Эссе.Мои педагогические находки.
материал

Нафигина Гулия Аминовна

Эссе на тему : "Мои педагогические находки" , это распространение моего педагогического опыта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx21.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы “Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе” беренче квалификацон категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфигина Гөлия Әмин кызы

Эссе

Минем методик табышларым.

Безнең илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәге яшь буын белән бәйләнгән. Яшь буынның киләчәге көн саен классларга кереп, белем генә бирү өчен түгел, укучыларны шәхес итеп тәрбияләүче кешедән тора. Димәк, кешелекнең киләчәге укытучы кулында.Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү- дәүләтнең мәктәпләр алдында куйган иң мөһим бурычы.

Мин, үз мәктәбемнең иркен классларында мине көтеп, миңа ышанып каршы алучы балаларга җанымның бер өлешен бирергә әзер булган кешеләрнең берсе.

25 ел дәвамында татар теле укыту дәверендә рус балаларында туган як белән горурлану, бабаларыбызның тарихына кызыксыну уяту, мәдәни-рухи байлыкка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.   

Рус балаларына  татар телен  укытуны 1995нче елда башлап җибәргәндә, бик күп кыенлыклар күрергә туры килде. Бу дәреслекләр җитмәү, кулланмалар булмау, эштә алдагы методик тәҗрибәгә таяна алмауда чагылды.

Рус балаларына татар теле укыту ана телен укытудан аерыла. Татар милләтеннән булган танышлары, дуслары, классташлары телен өйрәнүгә, аралашуга теләк уяту өчен балаларны татар теле белән кызыксындыру кирәк иде.

Беренче чиратта, минемчә, балаларда ишеткәнне аңлау, аралашырга тырышу, үз фикереңне дөрес итеп җиткерү һәм аннан соң гына, дөрес язарга өйрәнүгә игътибар итәргә кирәк.

Укучы телне гамәли яктан үзләштерергә , дөрес тәрҗемә итәргә, ишетеп аңларга,төрле темаларга сөйләшү оештырырга тиеш.

Шул максаттан чыгып, мин Р.З.Хәйдәрова  методикасына нигезләнеп эшлим.

Укыту методлары-укытучы белән укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә (яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, системага салу, гомумиләштереп кабатлау һәм башка өлешләрендә) бергәләп эшләү юллары ул:

-укучылар ныклы белем һәм күнекмәләр алсын өчен, шартлар тудыру;

-татар телендә иркен аралаша, сөйләшә алуга ирешү;

-эзлекле фикер йөртергә сәләтле укучыны төрле яклап үстерү;

-телгә өйрәнүне татар халкының тарихы, сәнгате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләүгә юнәлеш бирү;

-телгә өйрәнүне әхлакый-эстетик тәрбия бирү белән берлектә алып баруга юл күрсәтү.

Төп методик максатларымның берсе-укучыларның иҗади сәләтен һәм мөстәкыйльлеген үстерү. Шуңа күрә укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачыклау өчен, дәресләрдә тиешле шартлар тудырырга тырышам: дәрес-әңгәмә, дәрес-сәяхәт,  дәрес- проект, дәрес-семинар, дәрес- конференция уздырам. Балалар андый дәресләрдә бер-берсе һәм укытучы белән фикерләшә, аралаша.

 Фикерне әйтү өчен тел байлыгы,сүз байлыгы кирәк. Яңа сүзләр өйрәнгәндә, аларның синонимнарына зур игътибар бирәм. Дәресләрдә мин төсле рәсемнәр кулланам. Алардан файдаланып, балаларның иҗади фикерләре байый, мөстәкыйльлекләре арта.

Заман куйган таләпләрне искә алып, укучыларга төрле белем һәм тәрбия бирү өчен иҗади эшләргә тырышам.Төрле темаларга, мәсәлән, “ Якын дустым”, “Минем яраткан шөгылем” , “Минем хыялым”  кечкенә иншалар язганда, укучыларга уйларга, хыялланырга, фикер йөртергә шартлар туа.Иҗади сәләтләрен арттыру өчен, бирелгән рифмаларга таянып, укучылар дәрестә кечкенә шигырьләр язып карыйлар.

Һәр укучы- шәхес. Укытучы укучы белән бергә эшләсә, аны хөрмәт итсә, аны аңлый белсә генә, эшнең , тәрбиянең нәтиҗәсе күренер.

Мин укытуда гадәти булмаган, оригиналь, кызыклы эш алымнары табарга тырышам. Балалар белән төрле конкурслар, класстан тыш чаралар, ачык дәресләр, китаплар күргәзмәсе уздырам.

