Кереш сүзләр
методическая разработка (5 класс)

Садриева Алия Габдулловна

Максат: Җөмләнең модаль кисәге булган кереш сүзләр турында төшенчә бирү.

Танып-белү максаты: Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик-монологик сөйләмне үстерү.

 Үстерү максаты:Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Тәрбияви максат:Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, шигырьләре аша әхлак тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_keresh_suzlr.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр.

Максат: Җөмләнең модаль кисәге булган кереш сүзләр турында төшенчә бирү.

Танып-белү максаты: Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик-монологик сөйләмне үстерү.

 Үстерү максаты:Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Тәрбияви максат:Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, шигырьләре аша әхлак тәрбияләү.

       

   Дәрес тибы:  яңа белемнәрне ачу

Көтелгән нәтиҗә: Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

Төп төшенчәләр:  кереш сүзләр, тыныш билгеләре, өтер

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, рус теле.

Ресурслар: парларда эшләү өчен карточкалар, кереш сүзләр темасы буенча  презентация.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

 Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез!  Кәефләрегез ничек соң?

     

Мотивлаштыру. Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны тыңлау.

Актуальләштерү.Фронталь сорау-җавап.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

- Шигырьдә сүз нәрсә  турында бара?  (Туган тел)

- Лирик герой өчен туган тел – ул нәрсә?

Әдәбияттан алган белемнәрне кулланыйк,  укучылар. Шигырьне нинди лирикага кертәбез?

  • Бу шигырьдә без өйрәнгән җөмләнең нинди модаль кисәге бар? (Эндәш сүз – и туган тел.)
  • Әдәбият теориясе буенча без аны ничек атыйбыз?  
  • Эндәш сүзләр төзелеше буенча нинди төрләргә бүленә? ( җыйнак һәм җәенке)
  • Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында килә ала? (Җөмләнең башында, уртасында, ахырында)
  • Эндәш сүзләр нинди сүз төркеме белән белдерелә ала? (баш килештәге исем сүз төреме белән белдереләләр)
  • Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

Парларда  эш. Шигырьне таны! уены. Шигырьнең исемен һәм авторын атарга, эшдәш сүзне табып, морфологик анализ ясарга.

1 пар: Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,—

Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Җавап: Г.Тукай “Кышкы кичтә” . Яшь балалар – эндәш сүз, җәенке, җөмлә

 уртасында килә, ике яктан өтер белән аерыла

2 пар: Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Г.Тукай “Бала белән күбәләк” . Күбәләк – эндәш сүз, җыйнак, җөмлә

 уртасында килә, ике яктан өтер белән аерыла

3 нче пар: И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Г.Тукай “Эшкә өндәү” . И сабыйлар – эндәш сүз, җыйнак, җөмлә

 башында  килә, көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән языла.Бер гомуми интонация астында әйтелгән ымлык белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый.

Укучылар,  әлеге шигъри юлларны дәресебездә девиз итеп алып, яңа белемнәр туплыйк.

II Уку мәсьәләсен кую.

Дәреслектән 56 нчы биремне үтәү.Модельне  тутырып бетерегез  һәм УМ билгеләгез.

     Модаль кисәкләр

Эндәш сүзләр             ?

- Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куябыз.

- Җөмләнең модаль кисәкләре нинди сүзләр ул, укучылар?

Җөмләдә сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдергән сүзләр.

Слайдтагы шигъри юлларны сәнгатьле итеп укыйбыз.Әлеге юллар сезгә танышмы? Кайсы шигырь, авторы кем?

-Җөмләнең нинди модаль кисәкләре бар?  

- Әйдәгез, укучылар, җөмләне җөмлә кисәге  ягыннан тикшерәбез.

- җөмләнең баш кисәкләрен табыйк. (главные члены предложения) Сүз кем турында бара? (кеше турында)

- җөмләнең хәбәрен табыгыз. Нәрсә хәбәр ителә? (иң кадерле кеше әни икәне хәбәр ителә)

- җөмләдәге башка сүзләргә сорау куеп карыйбыз. Кадерле кеше кайда? (җирдә)

- нинди кеше? (иң кадерле кеше)

- кайсы сүз калды? (димәк) Аңа нинди сорау куеп була? Сорау куеп карыйлар. (сорау куеп булмый)

- җөмләдә ни өчен кулланылган? Нәрсә өчен кирәк? Нәрсәне белдерә? (Сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерү өчен)

- Бу сүзне җөмлә төзегәндә куллану мәҗбүриме? (бу сүзне төшереп калдырырга да мөмкин) Иң кадерле кеше җирдә — Әни. Димәк, бу сүзне төшереп калдырганнан мәгънә үзгәрми.

