Хат калыбы
статья

Хат калыбы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hat_kalyby.docx38.58 КБ

Предварительный просмотр:

Хат калыбы

ОБРАЗЕЦ ПИСЬМА.

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

    Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

  Основная часть письма – ответы на заданные вопросы (УЧЕНИК ПИШЕТ САМ, ОПИРАЯСЬ НА ВОПРОСЫ).

 

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Артем.

16 нчы гыйнвар.

 

Вариант №1

… Кышкы каникулда авылда әбиемдә ял итттем. Анда без чаңгыда, тимераякта шудык, саф һавада йөрдек. Кичләрен дусларым белән клубка дискотекага бардым.

…Ә син кышкы каникулларны кайда үткәрдең? Ял вакытында нәрсәләр эшләдең? Һава торышы нинди булды?

Вариант №2

…Һәр ел фасылы үзенчә матур. Шулай да миңа кыш күбрәк ошый. Мин кышкы урманда чаңгы шуарга яратам. Дусларым белән шугалакка барам. Анда без тимераякта шуабыз.

… Ә сиңа кайсы ел фасылы ошый? Бу ел фасылына нәрсәләр хас? Бу вакытта һава торышы нинди була?

Вариант №3

… Мин спорт белән кызыксынам. Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрим. Спорт миңа бик булыша, мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм.

…Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спортның кайсы төре ошый? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?

Вариант№4

…Кышкы каникулда без сыйныфыбыз белән Г.Тукай музеенда булдык. Анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат белдек. Экскурсовод безне төрле экспонатлар белән таныштырды.

… Ә син нинди музейларда булдың? Анда нәрсәләр белән таныштың? Синеңчә, музейлар ни өчен кирәк?

Вариант №5

…Ял көннәрендә без гаиләбез белән табигатьтә булырга яратабыз. Җәен без урманга йөрибез, елгада су коенабыз. Кышын чаңгыда һәм тимераякта шуабыз. Табигать – сәламәтлек чишмәсе ул.

… Ә сез гаиләгез белән вакытны ничек үткәрәсез? Җәен кайларга барасыз? Ялны ничек үткәрергә кирәк?

Вариант №6

…Күптән түгел без Казан буйлап экскурсиядә булдык. Экскурсовод безне истәлекле урыннар белән таныштырды. Экскурсия вакытында без яңа корылмаларны да күрдек.

… Ә син Казанның нинди истәлекле урыннарында булдың? Анда нәрсәләр белдең?  Казанда сиңа кайсы урыннар күбрәк ошый һәм ни өчен?

Вариант № 7

… Туган көнем – минем өчен иң күңелле бәйрәм. Бу көнне мине әти-әнием, туганнарым, дусларым котлыйлар. Алар безгә кунакка киләләр.

… Ә син туган көнеңне ничек бәйрәм итәсең? Туган көн бәйрәменә кемнәрне чакырасың? Кунакларны нәрсәләр белән сыйлыйсың?

 

Вариант №8

…Үткән каникулда мин Мәскәүгә туганнарыма кунакка бардым. Анда төрле тарихи урыннарда булдым. Шәһәр миңа бик ошады.

… Син ял вакытында кайда кунакта булдың? Анда ниләр күрдең? Сиңа нәрсәләр ошады?

Вариант №9

… Безнең мәктәптә танылган татар шагыйрьләре белән кызыклы очрашу булды. Алар безгә шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәмдә укучылар, укытучылар катнашты.

… Синең мәктәбеңдә нинди очрашулар була? Анда кемнәр катнаша? Мондый очрашулар ни өчен кирәк?

Вариант№10

… Яңа ел бәйрәмен гаиләбез белән үткәрергә яратам. Яңа ел төнендә бер-беребезне котлыйбыз, матур сүзләр әйтәбез. Аннары урамга чыгабыз.

… Ә син Яңа елны ничек каршылыйсың? Якыннарыңа нинди теләкләр телисең? Бу бәйрәм сиңа ни өчен ошый?

Вариант № 11

…Мин рус теленнән, математикадан һәм инглиз теленнән имтихан бирергә әзерләнәм. Имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, күп белергә кирәк. Шуңа күрә мин бу фәннәрне бик тырышып өйрәнәм.

… Син кайсы фәннәрдән имтихан бирәчәксең? Имтиханнарга ничек әзерләнәсең?Бу фәннәрне яхшы белү өчен, нәрсәләр эшлисең?

Вариант № 12

… Кичә мәктәбебездә Габдулла Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмдә танылган татар шагыйрьләре,укытучылар, укучылар катнашты. Мин дә шигырь сөйләдем.

… Синең мәктәбеңдә китапка багышланган нинди чаралар була? Яраткан шагыйрең яки язучың кем? Аның иҗаты сиңа ни өчен ошый?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хат калыбы.

Хат калыбы....