Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романын анализлау
план-конспект урока (11 класс)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романын анализлау

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сыйныф :11

Тема. Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романын анализлау.

Дәреснең максатлары:

Дидактик максат: Идел Болгары тарихы һәм мәдәнияте эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгарырга, геройларга характеристика бирергә өйрәнү; роман эчтәлегеннән чыгып, башка чыганаклар белән эшли белү; текст белән эшләргә, бирелгән текстны тормышчан мисаллар белән бәйләргә өйрәнү.

Үстерелешле максат: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат: аңлы укуны тәрбияләү, үзара һәм үзеңне бәяләргә өйрәтү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Роман аша милләт тарихына кызыксыну уяту, милли горурлык сыйфатлары  һәм  уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләр: әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү; әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү, әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

Регулятив галәлләр: дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү; уку проблемасын чишү; үз фикереңне мөстәкыйль дәлилләү; үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Танып белү гамәлләре: әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау; дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү; сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру; үз фикереңне исбатлый һәм  яклый алырга күнектерү; әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.

Коммуникатив гамәлләр: иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру; нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау; үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү; килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү; төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү.

Шәхескә кагылышлы (яки шәхес буларак үсешне күрсәтә торган) нәтиҗәлелек: укуга  карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру; гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү; алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, тарих.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнүле.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: фронталь, парлап һәм  индивидуаль эшләү.

Ресурслар: Әдәбият. 11 нче сыйныф. Татар. кит. нәшр., 2016. Татар әдәбияты. Теория.Тарих. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.; компьютер, проектор, тема буенча презентация.

Дәрес барышы.

Оештыру-мотивлаштыру этабы.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Мин - Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

Бел син ерак бабайларның

ничек итеп көн иткәнен,

Исеңдә тот, аларның син

сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен,

зинданнарда интеккәнен...

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!

  • Укучылар, сез Равиль Фәйзуллинның  “Хәтерләүдән курыкма син” шигырен тыңладыгыз. Шигырьдә сүз нәрсә турында? (Ил тарихы, тарихны онытмаска чакыра)

Укытучы. Әйе, укучылар, безнең тарихыбыз шанлы да, данлы да. Узган дәресләрдә башланган тарих биләрен актаруны дәвам итәрбез. Сез нинди әсәр өйрәндегез әле? (Н.Ф.“Итил суы ака торур” әсәрен укыдык.)

Укытучы. Ә бүгенге дәресебездә без бу әсәрне өйрәнүне йомгакларбыз. Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? (Н.Фәттахның  “Итил суы ака торур” әсәрен  йомгаклау.)

Укытучы. Дәресебезгә нинди максат куярбыз? Дәресебездә ниләр эшләрбез?

Укучы . Бүгенге дәрестә романны йомгакларбыз, анализларбыз, образларга характеристика бирербез.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез берничә минутка тарих чоңгылына чумыйк әле. (мультфильм карау) Бу мультфильм сезгә таныш, шулай бит?

Укытучы.  Укучылар, мирас угы гасырлар аша безнең дәресебезгә очып килде. Күрәбез, ул артефактларсыз. Ә нәрсә соң ул артефакт? Әгәр Викепедиягә мөрәҗәгать итсәгез, анда күп төрле төшенчә бирелгән. Бу очракта безгә шул өлеше туры килә. (Артефакт-кеше йогынтысына дучар ителгән һәм казу эшләре нәтиҗәсендә табылган объект) Артифактларда халкыбызга хас төп сыйфатларсимволик чагылыш таба.

  Мультфильмнан күренгәнчә, артифактлар сакчылар кулында. Алар безгә биремнәрне дөрес үтәгән очракта, безгә кайтарачак.

 Укучылар, әсәрне анализлау барышында каршылыкларны җиңеп, артефактларны сакчылардан алырбыз һәм укны тулыландырырбыз. Кайсы төркем күбрәк ратефактларга ия була, шул төркем дәрестә югары бәя алачак.  Сез әзерме? Алайса, башладык!

