Алмашлыклар ясалышы.
план-конспект урока

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Алмашлыклар ясалышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon amashlyklar_yasayshy.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы

Предмет, сыйныф

Татар теле , 6 сыйныф(татар төркеме)

Тема

Алмашлыкларның  ясалышы ягыннан төрләре .

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:

-Татар телендә аралашуга уңай караш булдыру һәм өйрәнү теләге формалаштыру.

Алмашлыкның  ясалышы ягыннан төрләре  үзләштерү.

Газета-журналлар, китаплар укуга кызыксыну уяту.

Танып-белү УУГ:

- Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

-ясалыш юлларын аера белергә өйрәтү

Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау

–Диалог төзүдә катнашу.

-Парларда,төркемнәрдә  актив эшләү күнекмәсен үстерү

- Фикерне  җиткерә белү

Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру

Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үзләрендә формалаштыру.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белдек, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү)

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Предмет буенча: Алмашлыкларның ясалышы  темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү,булган белемнәрне күнегүләр эшләгәндә актив куллана.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерүне дәвам итү

 

 

Предметара бәй-ш

Уку дәресе .

Эшне оештыру

 төркемдә, парларда, индивидуаль


 

                                                                 Дәрес планы.

Тема :Алмашлыкларның ясалышы ягыннан төрләре .

 Максат:

1.Белем бирү ,ясалышлары буенча алмашлыкларны төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;

2.Үстерү:фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

3.Тәрбияви : туган телгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау,патриотик хисләр тәрбияләү, газета – журналлар укуга кызыксыну уяту

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек ( Максимов “Татар теле “6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2015 ел, карточкалар

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу. Оештыру өлеше.

а)Класста психологик уңай халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар! Хәерле имин көннәр барыгызга да!

Минем исемем Гөлия Вазыгуллаевна.Буген сездә татар теле дәресен мин алып барам.

Көнне башланганда, һәрбер кеше изге теләкләр теләргә, бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Бүген безгә кояш та елмая.

Елмай әле, дустым, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше

-Сезнең һәрберегезнең алдыгызда кояш елмаеп ята.(кояш рәсеме). Үзегезнең кояшыгызны янәшәдәге дустыгыз белән алышыгыз, узегезнкең җылыгызны, елмаюыгызны дусларыгызга да бүләк итегез.

Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә, кунакларга хәерле кояшлы иртә телик.

– Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып,үзебезне бәхетле тоеп, тәмле сүзләр генә әйтеп, дәресебезне башлыйк әле.

II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

-Укучылар, сез укырга яратасызмы? Нәрсәләр укырга яратасыз?(укучылар җавабы)

Ә газета -журналлар , китаплар укырга яратасызмы? Нинди газета –журналлар беләсез, укыйсыз?

Мин газета –журналлар укырга бик яратам. “Сөембикә” журналын, «Ватаным Татарстан» газетасын аеруча яратып укыйм. (газета –журналлар турында бераз мәгълүмат бирелә)

“Сөембикә” – “Азат хатын”

“Ватаным Татарстан” – “Кызыл Татарстан” булган.Исемнәре алышса да , алар тагын да баерак, кызыклырак булып чыга башлаганнар. Рубрикалары да кубәйгән. Ул рубрикаларга без бүген дәрестә тукталырбыз.

1. Тарих битләреннән. “Үткәнне белми, алга барып булмый” рубрикасы.

Без газета –журналларның исемнәре алмаштырылган дидек. Ә телебездә алмаштырып килә торган сүз төркеме бармы икән? (укучылар җавабы)

-Ә сез алмашлык  турында нәрсәләр беләсез соң?Үткәнгә күз салыйк әле. Әйдәгез тикшереп карыйк.Сезнең алдыгызда ак битләр бар, алар “Байлык туплау” битләре,шул биткә кирәкле яңа мәгълүматларны язып барырсыз. 1 нче эш булып алмашлыкларга бәйле бирем үтәп алыйк. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз.

(Биремнәр карточкада таратыла, экранда ачыла)

1.Алмашлык ________________________ алмаштырып килә торган _________________ сүз төркеме.

2.Үзе алыштырып килгән сүз төркемнәренә 1 мисал языгыз. (м-н исем- агач, сыйфат – зур, рәвеш- тиз, сан- биш)

 Алдыгызда маршрут кәгазе дә бар.Һәр биремнән соң үзегез эшләгән эшкә бәя куярга кирәк булачак.(вакыт бирелә)

Укучылар 12- 19 мартка кадәр Татарстанда  “Мәрхәмәтле Татарстан” дигән акция үткәрелә. Төрле чаралар үткәрелә: яхшы эшләр эшләү, китаплар уку, китапханәләргә йөрү, бер береңә ярдәм итү .Сез дә читтә калмассыз дип уйлыйм.Хәзер без дә бер беребезгә ярдәм итик.(курше өстәлгә).Аларның җавапларын укып чыгыгыз,  җитеп бетмәгәнне өстәргә мөмкин. Үзегезгә дә мәгълүмат ала аласыз.(укучылар курше өстәлгә күчеп, алмашлык турында укыйлар, кирәк булса өстәмәләр кертәләр)  (1-2 укучы җавап бирә)

(дөрес җавап экранда ачыла)

III.Тема билгеләү.Яңа теманы аңлату.        