Рус балаларын татарча саф, дөрес сөйләшергә өйрәтер өчен, кыска монологлар, диалоглар, төрле хикәяләр төзү файдалы. Мәсәлән: “Мин журналист”, “Президентка хат”, “Мин телевизион тапшыруны алып баручы”, “Мин яшәгән урам”, “Әбиләрдә кунакта”.

Башлангыч классларда “чылбырлы” уеннар үткәргәндә, балалар тема буенча өйрәнгән сүзләрне искә алалар. Бу уен җаваплылык, игътибарлылык таләп итә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту уңай нәтиҗә бирә. Укучылар  телне аңлап, дөрес итеп сөйләшергә, логик фикерләргә өйрәнә. Төркемләп эшләгәндә, көчлерәк укучылар авыррак үзләштерүчеләргә ярдәм итә. Кайберләре сүзләргә синонимнар таба, сорауларга җавап бирә, план төзи; башкалары тәрҗемә итә, җөмләләр төзи, текстны сөйли. Кечкенә төркемнәрдә иң кыюсыз, оялчан, материалны начар белгән бала да көчлерәк укучының җавабын дәвам итә ала. Үз эшеннән канәгать булып, анарда, тагын да күбрәк белү, өйрәнү теләге уяна.

Бирелгән тема буенча монологик сөйләм төзегәндә, мәсәлән: “Кышкы каникулда”, “Тәтешем-туган җирем”, “Ел фасыллары”,  балаларның сүзлек

байлыгын, мөстәкыйль эшли белүен истә тотам, сүзлекләрдән һәм башка чыганаклардан файдаланырга өйрәтәм.  

Мәсәлән: “Ә мәктәптә күңеллерәк”, “Вакытның кадерен бел”, “Өлкәннәр һәрвакыт хаклымы?”, “Өйдә мин нинди булышчы?” дигән темаларда балалар теләп аралашалар, үз фикерләрен әйтергә тырышалар, бәхесләшәләр. Коммуникатив технология- барлык балаларга да сөйләшергә өйрәтүдә шартлар тудыра. Баштагы дәресләрдә лексик- грамматик күнекмәләр үзләштерелә, диалогик, монологик сөйләм өйрәнелә, геройларга характеристика бирелә, аннары укучыларның мөнәсәбәтләре тыңлана. Эшләрнең барысын да укучылар теләп, кызыксынып, шатланып башкара.

Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларны үстерү максатыннан, төрле конкурсларда катнашам.

Хәзерге вакытта укучы белән укытучының шәхес буларак үзара аңлашып эш итүе педагогик эшчәнлекнең мөһим өлеше булып торуына игътибар итәм.

Шушы педагогик принципларга  таянып эшлим:

-укытучы укучының абруен төшерми, мәҗбүриләп эшләтми;

-укытучы укучының хис-тойгыларына таяна, укучының күңелендә кызыксыну уята;

-укытучы укучы белән тыгыз һәм хезмәттәшлектә эшли;

-сорауларга җавапларын ашыкмыйча ала, уйларга вакыт бирә;

-балага үз-үзен бәяләргә мөмкинчелек бирә.

Белем һәм тәрбия бирүдә югары сыйфатка ирешү өчен, укучының сәләтле һәм тырыш булуы гына түгел, укытучының үз эшенә иҗади якын килүе, укыту барышында фән яңалыклары, укыту һәм тәрбиядә яңа технологияләр файдалана белүе дә мәҗбүри.

Мәктәптә баланы югары әхлаклы, тормышка әзерлекле итеп укыту- тәрбияләүдә мин халык педагогикасы алымнарын киң кулланам. Халык педагогикасында борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре, үгет-нәсихәтләре тупланган һәм аларны һич тә югалтырга ярамый. Балаларны халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган белем һәм тәрбия бирү ысуллары, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш.

 Биремнәрдә мин еш кына мәшһүр мәгърифәтче Р. Фәхреддинның халык педагогикасына нигезләнеп язылган “Нәсихәт”еннән өзекләр файдаланам.

Балаларны халык гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләүне өстен күрәм. “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Әбиемнең сандыгы” дигән бәйрәмнәр шушы максаттан уздырылды.

Милли- төбәк компоненты укучыларның белемнәрен тирәнәйтергә, иҗади эшләргә булыша. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда җирле материаллардан файдаланып күп эш башкарам. Бала үзенең туган җиренең тарихы, мәдәнияте белән кызыксынырга тиеш. Туган җиребездә туып-үскән шагыйрьләрне, язучыларны белергә тиеш. Якташларыбызның тормыш юлы, иҗаты белән танышабыз. Җирле материаллар дәресләрне җанлы һәм кызыклы итә. Якташ язучылар иҗатына  багышлап, музыкаль кичәләр үткәрәбез, алар белән очрашулар оештырабыз. Алар үзләре дә мәктәп белән элемтәне өзми.

Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Иҗадылык- бу яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу, үз эшен яратып башкару, укучыга шәхес итеп карау, сайлаган һөнәре өчен янып-көеп яшәү.

Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Алар белемнәрне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, эзләнүләр, тәрбия һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә ярдәм итәләр. Компьютер яки мәгълүмати технологияләрне файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген  күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

Тырышлык куеп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирми калмый. Дәрестәге эзлекле эш, өстәмә биремнәр үтәү, иҗади биремнәр башкару укучының сәләтен үстерергә булыша, укучының белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсен үстерә. Шуның мисалы булып татар әдәбиятыннан ике ел рәттән татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасында призер исемен алып кайткан укучым- Галина Гүзәл.

Республика Татарстан Тетюшский муниципальный район МБОУ “Тетюшская СОШ№2” г. Тетюши, Нафигина Гулия Аминовна, учитель татарского языка и литертатуры первой квалификационной категории

Эссе “Мои методические находки”

Будущее нашего общества связан с молодым поколением. Будущее молодого поколения зависит от людей, которые каждый день со звонком заходят на уроки и не только обучают, но и воспитывают. Значит, будущее человечества в руках учителей. Подготовка к будущей жизни, качественное образование, достойное воспитание- первоочередная задача учителей, поставленная государством.

Я-человек,в своей любимой  школе каждодневно заходя в светлые классные комнаты , отражаясь в глазах детей, готова дать частичку своей души.

В течение 25 лет преподаю татарский язык русскоязычным детям, стараюсь воспитывать в детях интерес и уважение к истории своего народа, к культурно-духовным ценностям, гордость своей Родиной.

В 1995 году, когда начинали изучение татарского языка как государственного пришлось пройти через много трудностей.Это отражалась в нехватке опыта, учебников, методической литературы. Изучение татарского языка отличается от русского языка, ведь самое главное нужно было заинтересовать детей к изучению языка друзей, соседей.

По- моему, в первой очереди нужно научить детей понимать услышенное, стараться общаться, донести правильно свои мысли, а только потом научиться писать. Ученик должен уметь правильно переводить, поддержать беседу, с этой целью я работаю по методике Р.З.Хайдаровой, направленной к коммуникативной компетенции детей.

Для передачи своей мысли нужно иметь словарный запас, поэтому особое внимание уделяю при изучении слов, используя синонимы этих слов.

Стараюсь работать творчески в обучении и воспитании молодого поколения. Творческие задания: сочинить стихи по заданным рифмам, сочинения на различные темы являются условием для творческого развития детей, различные интересные конкурсы, внеклассные занятия, открытые уроки, выставка книг.

Для русскоязычных детей для правильного разговора помогают короткие монологи, диалоги.

Коммуникативная технология- создает условия обучения разговаривать на татарском языке.

Для меня каждый ребенок- личность. Я уверена:

  • учитель не роняет авторитет ученика, не заставляет насильно;
  • учитель опирается на чувства ученика, умеет заинтересовать;
  • учитель сотрудничает  с учеником;
  • дает ученику обдумать ответы;
  • дает возможность оценивать себя.

Для достижения высокого качества воспитания и обучения в своей работе использовать многовековой опыт татарского народа,устное народное творчество, высоконравственные работы просветителя Р.Фахреддина, воспитание на основе обычаев и традиций, праздников часто используемый мною метод.

Важную роль занимает национально- региональный компонент. Ведь дети должны знать местных писателей и поэтов, известных людей, встреча с ними оживляет изучение языка.

Работа с усердием дает свои результаты.Это достижения моей ученицы Галиной Гузель, которая 2 года подряд стала призером по татарской литературе в Республиканской олимпиаде школьников и еще многие ученики, которые стали победителями и призерами районного этапа Республикаской олимпиады школьников по татарскому языку.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эссе мои педагогические находки

мои педагогические находки...

Эссе «Мои педагогические находки»

Эссе «Мои педагогические находки»...

Эссе "Мои педагогические находки"

Бушует космос: синтез и деленье…Но Мир един, по сути, неделим.Моя душа является нетленной,Сокрыто в ней бессмертия ядро.Из века в век шагаю по Вселенной,Мне здесь творить предписано Добро.  ...

Эссе "Мои педагогические находки"

Каждый учитель стремиться достичб особенных успех в работе с детьми. Особенно трудно учителям начальных классов: учить читать, писать, считать, а также учить самостоятельности....

Эссе "Мои педагогические находки"

Эссе "Мои педагогические находки"...

Эссе Мои педагогические находки

Эссе мои педагогические находки...

Эссе "Мои педагогические находки"

Эссе "Мои  педагогические находки"...