Эш биремнәре
рабочая программа (9 класс)

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен туган (татар) телдән белем сыйфатын тикшерү биремнәре һәм критерийлары: агымдагы, йомгаклау, чиреклек, еллык.

 9 нчы сыйныф

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_biremnre.docx118.88 КБ

Предварительный просмотр:

“Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен туган (татар) телдән белем сыйфатын тикшерү биремнәре һәм критерийлары: агымдагы, йомгаклау, чиреклек, еллык.

 9 нчы сыйныф”

“Хәзерге заман  шартларында туган тел (татар теле) һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар” темасы буенча белем күтәрү кысалары

                                                              Башкарды:  

                                                                 Сабитова Энҗе Рамил кызы

                                                    беренче квалификацион категорияле татар теле

                                                     һәм әдәбияты укытучысы.

Эш урыны:  Чистай шәһәре

14 нче март,  2020 нче ел

Проект эшенең җитәкчесе: Фәттахова Рузилә Фердавис кызы, доцент, фил. фән.канд.

Чистай 2020

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ…………………………………………………………….………............3

ТӨП ӨЛЕШ……………………………...…………….…......................................5

1 БҮЛЕК

1.1Уку предметының эчтәлеге..............................................................................5

1.2. Укучыларның белем,  осталык һәм күнекмәләренә таләпләр…..………..5

1.3.  9 нчы сыйныфта башкарылырга тиешле язма эшләр...................................6

1.4. Туган (татар) теле дәресләрендә  9нчы сыйныф укучыларның белемнәрен тестлар ярдәмендә тикшерү....................................................................................7

2 БҮЛЕК

2.1Белемнәрне тикшерү өчен проект алымын куллану....................................17

3 БҮЛЕК

3.1. Диктант язу һәм аны бәяләү критерийлары.................................................20

3.2 Изложение язу һәм аны бәяләү критерийлары.............................................27

3.3 Сочинение язу һәм аны бәяләү критерийлары.............................................32

ЙОМГАКЛАУ........................................................................................................35

ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ...…………………...………………....….....................36

Кереш

Проблеманың эчтәлеге һәм актуальлелеге

        Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче  дәрәҗәдәге  бурычы булып тора.  Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  

        Белем сыйфаты еш кына укыту - тәрбия  эшенең соңгы нәтиҗәсе дип карала. Ул - укыту,  тәрбия, үсеш юнәлешендә мәктәпнең реаль нәтиҗәләрен комплекслы характерлау, нәтиҗәләрнең куелган максатка туры килүен билгеләүче күрсәткеч. Белем сыйфаты тәрбия сыйфатын да, үсеш сыйфатын да үз эченә ала яки аның компонентлары булып тора.

            Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучының дәреслектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль эшләр хәзер канәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаллылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү – тел укытуга куелган төп таләпләр.

Тикшерү-бәяләү эшчәнлеге – укытучының бөтен педагогик хезмәтенең аерылгысыз өлеше һәм укыту сыйфатын яхшыртуның мөһим факторы. Контрольнең төрле методларын һәм формаларын куллану укучыларның белемен төгәл һәм сыйфатлырак бәяләү мөмкинлеген бирә. Дәресләр сүлпән, бер төрле булмасын өчен, укучыларның белемнәрен тикшерүнең теге яки бу формаларын дөрес һәм урынлы кулланырга кирәк. Контрольнең төрле варианты укучының белем һәм күнекмәләрен төгәлрәк бәяләргә, ә укытучыга укыту эшчәнлеген планлаштырырга ярдәм итә. Шул рәвешле, тикшерү-бәяләү эшен дифференцияльләштерү, контроль эшен билгеле бер тәртипле системага салу начар үзләштерүче укучыларның белемнәрен камилләштерергә дә, төгәлрәк бәяләргә дә булыша. Димәк,  татар телен укытуны тиешле дәрәҗәгә куйыйк дисәк, укучыларның бу предмет буенча белемнәрен контрольгә алуны фәнни дәрәҗәдә оештыру зарур. Белем сыйфатын бәяләү процессында ике тенденция – ике юнәлеш ачык чагыла. Беренче яктан, мөстәкыйль эшләрне яклау кебек контроль формаларын алмаштыручы төрле тестлар активрак файдаланыла. Ә икенче яктан, укучыларга фикерләү өчен шактый “азык” бирүче проект эшләре үткәрелә башлады.  Шул ук вакытта, диктант, сочинение, изложение кебек контроль эшләр ярдәмендә дә укучыларның белемнәрен тикшерәбез, бәялибез. Ә моның өчен үтелгән материалның барлык өлкәләрен дә үз эченә алган контроль эш биремнәре әзерләү бик мөһим! Тәкъдим ителә торган  “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен туган (татар) телдән белем сыйфатын тикшерү биремнәре  һәм критерийлары: агымдагы, йомгаклау, чиреклек, еллык. 9 нчы сыйныфлар” дип аталган әлеге махсус проектның эчтәлеге дә укучыларның һәм укытучыларның сорауларын, ихтыяҗларын исәпкә алып төзелде.  Бүгенге көндә бу бик актуальһәм мөһим мәсьәлә, чөнки ФДББС таләпләре буенча предмет нәтиҗәләренә генә түгел, ә метапредмет нәтиҗәләренә дә диагностика үткәрелергә тиеш.

Максат. Проект эшебезнең төп максаты булып 9 нчы сыйныф укучыларының белемнәрен бәяләүдә контроль үлчәү берәмлекләрен төзү, аларны нәтиҗәле куллану тора.

Бурычлар. Әлеге проект эше татар төркемнәрендә белем алучы 9нчы сыйныф укучыларының белемен бәяләү чарасы  буларак контроль үлчәү берәмлекләре төзүнең  һәм  куллануның берничә аспектын өйрәнүне бурыч итеп куя:

-контроль үлчәү берәмлекләре төзү методикасы белән танышу, аның әһәмиятен  методик яктан дәлилләү;

-белем бирү процессында белемнәрне тикшерү өчен кулланылган биремнәрне квалификацияләү һәм аларга характеристика бирү;

-укучыларның белемнәрен бәяләгәндә тестлар куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

        Көтелгән нәтиҗә:

- без тәкъдим иткәнконтроль үлчәү берәмлекләре ярдәмендә кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирәчәк;

- контроль үлчәү берәмлекләрен дөрес кулланырга өйрәтәчәк.

