Бибимәмдүдә абыстай - милләт анасы
статья (9 класс)

Тукайның тууына 135 елга багышлана

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bibimmdud_abystay_-_millt_anasy.docx18.26 КБ

Предварительный просмотр:

Бибимәмдүдә абыстай — милләт анасы

                                           Садыкова Г.М.,

                                                               Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең  

                                                       1 нче квалификацион категорияле

                                                        туган тел һәм әдәбият укытучысы

                                                                                       

       Бибимәмдүдә абыстай – бөек Тукайны дөньяга китерер өчен туган ана. Тукайда шушы затлы ана каны ага.  Бу бөек затка җан биргән Бибимәмдүдә абыстай чыгышы белән кем соң ул? Кайсы заттан, кайсы нәселдән?

     Габдулла Тукайга багышлап язылган истәлекләрдә, китапларда аның әнисенә багышланган мәгълүматларның бик аз. Тукай иҗатында әнисенә 5-6 юл гына багышлана. Аның ун мең юлдан артык язылган иҗаты өчен бу бик аз. Бөек шагыйрь үзенең язмышы өчен әнисенә үпкәле идеме икән әллә? Әллә ул әнисен артык каты яратып, аңа багышлап язардай, аңа тиңләрлек юллар таба алмадымы икән? Тукаебыз әнисенең рухына үз эченнән генә, башкаларга сиздермичә генә дога кылып яшәдеме икән әллә? Шагыйрьнең яшәү дәверендә Сасна авылында күмелгән әнисе каберенә барганы турында да бернинди истәлекләр дә юк. Бу фани дөньяда 4 кенә ел бергә булган бала һәм ана язмышы искиткеч аяныч.

       Әтисе Мөхәммәтгариф әнисе Бибимәмдүдә турында ичмасам бернәрсә булса да язып калдырган булсачы. Югыйсә ул үз заманының бик сәләтле, укымышлы кешесе була, язу-сызу, китап күчерү белән шөгыльләнә. 22 яшендә Кушлавыч авылының указлы мулласы булып китә, бик бай китапханә тота. Габдулла Тукайның киләчәге китаплар белән бәйле булуы тәкъдиренә язылган булгандыр инде.

        Мәмдүдә – Өчиле мулласының кызы, Гариф мулланың икенче хатыны. Гариф, беренче хатыны белән 13 ел гомер кичергәннән соң, тол калган һәм Мәмдүдәгә өйләнгән. Габдулла Тукайның әти-әнисенең яшь аралары аерымачык зур. Мәмдүдәнең атасы Зиннәтулла Галим Өчиле авылы имамы була. Китап сөючән, сабыр холыклы Зиннәтулла шигырьләр дә яза. Зиннәтулланың кызы үлгәннән соң язган шигыре Казанда Габдулла Тукай музеенда хәзерге көндә дә саклана. Әнисе ягыннан килгән геннар Тукайны бөек халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм иткәннәр. Әнисе Бибимәмдүдә абыстай да укый-яза белгән, шигырьләр чыгарган. Ләкин баласына ана назы биреп өлгермәгән, бик яшьли бу дөньядан киткән  бәхетсез ана.

     Мәмдүдә абыстай кулында дүрт ай ярымлык нәни Габдулла белән тол кала. Ире үлгәч, яшь хатын ул заманда нишли ала? Мәмдүдә абыстай кечкенә Габдулла белән әтисе йортына кайтып егыла. Хөрмәтле хәзрәт кызы, мулла хатыны Мәмдүдәне Сасна Пүчинкәсе дигән авылның Шакир исемле мулласы кияүгә сорап килә. Мәмдүдә 2 яшь тә 8 айлык Габдулланы  ничекләр итеп Шәрифә карчыкка ташлап калдырып китә ала соң? Бәлки шуңа күрә дә Тукайның гомере кыска булгандыр.

     Кышның иң салкын вакытларында баласын 4-5 айга калдырып, ана кеше кияүгә чыгып китеп бара. Гомерлек үпкә авыруын да Тукай шунда ала.  Бала анасыннан аерыла, бу аерылу балага психологик яктан гомерлек яра сала. Йөрәк әрни торган хәлләр... Мәмдүдә абыстайның бу адымга баруын чарасызлыктан бер адым дип аклап буламы? Дөрес эшләгәнме ана, юкмы? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап эзли. Мәмдүдә абыстайның Сасна Пүчинкәсе авылындагы тормышы газаплы була. Габдуллага 3 яшь тә 9 ай булганда, 1890 елның 18 гыйнварендә Бибимәмдүдә абыстай үлеп китә. Булачак шагыйребез, әнисе үлгәч, бик авырый һәм тәмам зәгыйфьләнә. 4 яшьлек бала күңелендәге бу ятимлек җәрәхәте гомер буе төзәлми. Ул, сәгатьләр буе беркем белән аралашмыйча, үз эченә бикләнеп утыра ала. Шагыйрьнең әнисе үлгәннән соң тормышы барыбызга да мәгълүм: ул, бу дөньяда бернинди рәхәт күрмичә, кулдан-кулга тапшырылып,  ятимлектә, җәберлектә, ачлы-туклы тормышта гомер итә. Шуңа карамастан, ул безгә үзенең бай мирасын калдырып, күңелләребезгә тирән эз салып, бу якты дөньялардан мәңгелеккә арабыздан китеп бара.

