Тема урока: "Лексикография. Сүзлекләр төзү принциплары. Сүзлекләр" 5 класс
план-конспект урока (5 класс)

Разработка урока родного татарского языка в 5 классе по теме "Лексикография.Сүзлекләрне төзү принциплары. Сүзлекләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon leksikografiya._suzleklr_tozu_printsiplary._suzleklr.doc108 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теленнән дәрес планы

Дәреснең темасы: Лексикография. Сүзлекләр төзү принциплары.Сүзлекләр.

Дәрес тибы: яңа тема үзләштерү дәресе.

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:

  • Лексикография фәне турында мәгълүмат бирү;
  • Сүзлекләр, аларның төрләре турында белешмә бирү; алардан дөрес һәм тиз файдалана белү күнекмәсе формалаштыру;

Үстерү максаты:

  • материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;
  • сүзлекләрне  дөрес  куллану;
  • төркемнәрдә эшләүне оештыру.

Тәрбия бирү максаты:

  • Туган телебезнең сүз байлыгына хөрмәт уяту, горурлык хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

1. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый,  аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

2. Әңгәмәдәшнең аралашу холкы  белән  идарә  итү.

3. Коммуникатив  мәсьәләгә  таянып  фикерне төгәл итеп  җиткерү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

1.Уку максатын мөстәкыйль  билгеләү.

2.Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү.

3.Сөйләм  берәмлекләрен логик тәртипкә  салу.

4.Аңлап  уку, тиешле мәгълүматны  сайлап алу, төп мәгълүматны  аеру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

1.Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү.

2. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

3. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала  белү.

4. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

5.Укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Җиһазлау: дәреслек (Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова), презентация, карточкалар, сүзлекләр, компьютер, проектор, экран.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.
  1.  Дәрестә  уңай  психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлап матур сүзләр әйтик һәм  күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Актуальләштерү.

-Укучылар,  экранга карыйк әле.(2 слайд)

-  Сез анда нәрсәләр күрәсез? (Китаплар)

- Ә бу нинди китаплар соң? (Сүзлекләр)

Әйе, дөрес, сүзлекләр күрәбез.

-Нәрсә соң ул сүзлек? (Сүзләр исемлеге тупланган китап сүзлек дип атала.)

-Алар ни өчен төзелә, нигә кирәк?(Сүзнең мәгънәсен белер өчен, дөрес язар өчен, синоним һәм антонимнарын табар өчен һ.б.)

- Укучылар, сез нинди сүзлекләр беләсез? ( орфографик, синонимнар,..... ). Слайд

- Сүзлектән файдаланган кеше нәрсәне яхшы белергә тиеш ? (алфавит) 

- Әйе, сүзлек – алфавит тәртибендә урнаштырылган мәгълүмат тупланган китап ул. Хәзерге вакытта электрон һәм онлайн-сүзлекләр дә киң кулланыла башлады

- Укучылар, ә хәзер кабат экранга карыйк әле. Без рәсемдә кемнәрне күрәбез? (слайд)

- Слайдта “Каюм Насыйри  һәм В.И.Даль” фотосурәтләре. Алар кемнәр?

- Укучылар, бу сорауларга төгәл җавап алу өчен, без дәреслектә бирелгән 221 нче күнегүне эшлик (телдән) (Укучылар җавабы)

Укучылар, сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фән – лексикография  дип атала. (слайд) 2002 елның 15гыйнварыннан  РФ кабул иткән закон нигезендә кириллица язу графикасы кулланыла. Алфавит А Ә дип башланып китә. Шуңа күрә  яңа сүзлекләрдә элеккесе белән чагыштырганда алфавитта аерма бар.

4. Физкультминут.

5.  Белемнәрне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эш. 223 нче күнегү.(язма) Күнегүне эшләгәндә  укучылар сүзлекләрдән файдаланалар.

          Карточкалар белән эш (язма).

Карточкада  сүзләр бирелгән. 1 нче вариант  - бирелгән сүзләрнең синонимнарын, 2 нче вариант  –омонимнарын , ә 3 нче вариант- антонимнарын яза.  (Сүзлекләр белән эш

6 Рефлексия.

- Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?  

- Сүзлекләр ничек төзелә?

- Нинди сүзлекләр беләсез?

- Сүзлекләр ни өчен кирәк?

7 Белемнәрне бәяләү.

         8. Өй эше. (теләк буенча) ( слайд)

1.109 нчы бит, 222 нче күнегү

2.Рус алфавитында кайсы хәрефләрдән башланган сүзләр юк? Биш сүз белән җөмлә төзегез.

3.  “Кыш” темасына кечкенә хикәя язарга.

        ДИСТАНТ   ВАРИАНТЫ

        Җиһазлау: дәреслек (Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова), презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

1) Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

  • Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.
  1. Актуальләштерү.

Картинада көз ел фасылы сурәтләнгән. Рәсемдә барлык агачлар да яфраклы түгел.  Каеннар яфраклы, наратлар энәле.  Слайдта “Энә” рәсеме. Бу ТЕГӘ ТОРГАН ЭНӘ. (2 слайд)

Ә тагын ТЕГҮ ЭНӘСЕ, КЕРПЕ ЭНӘСЕ, ЧЫРШЫ ЭНӘСЕ, КАКТУС ЭНӘСЕ, ШПРИЦ ЭНӘСЕ. (3 слайд)  ЭНӘ – күп мәгънәле сүз.  ЯФРАК - бер мәгънәле сүз.

“ЯФРАК”  һәм “ЭНӘ” сүзләре мисалында сүзләрнең бер һәм күп мәгънәлегә аерылганын искә төшердек.

3. Башлангыч сыйныфларда үзләштергән белемнәрне кабатлау.

1) Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр белән 2 җөмлә  төзергә.   (4 слайд)

  1. Дәфтәрдә язма эш.

Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр бирелгән. 1 нче баганага туры мәгънәле сүзләрне, ә 2 нче баганага  күчерелмә мәгънәле сүзләрне язарга. (5 слайд)

Кояш елмая, шаян җил, тәмле сүз, бала елый, кайнар су, яңгыр ява.

  1. Физкультминут.
  2. Башлангыч сыйныфларда үзләштергән белемнәрне кабатлау.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. (6 слайд)

1).  - Укучылар, сүз нинди кисәкләрдән тора? (ТАМЫР, КУШЫМЧА)

- Сүзнең төп мәгънәсе кайсы өлешендә? (ТАМЫРЫНДА)  

2).  4 нче күнегү – 5 нче бит. 5 сүзнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләргә.

  1. Өй эше. (теләк буенча) (7 слайд)
  1. 5 нче күнегү – 5 нче бит.
  2. Әдәби әсәрдән күчерелмә мәгънәле сүз кергән 3 җөмлә язарга.
  3. Күчерелмә мәгънәдә килгән сүзләр кулланып, “Көз” темасына кечкенә хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 класс. Математика.Проект урока и презентация к уроку по теме: решение уравнений и несложных задач на составление уравнений, урок в коррекционном классе 7-го вида

Урок может быть использован как для класса коррекции, так и для общеобразовательного класса.Урок проходит в виде соревнования по рядам, при этом дети сидят на своих местах, как они привыкли. Формы раб...

5 класс. Математика.Проект урока и презентация к уроку по теме: решение уравнений и несложных задач на составление уравнений, урок в коррекционном классе 7-го вида

Урок проходит в игровой форме, в виде соревнования по рядам. Урок состоит из 10 этапов. В процессе урока учащиеся участвуют в 7 конкурсах....

5 класс. Математика.Проект урока и презентация к уроку по теме: решение уравнений и несложных задач на составление уравнений, урок в коррекционном классе 7-го вида

Урок может быть использован, как для проведения в коррекционном классе, так и для общеобразовательного класса....

Конспект урока по английскому языку в 4 классе на тему «Можно я задам вам вопрос?» по УМК “Enjoy English” для 4 классов (авторы М.З.Биболетова, Н.В.Добрынина)

Данный конспект предназначен для учащихся 4 классов. На данном уроке присутствуют 3 вида речевой деятельности. Также имеется воспитательный момент: уважение к к языку, народу англоязычных стран....

Тема : «Особенности методики проведения учебного занятия «Технология» по теме: «Лоскутное шитье. Чудеса из лоскутов» с применением учебника нового поколения (5 класс)».

Онлайн-конференция "Современный учебник технологии как основной инструмент организации образовательного процесса на уроке"17 мая 2018 г. состоялась онлайн-конференция «Современный учеб...

Статья по теме «Сравнительный анализ задачного материала по теме «Первый признак подобия треугольников» с использованием двух учебников: «Геометрия. 7-9 классы» Л. С. Атанасяна, «Геометрия. 8 класс» Аркадия Мерзляка.»

Сравнительный анализ задачного материала по теме «Первый признак подобия треугольников» будет реализован с использованием двух учебников: «Геометрия. 7-9 классы» Л. С. Атанасян...

Тема урока: Тема богатырей в музыке в разделе «Музыкальная живопись и живописная музыка» 5 класс.

Урок музыки: Тема богатырей в музыке в разделе «Музыкальная живопись и живописная музыка» 5 класс. Тип урока:  Урок «открытия» нового знанияЦели урока: -Образова...