Тикшеренү объекты – 9 нчы сыйныф укучылары өченконтроль үлчәү берәмлекләре.

Тикшеренү предметы – контроль үлчәү берәмлекләре нигезендә укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү.

Метод һәм алымнар. Проектны башкарганда күзәтү, тәҗрибәне гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, проект, анализ алымнарын, чагыштыру, тикшеренү, эзләнү методларын куллану.

        Проектның фәнни әһәмияте.

Укучыларга тәкъдим ителә торган әлеге контроль үлчәү берәмлекләре заман таләбенә яраклаштырып төзелде. Биредә синтаксис фәненең төп тармаклары буенча төрле типтагы күнегүләр белән бергә, мәктәптә зур игътибар сорый, укучылар тарафыннан 9нчы сыйныфларда үткән белемнәрне тикшерү үрнәкләре дә бирелә. Проектның әһәмиятле ягы булып рус мәктәбенең татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен контроль үлчәү биремнәре тупланмасы, чирекләр һәм еллык контроль үлчәү берәмлекләре тәкъдим ителү тора.

Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшләүче укытучыларга кулланма өчен материал була алуында.

Проектның максатчан төркеме:

рус һәм татар мәктәпләренең татар теле укытучыларына нигезләнә.

ТӨП ӨЛЕШ

1 БҮЛЕК

1.1. Уку предметының эчтәлеге

        Гади җөмлә синтаксисын кабатлау. Гади җөмлә синтаксисы. Гади җөмләләрне төркемләү. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең баш, иярчен, модаль, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләре. Алар янында тыныш билгеләре.Грамматик анализ төрләре.

        Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация. Кушма җөмлә турында төшенчә. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре. Күп тезмәле кушма җөмлә. Иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә. Синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләрнең үзенчәлекләре, аларның синонимлыгы. Мөнәсәбәтле сүзләрнең һәм ияртүче теркәгечләрнең үзенчәлекләре. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмлә. Иярчен аергыч җөмлә. Иярчен вакыт җөмлә. Иярчен урын җөмлә. Иярчен рәвеш җөмлә. Иярчен күләм җөмлә. Иярчен сәбәп җөмлә. Иярчен максат җөмлә. Иярчен шарт җөмлә. Иярчен кире җөмлә. Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау. Текст синтаксисы.Текст турында төшенчә. Туры һәм кыек сөйләм. Туры сөйләм төрләре. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

        Стилистика һәм сөйләм культурасы.Әдәби һәм язма сөйләм стильләре турында төшенчә.Сөйләм стиле. Хат стиле. Язма сөйләм стильләре. Фәнни стиль. Рәсми стиль. Публицистик стиль. Матур әдәбият стиле. Сөйләм культурасы. Калькалар.

        5 - 9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография; лексикология; сүз төзелеше һәм сүз ясалышы; морфология, синтаксис һәм пунктуация.

        Бәйләнешле сөйләм үстерү.Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү. 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу. Картиналар буенча сочинениеләр язу. (Равил Заһидуллин. «Курайчы», Аркадий Пластов. «Чишмә», Әмир Мәҗитов. «Малай». Ольга Воробьёва. «Сирень»).Төрле эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) үрнәкләрен язу.Индивидуаль һәм төркемнәрдә проектлау-тикшеренү эше башкару.

1.2. Укучыларның белем,  осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

IX сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

“Синтаксис” бүлеге буенча

Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • укучы синтаксисның төп берәмлекләреннән сүзтезмә һәм җөмләләрне, аларның төрләрен аерырга өйрәнә;
  • сүзтезмә һәм җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәләре, кулланылу үзенәлекләре ягыннан тикшерә;
  • сүз төркемнәренең төрле формаларын хәзерге татар әдәби теле нормалары кысаларында куллана;
  • укучылар синтаксистан булган белем һәм күнекмәләрен төрле ситуацияләрдә куллана белә.

Укучы түбәндәгеләрне өйрәнү мөмкинлеген ала:

  • публицистик һәм әдәби жанрдагы текстларда синтаксик чараларны тану, фәнни һәм махсус эш стилендә кулланыла торган синтаксик чараларны белү;
  • синтаксик конструкцияләрне функциональ-стилистик үзенчәлекләре ягыннан тикшерү, аларның сөйләмне сәнгатьле итү чарасы булуын аңлау.

“Орфография һәм пунктуация»  бүлекләре буенча

Укучы түбәндәгеләрне өйрәнә:

  • язуда орфографик һәм пунктуацион нормаларны өйрәнелгән күләмдә файдалана;
  • сүзнең дөрес язылышын телдән яки язма рәвештә аңлата;
  • орфографик һәм пунктуацион хаталарны таба һәм төзәтә;
  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән кирәкле мәгълүматны таба һәм аларны язуда куллана.

Укучы түбәндәгеләрне өйрәнү мөмкинлеген ала:

  • сөйләмдә орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклауның әһәмиятен күрсәтә белү;
  • орфографик сүзлекләрдән һәм белешмәләрдән (мультимедия чараларыннан)  кирәкле мәгълүматны табу һәм аларны язуда урынлы итеп куллану.

1.3.  9 нчы сыйныфта башкарылырга тиешле язма эшләр

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була; сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы, эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.

Эш төрләре

9 нчы сыйныф

Тест

4

Диктант

4 (2)

Изложение

2 (1)

Сочинение

2 (1)

Барлыгы

12 (4)

1.4.Татар теле дәресләрендә укучыларның белемнәрен тестлар ярдәмендә тикшерү.

Тестлар куллану – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше. Тест формасындагы биремнәрне куллану – контрольне оештыруда бәхәсле мәсьәләләрнең берсе булып торса да, мондый контроль төре, әлбәттә, кирәк. Аның уку - укыту процессына килеп керүе белем бирү системасындагы үзгәреш - яңарыш, яңа технологияләрнең үтеп керүе белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәптә  туган (татар) теле буенча тестлар куллану укытуның бик мөһим һәм аерылгысыз компоненты булып тора, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без тестларны укучыларның белемнәрен бәяләү чарасы буларак өйрәнербез. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде. Алардагы биремнәр логик эзлеклелектә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында тестлар куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә;  кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе.

