Рашат Низами -күпкырлы әдип.
статья на тему

Гиниятуллина Розиля Фатиховна

Рашат Низами-шагыйрь, язучы, журналист, публицист.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Эчтәлек:

  1. Кереш.

Биография.

  1. Төп өлеше. Рашат Низами - күпкырлы әдип:

1 .Елга башы

  1. Балалар        әдәбиятында эзле
  2. Күп        жанрлар остасы
  3. "Аның        турында"
  4. Басылган        китаплары

III Йомгаклау

1 .Иҗади яңалыклар

 2.Киләчәккә план

 Кереш.

"Дөньяга рәссам булып туган кешеләр була. Алар безгә караганда күбрәк сиземлиләр, тирәнрәк хисләнәләр, дөнья гамьнәрен үз йөрәкләре аша үткәрәләр. Рашат - әнә шундый борчулы җаннарның берсе. Аның шигырьләре һәм проза әсәрләре шулай дияргә нигез бирә."

Фоат Галимуллин, әдәби тәнкыйтьче

Рашат Мияссәр улы Низамиев (Рашат Низами) 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туып үсә. Туган авылында башлангыч, Олы Саурышта сигезьеллык һәм Иске Икшермә авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967 - 1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел Татарстанның Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә балалар укыта. 1974 - 1976 елларда Казан заводларының берсендә күп тиражлы газетада хәбәрче, ә 1976 елның маеннан 1981 елга кадәр "Татарстан яшьләре" республика газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, бүлек мөдире һәм җаваплы секретарь, 1981 - 1983 елларда балалар журналы "Ялкын" редакциясендә җаваплы секретарь һәм, ниһаять, татар әдипләренең төп журналы "Казан утлары"нда проза бүлеге мөхәррире һәм баш редактор урынбасары вазифаларын башкара. 1997 - 2006 нчы елларда - "Идел" яшьләр журналының баш редакторы.

Төп өлеше.

Рашат Низаминың иҗаты кайдан, ничек башланды икән? Бу хакта ул менә нәрсәләр сөйли: "һәр елганың чишмә башы була. Чишмәләр диңгезгә коя. Туган авылымның чишмәләре дә, Мишә елгасы аркылы узып, Каспийга барып җитә... Ә менә әдәбиятка килүемнең өч сәбәбен күрәм. Минем бабам Низаметдин авылда мулла булган кеше. Бик акыллы, төпле кеше иде дип сөйләгәннәре бүген дә хәтердә әле. Үзем дә бабамны бераз хәтерлим: ул бик җор, тапкыр тепле, шаян кеше иде. Сөйләшкәндә шигырь белән сөйләшергә ярата иде. Әтием дә шигырьләр язгалады. Күрәсең, әдәбиятка тартылуым иң беренче чиратта нәселдән килгәндер. Икенчедән, бу сәләтемне Ходай Тәгалә язмышыма язмаган булса, язучы һәм журналист сукмагыннан китә алмаган булыр идем бәлкем... һәм, ниһаять, өченчесе: әнием озак еллар хат ташучы булып эшләде. Ул елларны безнең авылда почта юк иде. 5-6 чакрым ераклыктагы Төбәк авылына, җәяү яисә ат белән йөреп, әнием хат ташый. Үсә төшкәч, хат ташулар "бәхете" миңа да эләкте. Бу турында элегрәк "Хат ташучы малай" дигән хикәя дә язган идем. Бәләкәй чакта әнинең эштән кайтканын ишек төбендә көтеп утыра торган идем. Әнинең зур күн сумкасы һәрчак газета - журналлар белән шыплап тулган. Өйгә керешкә зур авыр сумкасын идәнгә куйгач, аннан газета - журналлар ишелеп төшә, мине үзләренә җәлеп итәләр. Шулар арасындагы "Яшь ленинчы", "Татарстан яшьләре", "Ялкын", журналы минем иң яраткан дусларым булды. Аларда оештырылган төрле иҗади бәйгеләрдә яратып катнаша идем. "Чаткы конкурсы"нда Зәйдән Мөдәррис Әгъләмов белән Саба ягыннан - мин һәрвакыт беренче - икенче урыннарны яулап бара идек. Конкурсларга әкият, рәсем, шигырьләрне еш җибәрә торган идем. Рәсемнәрем бик сирәк басылып чыкты, әмма шигырьләрем һәрдаим басыла килде!"

