План-конспект. День Рождения.
план-конспект урока (6 класс)

Нафигина Гулия Аминовна

Разработка план-конспекта урока для 6 класса по родному татарскому языку для русскоязычных учащихся школ с русским языком обучения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План-конспект урока.16.22 КБ

Предварительный просмотр:

“Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче квалификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфигина Гөлия Әмин кызының 6нчы сыйныф(рус группасы, автор Р.З.Хәйдәрова) өчен Татарстанда үстерешле укыту методларын кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең темасы: “Туган көн- күңелле бәйрәм”

Дәреснең максатлары:

Укучыларның сөйләм телен үстерү;

Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләү, үзара ярдәмләшү гамәлләрен формалаштыру;

Укучыларга әхлакый тәрбия бирү, җәмгыятьтә булган нормалар белән таныштыру.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, техник чаралар,А3 кәгазь битләре, бию көе.

Кулланылган сигапур методлары: ФЭН-ЭН-ПИК,ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС,СИГНЕЧЕС физкультминутка.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Дежур укучы белән әңгәмә.

II.Актуальләштерү.

-Хәзер балалар, без туган көннәр буенча түгәрәк төзибез. Минем туган көнем 8нче гыйнвар, сез бер сүз дә әйтмичә, бер-берегезне аңлап туган көннәрегез буенча тезелеп басырга тиешсез, миннән башлап китәбез.(балалар сигналлар,бармаклар ярдәмендә бер-берсе белән аңлашып башта туган айлары буенча берләшәләр, аннары ай эчендә туган көннәре үсү тәртибендә басалар)

-Минем туган көнем 8нче гыйнвар.

- Минем туган көнем ....(балалар дәвам итә)

- Әйдәгез, 1дән 4кә кадәр саныйбыз.( бу өстәл артына утыру өчен эшләнә).Беренче дүрт кеше беренче өстәл, икенче дүрт кеше икенче өстәл, шулай дәвам итәбез.

III.Яңа төшенчәләр, күнекмәләр формалаштыру.

-Дәреслекнең 149нчы битендәге 2нче күнегүдәге текст белән үзлектән танышабыз.

                                                            Текст.

Бүген Гүзәлнең дуслары туган көнгә килә.Ә дуслары- сыйныфташлары.

-Ә туган көндә нинди телдә сөйләшәбез соң?-диде Гүзәл.

Кызык сорау.Чынлап та, сыйныфта 11 рус, 12 татар, 2 украин, 3 чуваш, 2 грузин, 1 латыш укый.

Текстны аңлауны берничә баладан сорап беләбез.

-Хәзер мин сезгә текстан сүзтезмәләрне русча әйтәм, ә сез татарчасын табып укыйсыз.

Друзья Гузели, приходят на день рождения, одноклассники, разговариваем, интересный вопрос, на самом деле.

Саннарның исемнәр белән берлек санда гына кулланылганын искә төшереп китәбез.

-Текстан сан+ исем сүзтезмәләрне табып укыйбыз.Алар нинди формада бирелгәннәр? (балалар саннар белән килгәндә исемнәр күплек сан кушымчасын алмаганны искә төшерәләр)

ФЭН-ЭН-ПИК структурасы. Өстәлләрдә бишәр  карточка, аларда текст буенча сораулар язылган, беренче укучы сорауларны веер формасында тотып тора, икенче укучы бер карточканы ала, кычкырып укый,өченче укучы сорауга җавап бирә, дүртенче укучы дөрес булмаса төзәтә, дөрес булса мактый.Аннары МЭНЭДЖ МЭТНЫ әйләндерәләр, рольләрне алышалар.

Сораулар:

Гүзәлнең сыйныфында нинди милләт балалары укый?

Гүзәлнең туган көнендә нинди телдә сөйләшеп була?

Сезнең сыйныфта нинди милләт балалары бар?

Сез сыйныфта нинди телдә сөйләшәсез?

Синең татар дустың бармы?

СИГНЕЧЕС  структурасы ярдәмендә физкультминутка.

Бию көе яңгырый, укучылар башта бармаклар белән, терсәк белән, аяклар белән ТУГАН КӨН дип язалар.

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасын файдаланып, Туган көндә нишлиләр? соравына җавап бирәләр.Һәрбер укучы үзенең өлешендә җөмләләр, сүзтезмәләр яза яисә рәсем ясый, беренче укучы үзенең идеясын әйтә калганнар фикер алышалар, әгәр барысы да риза булса, кәгазьнең уртадагы өлешенә язып куялар.Шулай чиратлашып һәрберсенең фикерләрен карап чыгалар иң мөһиме генә кәгазнең уртасына языла.Соңыннан һәрберсе үзенең язганын сыйныфка чыгып сөйләп күрсәтә, яклый.

V.Рефлексия.

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-Сезгә нәрсә бигрәк ошады?

Туган көн нинди бәйрәм?

Укучыларга билгеләр кую.

VI.Өй эше. 6нчы күнегү.149нчы бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

День Рождения план-конспект урока для 3 класса

Цели и задачи урока:Развивать умения и навыки монологической речи: учить составлять рассказ по картинкам;Закреплять изученный лексико-грамматический материал;Совершенствовать навыки аудирования;Тренир...

План-конспект урока английского языка в 3 классе по теме "День рождения Тайни"

Данный план-конспект может быть использован для проведения открытого урока английского языка в 3 классе. На уроке учащиеся демонстрируют навыки монологической и диалогической речи, чтения, аудирования...

План-конспект урока немецкого языка в 3 классе по теме "Сабина празднует День рождения"

Данный урок проводится в 3 классе. Тема "Сабина празднует День рождения" Учащиеся знакомятся с текстом о Сабине, отвечают на поставленные вопросы, разыгрывают сценки, ведут рассказ о своём Дне рождени...

План - конспект урока " Подарки в день Рождения "

Создание условий для творческой активности, осмысления и обобщения приобретенных навыков....

План-конспект занятия "День Космонавтики"

данная методическая разработка рассчитана на возрастную категорию детей 6-7 лет...

План-конспект занятия "День рождения Тима"

Занятие по теме «Еда»Класс: 3 Тип занятия: групповое (2-3 человека). Цели: Привитие учащимся здоровых привычек в питании.Активизация лексико-грамматических навыков в устной речи ...

План-конспект занятия: «День Защитника Отечества» 23 февраля.

План-конспект занятия: «День Защитника Отечества» 23 февраля.Направление воспитательной работы: духовно-нравственное, военно-патриотическое, организация досуга и проведение календарных пра...