Дәрестә даими рәвештә тест уздыру укучыларның активлыгын һәм игътибарын үстерә, биремнәрне үтәгәндә, аларның җаваплылыкларын арттыра.

Тест нәтиҗәләре бер яктан, укучыларның белем дәрәҗәсен күрсәтсә, икенчедән, хаталарны кабатламас өчен, эшкә үзбәя бирергә мөмкинлек тудыра.

Кереш тест. 8 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлагач эшләнелә.

Гади җөмлә синтаксисы. ТЕСТ

1.Сүзләр арасында тезүле бәйләнешне табыгыз:

1)язгы көн 2)уку башланды 3)килдек һәм күрдек

2.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

1)безнең авыл 2)дустымны, Айратны 3)китап өстәлдә

3.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора: Мактап сөйләү 

1)хәбәрлекле 2)ачыклаулы 3)аныклаулы

4. Сүзләр нинди бәйләнештә тора. Шәһәрләр, авыллар 

1) тезүле 2) ияртүле

5.Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: Безгә әйтү 

1) алмашлык сүзтезмә 2) исем сүзтезмә 3) фигыль сүзтезмә

6.Тәмамлыкның төрен билгелегез: 

Сине көтеп, күп вакытыбыз үтте. 1) туры тәмамлык 2) кыек тәмамлык

7.Урын хәлен табыгыз: Абыйдан хат килде. Синең бу эшең мактауга лаек. Йорт алдына матур итеп койма тотканнар. Кесәңдәге хатны төшереп калдырма.

1) абыйдан 2) мактауга 3) йорт алдына 4) кесәңдәге

8. Вакыт хәлен табыгыз: Авыл ун ел эчендә үзгәргән иде. Җәй көненяздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен. Җиде кат үлчә, бер кат кис. Козгынны бит өч йөз ел яши диләр.

1) ун ел эчендә 2) җәй көнен; кыш, көзләрен 3) җиде кат; бер кат 4) өч йөз ел

9. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел.

1) раслау 2) инкяр

10. Иянең төрен билгелгез: Ат кузгалагы биек булып үсә.

1)гади ия 2) тезмә ия

11.Хәлнең төрен билгеләгез: Ул шкафтан хәтфә янчык алды.

1)вакыт хәле 2)урын хәле 3) рәвеш хәле 4)максат хәле

12.Җөмләдә нинди хәл аерымланган: Кояш, күк читеннән үрмәләп,югары күтәрелә башлады. 1)вакыт хәле 2)сәбәп хәле 3) рәвеш хәле 4)максат хәле

13.Аныклагычларны табыгыз: Хуш, иске ел, көмеш сакаллы! Зөһрә – бик матур кыз. Аерата төпчек кызлар – игезәкләр сылу булып үсте. Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, моңлы ул! 

1) көмеш сакаллы 2) матур кыз 3) игезәкләр 4) зур ул, көчле ул, әдип ул, моңлы ул.

14. Тиңдәш кисәкләр арасында ...

1) тезүле бәйләнеш 2)ияртүле бәйләнеш 3) хәбәрлекле мөнәсәбәт 4)бәйләнеш булмый

15.Тыныч кына укып булмый аны... җөмләсендә аерып бирелгән хәбәрнең төрен билгеләгез:

1) гади фигыль хәбәр 2) кушма фигыль хәбәр 3) тезмә фигыль хәбәр 4) кушма исем хәбәр

16.Максат хәлен табыгыз: Ялтырап кояш чыкты. Аның әрнүдәнйокылары кача иде. Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.Шатлыгыннан аның күзләре ут кебек яна иде.

1) ялтырап 2) әрнүдән 3) утынга 4) шатлыгыннан

17. Ким җөмләне табыгыз:

1) Көн матур иде. 2) Көз җитте. 3) Күрмәдем. 4)Бүген дәрес соң бетте.

18.Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр:

 1) хикәя –сорау– боеру -тойгылы 2) җыйнак – җәенке 3) раслау -инкяр 4) тулы - ким

Боз китүгә су ташуы да башланды. Киң болыннарга диңгез булып җәелде. Без – (1)малайлар да йоклап ятмадык.Бер-бер артлы суга көймәләр төшердек. Судан калкып торган һәр коры җирне карадык.Тилмереп, (2) безне көткән җәнлекләрне эзләдек. Кыр кәҗәсен, (3) куян һәм керпеләрнеочраттык. Очраган беренкөймәләргә алырга, (4) тизрәк коткарырга тотындык.

Биремнәрне үтәгез:

  1. тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.
  2. тиңдәш кисәкләрне язып ал, асларына сыз
  3. аныклаулы мөнәсәбәткә мисал яз.
  4. җыючы теркәгечне күрсәт.

Ачкыч

1.3)килдек һәм күрдек

2.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз:

3)китап өстәлдә

3.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора: Мактап сөйләү 

2)ачыклаулы

4. 1) тезүле

5.3) фигыль сүзтезмә

6.1) туры тәмамлык

7. 3) йорт алдына

8. 2) җәй көнен; кыш, көзләрен

9. 2) инкяр

10. 2) тезмә ия

11. 2)урын хәле

12. 3) рәвеш хәле

13. 3) игезәкләр

14. 1) тезүле бәйләнеш

15.2) кушма фигыль хәбәр

16. 3) утынга

17. 3) Күрмәдем.

18. 1) хикәя –сорау– боеру -тойгылы

Тест №2  Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

1.Кушма җөмлә дип

а) икедән артык гади җөмләдән торган җөмлә атала.

б) аерымланган хәлләр белән катлауландырылган гади җөмлә атала.

2.Кушма җөмләләрне билгеләү өчен иң элек

а) баш кисәкләрне

б)иярчен кисәкләрне табарга кирәк.

 3.Тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне үзара

а) тезү юлы белән

б) ияртү белән бәйләнә.

