Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме) Әдәпле сүзләр
план-конспект урока

Шайхутдинова Румия Рахимзяновна

Укытучы

Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы

Предмет

Татар теле, 3 сыйныф (рус  төркеме)

Тема

Әдәпле сүзләр

Максат

 

 

 

1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны  гомумиләштерү,  сөйләмдә  активлаштыру;  дөрес һәм матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

2)Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3)Бер-береңә һәм башкаларга карата ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм культурасын өйрәнү,  татар теленә карата уңай караш булдыру.                                               

Планлаштырыл ган нәтиҗәләр

 Шәхескә кагылышлы: итагатьле әңгәмәдәш булу, аралаша белү сәләтен үстерү, әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау  

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:  дәреслек белән эшләү; аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;объектларны чагыштыру;фикерне логик чылбырга салу; дәрестә алган мәгълүматлардан  файдаланып,  сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, парларда эшли белү,коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру, үзбәя бирә белү.

Предмет буенча: “Әдәпле булыйк”темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә һәм язуда  дөрес һәм урынлы куллана белү, тема буенча диалог төзи алуны камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы

Белем һәм осталыкны системалаштыру

Төп төшенчәләр

Әдәпле, тәрбияле, хәерле иртә, хәерле көн, рәхим итеп, гафу итегез, сәлам, исәнмесез, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, сау бул.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. 3 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. Б.59.

Җиһазлау

Проектор, ноутбук, презентация

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayhutdinova_rumiya_konspekt_otkrytogo_uroka.docx277.15 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы

Предмет

Татар теле, 3 сыйныф (рус  төркеме) 

Тема

Әдәпле сүзләр

Максат

1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны  гомумиләштерү,  сөйләмдә  активлаштыру;  дөрес һәм матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

2)Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен, мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3)Бер-береңә һәм башкаларга карата ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү, сөйләм культурасын өйрәнү,  татар теленә карата уңай караш булдыру.                                              

Планлаштырыл ган нәтиҗәләр

 Шәхескә кагылышлы: итагатьле әңгәмәдәш булу, аралаша белү сәләтен үстерү, әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау  

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:  дәреслек белән эшләү; аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу;объектларны чагыштыру;фикерне логик чылбырга салу; дәрестә алган мәгълүматлардан  файдаланып,  сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, парларда эшли белү,коммуникатив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы куллану.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру, үзбәя бирә белү.

Предмет буенча: “Әдәпле булыйк”темасы буенча лексик-грамматик материалны сөйләмдә һәм язуда  дөрес һәм урынлы куллана белү, тема буенча диалог төзи алуны камилләштерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы

Белем һәм осталыкны системалаштыру

Төп төшенчәләр

Әдәпле, тәрбияле, хәерле иртә, хәерле көн, рәхим итеп, гафу итегез, сәлам, исәнмесез, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, сау бул.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. 3 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. Б.59. 

Җиһазлау

Проектор, ноутбук, презентация

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы   эшчәнлеге

  Универсаль уку     гамәлләре: ууг

1.Оештыру.

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

 ( 1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Укучылар белән әңгәмә үткәрү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Хәерле көн сезгә!

-Кәефләрегез ничек?

Матур үтсен көнебез, (Слайд №1)
Көләч булсын йөзебез.
Дөрес,матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.

Дежур укучы белән сөйләшү.

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?

-Һава торышы нинди?

-Хәзер елның кайсы фасылы?

-Балалар, бүген безнең дәресебезгә кунаклар килде.Ягез, кунакларны, үзегез белән таныштырып  алыгыз әле.

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, дежур укучы укытучы сорауларына җавап бирә, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар.)

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Кояшлы иртә кебек!

-15 нче март.

-Бүген җомга.

-Көн кояшлы , җылы...

-Хәзер яз.

Без өченче сыйныф укучылары. Хәзер безнең татар теле дәресе. Без яхшы укыйбыз, шигырьләр сөйләргә, җырларга яратабыз. Без дус, тату, тырыш. Малайлар спорт яраталар, кызлар матур итеп бииләр.

Бу безнең сыйныф. Безнең сыйныф бүлмәсе якты, чиста, матур.

шууг: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү;

рууг: эш урынын мөстәкыйль әзерли белү;

кууг:  әңгәмәдә катнаша, үз фикерләрен төгәл һәм ачык итеп әйтә белә.

2. Уку мәсьәләсен кую

Презентация белән эшләү. Уку мәсьәләсен билгеләү. (Слайд №2)

-Укучылар, мин бер сүз уйладым, нәрсә икән ул? Өч хәрефтән тора, нечкә , алар бик күп була, с хәрефенә башлана, ...

 Ребята от чего вам приятно бывает?  

-  Нинди сүзләр ишеткәч рәхәт була?

-Димәк, без бүгенге дәресебездә нинди сүзләр турында сөйләшербез?

