Сыйфат дәрәҗәләре
план-конспект урока (6 класс)

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Сыйфат дәрәҗәләре. Ныгыту дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_drzhlre.docx21.63 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сыйфат  дәрәҗәләре.

Дәрес тибы. Ныгыту дәресе.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты

Укучыларның  сыйфат  турында  белемнәрен искә төшерү, сыйфат  дәрәҗәләре буенча белемнәрне ныгыту;

2.Үстерү максаты

Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасын баету,            сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;

        3.Тәрбия бирү максаты

          Бер-берсен тыңларга өйрәтү, белемгә омтылыш тәрбияләү, татар телен   өйрәнүгә            кызыксыну уяту.

           Җиһазлау: дәреслек, таратма материаллар, презентация

 Дәрес  барышы.

I.Оештыру  өлеше. Исәнләшү. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Таныш булыйк:  Мин – Алабуга шәһәре “1 нче гимназия – Милли белем бирү үзәге”нең туган тел һәм әдәбият укытучысы Илдарханова Зимфия Миннәхмәт кызы.

Укытучы.   Кәефләрегез ничек?

Укучылар. Безнен кәеф яхшы! ( баш бармак күрсәтәләр).

Укытучы.   Укучылар, мин сезнең өчен бик шат! Дәресебез кызыклы, нәтиҗәле булыр дигән теләктә калам. Ә хәзер укучылар өстәлдәге үзегезгә ошаган каләмнәрне алыгыз әле. Өскә күтәрегез. Тагын шундый каләмнәр юкмы икән? Үз иптәшләрегезне табып, өстәл янына узыгыз. Бүген без сезнең белән төркемнәрдә эшлибез. Эш барышында бер-берегезне тыңлап, уртак фикергә килеп, дус, тату эшләгез. Унышлар Сезгә!

II.Актуалләштерү. Мотивация.

Укытучы. Укучылар, ә сез Татарстан Республикасында “Шаян ТВ” дигән  балалар каналы ачылганын беләсезме? Менә шул каналга татар телен яхшы белүче, дөрес итеп сөйләшүче балалар кирәк, ди. Менә алар әле безгә хат та юллаганнар. (Хат ала). Кадерле дусларыбыз! Әгәр дә сез туган телдә матур итеп сөйләшә, аралаша, җырлый, уйный беләсез икән, без Сезне үзебездә көтеп калабыз! Ә үзегезне сынап карау өчен, без Сезгә берничә бирем әзерләдек. Белемнәрегезне бәяләү карточкаларына языгыз. Сезне көтеп калабыз!  

1 бирем.     “Ыргытылган таш” алымы

Укучылар, ә “Шаян” сүзенең грамматик билгеләрен санап чыгыгыз әле?

Укучылар.  “Шаян” – нинди? соравына җавап бирә, сыйфат сүз төркеме, характер сыйфатын белдерә, аергыч була, ТВ сүзен ачыклый.

Укытучы. Афәрин, укучылар! Әйдәгез әле, бәяләү карточкаларына бу эш өчен баллар куйыйк. ( балл куела).

Укытучы. Укучылар, ә сыйфат тагы нинди билгеләр белдерергә мөмкин?

Укучылар.Төс, тәм, форма, күләм, характер...

 III. Уку мәсьәләсен кую.

“Инсерт” алымы

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән үзебезне бүген азга гына булса да, “Шаян ТВ “ каналында хис итәрбез. Әйдәгез, “Яңалыклар” бүлегенә рәхим итегез. Сезгә анда сүзләр бирелгән.  Бу сүзләрне таблицага тутырырга кирәк.

Ак, кызылрак, матур-матур, аксыл, дөм караңгы, күксел

ЯКЫНЧА тутыру

V

таныш

-

икеләнү

+

яңа

?

Аңлашылмый, күбрүк белергә телим

Ак, кызылрак

Аксыл, күксел

Матур-матур

Дөм караңгы

Укучылар, игътибар итегез әле, сезнең өчен кайсы сүз таныш?

Укучылар. Ак,кызылрак төсне белдерә.

Укытучы. Ә “аксыл”, “күксел” сүзе ни өчен икеләнү тудырды?

Укучылар. Бу сыйфатка кушымча ялганган, мәгънәсе...

Укытучы. Сезнең өчен яңа сүз -“Матур-матур”. Ни өчен?

Укучылар. Бу парлы сүзләр?

Укытучы. Кайсы сүзләр турында күбрәк беләсегез килде?

Укучылар. Дөм караңгы

Укытучы. Димәк, укучылар, әлеге сүзләр сыйфатның нинди билгесен ача?