 4.Тезмә кушма җөмләләр ничә төргә бүленә?

а) 2

б) 3

5.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне үзара

а) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә.

б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

6.Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара

а) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә.

б) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

7.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән

а) өтер,нокталы өтер белән аерыла.

б) өтер белән аерыла.

8.Тергәчсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер- берсеннән

а)  3 төрле билге: сызыкча, нокталы өтер, өтер

б) 3 төрле билге: өтер, ике нокта, сызыкча

в)3 төрле билге: өтер, нокталы өтер, сызык белән аерыла.

9. Безнең Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак кулланыла һәм башка телләр үсешенә дә мөмкинлекләр тудырыла җөмләсендә һәм теркәгече

а) җыючы

б) каршы куючы

в) бүлүче

10. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр

а) бер үк вакытта булган эшләр, күренешләр

б) бер үк вакытта һәм бер үк вакытта булмаган күренешләр ярдәмендә белдерелә.

11.Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр үзара

а)санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә.

б)санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә.

12.Болыннарда билдән үлән үскән,

     Яшел яулык болгый зирек, каен.-Бу

а) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

13.Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә  эчендәге гади җөмләләрнең санау интонациясе белән бәйләнүен белү өчен

а) һәм теркәгече

б) ләкин  теркәгече

в)әмма теркәгече куеп карап була.

14. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә  эчендәге гади җөмләләрнең каршы кую интонациясе белән бәйләнүен белү өчен

а) ә, ләкин теркәгече

б) тик теркәгече

в) янә-янә теркәгече куеп карап була.

15.Туган җиремнең җылы һавасы, авызыңны ачсаң, үпкәңә керә.-Бу нинди җөмлә?

а) гади

б) кушма җөмлә.

Ачкыч

1.а) икедән артык гади җөмләдән торган җөмлә атала.

2. а) баш кисәкләрне

 3.а) тезү юлы белән

 4.а) 2

5. б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

6. а) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә.

7.б) өтер белән аерыла.

8.в)3 төрле билге: өтер, нокталы өтер, сызык белән аерыла.

9.  а) җыючы

10. а) бер үк вакытта булган эшләр, күренешләр

11. а)санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә.

12.б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

13.а) һәм теркәгече

14. а) ә, ләкин теркәгече

15. а) гади

Тест №3

Иярченле кушма җөмләләрне үткәч эшләнелә.

Иярченле кушма җөмлә

А 1. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Ак каеннар яфрак ярган чакта, Яратамын яшьлек урамын.

  1. иярчен хәбәр җөмлә
  2. иярчен ия җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен вакыт җөмлә

А2. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Без утырган машинаның тоткалары җиз генә шул..

  1. иярчен максат җөмлә
  2. иярчен ия җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен аергыч җөмлә

А3. Җөмләнең төрен билгеләгез. Эшеңне җиренә җиткереп эшләсәң, йөзең ак була.

  1. Тезмә кушма  җөмлә
  2. Иярченле кушма җөмлә
  3. Билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль  җөмлә
  4.  Билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль  җөмлә

А4. Иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән? Кигән  кием ничек тузса, яшь гомер шулай уза.

  1. Теркәгеч
  2. Көттерү паузасы
  3. Парлы мөнәсәбәтле сүз
  4. Кушымча

А5.  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Җисеме барның исеме бар.

  1. иярчен хәбәр җөмлә
  2. иярчен ия җөмлә
  3. иярчен сәбәп җөмлә
  4. иярчен аергыч җөмлә

А6. Иярчен җөмлә баш җөмләгә нәрсә ярдәмендә бәйләнгән? Шунысы кызык: мактанмаган вакытта, Арсланов, ничектер, матур һәм бик сөйкемле иде.

  1. Теркәгеч
  2. Көттерү паузасы
  3. Ялгыз  мөнәсәбәтле сүз
  4. Кушымча

А7.  Нинди тыныш билгесе куярга кирәк? . Менә ул якындагы блиндажга күчеп тора башлады... чөнки монда телефон бар иде.

  1. өтер
  2. ике нокта
  3. сызык
  4. дөрес җавап юк

А8. Иярченле кушма җөмләдә баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында

1) тезүле бәйләнеш була

2) ияртүле бәйләнеш була

3) хәбәрлекле мөнәсәбәт була

4) бәйләнеш булмый

А9. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Бүлмәдә калган хатын кызлар, ишек ябылуга, елмаешып алдылар.

  1. Аналитик иярчен рәвеш җөмлә
  2. Синтетик иярчен вакыт җөмлә
  3. Синтетик иярчен рәвеш җөмлә
  4. Дөрес җавап бирелмәгән.

А10. . Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Ләкин шунысы бераз ару:бик әйбәт сукмак салынган.

  1. Аналитик иярчен ия җөмлә
  2. Синтетик иярчен вакыт җөмлә
  3. Синтетик иярчен рәвеш җөмлә
  4. Аналитик иярчен кире җөмлә.

1) Яшь чагында гомер кеше күз алдында уза, анда әле серне биктә тоту кыен. 2) Күңелеңә гашыйк иңсә, аны ничек кешедән яшерен тотмак кирәк? 3) Йөзеңә чыга ул, күзеңә! 4) Бик белдермим дисәң дә, авыз әле көлә, әле җырлый, әле елый. 5) Әйтмәсәң дә, бөтен кеше күреп тора, аякларың кирәкмәс җирдә тыпырдый, кулың тик тормый, әһә, диләр, бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кунган икән!.. 6) Юк, дисәң дә, “гашыйк түгел!” дип күкрәгеңне кат – кат төйсәң дә, хәзер сиңа берәү дә ышанмый: син көн саен Борһаннар турыннан үткәнеңне күреп күзәтеп торалар. 7) Борһаннарның ак пәрдәләре читеннән кара күзле Гөлчирә күренмәсме дип сагалыйсың. 8) Синең нәкъ алар турыннан гына “бозау эзләвеңне” дә, бозауның тыныч кына келәтегез күләгәсендә күшәп ятканын да мең күз күреп тора! 9) Мең күзнең биш йөз теле була, алар бергә сөйли башласамы... 10) Кая инде монда сер саклау! (А. Гыйләҗев)

В1. Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В2. Иярчен җөмлә баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләнең санын күрсәтегез.

С1. Текстка таянып, әдәби – иҗади сочинение языгыз.

Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикерен хуплыйсызмы? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез? Текстта иярченле кушма җөмләләр кулланыгыз.

Ачкыч.

А 1. иярчен вакыт җөмлә

А2. иярчен аергыч җөмлә

А3. Иярченле кушма җөмлә

А4. Парлы мөнәсәбәтле сүз

А5.  иярчен аергыч җөмлә

А6. Көттерү паузасы

А7. өтер

А8. ияртүле бәйләнеш була

А9. Синтетик иярчен вакыт җөмлә

А10. Аналитик иярчен ия җөмлә

В1. 456

В2. 6

С1. Текстка таянып, әдәби – иҗади сочинение языгыз.

Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикерен хуплыйсызмы? Үзегез нәрсәләр өстәр идегез? Текстта иярченле кушма җөмләләр кулланыгыз.

Тест  № 4 ( 1 вариант)

1. Таң беленүгә (1) ул (2) торып (3) йөри башлады. (Р.Төхфәтуллин)

а) (1) өтер, (2) сызык;

ә) (1) өтер;

б) (1) өтер, (2) өтер, (3) өтер;

в) тыныш билгеләре куелмый

2. Сүз (1) бер көнлек, тел (2) гомерлек. (М)

а) (1) өтер, (2)өтер;

ә) (1) ике нокта, (2) өтер;

б) (1)сызык, (2) сызык;

в) (1) ике нокта, (2) сызык.

3. Гаяз корбан булу белән (1) аңарда булган батырлык (2) аңарда булган кыюлык (3) үземә (4) сиздермәстән(5) миңа күчте. (М.Әмир)

а) 2,4;

ә) 1, 2, 3, 5;

в) 2, 3;

г) 1, 2, 3.

Ачкыч

1. ә) (1) өтер;

2. б) (1)сызык, (2) сызык;

3. ә) 1, 2, 3, 5;

в) 2, 3;

г) 1, 2, 3.

Җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын төзергә.

Аквариум балыкларының төре күп булса да, тере почмакта аларның санын арттырам дип, анда теләсә нинди балык җибәрергә ярамый. (Гата Насыйров)

Тест  №4 (2 вариант)

1. Ярлар бик тар булса (1) ул (2) инеш.(Р.Фәйзуллин)

а) (1) өтер, (2) сызык;

ә) (1) өтер

б) (1)сызык, (2) өтер;

в) (1) ике нокта, (2) сызык.

2. Ул атасына охшаган ( ) күп сөйләшми, эшли дә эшли. (Г.Әпсәләмов)

а) бернинди тыныш билгесе куелмый;

ә) ике нокта куела;

б) өтер куела;

в) сызык куела.

3. Ләкин шунысы бераз ару ( ) бик әйбәт сукмак салынган. (Г.Ибраһимов)

а) сызык;

ә) өтер;

б) ике нокта;

в) бернинди тыныш билгесе куелмый.

Җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын төзергә.

Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. (Г.Ибраһимов).

Ачкыч

Тест  №4 (2 вариант)

1. А) (1) өтер, (2) сызык;

2.ә) ике нокта куела;

3. б) ике нокта.

Җөмләгә синтаксик анализ ясарга, схемасын төзергә.

Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. (Г.Ибраһимов).

Тест №5

“ Сөйләм культурасы “ темасы буенча тестлар эшләү.

1.        Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

   А) Бу  галстук  синең  кайсы  күлмәгең  белән  барыр  икән?

   Б) Гомерләр  уза  икән  ул!

   В) Дәү  әниебезнең  урыны  җәннәттә  булсын!

   Г) Ләкин  мин  боларны  кайдан  алыйм?

  2.Кайсы  җөмләдә  стилистик  хата  бар?

   А)Тышта  ниләр  бар  икән?

   Б) Храм  музейга  әверелдерелә.

   В)Шомыртлар  чәчәк  ата.

   Г) Бәхет  дигәннәре  шулдыр  инде  ул!

3.Татар  телендә  кайсы  пар  сүзләр  юк?

 А) мәхәббәт – мәһабәт;

 Б) зират – зыярат

 В) ахыры – ахры;

 Г) таләп – тәләп.

4.   Кайсы  җөмлә  рус  теле  калькасы  түгел?

  А) Яңа  еллар  котлы  булсын!

  Б)  Мин  Сезнең  алда  бурычлы.

  В) Нинди  язмышлар  белән?

  Г) Сезгә  үз  яшегезне  биреп  булмый.

5.        Кайсы  сүзтезмә  дөресрәк?

 А) авыруның  шифасы;

 Б) даруына  күрә  шифасы;

 В) шифасының  дәвасы;

 Г) даруның  шифасы.

6.        Кайсы  сүзтезмә  дөрес?

А) янгын  күзәтелде;

 Б) авыл  кешесе;

 В) костюм – чалбар;

 Г) быелгысы  елда.

7.        Кайсы  җөмләдә  гарәп  алынмасы  дөрес  кулланылмаган?

       А) Иншалла,  мәшәкатьле  юл  артта  калды.

       Б) Насыйп  булса,  барып  җитәрбез.

       В) Һәр  авыруның  дәвасы  була.

       Г) Ул  сугышта  шәһит  китте.

8.     Сөйләм  культурасы  нәрсә  ул?

        А)әдәби  телнең  язма  һәм  сөйләмә  формадагы  нормаларын  үзләштерү;

        Б) тел  белеменең  тел  нормаларын  өйрәнүче  тармагы;

        В) кешеләрнең  әдәпле  сөйләшүе;

        Г) А һәм Б вариантлары.

Ачкыч

1.  А) Бу  галстук  синең  кайсы  күлмәгең  белән  барыр  икән?

2. А)Тышта  ниләр  бар  икән?

3.А) мәхәббәт – мәһабәт;

 4.  А) Яңа  еллар  котлы  булсын!

5.   Г) даруның  шифасы.

6.    Б) авыл  кешесе;

7.    Г) Ул  сугышта  шәһит  китте.

