Рашат Низамиев "Без дә чаптык балак туздырып"
план-конспект занятия (8 класс)

Сабирова Мәдинә

8нче сыйныфта уздырылган сыйныфтан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сыйныфтан тыш чара.23.88 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе –        

                                    Татарстан Республикасы Теләче муниципаль

                                    районы  Теләче урта гомумбелем мәктәбенең

                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова

                                               Мәдинә Рафхат кызы,  89274398405                                                                                              

Без дә чаптык балак сызганып...

    (Рашат Низамиевка багышлангант әдәби-музыкаль монтаж).

         Талгын гына көй яңгырый. (”Сөюләрем туган якта”Таһир Исмәгыйлев көе,Рашат Низамиев сүзләре)

1нче укучы.(музыка астында “Беренче март” шигырен укый).

                                       Беренче март

                                               Усал кыш күтәрер чаңгысын

                                             Песнәкләр җырында язгы чың!

Беренче март –

Язның тәүге көне.

Яз башлана, галәм кузгала!  

Чөйгә элеп куйган мәтрүшкәләр

Кыймылдашып куя ызбада.

          Март кояшы әнә шигырь яза,

          Кар өстенә чигеп нурларын.

          Мин сәфәрдә.

           Кар-йолдызлар белән

           Чәчәкләнгән барыр юлларым.

Ашкынулы сәфәр: тауларыма

Илтәсем бар язгы тамганы .

Чү! Колакка ишетелә инде

Иң беренче тамчы тамганы!

          Икеләнү-шикләнүләр булмый

         Язга барган чакта ашкынып.

         Күкләр биек! Күкрәгемдә исә

         Әйтелмәгән хисләр ташкыны.

Галәм уйда. Яз башлана бүген,

Хәерле юл һәрбер көненә!

...Каен җиләгенең бөреләре

Ак төш күрә

Кар астында, каен төбендә.(музыка туктый)

 2нче укучы.Язның беренче көнендә ,нәкъ менә 1мартта-оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе ,публицист,үзенчәлекле шагыйрь Рашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елдаТатарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә)  колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында – башлангыч, Олы Саурышта – сигезьеллык һәм Иске Икшермә авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел Татарстанның Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә балалар укыта. 1974–1976 елларда Казан заводларының берсендә күптиражлы газетада хәбәрче, ә 1976 елның маеннан 1981 елга кадәр «Татарстан яшьләре» республика газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, бүлек мөдире һәм җаваплы сәркәтип, 1981–1983 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә җаваплы сәркәтип, татар әдипләренең төп журналы «Казан утлары»нда проза бүлеге мөхәррире һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1997–2006 елларда яшьләр журналы «Идел»нең баш мөхәррир хезмәтендә. 2006 елдан ул «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире. 

3нче укучы. Р.Низамиев әдәби иҗат эше белән мәктәп елларында ук шөгыльләнә башлый. Бишенче сыйныфта укыганда, «Ялкын» журналында беренче басма шигыре дөнья күрә. Соңга таба, җитмешенче елларда, күп кенә лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, хикәяләре, әдәби парчалары, мәкаләләре республика көндәлек матбугатында еш басыла, ул берничә тапкыр «Ялкын» журналы оештырган «Чаткы» конкурсында җиңүче итеп таныла, редакциянең Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
4нче укучы.1980 елда Татарстан китап нәшриятында яшь шагыйрьнең «Йолдыз яңгыры» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Хәзер ул – ун китап авторы. Шуларның дүртесе – шигырь китаплары. Шагыйрь буларак Р.Низамиев үзен традицион төзек калыптагы, төгәл рифмалы, интонациясе-аһәңе белән лирик яңгырашлы, халыкчан образларга, тормышчан детальләргә, табигать тасвирларына бай, эчтәлеге белән дөнья хәлләренә игътибарлы, аларга булган фикер-мөнәсәбәтен үзенә генә хас шигърият чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә омтылган сизгер, гамьле каләм осталарының берсе итеп таныта.

5нче укучы.Аның прозасына да шигърилек хас. Хикәяләрендә, «Кызыл кар яугач», «Бозлы миләшләр» (икенче исеме – «Кар кеше»), «Урман эчләрендә урман», «Шәһәр өстендә акчарлак» кебек күләмле әсәрләрендә язучы лирик яңгырашлы тел-стиль белән тормыш сәхнәсендә төрле сынауларга юлыккан каһарманнарының язмышлары мисалында җәмгыятьне, милләтне борчыган күптөрле иҗтимагый, тәрбияви-әхлакый мәсьәләләр турында сүз алып бара, яшь кешенең шәхес буларак формалашу юлында очраган катлаулы, хәвефле факторларга игътибарны юнәлтә.

6нчы укучы. Беренче татар балеты «Шүрәле»нең авторы – яшьли Ватан сугышы кырында ятып калган композитор Фәрит Яруллин турындагы роман-хроника исә әдип иҗатының зур бер уңышы итеп бәяләнә. 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Ут һәм җыр» исеме белән әсәрнең тулыландырылган яңа басмасы дөнья күрә.

7нче укучы.  Р.Низамиевның соңгы еллардагы иҗат уңышларыннан тагын бер әсәрне – XX йөз төрки дөньясының ике мәшһүр шәхесенә багышланган, кайчандыр совет режимыннан качып Төркиягә китәргә мәҗбүр булган әдип Гаяз Исхакый белән, Төркиядән качып «хөр тормышлы» совет канаты астына сыенган төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең гыйбрәтле язмышлары фонында гаять тә үткен коллизияле, сәяси-публицистик яңгырашлы эчтәлеккә ия булган «Ике мөһаҗир» поэмасын – аерым атап китәргә кирәктер.
Поэзия һәм проза жанрларыннан тыш Р.Низамиев публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә иҗади активлыгын дәвам иттерә.
Аңа 1992 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Р.Низамиев – 1982 елдан Татарстан  Язучылар берлеге әгъзасы.

8нче укучы.Хәзер олуг шәхесләребезнең  аның турында уй –фикерләре белән танышып китик.  “Дөньяга рәссам булып туган кешеләр була. Алар безгә караганда күбрәк сиземлиләр, тирәнрәк хисләнәләр, дөнья гамьнәрен үз йөрәкләре аша үткәрәләр.  Рашат Низамиев әнә шундый борчулы җаннарның берсе. Аның әсәрләре шулай дияргә нигез бирә”,-дип яза аның турында әдәби тәнкыйтьче Фоат  ага Галимуллин.

 9нчы укучы.  “ Бер караганда әллә ни катлаулы нәрсәләр турында язмый да кебек ул. Ләкин тормышның һәр мизгеленә уйчан, игътибарлы, җылы караш булгач, мавыгып укыйсың. Тормыш, табигать, кешеләр турында өр-яңа тәэсирләр аласың,”-ди  әдәби тәнкыйтьче Мансур Вәлиев.

10нчы укучы. Тәлгать ага Галимуллин,академик,  әдәби тәнкыйтьче  аның хезмәтен югары бәяли.“Язучыларның үзенчәлеге шунда ки, алар гадәти кеше игътибар итмәгән төс-бизәкләрне, яшәү нәкышларын алданрак күрү сәләтенә ия. Синең йолдыз яңгырларын яисә кызыл кар яуганын күргәнең бармы? Бу сорауга җавап табар өчен Рашат  Низамиевның “Йолдыз яңгыры “, “Кызыл җәй”, “Кызыл кар яугач” дигән китапларын укып карарга укып карарга кирәк.Кыскасы , язучы сүзе белән , могҗиза белән тормыш катламнарына үтеп керә һәм безнең өчен дә ачышлар ясый.”