Укытучы.  Әсәрнең язылу тарихы, вакыты. (Татар халкының күпгасырлы бай тарихы бар. Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы басып алынгач, халкыбызның үткәнен, тарихын оныттыру өчен күп көч куела. Бу хәл Нурихан Фәттахны бик борчый. Ул археологик экспедицияләрдә катнаша, архив материалларны өйрәнә һәм 60 нчы еллардан башлап тарихи  жанрда  әсәрләр иҗат итә башлый. “Итил суы ака торур” романы 1972 нче елда дөнья күрә.) (максатчанлык)

Укытучы.  Ә нинди тарихи вакыйганы нигез итеп ала? Бу сорауга җавапны сез күп еллар борынгы тарихны өйрәнгән, университет галиме, академик Хатып ага Миннегулов язмасыннан белерсез.(видео)

    -Укучылар, Нурихан Фәттах әсәргә нигез итеп Ибн Фадланның (Багдад шәһәренең илчесе) юлъязмаларын файдалана

Укытучы . Әсәр нинди  жанрда иҗат ителгән? (Ул тарихи роман.)

 

-Дөрес. Укучылар, тарихи романга хас сыйфатларны санап үтик әле. (экран) Әсәрдә бу шартлар үтәлгәнме? (Әйе) (кызыксынучанлык)

Укытучы. Тарихчы  Радик Салихов та Нурихан Фәттахны татар әдәбиятында беренче тарихи роман тудыручы әдипләрнең берсе итеп күрсәтә.

(слайдта “Башка татар әдипләренең соңрак иҗат ителгән тарихи романнары татар әдәбиятына 70 еллар башында Н.Фәттах ачкан ишекләрдән атлап керделәр”)

 

Укытучы. Романның темасын ничек дип билгеләр идегез?(  Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романында  Идел буенда Болгар дәүләте төзелү)

(Ныклык)

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, сюжет элементларын искә төшерик.(  Әсәрдә 2 сюжет линиясе бар: 1. Болгар дәүләте оешу; 2. Тотыш язмышына бәйле вакыйгалар. Бу сюжет сызыклары үзара тыгыз бәйләнгән.)

(чыдамлылык)

Укытучы. Әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә соң? (әсәрдә берничә проблема күтәрелә. 1-бердәм дәүләт төзү һәм анда диннең роле. 2-туган җир, ырудашлар, ата-ана, сөйгәнең һәм үз-үзең каршындагы җаваплылык; 3-илнең иминлеге, таянычы, көче булган бердәмлек, 4-үткәннең вакыйга-күренешләре аша бүгенгебезне аңларга омтылу) (Бердәмлек)

Укытучы. Әсәрнең идеясен ничек билгеләрбез? (Татар халкы гасырлар дәвамында дәүләтчелеккә ия булган. Аның данлы да, фаҗигале дә олы тарихы бар. Шуның бер дәверен тасвирлау аша Н.Фәттах халкыбызның үз дәүләтчелегенә тулы хокукы барлыгын раслый. Безне иманлы, әхлакый яшәешкә, үз милләтебезне сакларга өнди, бердәмлек идеясен кайнар яклый.

         (традицияләр)

Укытучы: укучылар, без сезнең белән әсәргә анализның төп өлешен тәмамладык. Әйдәгез, хәзер образлар системасы белән танышып китик. Төп образга кемнәрне кертер идегез? (Тотыш, Алмыш хан образлары)

         Койтым бикә, Күрән би,  Аппак нинди персонажлар? (Ярдәмче персонажлар)

        Катнашучы: Габдулла, Корыч-Тимер, Тәңкә (Котан, Акбога, Әмин)

        Аталучы персонаж: солдатлар, угрылар, Акбүре ыруы кешеләре

Укытучы: Вакыт кыска булу сәбәпле, без бүген төп оразларга гына туктклабыз. Кемнәр әле алар? (Тактада Тотыш, Алмыш хан) Тотыш кем ул? (Акбүре ыругының башы Күрәм би белән Койтымбикә углы)

      -Әйдәгез, бу образга киңрәк тукталыйк әле. Тотыш белән без нинди шартларда очрашабыз? (Йолык туе көнне күрәбез, ул туй башчысы була)

     -Портретын дәреслектән табып алып укыйк әле (188 нче бит)

Әйдәгез, Тотышның характер сыйфатларын санап үтик әле (яшь, кызу канлы, горур, гаҗәеп кыю, көчле, оста егет, шул ук вакытта  үзсүзле һәм башсыз да)

- Төркемдә фикер алышып, бирелгән сорауларга җавап эзләгез әле. Усал һәм башсыз дидек. Бу кайсы эпизодларда күренә соң?  (Ул Йолдыз кашканы чалгач, бу ыру өчен изге саналган бүреләрне үтереп, изге нарат төбенә өеп куя);