Укучылар. Сыйфат дәрәҗәләре.

Укытучы. Нинди максатлар куясыз?

Укучылар. Сыйфат дәрәҗәләре турында күбрәк белергә, аларны дәрәҗәләргә куярга, сөйләмдә куллану.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1 Бирем. Ә хәзер “Белем дөньясында” бүлегенә игътибар итик.

Укытучы. Укучылар, ә сыйфат дәрәҗәләре буенча белемнәрне искә төшерү өчен, өстәлдәге таблицага төгәллек кертергә кирәк.

Сезгә бер якта – дәрәҗәләрнең аңлатмалары, икенче якта исемнәре бирелгән. Дәрәҗәләрне атамалары белән туры китерергә кирәк.

Дәрәҗәләрнең аңлатмалары

Дәрәҗә исемнәре

1.Төп билгене белдерә, кушымчасы юк

артыклык

2.Предметның билгесе икенче бер предметныкы белән чагыштырганда, бераз артыграк яки кимрәк булуын белдерә.  -рак/рәк кушымчасы ялгана

кимлек

3.Предметтагы билгенең башкаларга караганда иң күп булуын белдерә. Ул 3 төрле юл белән ясала: сыйфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйтү кисәкчәләре: а) кып-кызыл, сап-сары...; б) иң, җете, үтә, дөм кисәкчәләре...; в) бер үк сыйфатны кабатлау – матур-матур

чагыштыру

4.Предметтагы билгенең гади күләмнән ким булуын белдерә, -су, -ча, сыл/сел, -гылт-гелт, һ.б. кушымчалар ала  

гади

1-гади, 2 – чагыштыру, 3- артыклык, 4 – кимлек

Укытучы. Ә хәзер, бәяләү карточкасында белемнәрне бәялибез.

2. Бирем.Киләсе бүлек – Фотомизгел” дип атала.

 “Эйдос-конспект”алымы

Укытучы. Сезнең алда җөмләләр язылган. Җөмләләрдә сыйфат дәрәҗәләрен танып, аларны билгеле бер тәртиптә төсләр, шартлы билгеләр белән  кәгазь битенә төшерергә кирәк.

1 төркем.

  1. Яшел төс - табигать төсе.
  2. Язын кырларга яшькелт төс керә.
  3. Быел тирә-юнь тагы да яшелрәк.
  4. Ямь-яшел урманнар һаваны чистарта.

2 төркем.

  1. Татарстанда озын елгалар бик күп.
  2. Иң озын елга- Идел елгасы.
  3. Чулман Нократ  елгасыннан озынрак.

3 төркем.

  1. Минем дустым кыска буйлы.
  2. Аның дусты тагы да кыскарак.
  3. Иң кыска буйлы кеше Һиндстанда яши.

Белемнәрне бәяләү

3 Бирем. “Шаян программага” рәхим итик.

Укытучы. Сезнең өстәлләрдә – төрле предметлар. Шушы предметларның 1 билгесен төрле дәрәҗәләргә куеп, җөмләләр төзеп карыйк.

1 төркем – Матрёшка. (Бу кечкенә матрешка. Икенчесе – кечкенәрәк. Монысы тагын да кечкенәрәк. Бу – иң кечкенә матрёшка).

2 төркем. “Кубик-рубик” ( Бу  ачык төс. Икенчесе тагы да ачыграк. Бу – иң ачык төс).

3 төркем. “Линейкалар” ( Бу - кыска линейка. Монысы да – кыскарак. Бу линейка – иң кыска линейка).

4 бирем.  “Видеокәрәз” бүлеге. Җыр тыңлау. Сыйфатларны табып, дәрәҗәләргә куярга.

Сөекле, акыллы, матур, якты, ямьле, нурлы, тату.

Белемнәрне бәяләү

V. Рефлексия. “ХИМС” алымы

Укытучы.

Укучылар, экранга игътибар итик. Экранда хәрефләр бирелгән.

Я –  яхшы...

К – кызыклы...

А – авыр...

Н – нәрсә белдең?

Гомуми белемнәрне бәяләү.

Өй эше.

  1. Кагыйдәрне кабатларга.
  2. 4 дәрәҗәгә 1әр җөмлә  язарга.
  3. Төрле дәрәҗәләрне кулланып, “Минем дустым” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

сыйфат

сыйфат турында төшенчә...

Сыйфат темасы буенча контроль дәрес.

Рус мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен....

сыйфат

татар теле дәресләрендә  БДИга әзерлек рәвешендә үткәрелгән дәрес...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

6нчы сыйныфтагы рус төркемнәре өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре....

: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре....