Мәдинә Маликова "Чәчкә балы"
план-конспект урока (8 класс)

Хадиева Гөлнара Әхмәт кызы

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon 04-08-2020_22-22-03.zip1.71 МБ

Предварительный просмотр:

    ГӨЛНАРА ҺАДИЕВА,

                  Саба муниципаль районы

Эзмә урта мәктәбенең

     беренче  квалификация категорияле

      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТЕМА: Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повесте буенча  сыйныфтан тыш уку дәресе.

( татар мәктәбенең  8 нче сыйныфы өчен)

Максат: 1. Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү. 2.Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.  3.Укучыларда күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Бурыч: укучыларның фикерләү активлыгын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Планлаштырылган  нәтиҗә 

Предмет нәтиҗәләре: әсәрнең эчтәлегенә төшенүләрен, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяләүләренә ирешү, нәтиҗә ясый белү.

Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз-үзеңне әдәп кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып белү УУГ: кирәкле мәгълүматны таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

Дәреснең тибы:  яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр: гаилә, бала язмышы, анализ, нәтиҗә

Предметара бәйләнеш: рус әдәбияты

Эшчәнлекне оештыру формалары: әңгәмә, диаманта төзү, тест эшләү, парларда һәм төркемнәрдә эш, фронталь һәм индивидуаль эш, уен технологиясе, компьютер технологиясе.

Төп ресурслар: Мәдинә Маликова. “Чәчкә балы” повесте, 146 бит.

Өстәмә ресурслар: компьютер, проектор, китапнамә (буктрейлер ) (https://yandex.ru/video/preview/?filmId=10702296345692495878&from=tabbar&text=“Чәчкә+балы”+повестендә), презентация, LearningApps –интерактив  күнегүләр конструкторы (https://learningapps.org/13596719,  ZipGrade –мобиль приложениесе, “Сүзләр болыты” (Облако слов http://xn--80abe5adcqeb2a.xn--p1ai/) онлайн сүзләр генераторы

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Планлаштырылган нәтиҗә (УУГ)

I. Оештыру өлеше. Уңай эмоциональ халәт тудыру

 - Исәнмесез, укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. --- --- Әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик әле.

- Иртә таңнан балкып чыккан кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүрелмәсен. Экрандагы кояш төсле күңел күтәренкелеге теләп калам. (слайд) Бүгенге көннең тууына шатланып, исән-сау булуыбызга сөенеп әдәбият дәресен башлыйбыз.   

Бүгенге дәресебезне күп кырлы шәхес, педагог, олпат дин әһеле Р. Фәхретдиннең гыйбрәтле сүзләре белән дәвам итәсем килә. « Кешеләрне шатландыруың – үзеңне шатландыруыңдыр».   Димәк, бүген сез үзегезнең ныклы белемнәрегез, ә мин сезне яхшы билгеләрем белән  шатландырырмын.

Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Көннәр имин булсын! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен! һ.б.

Бер-берсенә елмаеп сәлам бирәләр, уңышлар телиләр.

Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Укытучыны сәламләү, сорауларга җавап бирү, сөйләм эшчәнлегенә кушылу.

Дәреснең девизын, уку эшчәнлеге адымнарын

атыйлар. Үзбәя.

ШУУГ: дустанә

мөнәсәбәт, укучыга

хөрмәт тудыру,

үзмаксат кую;

КУУГ: сыйныфташлар

һәм укытучы белән

уку эшчәнлеген

оештыруда

хезмәттәшлек итү

II. Пробле-

малы си-

туация бул-

дыру

- Укучылар, экранга игътибар итегез, нәрсә күрәсез?

C:\Users\Гульнара\Downloads\3e374e7b-0af7-4410-b5fa-cc5a3f297d20.jpg

- Нинди сүзләр күрәсез?

- Бу сүзләр сез кайда очраштыгыз?

-Дәреснең темасы нинди булачак

инде? Нинди фикергә килдегез? 

Укучылар җавап бирәләр.

