Татар теленнән ачык дәрес "Шарт фигыль"
план-конспект урока (6 класс)

Гафарова Равилә Рәхимулла кызы

Ачык дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема: Сабантуй

 

Максат: Рус телле укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен һәм                      тыңлап аңлау сәләтен үстерү;

өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә һәм язуда уңышлы итеп куллана белергә өйрәтү;

балаларда татар халкының милли бәйрәмнәренә  кызыксыну һәм аларга  мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, төсле рәсемнәр, магнитофон, презентация,

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты (сәламләү, кизү укучы отчеты).

Актуальләштерү этабы: 1. Фонетик зарядка.       (1 слайд)

[ Җ ] авазының дөрес әйтелеше өстендә эш оештыру, башта хор белән кабатлау, аннан соң шәхси

( слайдта рәсем)

 Жырлый-җырлый Наҗия

Урманда җиләк җыя.

Сызганган ул җиңнәрен,

Җыя кура җиләген.

  1.  Өй эшен тикшерү

-килешәм,килешмим.

Без сезнең белән алдагы дәресләрдә шәһәрләр,музей, театрлар турында сөйләштек. Әйдәгез, кабатлап алыйк әле.

-Казан шәһәрендә 5 театр эшли

-опера һәм балет театры М.Җәлил исемен йөртә.

-Татар дәүләт академия театры В.Качалов исемен йөртә.

-Башкалабызда Курчак театры юк     2 слайд

Укучылар, без бүген сезнең белән татар халкының теләк-омтылышларын, күңел хисләрен, рухи халәтен, байлыгын  аңларга тырышырбыз.Сез нинди милләт вәкилләрен беләсез? Арабызда нинди милләт вәкилләре бар? Без ничек яшибез?

-         Татарлар, дигәч, сезнең күз алдыгызга кемнәр һәм нәрсәләр  килеп баса?( Чәк-чәк,калфак, сабан туе һ.б.)

-         Димәк , милләтләрне бер-берсеннән нәрсә буенча аерабыз?

-         Әйе, һәрбер милләт үзенең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, теле белән аерылып тора.

-         Cез халкыбызның нинди йолаларын , бәйрәмнәрен беләсез?(Сабантуй, карга боткасы, сөмбелә, каз өмәсе).

-         Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)

 

II. Яңа тема өстендә эшләү, дәреснең максатын кую.

Ребус чишү _САБАНТУЙ                                                      3 слайд-4 слайд

-Без бүгенге дәрестә Сабантуй турында сөйләшербез.  5 слайд

Хәзер әйдәгез,укучылар дәреслектәге материал белән танышып узыйк. 83 бит, 5 күнегү. (текст белән танышу)

Укучылар сабантуй сүзе нәрсәне аңлата соң? 6 слайд

Сүзлек өстендә эш:  7 слайд      

Ат чабышы- скачки

Чүлмәк вату-разбивание горшка

Бүрәнә-бревно

Капчык-мешок

-Халкыбызның иң матур йоласы кайсы  дип уйлыйсыз?(Билгеле, сабан туе).Сабантуй - бик борынгыдан килгән бәйрәм.Ул алданрак чәчүгә кадәр җир эшләренә , җир анага багышлап үткәрелгән . -Балалар, димәк, сабан туе элек кайчан үткәрелгән?(Кар эреп беткәч.)    8слайд

-Сез ничек уйлыйсыз, аны ни өчен үткәргәннәр?(Һәм аның максаты - көз көне мул уңыш җыеп алу. )

-Сабантуй ничек уза? Башта ул кайда була? 9 слайд

-Нинди милләт вәкилләре катнаша?     10 слайд

-Сабан туе нәрсә    белән башланып киткән?  11 слайд

Бүләк җыю үзе үк бәйрәмнең үзенә бер төрле башлангычына әверелә, төрле уен-көлке белән бара. Ә бүләкләр- яулыклар, хатын кыз матур итеп чиккән сөлгеләр - искедән калган гадәт буенча озын колгага бәйләнә.

-Әйдәгез әле , сабан туенда нинди бәйгеләр булуын санап чыгыйк.

12 слайд

(Көрәш, колгага менү, ат чабышы, капчык белән сугышу,  аркан  тартышу, кул көрәштерү,катыктан акча эзләү, көянтә чиләк белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү.)

-         Ни өчен сабантуйда без санап киткән бәйгеләр алынган? Моны берәр ничек аңлатып булмыймы икән?

-         Сабантуйның иң абруйлы ярышы  нинди?

-       Икенче зур бәйге -ул көрәш, баһадирлар бәйгесе

-         Әлбәттә ат чабышы.

-          Сабантуйда катнашырга килүчеләр нинди максатларны күз алдында тотканнар?(Үзләрен сынап карау, үзләренең хәзерлеген күрсәтү, күңел ачу, аралашу.)

13 слайд

 Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

III.Нәтиҗә чыгару.Йомгак ясау                    14 слайд

-Менә хәзер алдыбызга куйган сорауларга җавап бирә алырбыз дип уйлыйм:

1.Сабантуй кайчан була?

2.Ул кайда үткәрелә?

3.Сабантуйда нинди милли уеннар оештырыла?

4.Сиңа нинди уен күбрәк ошый?

5.Син ел саен сабантуйда буласыңмы?

2.Сабантуй бәйрәме аша татар халкын без нинди итеп күрәбез?

         Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.

         Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе,гореф-гадәтләре йолалары,туган тел,үз ана теле саклаган очракта гына саклана.

Билгеләр кую.

Өй эше:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

Татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Исем темасын гомумиләштереп кабатлау....

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...