Ришат Низаминың рус мәктәпләренең Знче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслектә әсәрләреннән өзәкләр бирелгән.

Укучы әсәр эчтәлеген дөрес зиһенләсен, аның төп фикерен аңласын һәм әсәргә карата үз мөнәсәбәтен билгели алсын өчен, төрле эш үткәрелә.

Әсәрне укыганда балада кешеләрнең портретларын, геройларың кичерешләрен күзаллау туа һәм бу күзаллау укучыларның тойгыларын да уята.

Әсәрдә нинди мәсьәлә яктыртылса, шуңа карата укучыда кызыксыну уятыла; бу турында булган очраклы өзек - өзек мәгълүматлар системага салына, ә кайвакытта яңа мәгълүматлар да бирелә.

Сентябрь башында ук укучылар Рашат Низаминың беренче татар балеты "Шүрәле"нең авторы - яшьли Ватан сугышы кырларында ятып калган композитор Фәрит Яруллин турында роман - хроникадан өзек белән танышалар. Әсәрне тирәнтен аңлау өчен әңәмә үткәрелә.

-"Шүрәле" балетын караганың бармы?

  • Балетның музыкасын кем язган?

Фәрит Яруллин турында мәълүмат бирелә, портреты күрсәтелә, балетның фрагментлары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә.

Әсәрдә Рашат Низами балаларны шул чор белән дә таныштыра. Бу эшнең максаты - хикәядәге вакыйгаларда җәелдерелгән обстановка эченә укучыларны алып керү, текстны аңлау таләп иткән кадәр бу чорның әһәмиятле үзенчәлекләре белән таныштыру, уку проблемасын хәл итү өчен кирәкле мәгълүмәт һәм төшенчәләрне актуальләштерү.

"Дәфтәреңнең ап - ак битенә "таяклар" тезәсең, өсләренә"дулкын" йөгертәсең - әлиф килә дә чыга".

"Кыш уртасыннан көнгә бер тапкыр бушлай ашату кертелә. Укучы балалар өчен монысы инде могҗиза белән бер. Шырпы кабы зурлыгандагы бер телем икмәк, ботка булмаган көннәрдә кәбестә яисә шалкан шулпасы."

Өзек Фәритнең беренче тапкыр мәктәпкә килүе, аның ачыш, могҗизалар иленә сәяхәте турында. Рашат Низами кечкенә укучының хис - кичерешләрен бик дөрес, ярату белән тасвирлап бирә.

Ә текст буенча әңгәмә балаларда билгеле бер сыйфатларны тәрбияли, җәмгыятькә файдалы хезмәтне үтәү, нәрсәне дә булса таный белү теләкләрен тудыра.

  • Мәктәпкә беренче тапкыр барганыңны хәтерлисеңме?
  • Сине кем озата барды?
  • Рюкзагыңда нәрсәләр бар иде?
  • Сиңа нинди эш иң авыр булып тоелды?
  • Нәрсәләр гаҗәп булып күренде?
  • Кем белән дуслаштың?
  • Син нинди кеше булыр өчен укыйсың? - сораулары әңгәмә өчен кулланыла.

Дәрес ахырында текстка исем куярга тәкъдим итәргә мөмкин. Укучылар мондый иҗади эшләрне бик яратып башкаралар.

Тагын бер иҗади эш. Бирелгән мәкальләр текстның кайсы өлешенә туры

килә?

  1. Гыйлем - чәй түгел, тиз генә йотып алып булмый.
  2. Белгәнне яраталар, белмәгәнне өйрәтәләр.
  3. Тырышсаң, морадыңа ирешерсең.
  4. Карама яшенә, кара эшенә.

Рашат Низаминың дәреслектә бирелгән икенче әсәре "Яралы керпе" шигыре. Ягымлы, җиңел тел белән язылган балалар шигыре.

Башлангы сыйныфларда шигырь уку эстетик зәвык тәрбияләү ягыннан аеруча әһәмиятле. Шигырьләр балаларның рухи дөньясын баета, табигать күренешләрендәге, кешеләрнең эш - кыланышларындагы гүзәллекне күрергә өйрәтә: поэтик сизгерлекне үстерә, туган телнең нәфислеге һәм аһәңлелеге укучыларны сокландыра һәм шатландыра.

Шигырь эчтәлеген чагылдыра торган тышкы билгеләр (ритмик үлчәм, рифмалар яңгырашы, авазлар музыкальлеге) шигырьне кычкырып укыганда гына яхшы аңлашыла. Шунлыктан шигырьләр өстендә эшләгәндә, иң әһәмиятлесе - сәнгатьле уку. Укытучы үзенең сәнгатьле укуы белән я шагыйрьнең үз туган теленә мәхәббәтен, я Туган илебез белән горурлануын, яки сокландыргыч табигать күренешләреннән туган хисләрен бирә. Бу шигырь юлларын тыңлаганда, укучы уйлана, дулкынлана, ләззәтләнә. Бала, шигырьне беренче кат укыганда ук, авторның нәрсә әйтергә теләгәненә төшенә: шагыйрь тудырган образларны тулысынча күз алдына китереп, үз күңеле белән шуларга кушыла, хәтта билгеле бер дәрәҗәдә бәяләргә дә тырыша. Дәреснең башка этапларында укучыларның сәнгатьле укулары шигырьнең төп идеясен никадәр тирән һәм дөрес аңлаганлыкларын күрсәтә.

Рашат Низами шигыренә мөрҗәгать итик. Шигырь юлларындагы сүзләр тәртибе грамматикада кабул ителгәнчә түгел, үзенчәлекле, тезмәләрдә - гармония, аһәң. Шигырь тыныш билгеләренә бай: сызык, ике нокта, сорау, өндәү билгеләре. Болар исә шигырь поэтикасын ачу өчен сәнгатьле уку чарасын куллануны таләп итә. Шигырьнең төп мәгънәсе - шәфкатьлелек, мәрхәмәтле табигать, яшәү кадере. Иң әвәл баланы әсәрне зиһенгә алырга әзерлибез. Моның өчен кирәкле җирлек - картина, ягъни сынлы сәнгать әсәре: бай, юмарт табигать фонында керпе титаклап бара. Әсәрнең үзенә ясалган иллюстрация өстендә эшләү. Шулай титаклап барган керпе - табигать җаны. Табигать аңа азыгын, җылысын биргән. Чәчәкләр, агачлар, үләннәр, хайваннар кадерләү, саклауга мохтаҗ.

Шундый сүзләрдән соң бирем тәкъдим ителә: бер бала такта яныны чыгып баса, ә үз урыннарында утыручылар аңа киңәшләр бирәләр: үләннәрне таптама, чәчәкләрне өзмә, кошларга тимә, хайваннарны рәнҗетмә...

"ң", "ә", "ч" авазларының әйтелеше өстендә эшләү. "Титаклап", "моңайган", "чәнечте", "уралды", "зар булып", "хәйлә" сүзләрен, мәгънәләрен аңлатып һәм дәфтәргә язып куеп, дөрес әйтү күнегүләре үткәрелә.

Ниһаять, бүгенге дәрестә Рашат Низаминың "Яралы керпе" шигыре өйрәнеләчәге әйтелә, кайбер шигъри юллардагы сүз тәртибенең гадәти булмавы искәртелә. Шигырь эчтән һәм кычкырып укытыла. Шуннан соң йомгак әңгәмә үткәрелә:

- Шагыйрь бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели? Баланы нинди итеп күз алдына китереп бастыра шагыйрь? (Кешелекле итеп күз алдына бастыра) Шигырьдәге малай күзәтүчән. Моны ничек аңлатып була? Малай жәлләүчән, кызганучан. Аның бу сыйфаты нинди сүзләрдән күренә? Малай ягымлы, тәмле телле. Бу турында кайсы юллардан белдең?

Малай китаплар укырга ярата. Моны кайсы сүзләр әйтеп тора? Ул нинди язучының китабын укыган? Айболит бабай кем ул? Шигырьдә нинди тәмле сүзләр өйрәндең? Мондый сүзләрне кемгә һәм нәрсәләргә карата кулланырсың? Табышмакның җавабын әйт.

Бер йомгакта мең энә,

Сиңа тими, син тимә.

Рашат Низаминың әсәрләре тәрбияви яктан бик отышлы. Укытучыга бу юнәлештә эшләү өчен зур этәргеч, материал бирә. Әдипнең үзеннән бу турында сорагач: "Минем укытучы булып эшләвемнең тәэсиредер ул", - диде.

Рашат Низами төрле җанрларда иҗат итә. Проза, шигырь, публицистика, балалар шигырьләре. "Бу бит күңел ихтияҗыннан килеп чыга. Мәсәлән, шигырьдә әйтеп булмаган уй - фикерне прозада әйтеп була. Ә инде прозада әйтеп булмаган фикерләрне шигырьдә җәһәтрәк әйтеп өлгерәсең..." - ди ул бу хакта. Шагыйрь буларак, Низами үзен традицион төзек калыптагы, төгәл рифмалы, интонациясе - аһәне белән лирик яңгырашлы, халыкчак образларга, тормышчан детальләргә, табигать тасвирларына бай, эчтәлеге - мөндәриҗәсе белән дөнья хәлләренә игътибарлы, аларга булган фикер - мөнәсәбәтен үзенә генә хас шигърият чаралары ярдәмендә гәүләндерергә омтылган сизгер, гамьле каләм осталарының берсе итеп танытты. Аның прозасына да шигърилек хас. Хикәяләрендә, "Кызыл кар яугач", "Бозлы миләшләр", "Урман эчләрендә урман", "Шәһәр өсләрендә акчарлак" кебек күләмле әсәрләрендә язучы лирик яңгырашлы тел - стиль белән тормыш сәхнәсендә төрле сынауларга юлыккан каһарманнарының язмышлары мисалында җәмгыятьне, милләтне борчыган күп төрле иҗтимагый, тәрбияви - әхлакый мәсьәләләр турында сүз алып бара, яшь кешенең шәхес буларак формалашу юлында очраган катлаулы, хәефле хадисә - факторларга игътибарны юнәлтә.

Беренче татар балеты "Шүрәле"нең авторы Фәрит Яруллин турында роман - хроника исә иҗатының зур бер уңышы итеп бәяләнде.

Р. Низами публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә иҗади активлыгын дәвам иттерә.

Рашат Низамиевка 1992 нче елда Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ул - 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рашат Низамиевның әдәби иҗаты турындагы фикер - бәяләмәләрдән

өзекләр

"Безнең буын вәкилләренең дә артка борылып, текәп - текәлеп карар вакытлары җитте: кемнәр килә? Кемнәрнең халкыбызга әйтер нинди сүзләре бар? Алдынгы сафта Рашат Низамиевны күреп, сулыш киңәеп китә. Рашат - оста хикәяче ("Беренче мунча"ны,"Көнбагыш"ны хәтерләгез!). Болар өстенә Рашат үткен, әзерлекле публицист; дөнья агышын, милләт агышын тоя ул һәм илебездәге кискен вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен халкыбызга җиткерә бара. Ниһаять,ул үзенчәлекле шагыйрь. Кайсы гына тармакта Рашат Низамиев исеме күренмәсен, аңа ышанасың, аңа таянасың, аңа өметләнәсең."

Аяз Гыйләҗиев, Татарстанның халык язучысы "Рашат поэзиядә үзен тапты, әмма аның проза әсәрләре дә шигырьләреннән калышмый, лирик җылылыгы, ягымлыгы белән күңелне кузгата һәм уйландыра. Халкыбызның мөкатдәс улы - композитор Фәрит Яруллин турындагы роман - хрониканың да теле чын татарча: публицистик - фәлсәфи алым, атаклы кешеләр сериясенә ятышлы аһәң биредә дөрес табылган."

Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы "Язучыларның үзенчәлеге шунда ки, алар гадәти кеше игътибар итмәгән төс - бизәкләрне, яшәү нәкышларын алданрак күрү сәләтенә ия. Синең йолдыз яңгырларын яисә кызыл кар яуганны күргәнең бармы? Бу сорауларга җавап табар өчен Рашат Низамиевның "Йолдыз яңгыры", "Кызыл җәй", "Кызыл кар яугач" дигән китапларын укып карарга кирәк. Кыскасы, язучы сүз белән, могҗиза белән тормыш катламнарына үтеп керә һәм безнең өчен дә ачышлар ясый."

Тәлгат Галиуллин, академик, әдәби тәнкыйтьче

"Рашат Низамиев - ватанпэрвэр әдип. Ул - дәртле, ул - җитез, ул - хисле, ул - уйчан. Аның барлык язмаларында менә шундый сыйфатлары чагыла."

Равил Фәйзуллин, Татарстанның Тукай исемендәге бүләк лауреаты "Бар шундый әсәрләр - аларны укыгач та, шул ук мизгелдә кешеләргә ниндидер игелек эшлисе килә башлый, дөньяны яхшы якка үзгәртәсе килү хисе уяна. Рашат Низамиевның язганнары әнә шундый бәрәкәтле уйлар кузгата, яхшы эш - гамәлләргә рухландыра."

Салих Маннапов, әдәби тәнкыйтьче

"Бераз Зөлфәтчәрәк, ярсу романтик рухта иҗат ителгән әсәрләре белән ул үз - үзен борчулар эчендә яшәүче гамьле шагыйрь итеп танытты."

Газинур Моратов, шагыйрь

Йомгаклау.

Рашат Низами 2006 нчы елны" Идел "журналыннан китә.Моның турында ул менә нәрсә сөйли: "Язучы кеше түрә яисә администратор булырга тиеш түгел дип саныйм. Мин табигатем белән шактый йомшак кеше, ә баш редактор булу өчен катылык, усаллык та кирәк."Идел"дә эшләгәндә байтак әйберләремне яза алмый калдым, әйтерсең лә, иҗатымда зур бер тукталыш ясалды. Әмма байтак көчемне "Идел" журналына багышладым ,моңа бер дә үкенмим. Чөнки анда чын мәгънәсендә журналистика мәктәбе үттем.Журналдан киткәч ,мин ирекле художникка әйләндем дияр идем Бүген көндәлек матбугатта язганнарым даими чыгып килә.Хәтта дусларым синдә иҗади котыру башландымы әллә,дип шаярталар..."

Шул котыруның нәтиҗәсе булып , Рашат Низаминың язучылык хезмәте турында китабы чыга.Ул моңа 20-30 ел элек ,студент чаклардан ук ,әзерләнеп килә.

Без шахтерлар,игенчеләр,космонавтлар турында күпне беләбез,ә менә журналист,язучы кем ул- моны юньләп тасвирлаган юк.Чит ил әдәбиятында бу хакта күп китаплар бар.

Рашат Низами бу китапларның күбесен укып чыга. "Алдым каләм кулыма" исемле китап бастырып чыгара.Татар әдәбиятында мондый китап үз төрендә беренчесе булса кирәк.

Әдәби иҗат эшенең төп чыганаклары кая барып тоташа,әдәби кыйммәтләр тудыру процессының психологик , диалектик закончалыклары нәрсәдә, сүз остасының эшчәнлеген нинди факторларга бәйләнгән ?

Әсәрдә авторның шәхесе,биографиясе, характер каршылыклары, җәмгыять белән мөнәсәбәте ничек, ни дәрәҗәдә чагылыш таба? Язучы хезмәте ,әсәрнең туу тарихы , иҗат осталыгы турында уйлануларны яктырткан бу китап әнә шул сорауларга җавап бирә.