- “Сүзләр болыты” (“Облоко слов”) бирелгән.

Укучылар санап чыгалар

- М.Маликованың “Чәчкә балы” әсәрендә

М.Маликованың “Чәчкә балы” повестен анализларбыз. Үзбәя.

РУУГ: күзәтүләр нигезендә дәреснең темасын формалаштырып әйтү.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтә белү.

III. Уку

мәсьәләсен

кую һәм

чишү юлла-

рын эзләү

- Укучылар, дәреснең темасын ачыкладык. Ә бүгенге дәрестә без нишләрбез икән? Әйдәгез, ачыклап үтик. Үзегезгә нинди максатлар

куярсыз ?

- Автор  турында искә төшерәбез. (слайд)

- Төп вакыйганы чылбыр буенча сөйләп чыгабыз, ике төркемнән дә сөйләтәбез

 – Укучылар, экранга игътибар итегезче.

Китапнамә (буктрейлер ) карау (https://yandex.ru/video/“Чәчкә+балы)

- Ике-өч сүз белән әсәрнең нәрсә турында икәнен билгелик. (Укучылар фикере тыңлана):

Көтелгән җаваплар:

- Максатыбыз  М.Маликова иҗаты белән танышу; -“Чәчкә балы” повестенда күтәрелгән проблемаларны ачыклау;

- фикер йөртү, үз фикереңне матур итеп сөйли, дәлилли белү;

- Нәтиҗә чыгарырбыз.

- әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең безнең бүгенге тормышта да мөһим булуына игътибар ителә

Көтелгән җаваплар:

  • -Мәхәббәт турында;
  • - Хыянәт турында;
  • - Күңел сафлыгы,җан пакьлыгы турында;
  • - Гаилә бәхете һәм бәхетсезлеге турында;
  • - Бала язмышы турында;
  • - Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте турында;

- Рухи кыйммәтләр; һ.б Үзбәя.

РУУГ: дәреснең максатларын билгеләү, укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне

планлаштыру.

КУУГ: телдән аралашуда актив катнашу

IV. Уку

мәсьәләсен

чишү

- Повесть Гамилнең фаҗигасе белән башланып китә. Кем ул Гамил? Нинди язмышлы ир?

- Әсәрдә үрнәк булырлык тагын бер образ бар?

- Аның язмышы сездә нинди хисләр уятты?

  • Көтелгән җавап: 

 - Төп герой Гамил һәм аның гаиләсе үрнәгендә кешенең рухи дөньясы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә. Гамил  нык ихтыяр көче булган кеше. Аның өчен гаиләсе, уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзенә ошамаган баланы, шикләнсәләр дә,  “менә дигән итеп” тәрбиялиләр. “Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да” яраталар, аякка бастыру өчен бик күп көч куялар. Кеше сүзләрен дә күтәрәләр. Урамда, үзенә һөҗүм иткән яшьләр арасында, кечкенә улына, Газименә,  охшаган малайны күргәч, ул бөтенесен дә аңлый. Бәби табу йортында алышынган бала бит бу. Милициягә дә, хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә малайны яклый, өенә алып кайта, тәрбияли башлый. Наркоман икәнен  белгәч тә, ташламый. Әйткән сүзендә тора. Көчен дә, акчасын да кызганмый. Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта. Үз гомерендә эчү, сугышу, җәберләү, шакшылыкны гына күргән малай, икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт  ярдәм итә. (слайд).

- Сәгъдия

- Сәгъдия уйнап-көлеп, җырлап-биеп кенә яшәгән кыз. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тәтешкә бухгалтерлар курсына укырга керә. Төскә-биткә матур, буй-сыны зифа. Куе кара чәчләр, тулы иренле, балкып торган энҗе тешле. Хәзер гап-гади авыл хатыны. Гамилне чын күңеленнән яратып, хөрмәт итеп яши. Балаларына  яхшы әни. (слайд). Үзбәя.

КУУГ: үз фикереңне төгәлитеп әйтә белү.

ШУУГ: укучының башкарган эшенә җаваплы карый белүе, парларда һәм төркемнәрдә эшли белү.

РУУГ: уку бурычларын

кую, максатны гамәлгә ашыру чараларын

сайлап алу һәм аларны куллану.

ТБУУГ: тиешле

Мәгълүматны табу һәм

аерып алу,төрле рәвештә

бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

КУУГ: башкаларның сөйләмен ишетеп

һәм тыңлап, фикереңне

тулы һәм аңлаешлы итеп

әйтеп бирә белү; диалогик сөйләмдә катнашу

V. Беренчел ныгыту этабы

- Хәзер без төркемнәрдә эшләячәкбез, таблицаны тутырабыз.

 - Әсәрнең үзәгендә ике хатын-кыз – ике ана, Сәгъдия белән Эльза. Эш барышында  I төркем Сәгъдиягә,   II төркем Эльзага хас сыйфатларны   язып барачак.

Сәгъдиягә  хас сыйфатлар

Эльзага хас сыйфатлар

 - Төркемнәрдә, бер-беребез белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләргә тырышырбыз. Әлбәттә, бер төркем җавап биргәндә, икенчеләребез тыңлап торырга тиешлеген дә онытмабыз.

- LearningApps –интерактив  күнегүләр конструкторы (https://learningapps.org/13596719 ярдәмендә уен уйнап, белемнәребезне ныгытып алыйк. Сәгъдия беән Эльзаа хас сыйфатларны ике төркемгә бүлеп язарга кирәк була.

  • Һәр төркем чыгыш ясый.
  • Көтелгән җавап: 

Сәгъдиягә  хас сыйфатлар

Эльзага хас сыйфатлар

Казаннан 30 чакрымда урнашкан Аланлык авылында яшәүче оста хуҗабикә, тормыш иптәшен яратып, хөрмәт итеп яшәгән хатын, җаваплы хезмәткәр, хезмәт яраткан, ата-аналарының төп ярдәмчесе булган, олыларга ихтирамлы, үзләренең көченә ышанучан, һәрбер иртәне шатланып каршы алган ике егет анасы. Балаларыннан үз назын кызганмый, тик кенә узып барганда да башларыннан сыйпап уза, җылы сүзләре белән улларының күңелен җылыта, шуның белән ата-анага мәхәббәт һәм хөрмәт хисе уята. Ул, Эльзадан аермалы буларак, балаларына һәрвакыт яңа гына пешкән, тәмле, файдалы ашлар ашата. Сәгъдия  балаларының бәхете өчен һәр көн, һәр минут тырыша, шуңа күрә аның уллары – тәрбияле, тыйнак, эшмәгәр, үзләренең кылган эшләре өчен җавап тотырга әзер шәхесләр.

сәрхүш ир белән үзе сәрхүшкә әйләнгән, үзендә җирәнү хисен тудырган кеше белән күп еллар яшәгән, шушы тормыштан чыгу юлын тапмаган һәм табарга тырышмаган да 4 яшьлек «чирләшкә» кыз һәм бозыклык юлына баскан 13-14 яшьлек малай әнисе. Көне буе исерек ата белән утырган,әнисен тилмереп көткән дүрт яшьлек кызын Эльза бала өчен иң кирәкле нәрсәдән – ана назыннан, ана кайгыртуыннан дучар итә. Бичара нәни кыз анадан салкын кәтлиттән башка берни күрми, күңеленә тансык булган кочаклау, үбү, юату турында сүз дә юк. Эльзаның тормышы  башкарак кыйммәтләргә нигезләнгән, анда бала бәхете турында уйлануларга урын юк. Шул сәбәпле аның гаиләсендә тәрбияләгән бала ата-ана тарафыннан булмаган игътибарны урамда эзли һәм ялганлау, кеше талау юлына баса.

Үзбәя.

ШУУГ: белеем алуга уңай карашта булу.

КУУГ: монологик сөйләмдә катнашу.

РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый

белү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу, үзбәя

бирә белү, үзтикшерү оештыру һәм хаталарны төзәтә алу

VI. Динамик пауза    (ял минуты) 

VII. Икенчел

ныгыту

этабы

- Бу әсәрдә тагын актуаль проблемаларның берсе ни тора?

- Ике гаиләне чагыштырыйк.

Нәтиҗә:  Автор бу проблемаларны күреп, бик борчыла. Ул проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк булуын ассызыклый. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатыннар  кирәк ди. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалардан гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне дәвам итүчеләр чыгачак. Андый гаиләләр күбрәк булган саен , җәмгыятебез сау-сәламәт булачак.

- Сез, укучылар, һәммәгез дә Гайнуллиннар гаиләсе кебек ныклы, тәртипле, үрнәк гаиләләрдә тәрбияләнәсез.

- Ә хәзер иҗади сәләтләрне үстереп алыйк әле. ГАИЛӘ турында диаманта төзибез. Бу эшне парларда башкарабыз. ( Эшләрне берничә  укучыдан укыттырабыз)

- Әсәрнең көче – бүгенге көн кадагына суга торган булуында. Повестьта нинди проблемалар алга куела?  

  • - Җәмилнең авыру бала булып тууының сәбәбе нидән дип уйлыйсыз?
  • Җәмил турында язылганнарны табып укыйк әле.

        Нәтиҗә: Яшь баланың теләкләре бик гади: ул тамагы тук, өсте бөтен булуны гына тели. Ул иркәләү, шәфкать-мәрхәмәт, наз мохтаҗ. Бу шартлар үтәлмәгәндә, сабый ялгыш юлга тайпыла. Бер генә бала да начар, явыз булып тумый, бары тик өлкәннәр йогынтысында гына бозыла.

- Бу сүзләр әсәрдәге кайсы образга туры килә?

- Макарның җинаять юлына этәрүче сәбәпләрне санагыз:

- тату, бердәм гаилә

Гайнуллиннар гаиләсе

Харитоновлар гаиләсе

Сәгъдия белән Гамил исерекбашлардан туган, сәламәтлеккә туймаган малайны үз балалары итеп, кадерләп үстерәләр, тумышыннан хәмергә булган тартымыннан арындырып, аякка бастыралар;

Эльза белән Геннадий Харитоновлар физик яктан сәламәт туган малайны бозыклыкта тәрбияләп, ялганчы, кеше талаучы, наркотиклар кулланучы бозык бер җан  үстерәләр.

“Диаманта” алым

1 нче юл.   1 исем (тема).

2 нче юл.  2 сыйфат (теманы ачыклау).

3 нче юл.   3 фигыль (эш, хәл, хәрәкәт).

4 нче юл.   4 сүздән торган җөмлә.

5нче юл.  3 фигыль (капма-каршы эш, хәл,    хәрәкәт)

 6 нчы юл.  2 сыйфат (капма-каршы теманы ачыклау).

7 нче юл.  1 исем (капма-каршы тема)

Үзбәя.

- Әсәрнең үзәгендә җәмгыятебездә булган төп проблема - наркомания, эчкечелек.

(Укучыларның фикерләре тыңлана.)

( Укучылар  158-160 нчы битләрдән укыйлар)

Үзбәя.

- Макар

  • - Малайга игътибар җитмәү;
  • Кирәгенчә кадерләмәү;
  • Ата-ананың әхлакый яктан үрнәк булмавы;
  • Гаилә әгъзаларының бер-берсен аңламаулары;
  • Баланы мәхәббәт, шәфкать, эчкерсез һәм самими аралашудан мәхрүм итү. Үзбәя.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән

уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итә алу.

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне

белү-белмәү чикләрен чамалау.

РУУГ: сөйләм эшчәнлеген оештыра алу.

VIII. Рефлексия (эшләгән

эшләргә

нәтиҗә

ясау)

1. Дәрестә алган яңа белемнәрне билгеләтү.

-  Дәрескә, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

- Бүгенге дәрескә куелган максатыгыз

үтәлдеме?

-  Бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәнде-

гез?

-Дәрестә кемнәр турында сөйләштек?

2.Белемнәрне бәяләү.

- Алган белемнәребезне “Чыгу билеты” ярдәмендә тикшереп алырбыз. Бирелгән бланкларга дөрес җавапларны билгеләп куярга кирәк. (ZipGrade –мобиль приложениесе белән тикшерү).

- Шушы эшләрегез һәм дәрестә җавап бирүләргезне исәпкә алып мин сезгә билгеләр куячакмын.

Сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау.

Сыйныфташларының, үзләренең белемнәрен бәяләү.

(Укучылар җөмләләрне тулыландырып әйтеп баралар, бер-берсенең җавабына игътибар

итәләр.) Үзбәя. 

“Чыгу билеты” биремнәре

1. Әсәрдә  бүгенге көн кадагына суга торган нинди  проблемалар алга куелган?

А. наркомания, эчкечелек   B  эчкечелек  С. наркомания

2. ..Бер генә бала да начар, явыз булып тумый, бары тик өлкәннәр йогынтысында гына бозыла...  Бу сүзләр әсәрдәге кайсы образга туры килә?

А.Газим  B.Җәмил  С. Макар

3. Харитоновлар гаиләсенә хас сыйфатны билгеләргә

А. тумышыннан хәмергә тартылган малайны ул теләгеннән арындыралар

B. сәламәт малайны бозык итеп тәрбиялиләр

С. сәламәтлеккә туймаган малайны үз балалары итеп, кадерләп үстерәләр.

4. Сәгъдиягә  хас сыйфатны билгеләргә

А. начар, бозык тормыштан чыгу юлын тапмаучы һәм табарга тырышмаучы

B. аның балалары   ана назын урамнан  эзли һәм ялганлау, кеше талау юлына баса

С. балаларының бәхете өчен һәр көн, һәр минут тырышучы

5. Макарның җинаять юлына этәрүче сәбәпләр

А. кирәгеннән артык  кадерләү

B. баланы мәхәббәт, шәфкать, эчкерсез һәм самими аралашудан мәхрүм итү

С. малайга артык  игътибар бирү

КУУГ: җавап бирүчеләрнең

Сөйләмен тыңлау һәм

аңлау; үз фикерләреңне

тулы, төгәл, ачык һәм

аңлаешлы итеп әйтү, биремне тиешенчә башкару.

 IX. Өй эше

бирү һәм

аңл. 

Фейрверк 

– Экранда өй эше күрсәтелгән. Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.

1.М.Маликованың “Чәчкә балы  ” әсәре буенча аннотация язарга.

2. Киң күңеллеккә, мәрхәмәтлелеккә 5 халык мәкале язарга.

3. Газета-журнал, интернет  материалларын кулланып наркомания турында буклет эшләргә.

– Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау

булыгыз, укучылар!

- Без иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

РУУГ: үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй

эшен сайлаганда, дөрес карар кабул итә белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала

Сценарий выпускного вечера в школе...

К "Осеннему балу"

В данном материале - стихотворение об осени, стихотворение об осеннем букете и четверостишие о поделке из природного материала "Жар-птица"...

Сценарий выпускного бала "ВЫПУСКНИК - 2011"

Сценарий выпускного вечера для девятиклассников в форме вручения премии "Оскар"...

Л.Н.Толстой "После бала"

Урок литературы. Мастер-класс. Цель урока: Выявить, при помощи  каких средств автор раскрывает главную мысль рассказа: каждый человек несет ответственность за все происходящее вокруг. Задач...

Урок-презентация. Л.Н. Толстой "После бала"

Презентация представляет собой набор иллюстраций и информационных сносок, касающихся биографии писателя и истории создания произведения "После бала"....

Урок-презентация. Л.Н. Толстой "После бала"

Презентациявключает в себя весь необходимый материал для проведения урока по теме "Л.Н.Толстой "После бала". Контраст как основной художественный прием в произведении"....