-Сөйләшүебезне дәвам итик. Укучылар , газета –журналлар ничек барлыкка килә икән, ничек ясыйлар икән аларны? (экранда рәсемнәр)

-Әйе газета –журналлар барлыкка килсен өчен кешеләр күп көч түгәләр.Материал җыялар. Рәсемнәр ясыйлар, рубрикаларын тезеп куялар, билгеле бер темага материаллапрны кушалар.

- ә алмашлыклар ничек ясала икән, балалар? Ничек уйлыйсыз?(балалар җавабы)

-Димәк, без бүген  дәрестә алмашлыклар ясалышы турында сөйләшәчәкбез.Алар нинди юллар белән ясалалар икән.?

2. “Яңа көн – яңа хәбәр” рубрикасы

(Алмашлыклар  ясалышы өстендә эш.)        (төркемнәрдә эш, текст бирелә, алмашлыкларны табарга)

Укучылар, без алмашлыклар турында азмы- күпме беләбез, башлангыч сыйныфларда да тукталган идек. Текстны укып , алмашлыкларны табыгыз әле.

Без Татарстанда яшибез.Туган җир, туган туфрак һәркем өчен изге сүз.Туган җирне барлык кеше дә ярата. Әллә нинди матур җирләр булса да, туган илгә җитми. Теге-бу илләр искитмәле дисәләр дә, туган җиребез ямьлерәк.

-Балалар, бу сүзләргә карагыз әле.Ясалышларына игътибар итегез әле, барысы да бертөрлеме?(юк)

-Нәрсә белән аерылалар? Без нинди ясалу ысулларын беләбез?(кушма, парлы, тезмә, кыскартылма,ясалма, тамыр).

(һәр сүзне тикшереп чыгалар)

һәркем(кушма рәвеш, чөнки ике тамырдан тора), без(тамыр), чөнки бер тамырдан тора,теге -бу(парлы,чөнки сызык аша язылалар), барлык (ясалма, чөнки тамыр һәм  -ча рәвеш ясагыч кушымчадан тора),әллә нинди(тезмә), чөнки ике сүздән тора.

 Димәк алмашлыклар нинди юллар белән ясала? (тезү, кушу, парлау, ясалу, тамыр)

(экранда ачыла слайдларда – кагыйдә.)  (Маршрут битендә билге куела.)

-Алмашлыклар  ясалышы ягыннан 5 төрле булалар икән.(  схемасы укучыларга таратыла)

-”Байлык туплау” кәгазенә беркетеп  куегыз.

IV. Теманы ныгыту

1. “Фикер”  рубрикасы

 -Сезгә карточкалар бирелә, аларда җөмләләр язылган.(парлап эшләү) Җөмләдә билгеләнгән сүзләрне 1 сүз белән (алмашлык) алыштырырга кирәк .Күршегез белән фикерләшеп эшлисез.

1. Алмаз, Айрат, Асия ( ___________) Әлфия апага ярдәм итәләр.

2. Кышын, язын, көзен, җәен (_____________) төрле эшләрен эшләргә  булышалар.

3. Әлфия апага ярдәм иткәннәре өчен, абыйлар да , апалар да , әти-әниләр дә (_______________ )рәхмәт әйтәләр.

Сайлап алу өчен алмашлыклар: һәрвакыт, ничә, кемдер, алар, барысы, мин.

Каршыдагы дусларыгыз белән алышып тикшерегез .Ясалышы ягыннан нинди алмашлыклар кулландыгыз?

 (дөрес җавап экранда ачыла) Билге куела.

2. “Сәламәтлек” рубрикасы. Физминутка.        

     Бигрәк шаян һәрберебез. 

Тик тормыйбыз бер дә без. 

Барыбыз да чүгәлибез, 

Башны уңга борабыз. 

Аннан сулга карыйбыз 

Һәм сикерә баш лыйбыз. 

Кулларны күтәрәбез,         

Шул арада иелеп, 

Басарга өлгерәбез. 

Тирән итеп суладык, 

Үз урыныбызга утырдык. 

(слайдта ачыла)

3. “Матур әдәбият” рубрикасы.

(”Конэрс” структурасы.)

Бу рубрикада хикәяләр, шигырләр, романнар басыла.

-Өстәлдә конверт ята.Шул конвертта 4 карточка. Анда шигырь юллары.Шул юлларны укып, алмашлыкларны  табарга, ясалышы ягыннан кайсы төргә кергәнен билгеләп, кирәкле почмакка барырга кирәк..