8.    Г) А һәм Б вариантлары.

Йомгаклау тесты.

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

Матурлык

(1)Бер-ике көй уйнагач, Бәдретдин, ниһаять, әнисенә дәште.

(2)—Әнкәй, сиңа нәрсә уйныйм?

(3)Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып, шул ук вакытта куанычыннан тагы да балкыбрак китте, ләкин кайтарып сүз әйтә алмады.

(4)— Әнкәй <....> син шушы көйне ярата идең бит! — диде Бәдретдин һәм «Салкын чишмә»не уйный башлады. (5) Ул, берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, аның йөзенә генә карап,  скрипкәсен уйнады. (6) Аның җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.(7) Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?! (8) Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? (9) Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде.
        (10) Шулай да безгә кузгалырга вакыт иде инде. (11) Бәдретдин уйнап туктагач, без хуҗалардан дога кылырга рөхсәт сорадык....

(12) Кояш баюга таба борылган иде инде. (13) Ә шулай да
тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биеккәрәк менеп, берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. (14) Дөнья киң, киң, киң, әләләләләүү! (15) Җире-күге тын, буш, моңсу, бик моңсу миңа!.. (16) Берни эшли алмыйм үзем белән: самавыр артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә, эчемнән тагын үкси башлыйм... (17) Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә. (18)  Ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!                         (Ә. Еникидән)

  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала?

Бәдретдиннең әнисенә булган мөнәсәбәте нинди?

  1. Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит.
  2. Әнисе бер мәлгә балаларча кызарып китте.
  3. Карашында әнисен аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора.

4)   Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә.

  1. Метафора булган җөмләне табыгыз.
  1. Тургайлар берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар.
  2. Безгә кузгалырга вакыт иде.
  3. Матур бит ул,  матур Бәдретдиннең әнисе!
  4. Кояш баюга таба борылган иде инде.
  1. 17 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.   Җавап:  ____________
  2. 1 нче җөмләдәге әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.     Җавап:  ______________
  3. 3 нче җөмләдән шатлык сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз. Җавап:  ___________
  4. 5 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.Җавап:  _____________________
  5. 6 – 7 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.  Җавап:  ________
  6. 4– 6 нчы җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.  Җавап:  _______
  7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерларын языгыз.

Ә шулай да тургайлар, (1) көн яктысыннан туя белмәгәндәй, (2) тагын да биеккәрәк менеп, (3) берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар.Дөнья киң,(4)  киң, (5)киң, (6) әләләләләүү!                   Җавап:  ___________

  1. Кереш сүзгә бәйле  куелган өтернең номерын языгыз.

Соңгысы,(1)  ихтимал,(2)  еш очрый торгандыр, (3) әмма беренчесен ишеткән дә, (4) күргән дә юк иде.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 11 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.  Җавап:  _________________
  2. 4 нче җөмләдә <....> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 8 – 10  җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз.    Җавап:  ____________
  2. Эндәш сүзгә  бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Бер-ике көй уйнагач, (1) Бәдретдин, (2) ниһаять, (3) әнисенә дәште.(4)

  • (5) Әнкәй, (6) сиңа нәрсә уйныйм?(7)                         Җавап:  _______________
  1. 7 нче җөмләдән сай сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.  Җавап:  _____________
  2. 11 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.   Җавап:  __________________
  3. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Белмим, болай карый алыр өчен, күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!

Җавап:  ________________________________________________.

  1. 15 нче җөмләдән парлы сүзне табып языгыз.          Җавап:  _____________
  2. 12 нче җөмләдән [ы]  авазы [о] лашып әйтелә тоган сүзне табып языгыз.     Җавап:  _____________

20.18 нче җөмләдән иялек килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:  _______________________________

Ачкыч:

1-3.  2- 4.  3- йодрык. 4-ниһаять.  5 –куаныч. 6- ул уйнады.  7- 6.  8-4. 9-123. 10-12. 11-2. 12- өтер. 13-8. 14-6. 15- тирән. 16-без. 17-хикәя. 18- җире-күге.19- борылган. 20- Бәдретдиннең әнисе.

Бәяләү: 20 -18 б-«5»;            17 б-14 б-«4»;            213б -10б-«3»;          9б-0б-«2».

2БҮЛЕК.

2.1. Белемнәрне тикшерү өчен проект алымын куллану.

        Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан без дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы.

        Укучылардан төрле проект эшләре эшләтү бүгенге көндә бик актуаль булып санала. Проект эше эшләтү ул укучыларны иҗади фикер йөртергә, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табарга, уку укыту гамәлләрен формалаштырырга өйрәтә.

        Проект эше укучыларның билгеле бер вакыт аралыгында үзлектән, парларда, төркемнәрдә эшләүгә юнәлтелгән була. Ул укыту эшчәнлеген баета, процессын кызыклы, нәтиҗәле  һәм  иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Проект эшен куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.

        Димәк, проект эшен файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгынһәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

        Укучыларның ана теленнəн алган белем сыйфаты даими рəвештə тикшерүгə бəйле. Татар теле дəреслəрендə укучы үзе үзлəштергəн теоретик мəгълүматны гамəлдə куллана алырлык белем, осталык һəм күнекмəлəргə ия булырга тиеш. Тел һəм сөйлəм күнекмəлəрен дөрес бəялəү укучының тел, аралашу өлкəсенə караган мəгълүматлылыгы, гомуми белем һəм фикерлəү дəрəҗəсен дə билгели. Белемне тикшерү — укытуның аерылгысыз өлеше, чөнки ул укучыларның эшчəнлеген нəтиҗəле итеп оештырырга һəм аларның укуга карата мөнəсəбəтен үзгəртергə, җаваплылыгын арттырырга ярдəм итə. Димəк, укучыларның белем, осталык һəм күнекмəлəрен дөрес итеп бəялəү телне аралашу коралы буларак үзлəштерүне, тел турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка миллəт телен, мəдəниятен өйрəнү өчен дə мөмкинлеклəр ача. Укучыларның татар теленнəн белем һəм күнекмəлəрен гадел итеп бəялəү – укытучы эшчəнлегенең иң мөһим сыйфаты.