-Дәрестә нәрсәләр эшләрбез дип уйлыйсыз?

-Әйе, әдәпле сүзләр турындагы белемнәребезне искә төшерербез, тикшерербез  һәм бәяләрбез.

(ответы детей: когда праздник, когда получаешь хорошие оценки, когда получаешь подарки,  когда нам говорят вежливые слова)

- Әдәпле сүзләр.

Сорауларга җавап бирәләр. Дәреснең темасын, уку мәсьәләсен, билгелиләр.  (Запомнить вежливые слова на татарском языке и использовать их в речи…)

шууг: эшчәнлек барышында сыйныфташларың белән  аралаша белү;

рууг: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру;

кууг: коллектив фикер алышуда катнашу;  

тууг: белем системасында ориентлаша белү

 

3. Белемнәрне актуальләштерү.

- Нинди әдәпле сүзләр беләсез?

Сүзләрне әйттерү,  тәрҗемәсен искә төшерү, тикшерү. (Слайд №3) 

Исәнмесез!  Сәлам!                                

 Хәерле көн!  

Хәерле иртә!

Хәерле кич!

Тыныч йокы!

 Ашларыгыз тәмле булсын! 

Бир әле!

Гафу ит!

Булыш әле!

Зинһар!                           Рәхмәт!

Сау булыгыз! Рәхим итегез!

Балалар, бу сүзләрне нинди төркемнәргә бүләргә була?  На какие группы можно разделить слова?

   (Ответы детей)

   -        Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез. Работаем в группах. Первый ряд выбирает вежливые слова, которые говорим при встрече и прощании, а второй  ряд- при просьбе. Работаем на доске

  -        Вакыт бетте.  Тактадагы җавапларны тикшерәбез. Беренче төркемнән Саша укый. Икенче төркемнән Камилла укый.

Әдәпле сүзләрне әйтәләр. Тәрҗемә итәләр, экрандагы бирем ярдәмендә дөреслеген тикшерәләр.

1.Исәнмесез!                                

Хәерле көн!                                

Хәерле кич!                                

Хәерле иртә!                                  

Сәлам!

Сау булыгыз!

2.Бир әле!

Булыш әле!

Зинһар!                                   Рәхмәт!

шууг: итагатьле әңгәмәдәш булу;

рууг: максатчанлык һәм активлык күрсәтү;

кууг: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү

Экранда бирелгән күнегүне  аңлату (Слайд №3)

Төшеп калган сүзләрне өстәп, җөмләләрне  күчереп язарга. Белмәмеш җөмләләр язган, ләкин әдәпле сүзләрне язарга оныткан. Әйдәгез Белмәмешкә булышыйк.  

Дәфтәрлә                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 рне ачабыз,  ике юл калдырып бүгенге числоны язабыз, кирәкле сүзләрне өстәп, җөмләләрне дөрес, матур итеп күчереп язабыз.

- ..., Олег !

-...,  Алсу!

- Хәлләрең ничек?

-...    , яхшы.

Дәфтәрләренә числоны, аннары сүзләрне өстәп, җөмләләрне  күчереп язалар. Язып бетергәч, экран буенча тикшерәләр.

Үзбәя.

-    Сәлам,  Олег !

- Сәлам,  Марат!

- Хәлләрең ничек?

-   Рәхмәт  , яхшы.

 шууг: уку эшчәнлегенә җаваплы караш булдыру;

 рууг: үзенә максат кую һәм уку эшчәнлеген оештыру, үзтикшерү нәтиҗәсендә кирәкле төзәтүләр кертә;

  кууг: коммуникаив максатка нигезләнеп, сүзләрне дөрес, урынлы  куллану;

 тууг: уку проблемасын билгели һәм аны чишү юлларын мөстәкыйль билгели

2)Текст өстендә эш.

(46 нчы бит, 3 нче күнегү)

1.Текстны сәнгатьле уку.

2. Ни өчен текст “Тәмле сүзләр” дип атала?

3. “Чылбыр “ буенча тәрҗемә итү

4.Бу текст “Салават күпере” журналыннан.  “Салават күпере” журналы турында нәрсәләр беләсез?

C:\Users\User\Documents\ZxuyPnv69Yw.jpg

шууг:башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, аларга карата түземле булу;

рууг: җавапларга контроль, дөресли, бәяли алу;

 кууг: сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сорауларга җавап бирү;

тууг:  биремнәрне аңлау, логик фикерләү

 3)Диалогларга туры килгән рәсемнәрне табарга.(46 нчы бит, 4нче күнегү)

1)-Хәерле көн,Булат!

-Хәерле көн,Олег.

-Син кая барасың?

-Стадионга.

2) – Хәерле иртә,Айдар!

- Хәерле иртә, Саша.

-Син кая барасың?

-Мәктәпкә.

3) –Хәерле кич,Артур!