( 4 почмак: тамыр: ясалма;    кушма;    тезмә)

А)Һәрвакыт йөрәктә

Җанымның кайгысы

Еракта.еракта

Б)Әллә кайдан, урамнан

Ачык тәрәзә аша

Очып керә бал корты.

В) Шаулаштылар күлнең камышлары,

Нәрсәдәндер боегып, зарыгып.

Г)Тынлык иде алгы окопларда

Без шахматта көчне сынаштык.        

(экранда ачыла) 

-Яныгыздагы дустыгыз белән фикерләшеп алыгыз, ни өчен әлеге почмакны сайлады икән.

(1-2 укучыны тынлыйбыз)

-Укучылар бу шигырьләрнең исеме, авторы сезгә танышмы?

-Әлеге шигырь юллары Әхмәт Фәйзи шигырләреннән алынды.(китабы күрсәтелә)

(экранда портреты күрсәтелә )

А)Һәрвакыт йөрәктә

Җанымның кайгысы

Еракта.еракта     ( “Еракта,еракта...” Ә.Фәйзи)

Б)Әллә кайдан, урамнан

Ачык тәрәзә аша

Очып керә бал корты.  (“Бал корты” Ә.Фәйзи)

В) Шаулаштылар күлнең камышлары,

Нәрсәдәндер боегып, зарыгып.  ( “Көз” Ә.Фәйзи)

Г)Тынлык иде алгы окопларда

Без шахматта көчне сынаштык.   (“ Дуслык” Ә.Фәйзи)

                              (Слайдта ачыла)

( “Байлык туплау” кәгазенә язып куялар. Маршрут кәгазенә бәя куялар.)

-Димәк алмашлыклар  шигырьләрдә дә куп очрый икән. Ә ни өчен Әхмәт Фәйзи шигырләреннән мисал китердегез дип сорасагыз, чөнки ул минем яраткан шагыйрьләремнең берсе, һәм 11 мартта аның туган көне

Менә без сезнең белән “Ватаным Татарстан” газетасы рубрикалары буенча сәяхәтебезне тәмамлыйбыз.. Балалар , әйтегез әле, бу газета кайчан чыга башлады икән?

(12 март 1918 елда)        

Димәк республикабызның төп газеталарының берсенә 100ел. 100еллык тарихы бар.

V.Йомгаклау

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Ясалышы ягыннан алмашлыклар нинди була? Ничә юл белән ясалалар? Нинди яңа мәгълүмат белдегез?

2.Өй эше.(карточкаларда таратыла) Үзегез теләгән өй эшен сайлап алып эшләргә.

1. 243 күнегү (дәреслек)

2. Алмашлыкларның һәр ясалыш төренә шигырьләрдән мисал табарга..

3. Ясалышы ягыннан  төрле алмашлыклар  кулланып , “Минем яраткан китабым” темасына кечкенә инша язарга (10-12 җөмлә)

3. Бәяләү.

Маршрут битләрегездә нинди билгеләр күбрәк?

-Сезнең бүген дәрестә эшләвегез миңа бик ошады. (билгеләр куела)        

4.Рефлексия “Чыгу билеты”

-Сезнең өстәлләрегездә  билетлар бар. Шул билетларны тутырып, миңа тапшырыгыз.(экранда ачыла)

1. Сиңа дәрестә барысы да аңлашылдымы?(әйе, юк, өлешчә) _____________

2. Ясалышы ягыннан кайсы алмашлыкларга  күбрәк тукталыр иден?___________

3.Синең дәрескә карата теләкләрең.___________________________________________________

-Укучылар, Татарстанда мәрхәмәтлек акция бара дидек.Сез бу атнада гына түгел, һәрвакытта да мәрхәмәтле булсагыз иде, бер берегезгә ярдәм итүдән ямь табып яшәгез. Мин китап сөюче буларак, сезгә дә кечкенә бүләкләр әзерләдем.Шушы шигырләр тупланган җыентык сезнең дустыгыз булсын. Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым.

Дәрес тәмам.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алмашлыклар" 6нчы сыйныф

6нчы татар сыйныфы өчен "Алмашлыклар" темасын гомумиләштереп кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе....

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Сабан туе-хезмәт туе. Тартым алмашлыклары.

6нчы сыйныфта тартым алмашлыгы темасын үтү дәресе....

Презентация "Сорау алмашлыклары"

"Морфология" бүлегендә "Алмашлык төркемчәләре" темасын үткәндә куллану өчен...

"Алмашлыклар" темасын кабатлау

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4 нче сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

«Алмашлыклар» темасына ачык дәрес

Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?Как скажете о том, что:-Абдулла Алиш - настоящий друг Мусы.-Муса родился в Оренбургской области.-Мама Мусы – Рахима сочинила очень много стихотворений.-Муса с детства л...