Кырлайга сәяхәт
статья (8 класс)

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

2020 нче елның 6 нчы октябрендә Арча районы Кырлай авылына сәяхәткә барып кайтканнан соң алган тәэсирләр белән уртаклашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyrlayga_syaht.doc26.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле сәяхәт

Быелгы көз аеруча матур һәм җылы килде. Кояшның якты нурлары җәйнең җылылыгын саклап, кешеләр күңеленә игелеклелек орлыкларын салып, шаян гына җиргә сибелә. Салмак кына искән җилләрдә алтынга манылган агачларның яфраклары шыбырдашып, шаулашып алалар. Кошлар да ерак сәфәргә әзерләнә...

 Табигатьнең матурлыгына сокланып, шагыйрь һәм язучыларның, рәссамнарның күпме әсәрләре иҗат ителгәндер. Әгәр бөек Тукаебыз озын гомерле булса, күпме шигырьләр язылган булыр иде, ләкин, кызганычка каршы,  шагыйрьгә  бирелгән гомер аның 27 нче язында өзелә шул...

Минем инде күптәнге хыялым бар иде: Тукай йөргән эзләрдән йөреп, ул яшәгән урыннарны күреп, Арча районы Кырлай авылына сәяхәт кылып кайту. Менә быел шул хыялым тормышка ашты. Без 6 нчы октябрь көнне, Сауш төп мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары Тукай музеена юл тоттык. Директорыбыз Миләүшә Госмановна безгә шундый сәяхәт оештырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рахматуллина Н.В. җитәкчелегендә, без гүзәл Арча якларында булып, Кырлайдагы Тукай музее белән танышып кайттык. Музей хезмәткәрләре безне бик җылы каршы алдылар һәм зур игътибар күрсәтеп, барлык экспонатлар белән таныштырдылар.

Сәяхәтебезне Сәгъди абзый йортыннан башладык. Булачак шагыйребез әлеге йортта биш елга якын яшәгән. Бу авылда ул мәдрәсәгә йөреп белем алган. Без бу йортта Тукайның балачагын күз алдына китереп, ул йөргән эзләрдән йөреп, аның күргән-кичергәннәрен кабат күз алдыннан үткәдек. Сәгъди абзый йорты белән янәшә урнашкан бай йорты белән таныштык. Аннары сәяхәтебезне Тукай музеенда дәвам иттек. Экскурсовод безгә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик кызыклы һәм бай мәгълүмат бирде.  Әлеге сәяхәт безнең күңелләрдә әле бик озак сакланыр.

Сауш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәйдәш Рахматуллин

06.10.2020