеклассное мероприятие "Алмаз - драгоценный камень"

Примерное содержание тем проектов к интегрированному внеклассному мероприятию "Алмаз - драгоценный камень"....