-Исәнме,Марат.

-Хәлләрең ничек?

-Рәхмәт,яхшы.

Парлап эшлиләр.Диалогларга туры килгән рәсемнәрне табалар.

Физкультминутка

Ял итү өчен музыка куя

Укучылар бию көе астында сыйныф бүлмәсе буйлап хәрәкәт итәләр.

6. Белем  һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

1.Ситуатив күнегүләр эшләү.

Әдәпле сүзләрне кулланып, бирелгән темага диалог төзү: “Ашамлыклар кибетендә”,   “Киемнәр  кибетендә”,”Ашханәдә”, “Китапханәдә”. Нәрсә алырга кирәклеген укучылардан сайлаттыра (терәк сүзләр , кирәкле һәм  сатып алынасы әйберләр өстәлгә куелган)

Укучылар көй астында сыйныф бүлмәсе буйлап хәрәкәт итәләр. Көй туктагач икешәр булып төркемнәргә басалар.Артык калган укучы санамыш әйтә. “Бер алма, ике алма, өч алма...” санамыш буенча чыккан төркемнәр ситуатив күнегүләрне эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар (телдән).Мәсәлән:

-Исәнмесез!

-Миңа ипи бирегез әле.

- Мә, сиңа ипи.27 сум тора.

-Рәхмәт,сау булыгыз!

Үзбәя.

Диалог төзиләр. (парларда эшлиләр).

Бер-берсен бәялиләр.

 шууг:башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, аларга карата түземле булу;

рууг: диалог төзегәндә ситуацияне планлаштыру, җавапларга контроль, дөресли, бәяли алу;

 кууг: сыйныфташларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сорауларга җавап бирү;

тууг:  биремнәрне аңлау, логик фикерләү

2.Диалогта төшеп калган сүзләрне урынына куярга.

Мультимедиа цифрлы белем бирү ресурсларын файдаланып интерактив тактада  диалогтагы төшеп калган сүзләрне урынына куялар.

7.Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

Тест эшләтә.

 (Слайд №4, 5)

-Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны һәрвакыттагыча түгәрәк эченә алабыз.

 Һәр укучыга кәгазь битендә тест таратыла, эшләп бетергәч, партадашлары белән алмашып, экранда бирелгән җаваплар буенча тикшерелә, билгеләр куела. Хаталар буенча фикерләшү үткәрелә һәм җыеп алына.

Тест эшлиләр.

Эшләп бетергәч, партадашлары белән алмашып тикшерәләр, Билгеләр куялар.  Хаталар буенча фикерләшәләр һәм  җыеп алалар.

 шууг: әхлакый кагыйдәләргә ориентлашу, татар телен яхшы өйрәнергә теләү;

шууг: үзконтроль, биремнәрне эшләүнең дөреслеген тикшерү;

кууг: күзәтү нигезендә нәтиҗә ясау;

тууг:  биремнәрне аңлау, мөстәкыйль чишү

8.Өйгә эш бирү.

Өй эше бирә, аны башкару ысулын аңлата.

1.Сүзләрне ятларга

2.47нче бит, 5 нче күнегү –дилогны тәрҗемә итәргә

3.Әдәпле  сүзләр кулланып 3 җөмлә төзеп килергә

Өй эшен көндәлекләренә язалар. Аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.

шууг: үзлегеңнән белем алуга җаваплы карау;

тууг: биремне аңлау

рууг: эшчәнлекне планлаштыра белү;

кууг: әңгәмәдә катнашып, үз фикерен белдерә ала

9.Рефлексия

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, нәтиҗә ясый.

-Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-Нәрсәне яхшы эшләдек?

-Нәрсә кыен булды?

-Нинди нәтиҗәгә килдек?

 Дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез.

Бер берегезнең эшчәнлеген бәяләгез.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Дәрес “Татар теле минем -туган телем ” җыры белән тәмамлана.      

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Нәтиҗә ясыйлар.

- Әдәплелек  темасына сөйләштек.

Үзбәя  (Лист самооценки)

1.Мин әдәпле сүзләрне яхшы истә калдырдым (я хорошо запомнил(а) вежливые слова)

2. Мин диалогларда актив катнаштым (я активно участвовал(а)в диалогах)

3.Сорауларга дөрес җавап бирдем (правильно отвечал на вопросы)

4.Тестларны дөрес эшләдем (правильно выполнил тесты)

5.Миңа дәрестә кызык булды (мне на уроке было интересно)

Если пять + ставим “5”

Если четыре + ставим “4”

Если три  + ставим “3”

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып үз эшчәнлекләрен һәм бер-берсенең эшчәнлеген   бәялиләр.

шууг: уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау;

тууг: анализлау, чагыштыру;

рууг:  коллектив һәм индивидуаль эшне бәяли белү;

кууг: фикерләрне дәлилле җиткерү, диалогта катнашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...