 - 2нче өстәлгә сорау. Нинди вакыйгалардан соң Күрән би Тотышка ышана, аның белән горурлана башлый? (Әтисе Тотышны сату-алуга җибәрә һәм Тотыш биш ай дигәндә чаналарга тире төяп, бер тиенен, бер кешесен, бер этен дә югалтмыйча баеп, олыгаеп кире кайтып төшә)

- Афәрин укучылар. 2 өстәл дә артефактларга ия була. (тизлек, осталык)

 

  - Укучылар, ә ыру өчен хәлиткеч минутларда ул үзен ничек тота? Ачыграк күз алдына китерү өчен, әсәр буенча Актаныш халык театры куйган спектакльдән өзек карыйк.

- Күргәнебезчә,  аның бу кыюлыгы Тотышны әти-әнисе каршында гына түгел, бөтен ырудашлары алдында да дәрәҗәсен күтәрә.

   - Ләкин Тотышны бәхетсез иткән, хәтта үлеменә дә китергән бер үзенчәлеге бар. Нәрсә ул? (сабырсызлык, дуамаллык) (Тотышны сурәтләгән сыйфатларны тактага урнаштырабыз)

   - Укучылар, Тотышның бу тискәре сыйфатларына капма-каршы буларак, Нурихан Фәттах Алмыш ханга хас сабырлыкны акыл белән уйлап эш итүне сурәтли.

   - Кем соң ул Алмыш хан? (Ул тарихи шәхес. Болгар дәүләтенә нигез салучы, ул идарә иткән чорда Болгар дәүләте ныгый. Төрле ыру үзара тыныч-тату, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши.)

  - Әйе, укучылар. Алмыш хан үзара сугышып, ызгышып торган таркау төрки кабиләләр һәм Болгар ыругларын бергә тупларга кирәк дигән фикергә килә. Һәм шул максаттан, ул Тотышны үзенә ярдәмче итеп күрергә тели.

   - Әйдәгез, аларның әңгәмәләрен сәхнәләштереп үтик(1әр укучы һәр өстәлдән)  

   - Афәрин, укучылар! Сезгә артефакт. (татулык) (Алмыш ханны сурәтләгән сыйфатларны тактага урнаштырабыз)

   - Болгар дәүләтен ныгыту өчен, Алмыш хан Багдад халифәсенең ярдәменә дә  таянырга уйлый. Ислам динен кабул итәргә карар кыла һәм Багдад шәһәренә үз илчеләрен җибәрә.

    - Нәтиҗәдә Алмыш хан максатына ирешәме? экран(Әйе, 922 нче елның май аенда Багдад шәһәреннән 5000 якын кеше килә һәм Болгар иле Ислам динен кабул итә) (дәрәҗә)

   - Бу истәлекле вакыйгалардан соң Алмыш ханның Болгар халкына мөрәҗәгатен карап үтик әле.  (спек-дән өзек)

   - Шуннан соң Болгар дәүләте һаман көчәя, ныгый бара һәм киң дөньяга билгеле була. Болгар иленә  сәяхәтчеләргә, сәүдәгәрләргә, дин галимнәренә юл ачыла. Болгар дәүләте зур дөньяга таныла. Ислам динен кабул иткән Идел Болгар дөнья картасында үзенең лаеклы урынын таба, олы дәрәҗәгә ирешә.

- сезнең өстәлләрегездә карта ята,. Болгар дәүләтен шунда билгеләгез әле. Күршеләренә дә игътибар итегез. Бер-берегезгә күрсәтегез.

    - Укучылар, әсәрдә төп образларны характерлауны төгәллибез.

   - Бу образлардан тыш, әсәрнең исеменә чыгарылган, романның эчтәлеге, төп идеясе белән тыгыз бәйләнгән тагын бер образ бар. Ул нинди? (Итил) Җыр куела

   -  татар халык җырының беренче юлы әсәрнең исеме дә булып тора.

   - укучылар, Нурихан Фәттах ни өчен әсәргә шундый исем бирде икән? Дәреслекләрегезнең 217-218 нче битләрендә бу әсәргә анализ бирелгән. 218 нче биттә Итил образының мәгънәләре бирелгән. Шуларны табып, һәрберебез берәрне укыйк әле.

1-Итил ваграк елга-инешләрне үзенә җыйган елга буларак, бердәм дәүләт символы булып килә;

2- сулар агып, гасырлар үтсә дә, кешенең, халыкның иреккә, азатлыкка омтылышы, бәхеткә хокукы кала бирә;

3-Итил суы агып торган кебек еллар, заманнар үтә, безнең күз алдыбызда булган вакыйгалар да тарихта кала;

4-табигать күренешләреннән (шул ук Итилдән) аермалы буларак, кеше гомере шактый кыска, шуңа күрә аны максатчан һәм мәгънәле итеп үткәрергә кирәк;

5-Итил – борынгы бабаларыбыз яшәгән җир, ул туган ил образын да гәүдәләндерә; 6-Итил елгасының агуы, табигать күренеше буларак, геройның күңел дөньясын, рухи халәтен билгеләргә, аңларга ярәм итә.)

7-Итил борынгы тарихыбызга символ булып, ул акканда тарихыбыз, халкыбыз яшәячәген аңлата.

  - Укучылар, без барлык артефактларны да таптык, һәр өстәл дә дәресне йомгаклау барышында тырышып артефактлар җыйдыгыз. Афәрин!  Ә нинди эшләр эшләгән өчен лаек булдыгыз сез аларга? Нишләдек без бүгенге дәресебездә?

- Кайсы өстәл күпме артефактларга ия булды икән?

Борын-борыннан  мирас булып калган халкыбызга хас күркәм сыйфатларны тупладык.  (мультфильм)

Сакчылар бу артефактларны сезнең кулларга тапшырды. Үзегезгә иң ошаганын,күңелегезгә хуш килгәнен алып, укка урнаштырыйк әле. Халкыбызның нинди күркәм сыйфатлары чагыла соң монда?

- Әйдәгез әле, бирелгән шигырь юлларын да бергәләп укып китик әле.

Мирас җыры

Сузарбыз без буыннардан буыннарга

Ныклы җепләр – хәтер йомгагы

Онытылмас, тапшырырбыз гасырларга

Бабаларның изге даннарын.

Осталык, ныклык

Үҗәтлек һәм җитезлек

Бүләк итеп безгә бирергә

Бердәм халык булып,

Алга атлыйк бергә

Киләчәкне башлап бүгеннән

  -  Мирас угы сезнең кулларда. Сез – илебезнең киләчәге. Быел  Халыклар бердәмлеге елында мәктәпне тәмамлавыгыз сезгә аеруча җаваплылык өсти.   Мирас угы туплаган күркәм сыйфатларны үзегездә булдырып, киләчәгебезнең чәчәк атуына, туган илебезнең, халкыбызның үсүенә үзегезнең зур өлешегезне кертерсез, дип уйлыйм. Мирас угын күз карасыдай саклап, киләчәк буынга да тапшырырсыз, дип ышанам.

 - Укучылар, бүгенге дәрестә халкыбыз тарихының бары тик бер чоры булган Идел Болгарстанында булган берничә еллык вакыйгалар белән генә танышты. Тарихыбызны тагын да тирәнрәк өйәнәсегез килсә,  сезгә мин шушы күргәзмәдә тупланган әсбаплпрны өйрәнергә тәкъдим итәм. Шулай ук “Мирас угы” мультфильмын һәм роман буенча эшләнгән спектакль тупланган дискларны сезгә бүләк итәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Нурихан Фәттахның “Ител суы ака торур” романында бу тарихи вакыйгалар чагылыш таба

“Тарихлардан килгән  хакыйкать” (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча йомгаклау дәресе )...

Тематическое планирование (2 часа в неделю, итого 68 часов)

Пояснительная запискаДанные поурочные планы составлены с учетом тематического планирования учебного материала, предложенного в методическом пособии «Программа по информатике (системно-информационная к...

Дешворд по иностранным языкам (англ., нем., франц., итал.)

Дешворд - головоломка со словами типа кроссворда. Подробнее на http://deshword.ru...

Рабочая программа по биологии 5 класс 1час в неделю, итого 34, УМК Пономарев И.Н.

Представлена рабочая программа по биологии 5 класс , УМК Пономарев И.Н....

Рабочая программа по биологии 10-11 класс 1 час в неделю, итого 68часов, УМК Д.К. Беляев Базовый уровень

 Биология как учебный предмет – неотьемлимая составная часть естественнонаучного образования на всех ступенях обучения. Как один из важных компонентов образовательной области «...

Д.Бүләковтың "Килмешәк" романын өйрәнеү

11-се класта башҡорт әҙәбиәте дәресе...