       1нче укучы. Язмышлары төрлечә башлана шагыйрьләрнең. Кайсы тиз таныла, тәүге әсәре белән үк игътибарны җәлеп итә. Икенчесе исә күңелләргә илтүче юлны озаграк эзли. Аның аерым шигырьләре белән танышасың, әллә ни ис китәрлек нәрсә күренми сыман. Барысы да гади, табигый, аерылып тормый. Рашат Низамиевның шигырь  дөньясы – авыл тормышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Бу шагыйрьнең уйлап чыгарган, үзе иҗат иткән мөхите генә түгел, ә биографиясенә бәйле, үзе бар булган һәм яшәгән дөнья. Шагыйрьнең иң изге уйлары, кичерешләре шунда борынлаган.  Рашат абыйның иң уңышлы шигырьләре шул нигездә үсеп утыра.      

     2нче укучы.Рашат абый табигатьне әйбәт тоя. Бөтен яшеллекне коендырып яуган яңгырдан соң чүлмәктәге гөлләрнең тәрәзә ачарга теләвен сизә ала ул. Айның мөгезенә эләккән ялгыз болытның тыпырчынуын күрә, эре яңгыр тамчылый башлаган чакта йорт түбәсенә сусыл алмаларның тып та тып коелуын ишетә.

                   Яңгыр юып киткән тәрәзәгә

                   Шомырт яфраклары ым какты.

                   Тәрәзәне, әй, ачарга тели

                    Чүлмәктәге гөлләр шулчаклы

3нче укучы .“Әнкәй гөлләре “шигыре укый.

 4нче укучы. Элек  кичләрен  авыл урамнарында гармун моңы тынып тормаган.Олы Мишә гармунчылары үзләренең мәхәббәтләрен гармун моңы аша сөйгәннәренә җиткергәннәр. Алар арасында оста гармунчы Рашат абый да булган.   (моңлы көй астында “Әй гармуным” шигыре укыла.

5нче укучы.Шагыйрьне аның әсәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әйдәгез әле аның шигырләрне тыңлап үтик.  “ Моңсу халәт “шигыре укыла.

Җилләр сыман, су агышы сыман
Хәрәкәттә узды көннәрем.
Йолдызларга якын булыйм диеп,
Мин биеккә таба үрләдем.

Рашат Низамиев шигырьләре укыла (укучылар үзләре сайлый).

 6нчы укучы. Рашат Низамиев- кыю романтик .

                 Ниндидер магниты белән

                 Кызыктырды түбәләрем.

                 Малай чакта түбәләргә

                 Бик еш кына үрмәләдем.

Агач башына мендемме,  

Гел кояшка үрелдем мин.

Биеккәрәк ашкан саен

Даһи сыман  күрендем мин.

                   Җирнең тарту көче

                   Безнең өчен алда булган.

                   Ньютонның кулларында-

                    Без “татыйсы “

                                     Алма булган!..

7нче укучы.Кичәбезне Рашат Низамиевның “Без дә чаптык балак сызганып...” әсәреннән түбәндәге юллар белән тәмамлыйсыбыз килә.:”...Инде үземнең яшьләргә акыл сатар вакыт җиткән бугай.Шулардан берничәсе .Иң кыйммәтлесе.Дөрес, матур итеп хыяллана белик, чөнки хыяллану кешедән беркайчан да акча сорамый, ул аңардан бары тик кешелекле-игелекле нәтиҗә көтә.(...)Зур максатлар гына зур энергия тудыра.Әйдәгез , тормышта беркайчан да романтика белән хушлашмыйк.” Шуның белән кичәбез тәмам.  “Бәхетле  булыгыз”  җыры яңгырый (Резеда Ахиярова көе, Роберт Миңнуллин сүзләре).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рашат Низами -күпкырлы әдип.

Рашат Низами-шагыйрь, язучы, журналист, публицист....

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә...