Дәрес планы . 2нче сыйныф "Алсу -пөхтә кыз""
методическая разработка

 2нче сыйныф өчен дәрес планы.Рус төркеме  "Алсу-пөхтә кыз".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_._2nche_klass._alsu_poht_kyz.docx18.31 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп : Әлмәт шәһәре  3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Укытучы: Рамазанова Илсөяр Барый кызы

Сыйныф: 2нче   (рус  төркеме).

Предмет : Татар теле

Тема:   “Алсу-пөхтә кыз” тексты.

Дәрес планы.  .

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет —

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-парларда һәм күмәк эшли белү;

- җөмләләр, сораулар төзи белү;

-укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү.

Предмет — Шәхси гигиена предметларының исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Грамматика -Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.

Шәхескә кагылышлы — балаларда гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү ,пөхтә чиста булуга омтылыш формалаштыру,татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, игътибарлылык тәрбияләү.  Аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру .

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, такта, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру (исәнләшү).

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа ,

Хәерле көн кояшка,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн кунакларга.

   2)  Дежур укучы рапорты (сорауларга җавап бирү).

   3)  Фонетик зарядка (рәсемнәр ярдәмендә татар хәрефләрен дөрес итеп  кабатлау).

  1. Актуальләштерү.

1.Укучылар тактага карагыз әле ,сез нинди рәсемнәр күрәсез? (Укучыларның җавабы).

  • Балалар бүген  без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?(Укучылар үзләре  сорауларга җавап бирүдән чыгып, дәреснең темасын, максатын әйтәләр).

  2.   Өй эшен тикшерү.

  1. Яңа теманы аңлату.
  1. Лексик-грамматик материалны искә төшерү.
  2. о\ө хәрефләренең сүз башында язылуын искә төшерү.
  3. Ситуатив күнегүләр ярдәмендә үткән дәреснең лексикасын кабатлау
  4. Попроси у друга:

-полотенце, мыло, щётку, расчёску

3-а/-ә,-и/-ый хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчаларын искә төшерү.

4)яңа сүзләр белән танышу.

а) Тактада сүзләрнең транскрипциясе аша сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эш.

Йокы-сон

йомшак-мягкий

б )яңа сүзләр белән сүзтөзмәләр төзү

в )яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән сүзлекләргә яздыру

г)Текст белән эш. Башта укытучы текстны үзе укый,ә аннан соң укучылар үзлектән укып чыгалар.

Укучылар тексттан о һәм ө хәрефләре булган сүзләрне табып әйтергә тиешләр.

-Тексттагы алар бармы?

-Ә хәзер хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын табып әйтегез.

 д) Сингл раунд робин структурасы.

Дәреслектәге 3нче күнегү өстендә эш.

- Хәзер җөмләләр төзибез (hәр группага бер җөмлә бирелә. Группадагы балалар бергәләп  җөмлә төзиләр.Укытучы вакыт билгели , укучылар шул вакыт эчендә биремне үтәргә тиеш. Вакыт беткәч, биремгә җавапны группадан бер укучы үти.Мәсәлән ,1нче номер.(Өстәлдәге табличка).1нче номерлы укучыдан соң,биремне группадагы барлык катнашучылар да кабатлап чыгалар).

Физкульт минутка.

Тэйк оф-тач даун стуктурасы

Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш (методик кулланма 20 нче бит).

 (Җавап дөрес булса ,укучылар кулларын күтәрәләр).

  1. Ныгыту.  

Дәреслек белән эш. 7 нче күнегү.

Диалоглар төзү.

Төрле ситуатив күнегүләр өстендә эш.

-Как ты попросишь у мамы предметы личной гигиены?

Спроси у друга

-есть ли у него полотенце;

-зачем мыть руки, лицо?

     Бу ситуацияләр укучылар белән  дәрестә башкарылып чыга.Төркемнәрдә эш.

  1. Өй эше.

57нче бит , 4нче күнегү.

Билгеләр кую.

  1. Йомгаклау.

-Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк.

-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Бер-берегезгә игътибарлы булырга кирәкме?

-Чиста булу өчен нишләргә кирәк?

-Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

-Билгене дәрескә үзегез куегыз .

 Дәрес өчен рәхмәт.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2нче сыйныф өчен контроль эш

2нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль эш....

2нче сыйныфның рус төркеме өчен тест

Әлеге тест ел ахырында  укучыларның белемен тикшерү өчен төзелгән....

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

"Йорт хайваннары" 2нче сыйныф

Әәби уку дәресе "Йорт хайваннары"темасына дәрес конспекты...