Викторина "Әкияттә кунакта"
план-конспект занятия (5 класс)

Сабирова Мәдинә

5нче сыйныфларда уздырылган сыйныфтан тыш чара

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Әкияттә – кунакта”

  • Исәнмесез, укучылар.  “Әкияттә – кунакта” ярыш-викторинасын башлыйбыз.  

Безгә ике командага бүленергә кирәк булачак. Хәзер такта янына сыйныфтагы егетләрне чакырабыз.  Минем кулымда татар егетләренең милли баш киеме. Сез аның ничек аталганын беләсезме? (- Түбәтәй). Дөрес. Без хәзер элек  яшьләрнең яратып уйнаган уеннарның берсе – “Түбәтәй” уенын уйнарбыз. Көй башлангач, түбәтәйне  иптәшеңә кидерергә. Көй туктаганда түбәтәй кемдә кала, шул уеннан чыга бара.  (Егетләр шулай ике командага бүленеп бетә).

Хәзер кызларны такта янына чакырабыз. Кызлар элек-электән кул эшләренә оста булган. Без кызлар белән “Кулъяулык” уенын уйнарбыз. Кызлар түгәрәк буенча әйләнеп бииләр, көй туктагач, һәрберсе бер кулъяулыкны иелеп ала. Кем кулъяулыксыз кала, уеннан чыга. (Кызлар ике командага бүленә. Иң ахырдан калган кызга ике савытның берсен сайлап алырга тәкъдим ителә. Зәңгәр савытны сайласа – “Дулкын” командасына, кызылы – “Ялкын”га).

  •  Командалар бүленеп бетте. Әйдәгез, һәр команданың капитанын сайлап куйыйк. (Капитаннар сайлана).

  • Беренче бәйгенең исеме - “Капитаннар ярышы”. Капитаннар такта янына чакырыла. Алар тактада язылган сүзләрне ике төркемгә – яхшы һәм начар сыйфатларга бүләргә тиеш. Тактага магнит ярдәмендә яхшы сыйфатларны гына эләргә кирәк. (Капитаннардан яхшы сыйфатларны укыту).
  •  Әкиятләр безне үзебездә шушы матур сыйфатларны булдырырга өйрәтә. Ә начар сыйфатлардан котылырга куша. (Җиңгән командага балл бирелә).

  • Беренче тур – “Шаян тур”. Мәктәп тормышына багышланган сорауларга җавап бирергә.

(Укучылар җавапларны аерым биткә язалар. Вакыт чыккач, җавапларын укыйлар. Баллар куела).

  1. Мәктәпнең президенты дип кемне саныйсыз?  (Мәктәп директорын)
  2. Укучының дәрестә суыра торган таягы? (Ручка)
  3.  Чүп-чар тартмасы. (Сумка)

4. Һәрчак ялгышып тәрәзәгә килеп тия торган түгәрәк әйбер. (Туп)

5. Рәсем ясау өчен агач дәфтәр (Парта)

(Шаян сорау.  “Шалкан” әкиятеннән иллюстрация күрсәтелә.

  • “Шалкан” әкиятендә ничә кеше бар? (Дөрес җавап өчен балл бирелә. Җавап: 3 кеше).

2 нче тур – “Бу рәсем кайсы әкияттән?”

(6 рәсем күрсәтелә. Укучылар җавапларын яза баралар. Дөрес җаваплар өчен баллар бирелә).

3 нче тур – “Бу өзек кайсы әкияттән?”. (Әкияттән өзекләр бирелгән. Балалар әкиятнең исемен сайлап алырга тиеш. Бер сорау – “Ялкын” командасына, икенчесе – “Дулкын” командасына.

  1. “Су иясе”. Югославия халык әкияте.
  2. “Ялкау малай”. Татар халык әкияте.
  3. “Бүләк кемгә?” Татар халык әкияте.
  4. “Әтәч ничек көлкегә калган?”. Татар халык әкияте.
  5. “Карт һәм су анасы”. Нугай халык әкияте.
  6. “Намус”. Карачай халык әкияте.
  7. “Итагатьле мәче”. Литва халык әкияте.
  8. “Күгәрчен белән Кырмыска”. Индонезия әкияте.
  9. “Дүрт дус”. Татар халык әкияте.
  10. “Кайчан кем?”. Болгар халык әкияте.
  11. “Аждаһа”. Инглиз халык әкияте.
  12. “Зөһрә кыз”. Татар халык әкияте.

4нче тур – “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” (Телдән чиратлашып җавап бирәләр).

1. Былтыр исемле егет - кайсы әкият герое?  (“Шүрәле”)

2. Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.  (Бүре башы)

3. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? (Чүлмәккә)

4. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы. (Песи)

5 нче тур – Рәсем ясау бәйгесе. Һәр командадан бер укучы чакырыла. Күзне бәйләп, йомры икмәк (колобок) рәсемен ясап бетерергә – әзер рәсемгә борынын куярга.

6нчы тур – “Куып тот!”. (Җавапларны язалар. Баллар санала).

1. Алтын таракның төшеп калган урыны. (Басма)

2. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?  (Галигә)

3. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? (Ике)

4. Бер тапкыр кискәнне ничә тапкыр үлчәргә кирәк? (Җиде)

5. Г.Тукайның "Әйдәле, Акбай” дип башланган шигыренең исемен әйт. (“Кызыклы шәкерт”)

6. "Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.”

Бу өзек кайсы шигырьдән?  (“Су анасы”)

Ә хәзер балларны санап, җиңүче команданы билгелик. (Актив катнашучы укучыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация по теме "Зоопаркта кунакта" для 2 класса

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

Әкияттә кунакта.

Урта сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе....

Внеклассное мероприятие "Әкияттә кунакта"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Әкияттә кунакта" дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен материал....