Рашат Низаминың тагын бер зур уңышы-"Тормыш трамвае" исемле китабы 2009 нчы елда Һади Такташ премиясенә лаек була. Бу китапка моңа кадәр дөнья күргән шигырьләре белән бергә соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре,"Ике мөҗәһир"дип исемләнгән сәяси поэмасы урын алган.Бу әсәр-егерменче йөз төрки дөньясының ике мәшһүр шәхесенә багышланган,кайчандыр, совет режимыннан качып,Төркиягә китәргә мәҗбүр булган әдип Гаяз Исхакый белән,Төркиядән качып, "хөр тормышлы"совет канаты астына сыенган төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең гыйбрәтле язмышлары фонында гаять тә үткен коллизияле.сәяси- публицистик яңгырашлы эчтәлеккә ия .

Рашат Низаминың киләчәккә нинди планнары бар соң?Ул татар халкының күренекле композиторы Сәлих Сәйдәшев турында роман-хроника яэа. Аны бетерүгә А.С.Пушкинның Казанга килүе турында роман язарга планлаштыра.Рашат Низамига зур иҗади уңышлар телим. Аның иҗаты белән якынрак танышкач, саф чишмә сулары эчкәндәй булдым.Аның һәр әсәре аша пакьлек ,сафлык кызыл җеп булып бара. Рашат Низаминың шигырьләрен, хикәяләрен мәктәпләрнең уку программаларына күбрәк кертсәк, бу бик отышлы булыр иде.

Библиография.

Зиннуров 3. Якутларны барлар вакыт // Идел. - 1990. - № 11. - 39 б. Сания Исмәгыйлева. Әсәрләрне анализлау алымнары // Мәгариф 1994 №4

Әхмәтҗанов М. Могҗизаларга бай дөнья // Шәһри Казан. - 1995. - 17 февр.

Бадыйков X. Тау чишмәсе кебек // Казан утлары. - 1995. - № 6. - 183 - 187 б.

Рашат Низамиев // Сабантуй. - 199 № 31

Шабаев М. Үз йолдызы бар // Казан утлары. - 2000. - № 2. - 118 - 122 б. Сибат Р. Рашатка без шат // Ватаным Татарстан. - 2000. - 3 март. Мөхәммәтева Д. Матурлыкның яшәр урыны // Мәдәни җомга. - 2001. - 12 гыйнв.

Раис Даутов. Балачак әдипләре // Мәгариф нәшрияте 2004 Нурия Хәмидуллина "Кеше беркайчан да тоташ бәхетле була алмый" // Ватаным Татарстан. 2008


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

НӘҖИП ДУМАВИНЫҢ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТИКА ӨЛКӘСЕНДӘГЕ КҮПКЫРЛЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ.

Еллар, гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар. Ә менә Нәҗип Думави халык хәтерендә һаман саклана, күңелдән бер минутка да китми, әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә. Н...

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.

Дибәҗә Каюмова - күпкырлы иҗат эшлеклесе.       Минем фәнни-тикшеренү эшем – татар әдәбиятына  кабатланмас бай иҗат мирасы кертүче Дибәҗә Каюмова турында. Кем соң ул...

Разработка открытого урока по технологии "Обработка низа рукавов и низа изделия (куртка рабочего костюма для СК)" (Урок-матч.Нетрадиционный.)

Для того, чтобы заинтересовать обучающихся, научить их работать коллективно, включить в занятие  нотку соревнования,   это не просто урок, а урок- матч и для этого  всех обучающихс...

"Способы обработки низа юбки.Обработка низа юбки потайными ручными стежками. "

------------------------------------------------------------------------------------------------------------------...

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Азнакай шәһәре 4 нче лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатова Сөмбел Рашат кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә...

Рашат Низамиев "Без дә чаптык балак туздырып"

8нче сыйныфта уздырылган сыйныфтан тыш чара...