- Бу сүзнең урынын алмаштырырга буламы? (бу сүзне җөмләнең теләсә кайсы урынына куярга мөмкин) Димәк, иң кадерле кеше җирдә – әни.  Иң кадерле кеше, димәк, җирдә – әни.

- Төшереп калдырырга да мөмкин, урынын да алмаштырырга мөмкин, ә ник ул җөмләдә кулланылган соң? (обобщать) гомумиләштерү өчен. )

- Язучы җирдә иң кадерле кешене әни, ди. Ә сезнеңчә? Үзегезнең фикерегезне әйткәндә нинди сүз белән китәсез? (минемчә, җирдә иң кадерле кеше – әни.)

- Әлеге җөмләдә дә сорау куеп булмый торган сүз бармы? (минемчә)

- Бу сүз бу җөмләгә нәрсә өчен кирәк? Автор фикеренә укучы үзенең мөнәсәбәтен белдерү өчен ( отношениене белдерде)

- Ә сез автор сүзе белән килешәсезме? Әллә юкмы? (килешәбез)

- Автор фикеренә гомумиләштерүдән тыш үз мөнәсәбәтегезне белдерәсез.

- Димәк, сез бу җөмләгә, автор фикеренә мөнәсәбәтегезне белдердегез.

- Димәк, сорау куеп булмый торган сүзләр нәрсә өчен кирәк?( үзегезнең сөйләмгә мөнәсәбәтеңне белдерү өчен кирәк)

- Димәк, иң кадерле кеше җирдә – әни. дигән җөмләгә минемчә, җирдә иң кадерле кеше – әни дигән җөмлә белән сез үзегезнең мөнәсәбәтегезне белдерәсез.

- Мондый сүзләрне нинди сүзләр дип атыйлар?  

- Рус телендә моңа охшашлы сүзләр бармы? Алар нинди сүзләр дип атала?(Слайд. 4. Вводное слово)

- Вводное слово татарча кереш сүз дип атала.

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнәбез?  Дәресебезнең темасы нинди булыр?

-         Нәрсәгә өйрәнербез?  Кереш сүзләрне табарга, сөйләмдә кулланырга өйрәнербез. Кереш сүзләр кулланып, үз фикеребезне әйтербез.

Кагыйдә буенча эш.

47 нче биттәге кагыйдәдә бирелгән кереш сүзләр белән таныштыру. Татар һәм рус теленә тәрҗемәләрен өйрәнү (сүзлек эше)

 Ә хәзер бу сүзләрне истә калдыру өчен сүзлек эше үткәреп алабыз.

Минемчә – по-моему

Минем фикеремчә – по моему мнению

Минем уйлавымча – по моему мнению

Әлбәттә – конечно

Кызганычка каршы – к сожалению

Бәхеткә каршы – к счастью

Киресенчә – наоборот

Димәк – значит

  III  Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

 (Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр. Аларны төшереп калдырырга да мөмкин. Аларга җөмләдә сорау куеп булмый.)

2. “Тапкырлар” уены.

Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар өләштем, җөмләләрне укып, кереш сүзләрнең кайсы урында урнашуын билгеләгез. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

1 нче төркем.

А) Әниләрне бәйрәмдә генә түгел, көн саен хөрмәтләргә кирәк, минемчә.

Ә) Җир йөзендә, минем уйлавымча, әниләрсез сабыйлар бик күп.

Б) Димәк, әниләргә көн дә кадер-хөрмәт булырга тиеш.

2 нче төркем.

А) Минем фикеремчә, начар укып, әниеңнең йөзенә кызыллык китерергә ярамый.

Ә) Эш кешене бервакытта да бозмый, киресенчә, төзәтә генә.

Б) Әтәчтән дә иртәрәк уяндым мин, әлбәттә.

- Кереш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында кулланыла? (Җөмләнең башында, уртасында, ахырында)

- Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгесе куелган? (өтер)

- Кереш сүзләр янында ни өчен өтер куелган? (интонация һәм пауза белән әйтелә).

- Пауза белән аерылган кереш сүзләр язуда нинди тыныш билгеләре белән аерылалар?

(Көтелгән җавап:

Сөйләүченең сөйләмгә мөнәсәбәтен белдерү өчен кулланыла. Җөмләне укыганда кереш сүзләрне төшереп калдырырга да мөмкин. Сөйләмдә кереш сүзләр пауза белән аерыла. Язуда кереш сүзләр җөмләдә өтер белән аерыла.

-         димәк, җөмләдән кереш сүзләрне табуның алгоритмы (планы)ничек була?

Кереш сүзләр:

1.     Сөйләүченең җөмләдәге уйга булган мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр.

2.     Җөмләне укыганда аларны төшереп калдырырга да мөмкин.

3.     Аларга җөмләдә сорау куеп булмый.

5.     Сөйләмдә алар бик аз сиземләнә торган интонация һәм пауза белән әйтелә.

6.     Язуда өтер белән аерылалар.Слайд 5.

Слайд 6. Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре:  (өтер)

- җөмлә башында килгән кереш сүздән соң өтер куела;

- җөмлә уртасында килгән кереш сүзләр ике яктан да өтер белән аерыла;

- җөмлә ахырында килгән кереш сүзләр алдыннан өтер куела.

5. Татар теле  һәм рус телендәге кереш сүзләрне  чагыштыру, аермасын, охшаш якларын табу.

6. Физкультминутка.

Дәреслек белән эшләү.

Күнегүләр эшләү.  РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып, 48 нче биттәге 8 нче күнегү (телдән) ситуатив күнегүне парлап эшләү. Дустыгыздан сорагыз, ә ул кереш сүзләр кулланып, үз фикерен әйтсен.

- Дустым, син иртә торасыңмы? Әлбәттә, мин көн дә иртә торам.

- Дустым, син урын-җирне җыясыңмы? Әлбәттә, мин урын-җирне үзем җыям.

- Дустым, син әниеңә булышасыңмы? Әлбәттә, мин әниемә һәрвакыт булышам.

IV. Рефлексив бәяләү этабы.

1.Тест биремен башкару, үзбәяләү. (Слайд 7. Тест)

1. Нинди сүзләргә кереш сүзләр диләр?

А) сөйләмгә мөнәсәбәтеңне,  үз фикереңне белдерү өчен кулланылган сүзләргә;

Ә) башка телгә тәрҗемәсен күрсәтү өчен кулланылган сүзләргә;

Б) җөмләне матур итү өчен кулланылган сүзләргә.

2. Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

А) сызык;

Ә) нокта;

Б) өтер.

3. Кереш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?

А) башында, ахырында;

Ә) уртасында, ахырында;

Б) башында, уртасында, ахырында.

4. Кереш сүзнең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз.

Минемчә –

А) по-моему мнению;

Ә) по-моему;

Б) по-твоему.

5. Җөмләгә төшеп калган кереш сүзне куегыз.

..., без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.

А) димәк;

Ә) киресенчә;

Б) бәхеткә каршы.

(Слайд 8. Җаваплар: 1) а, 2) б, 3) б, 4) ә, 5) а.)

1. Рефлексия.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек? (кереш сүзләр)

- кереш сүзләрне өйрәнү өчен нәрсәләр эшләдек? (җөмләләр тикшердек, сорауларга җавап бирдек, алгоритм төзедек, сүзлек эше үткәрдек) алгоритм буенча җавап бирәләр.

2. Өй эше. (Слайд 9.)

 Үзегезнең мөмкинлегегездән чыгып, кереш сүзләр кулланып, әниләр турында хикәя яза аласыз, яки Рәсим белән Илнурга кереш сүзләр кулланып, характеристика яза аласыз.

Өстәлләрегездә смайликлар бар. Шул смайликлар ярдәмендә үз эшегезгә бәя бирегез, дәрескә мөнәсәбәтегезне белдерегез.

 Мин сезнең өчен бик шат. Сез бүген дәрес темасын бөтенегез дә аңлагансыз һәм сезгә дәрес ошаган.

 Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Исән булыгыз.

Опубликовано 28.03.17 в 15:45


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленннән кереш контроль эш, 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар (рус төркеме) өчен татар теленннән кереш контроль эш ...

Сыйфат темасына кереш

1. Сыйфат турында мәгълүмат бирү, укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту;2.    Сөйләм һәм язу телен үстерү;3.    Укучыларда туган якның матурлыгына мәхәбб...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән кереш контроль эш

Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә укучы балалар өчен кереш язма эш тексты. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З. Эшне башкару өчен кыскача инструкция һәм бәяләү нормалары тәкъдим ...

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

5"В" СЫЙНЫФТА "КЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ.

5"В" СЫЙНЫФТА "кЕРЕШ СҮЗЛӘР" ТЕМАСЫНА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ....

Дәрес планы "Кереш сүзләр" 5 сыйныф(рус төркеме)

1.Кереш сүзләр кергән җөмләләрне таный белү, кереш сүзләр янына тыныш билгеләрен кую, сөйләмдә кереш сүзләрне урынлы куллану, кереш сүзләр кергән җөмләләрне дөрес әйтә белү 2.Уйлауны, хәте...

Кереш контроль эше (5 класс)

5 класс укучылары өчен төзелгән кереш контроль эше буенча тест (татар телендә)...