     Менә инде шагыйрьнең тууына 135 ел вакыт... Тукайны шушы якты дөньяларга тудырган Бибимәмдүдә абыстайны, олуг шагыйребезнең олуг анасын бүгенге көндә гаепли алабызмы? Ничек кенә булмасын, безгә шундый бөек шәхес Тукаебызны бүләк иткән Мәмдүдә абыстайны хурларга хакыбыз юк безнең. “Оҗмах аналарның аяк астында” дигән мәкаль бар. Габдулла Тукайның якты истәлеге хакында, аның рухы тыныч, урыны оҗмахма булсын дисәк, без бөек шагыйребезнең бөек анасын хөрмәт итик!

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкаль бар халкыбызда. Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм тарих институты галимнәре 70 елларда Мәмдүдә абыстайның каберен эзләп табып аның каберенә мемориал куялар. Кабер ташы куелган җирдән әз генә яндарак – кара кайгыдай кара ташта Тукай шигыре уелган:

“Бер күңелләрдән җылы, йомшак

Синең кабер ташы, -

Шунда тамсын күз яшемнең

Иң ачысы һәм татлысы!”

Әнисенең якты истәлегенә дан җырлап, соңгы юлларын әнисенә багышлап язган үлемсез әсәр бу.

   Мәмдүдә абыстай рухы халкыбызга үпкәләмәс дибез. Чөнки халкыбыз аның улын үз шагыйре итеп таныды, аны хөрмәтләде, яратты. Ятимлек ачысын татыса да, мулдан бирелгән талант ярдәмендә нәни Апушның даны күтәрелде.

     2019 нчы елда язучы Марат Әмирханов “Бибимәмдүдә абыстай”  дигән китап бастырып чыгарды, һәм Халыкара туган тел көнендә аның  рухына беренче тапкыр Мәрҗани мәчетендә Коръән укытылды.Тукайның әнкәсе Бибимәмдүдә абыстайга багышланган бу роман аның тууына 155 ел тулу уңае белән басылды. Тукай биографиясенә бәйле вакыйгаларга яңа күзлектән караш һәм яңа фактлар ачылды.

     Язучы Марат Әмирханов: «Әнисенең улын сагынып ничек елаганы Укмаси истәлекләреннән таптым. Шәрифә карчык начар булмаган ул. Тукай шулай әйткән дип, Шәрифә карчык турында начар фикер кереп калган. Тукай үзе дә усал булган, уйлап бетермичәрәк язган» - диелгән.

     Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Бу ана турында ниндидер сүзләр әйтергә җөръәт итү үз борыныңнан артыкны күрмәү дип саныйм. Бүгенге көн күзлегеннән карап, шул чор кешеләрен хөкемгә тарту аңлап бетермәгән кешеләр тарафыннан гына әйтелә торган сүздер. Тукай шушы юлны кичмәгән булса, бәлкем без белгән шагыйрь булмаган да булыр иде. Авырлыклар аны халкының гәүһәре, энҗе бөртеге итеп формалаштырган».

       Тукайны ятим иттереп күрсәтәсе килүме икән инде? Бибимәмдүдә ханым турында өйрәнелмәде. Марат Әмирхановның бу китабы - зур казаныш.

 “Бибимәмдүдә абыстай — ул милләт анасы, Тукайны тудырган бөек шәхес”. Ниһаять, ул шундый дәрәҗәдә безнең алга килеп басты, – ди китап авторы Марат Әмирханов. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен өйрәнү дәресе.

Рус телле укучылар өчен,  4 нче сыйныфта Габдулла Тукай турында тулырак мәгьлүмат туплау һәм әсәрләре белән  танышу өчен үтеәрелгән дәрес эшкәрмәсе....

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

"Ананың анасы" Габит Мүсірепов

Жас мамандарға көмекші құрал, тәжірибе алмасу аясында көмек. Ананың баласы үшін арашасы. Ананың батылдығы, батырлығы, ержүректілігі....

Габдулла Тукай. "Су анасы" әкият-поэмасы"

"Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы"  темасына 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы...

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте....