«Мәңге сүнми торган хәтер”, проведённая в честь 75-летия Победы
методическая разработка (6 класс)

Корсак Суфия Файзулловна

Литературно-музыкальная композиция 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon literaturno.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Литературно-музыкальная композиция «Мәңге сүнми торган хәтер”, проведённая в честь 75-летия Победы

Учитель татарского языка и

литературы Корсак С. Ф.

Апрель 2020 год

Җәйге матур көн. Күңелле музыка яңгырый. Егетләр , кызлар вальс көенә  бии, шаяра, көлә. Кинәт “Изге сугыш” (В. Лебедев-Кумач шигыре, А. Александров музыкасы) көе яңгырый. Биюче кызлар, егетләр урыннарында хәрәкәтсез кала. Сәхнәгә кара кием кигән укучылар чыга, аларның кулында “1941” дигән саннар. Сугыш башлануын хәбәр итүче бию башкарыла.

       

   Алып баручы кыз (хәрби киемнән). 22 июнь. Таң атып килә.Авыл, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар  изрәп йоклый. Авыл халкы сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Шул вакытта Гитлер Германиясе гаскәрләре безнең авылларны , шәһәрләрне үлем утына тотты. Бөек Ватан сугышы башланды.

 

Алып баручы егет (хәрби киемнән).

Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә таба

Суза хәзер шакшы кулларын.

Алып баручы кыз.

Явыз дошман килә ил өстенә

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

Алып баручы егет.

Кара көчләр килә ил өстенә

Шәһәр- авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.

Алып баручы кыз.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Ир- егетләр яуга китәләр.

Алып баручы егет.

Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр.

1 нче укучы.

Пришла война. Безусые мальчишки

Ушли на фронт с винтовкою в руках.

Остались матери с великим горем

С большой надеждой, с верою в руках.

“Солдатлар” җыры башкарыла

    Укучы                                 Кичке атыш тынган минутларда,                              

Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

Дары исе сеңгән конвертыма

Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

2 нче укучы                                                                                                    

Боевой сегодня день закончен,

Твой орёл устал и перед сном

Как всегда не может он не вспомнить,

Дом родной, такой далёкий дом.

3 нче укучы

Завтра утром встану я с рассветом,

Ловко влезу в свой комбинезон.

На плечо- планшет, наган- за пояс,

И… опять война со всех сторон.

Алып баручы кыз.

“ Бер кайтырбыз”, диеп киткән юлдан

Китсәләр дә- алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып- ябып йөри капкан.

2 нче алып баручы кыз

. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме ир- егетләребез туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талды. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.    

1-й юноша.

В проломах стен гудит и пляшет пламя,

Идёт война родимой стороной…

2-й юноша.

Безмолвная, бессонная, как память…

Старушка- мать склонилась надо мной.

1-й юноша

Горячий пепел жжёт  её седины,

Но что огонь, коль сын в глухом бреду?

2-й юноша.

Так повелось, что мать приходит к сыну

Сквозь горький дым, несчастье и беду.

1-й юноша.

А сыновья идут вперёд упрямо,

Родной земле, как матери верны…

2-й юноша.

Вот потому простое слово «мама»

Прощаясь с жизнью, повторяли мы.

1 нче егет.

Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан,

Кайтмаганнар илне саклаганнар.

Курыкмайча алга атлаганнар,

Суда батмаганнар Кайтмаганнар.

 “ Көтәм сине” җыры башкарыла(С .Садыкова көе, З. Нурмөхәммәтов сүзләре)

(Ана баласының кабере янына чәчәкләр алып килә һәм улы белән сөйләшүен күзәтәбез)

Ана. Исәнме , улым!Менә мин тагын синең яныңда. Салкын түгелме , балакаем?

Улы. Юк, әнкәем салкынның ни икәнен мин белмим.Миңа беркайчанда салкын түгел.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың , улым? Хәтерлисеңме? “Әнкәем, Берлинны гына алыйк та , алтыбыз алты яктан кайтып керербез, бәхетле яшәрбез”,- дип язган идең.

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң , әнкәем?

Ана. Барысыда җитеш, улым.Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр.Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк. Алар янында сез дә булсагыз,куанычымның иге- чиге булмас иде. Бәлки син мине танымагансыңдыр да, балам?

Улы. Таныдым,әллә кайлардан таныдым, әнием, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем, әмма минем кулларым, инде үземдә кузлы тимердән..Димәк , мәңгелек , әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син горурлан! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?!

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең.

Журавли” җыры башкарыла

1 нче кыз. Я сына родила не для войны!

Не для  войны букварь ему давала,

Тревожилась, гордилась, тосковала.

Пожизненно влюблённая ,как мать,

Готовая и штопать и мечтать,

И ждать скупых, нерасторопных писем.

С какой-нибудь окраины страны.

Я сына родила не для войны.

Ещё вчерашний звонкий голосок,

А нынче жизнерадостный басок

Мне веру в жизнь и счастье утверждает.

А где-то в мире солнечном блуждает

Угроза смерти, голода и тьмы-

Работают холодные умы.

Я сына родила не для войны!

(Монолог матери из повести С. Алексиевич «Цинковые мальчики»)

2 нче кыз. Мать послала к сыну думы ранней ранью…

Возвратились эти думы к ней ветрами.

Мать послала к сыну слёзы , запечалясь…

Тёмной тучей эти слёзы возвращались.

Мать послала к сыну песню, ждёт ответа…

Чёрным вороном вернулась песня эта.

Прилетает ворон, крячет у колодца:

-Ты не жди напрасно сына- не вернётся.

Он и рад бы возвратиться, да не волен:

Обвенчался  он с рябиной в чистом поле.

Обвила его , сердечная, корнями.

Принакрыла его алыми ветвями.

И шумит. Шумит рябина под горою,

Охраняя сон солдата, сон героя.

(Песня Юли)

1 нче укучы.

Узган авыр юлларыңны

Онытырга тырыш, ана.

Яраларың да төзәлсен,

Инде тынычлансана.

2 нче укучы.

Мәңгелек ут- ялкыннардан һәйкәл-

Һәлак булганнарга сугышта.

Мәңгелек ут- алар сулышы ул

Тоташылган безнең сулышка.

3 нче укучы.

Мәңгелек ут булып яна хәтер,

Сүнмәс ялкын булып кабына.

Үткәннәргә тарта бүген күңел

Батырларын илнең сагына.

(Кызыл киемнән киенгән укучылар чыга, кулларында “1945” дигән саннар)

4 нче укучы.

Утлы еллар үтте, Җиңү килде,

Ул әйләнеп илгә кайтмады.

Ул әйләнеп туган якларына

Кайтты менә Җиңү көнендә.

5 нче укучы.

Ул куана. Илкәй нинди тыныч,

Нинди якты бүген юлыгыз!

Ул кисәтә. Шул тынычлык өчен

Көрәшергә әзер булыгыз!

6 нчы укучы

Җиңгәнчегә кадәр көрәштек без,

Язын, көзен, кышын, җәйләрен,

Шуңа күрә 65 ел горурланып

Үткәрәбез Җиңү бәйрәмен.

7 нче укучы.

Дәшәбез сезгә,өлкәннәр,

Без- дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

8 нче укучы.

Сез”чәчәкләр”, дисез безне.

Чәчәкләр сулмасыннар.

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар!

9 нчы укучы.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.  

10 нчы укучы

Ребята, помните!

Солнце, так много солнца-

В окнах, на крышах, в глазах!

Солнце горит на знамёнах,

Плещется в орденах.

Небо, так чисто небо,

Синее без облаков .

В день долгожданной победы

Солнце, и друга, и небо-

Всех я обнять готов!

(Татар һәм рус телендә“Катюша”  җыры башкарыла, шуның белән бәйрәм тәмамлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихи в честь 100-летия Морского собора

Стихотворение написано мною  в честь 100-летия Морского собора в Кронштадте....

Сайт в честь 70-летия Победы в Великой Отечественной войне.

Сайт в честь 70-летия Победы в Великой Отечественной войне....

Районный конкурс «Лучший урок письма» в честь 70-летия Великой Победы И Года литературы Номинация для учителей

Тема урока  «Письма с фронта»Подготовка к сочинению «Письма с фронта»; активизация и расширение знания детей об особенностях эпистолярного жанра, совершенствование умения писать письма, культуры ...

Презентация, посвящённая 70 летию победы в Великой Отечественной войне: Елец. Доблесть. Честь. Отвага.

Творческая работа студентов для проекта "Вахта памяти". В материалах использованы документы и сведения из архивов библиотек г. Елец....

Сценарий военно-спортивной игры «По стопам доблестных воинов», посвященной в честь 208 летия «Отечественной войне 1807 года». 10.02.2020

Военно-спортивная игра «По стопам доблестных воинов»,  посвященной в честь  208   летие «Отечественной войне 1807г», проводится с цель...

Урок мужества к 77-летию Победы в Великой Отечественной войне. Сценарий урока мужества «Вспомни всех поименно…», посвященный празднованию 77-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов

Урок мужества.Цель: воспитание и формирование у обучающихся чувства патриотизма и гражданственности путем глубокого осознания беспримерного подвига   жителей  в годы Великой Отечественн...