Алмашлык
презентация к уроку

Зиганшина Гулюса Фаритовна

Алмашлык

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon 1.02.ppt722.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

I. Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен һәм җөмләләрне алмаштырып килә торган сүзләр алмашлык дип атала. Җөмләдә Ия: Мин укыйм Хәбәр: Минем якын дустым- син . Тәмамлык: Сагындым сине , Туган ил. Аергыч: Безнең бакчада да шундый чәчәкләр үсә. Хәл: Ул монда яши.

Слайд 2

II . Зат алмашлыклары : мин , син ул, без сез, алар. Тартым алмашлыклары: синеке, аныкы, безнеке. Күрсәтү алмашлыклары : бу,теге, әнә, ул, шул, андый. Сорау алмашлыклары: кем, нинди, кайсы, кайчан, ничек. Билгесезлек алмашлыклары: әллә кем, кемдер, әллә ни. Юклык алмашлыклары : һичкем, һичкайда, беркем дә, бернәрсә дә.

Слайд 3

III. Тамыр алмашлык: мин, ни, үз. Ясалма алмашлык: барлык, ничә, мондый , тегеләй. Кушма алмашлык: беркем, һәркайсы, һичкайчан. Парлы алмашлык: андый-мондый, алай-болай, Тезмә алмашлык: әллә кем, әллә кайчан, теләсә нинди.

Слайд 4

Алмашлыкны тикшерү тәртибе: 1. Сүз төркеме, төркемчәсе күрсәтелә. 2. Ясалышы, кушымчасы әйтелә. 3. Килеш, сан, тартым белән төрләнгәнме? 4. Нинди җөмлә кисәге?

Слайд 5

Килеш белән төрләнә Тартым белән төрләнә Исем сыйфат, сан, рәвешләрне алмаштырып килә. Җөмләдә ия, аергыч, хәбәр, тәмамлык, хәл була Алмашлык төркемчәләре

Слайд 6

1.Нинди сүз төркеменә алмашлык диләр? Җавап яз, мисаллар китер. 2. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар? Тартым, сорау, юклык алмашлыкларына мисаллар китер, шуларның берәрсен килеш белән төрләндереп яз. 3.Ике җөмлә төзеп яз: берсендә бөтен сүзе алмашлык, икенчесендә сыйфат сүз төркеме булсын. 4. Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Аларны һәр җирдә диярлек очратырга мөмкин. 1 нче вариант Белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәр

Слайд 7

Алмашлыклар җөмләдә нинди кисәк булып киләләр? Мисаллар яз. 2. Алмашлыкларның төркемчәләрен күрсәт: мин, бу, кем, һәммә, әллә кем, һичкем, аныкы, без , шул, нинди, һәр, никтер, һичбер, синеке, син, шулай, ничек, бөтен, кайбер, беркем, шуныкы. 3. Ике җөмлә төзеп яз: берсендә бар сүзе - алмашлык, икенчесендә хәбәрлек сүз булсын. 4.Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Һәркемнең эшне сөеп эшләгәне әллә кайдан күренеп тора. 2 нче вариант

Слайд 8

Алмашлыклар төзелешләре буенча нинди булалар? Мисаллар яз. 2. Билгеләү, билгесезлек, зат алмашлыкларын яз. Һәр төркемчәдән берәр алмашлыкны килеш белән төрләндереп яз. 2. Ике җөмлә төзеп яз. Берсендә барлык сүзе - алмашлык, икенчесендә барлык сүзе исем булсын. 3. Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге булды. 3 нче вариант

Слайд 9

Нинди сүз төркеменә алмашлык дип әйтәләр? Мисаллар яз. 2. Күрсәтү, билгесезлек, сорау алмашлыкларына мисаллар яз. Һәр төркемчәдән берәр алмашлыкны килеш белән төрләндереп яз. 3. Тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә алмашлыкларны төркемнәргә аерып язарга: кем, кайчак, һәрбер, ул-бу, ничек, син, кай, һичбер, алай-болай, мондый, никадәр, әллә кем, кемдер, кем дә булса. 4. Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга. Ни чәчсәң, шуны урасың. 5 нче вариант

Слайд 10

Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәбез ? Җавап һәм мисаллар яз. 2.Алмашлык төркемчәләренә мисаллар яз: зат- билгесезлек- тартым- сорау- күрсәтү- юклык- билгеләү 3.Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Алар әллә никадәр гөмбә җыйдылар. 6 нчы вариант

Слайд 11

ТЕСТ 1 Сорау алмашлыклары:.......... 1) кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? ни эшли? 2) кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? 2. Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына.......... 1)- дыр,- дер,- тыр, -тер кушымчаларын ялгап ясала 2) әллә кисәкчәсен өстәп ясала 3) –дыр, - дер, - тыр, - тер кушымчаларын ялгап яки әллә кисәкчәсен өстәп ясала 3. Кемдер, ниндидер, әллә нинди, әллә ничек, кайчандыр, кемнәндер, ничәдер, нидер - ....... 1) билгесезлек алмашлыклары урынында йөрүче саннар һәм тезмәләр 2) билгесезлек алмашлыклары 4. Бер, бер-бер, берәү, берәр, кем дә булса, ни дә булса, ничек тә булса, кайчан да булса - ......... 1) билгесезлек алмашлыклары урынында йөрүче саннар һәм тезмәләр 2) билгесезлек алмашлыклары 5. Юклык алмашлыклары ........ 1) зат, предмет, билге, сан, рәвеш яки хәлнең булганлыгын белдерә 2) зат, предмет, билге, сан, рәвеш яки хәлнең булмавын, кире кагылуын белдерә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлык. Тест. 6 нчы класс.

"Алмашлык" темасына 6 нчы класс өчен тест....

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Местоимение).

Презентация, правила по татарскому языку. Алмашлык (Месстоимение)....

Алмашлык.Морфологик-синтаксик анализ ясау.

Дәрес экологик тәрбия бирү максаты белән үрелеп бара. Шулай укукучылар  алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясарга өйрәнәләр. Дәрес рус мәктәбенең татар төркеме өчен тәкъдим ителә....

Алмашлык ( тест)

"Алмашлык" темасы буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...

4 класс (татар төркеме). "Алмашлык" темасына дәрес конспекты.

4 сыйныф татар төркемнәрендә укучылар белән "Алмашлык" темасына үткәргән дәресемнең конспекты. Коллегаларыма ярдәме тисә, мин бик шат булыр идем......

"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.

Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф....

Презентация "Алмашлык"

"Алмашлык" темасын кабатлау дәресенә презентация. 6 нчы сыйныф. татар теле...