        Проект методы 20 нче гасыр башында америка философы, психолог һәм педагог Джон Дьюи тарафыннан эшләнгән.Дьюи фикеренчә, укыту, балаларның максатчан эшчәнлеге аша аларның шәхси кызыксынуларын һәм бурычларын исәпкә алып, актив нигездә төзелергә тиеш.

        Эзләнү эшчәнлеге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә булышлык итә, шатлык китерә, баланың физик һәм аң сәләтен гармонияле үстерә. Мондый эшчәнлекнең оештырылуы заманча технологияләр – проектлар методы ярдәмендә тормышка ашырыла.

         Мәктәптә проект методының төп максаты булып баланың иҗади шәхесен үстерү тора. Ана теле шөгыльләрендә төп максат – балаларның татар теле белән кызыксынуын арттыру, танып белү эшчәнлеген көчәйтү, иҗади эшләү мөмкинлеген үстерү, балаларда коллективта эшли белү күнекмәләре тәрбияләү. 

         Үстерү бурычлары:

-балаларның психик халәтен һәм сәламәтлеген яхшырту;

-танып белү сәләтләрен үстерү;

-иҗади күзаллауларын үстерү;

-иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

-ана телендә сөйләү күнекмәләрен үстерү;

 Проект методы кулланганда укытучы  роле:

-балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;

-балаларның кызыксынуына этәргеч бирү өчен мөмкинлекләр тудыру;

-бала белән аралашуны бергәлек һәм иҗадилыкта төзү;

-балаларның эшчәнлеген дәлилләү;

-уен методлары һәм алымнары куллану;

-проектның актив катнашучысы булып тора;

-проблемаларны чишкәндә кыенлыкларны җиңеп чыга (проект методының төп дидактик максаты).

 Проектны тормышка ашыру принциплары:

-системалылык;

-сезонлылык;

-шәхесне исәпкә алу;

-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;

-бакча һәм гаилә шартларында бала белән үзара бәйләнештә булу.

Проектлар методын кулланганда берничә таләпне исәпкә алырга кирәк:

        Беренчедән, проектның нәтиҗәсе, анда катнашучылар өчен, эшлеклелек һәм танып белү әһәмиятенә ия булырга тиеш.

        Икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә тикшерелергә тиеш:

-аларны чишү алымнары турында фаразлар чыгару;

-тикшерү ысулларын сайлау һәм фикер алышу;

-алынган мәгълүматларны җыю, тикшерү, һәм тәртипкә салу;

-нәтиҗәләр чыгару һәм аларны рәсмиләштерү;

-йомгак ясау һәм яңа проблемаларны алга этәрү;

        Өченчедән, проектның төп өлеше балаларның әзерлек этабында үзләре планлаштырган мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән булырга тиеш.

        Проект методы кулланганда, укытучы балаларның тикшерү эшчәнлегенең оештыручысы, киңәшче, юнәлеш бирүче, аларның иҗади сәләт үсешенең рухландыручысы булып тора .

Проектка әзерләнгәндә укытучының  якынча эш планы:

-проектның максатын кую;

-максатка этәрүче планны тирәнтен өйрәнү;

-проектның тиешле бүлекләрен тормышка ашыру өчен белгечләрне җәлеп итү;

-проектның план-схемасын төзү;

-мәгълүмат, белешмә туплау;

-проектның план-схемасына шөгыльләр, уеннар һәм балалар эшчәнлегенең башка төрләрен кертү;

-өйгә эш һәм мөстәкыйль рәвештә үтәү өчен биремнәр әзерләү;

-проектны презентацияләү, ачык шөгыль күрсәтү.

Проектларның төркемнәргә бүленеше:

Проектлар түбәндәгечә бүленәләр:

а) катнашучылар составы буенча;

б) максат куелышы буенча;

в) темасы буенча;

г) тормышка ашыру вакыты буенча.

 Проект төрләре:

Иҗади-тикшеренү: балалар тәҗрибә ясыйлар, соңыннан нәтиҗәләрен газета чыгару, сәхнәләштерү, дизайн формасында рәсмиләштерәләр;

Рольле-уенлы: балалар, әкият геройлары образына кереп, иҗади уен элементлары белән үзләренчә куелган проблемаларны чишәләр;

Мәгълүмати-гамәли-юнәлешле: балалар, иҗтимагый кызыксынуга таянып, мәгълүмат җыялар һәм аны тормышка ашыралар;

Иҗади: (нәтиҗәне түгәрәк өстәл, конференция  формасында уздыру);

Дәвамчанлыклары буенча проектлар кыска вакытлы (1 шөгыльдән 1 көнгә кадәр), уртача вакытлы (1 атнадан 1 айга кадәр) һәм озак вакытлы (1 айдан берничә айга кадәр) була алалар.

         Проект эшчәнлеге тәрбияче һәм баладан зур сабырлык, түземлелек, күп вакыт сарыф итүне сорый. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, эш барышында энциклопедик һәм әдәби китаплардан, Интернет аша күп мәгълүмат тупларга, иҗади фикер йөртергә кирәк. Проект методы – баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә,

кызыксынучанлыгын арттыруда нәтиҗәле алымнарның берсе, шулай ук тәрбиячеләрнең иҗади үсешенә дә бик зур йогынты ясый. Шуңа күрә, эшебез нәтиҗәле булсын өчен, киләчәктә балалар үз туган телләрен-ана телен яратсын өчен проект методы бик кулай алым дип саныйбыз.

1.Проект тәмамлангач, укучылар татар теленнән мәгълүматлар табу буенча проект эшендә катнаша алалар һәм тапкан  мәгълүматларны бәялиләр;

2. Һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый, аны яклый;

3. Проект буенча презентация эшләнә;

4.Проектта катнашучы һәр укучының шәхси, интеллектуаль, аралашу осталыгы  күрсәтелә;

5. Мәгълүматның күләменә,катнашучыларның санына карап, презентация үткәрү өчен тиешле вакыт күләме  билгеләнә;

6.Уңышлар һәм чишелмәгән проблемаларны күмәкләп ачыклана, анализлана;

7.Киләчәктә проектны дәвам итү мөмкинлекләре, юллары билгеләнә.

3 БҮЛЕК.

3. Укучыларның белемнәрен  тикшерүдә язма эшләр һәм аларны бәяләү  критерийлары.

3.1. Диктант язу һәм аны бәяләү критерийлары.

        Өйрәнә торган материалның характерына яки укыту этапларына бәйләнешле рәвештә, төрле диктантлар үткәрелә: искәртмәле, аңлатмалы, иҗади, сайланма, контроль һ.б. төр диктантлар. 

Биремнәр  үтәү

        Материалны ныгытуда зур әһәмияте булган бу эшнең үзенең төрлелекләре бар: грамматик бирем, грамматик-орфографик, грамма-тик-пунктуацион һәм грамматик-стилистик бирем. Грамматик биремнәр төрлечә үткәрелә ала: билгеле бер грамматик күренешләргә (сүз төркеменә, төр һәм төркемчәгә, сүз төзелешенә һ.б.) сүзләр сайлап яки ясап язу, бирелгән сүзләрне билгеле бер формаларга кую, тамырдаш сүзләр сайлау, грамматик бәйләнеше булмаган сүзләр яки аерымланган кисәкләр яисә бирелгән төр җөмләләр сайлау һ.б. Грамматик-орфографик бирем булганда, төшеп калган хәреф яки кушымчалар өстәп язу, билгеле бер кагыйдәгә сүзләр сайлау һ.б. шундый эшләр булырга мөмкин.

        Грамматик-пунктуацион биремгә билгеле бер тыныш билгеләрен куюга карата мисаллар сайлау, текстта төшеп калган тыныш билгеләрен куеп язу, күрсәтелгән тыныш билгесен куюга карата бирелгән җөмләне үзгәртеп язу һ.б. керә.

        Грамматик-стилистик биремгә сүзләр сайлау, төрле грамматик билгеләр белән синоним һәм антонимнар сайлау (мәсәлән, төрле замандагы фигыльләр, төрле исемнәр яки сыйфатлар һ.б.), төшеп калган сүзләрне кую, бирелгән җөмләне үзгәртеп язу һәм мәгънәгә үзгәреш керүен күрсәтү һ.б. керә.

        Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр — диктант, изложение һәм сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә, орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С), грамматик ялгышлары (Г), логик (Л) һәм фактик (Ф) хаталар исәпкә алына.

Язма эшләрдә җибәрелгән хаталар тупас һәм тупас булмаган хаталарга бүленеп йөртелә.

Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм агымдагы уку елында үтелгән орфографик, грамматик һәм пунктуацион кагыйдәләргә караган хаталар керә.

Тупас булмаган орфографик хаталар:

—   укучы үзе төзәткән орфографик хаталар (өч хатасын үзе төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә);

—   язылышы татар теле кагыйдәләренә туры килмәгән ялгышлар (Акъегет, көньяк, төньяк һ. б.);

—   мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тезмә сүзләрне бутап язу (ашказаны — ашказаны, бер ук — берүк, кайвакыт — кайвакыт, ике йөзле — икейөзле, ил гизәр — Илгизәр,өй алды —өйалды һ. б.)\

—   программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфографик һәм грамматик, пунктуацион хаталар;

—   беренче тапкыр очраган алынма сүзләрне, шулай ук тар профессиягә караган атамаларны язудагы хаталар;

—   дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне юлдан-юлга күчерүдә ялгышу.

        Тупас булмаган пунктуацион хаталарга, җөмлә эчендәге синтагмаларны яки кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен, функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе урынына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике тиңдәш кисәкнең берсен икенчесенә каршы куюны белдергән очракта сызык яки өтер кую; гомумиләштерүче сүзләр янында—ике нокта яки сызык; аныклагычлар янына — сызык, ике нокта, җәяләр яки ике яктан өтер; ымлык яки аваз ияртемнәреннән соң — өтер яки өндәү билгесе; теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә — өтер, нокталы өтер яки сызык; тиңдәш кисәкләр арасында — өтер яки нокталы өтер; иярченле кушма җөмләдә — өтер яки ике нокта; туры сөйләм янында — сызык, өтер яки сызык, күп нокта һәм сызык, ике нокта һәм сызык; тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую; берничә тыныш билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу, үзара бик тыгыз бәйләнештәге гади җөмләләрне өтер, сызык яки ике нокта белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) керә.

        Контроль диктантлар, гадәттә, тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче, икенче яртысы тәмамлангач яздырыла.

        Контроль диктант өчен алынган текстка өстәлмәләр кертелми; бернинди аңлатма һәм искәртмәләр бирелми. Укучылар контроль диктантның булачагы, кайсы орфограммаларны кабатларга кирәклеге турында алдан кисәтелә.

        Яза башлаганчы, укытучы контроль диктант текстын тиешлеинтонация белән укып чыга. Диктантны әйтү тизлеге шулсыйныф укучыларының уртача уку тизлегенә якын булыргатиеш. Язып бетергәч,укучыларга, язмаларын тикшерү өчен,3—5 минут вакыт бирелә.

        Контроль диктантларны бәяләү

        Бәяләү нормалары контроль диктант күләменнән чыгыпбирелә. Язма эшләрнең күләме кимрәк яки артыграк булганда,нормалар да шуңа мөнәсәбәттә кими яки арта.

        Сыйныфлар буенча контроль диктант күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

Сүзләр саны

уку елы башында

уку елы ахырында

9

110-115

120-130

 Текстны яздыру һәм язу методикасы

Диктантны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталар саны исәпкә алына.

Диктант язганда, укучы тарафыннан текстка өстәлмә һәм үзгәрешләр кертелми.

Укытучы диктант текстын укыганда, укучы нишләргә тиеш?

Игътибар белән тыңларга. Укытучы, текстны бер кат сәнгатьле итеп укып чыккач, авыр аңлаешлы сүзләр яки фразеологик әйтелмәләр булса, аларны аңлата.

Диктант текстын укытучы җөмләләп яздыра, озынрак җөмләләрне, бер кат тулысынча укыгач, синтагмаларга бүлеп әйтә.

Укучы, укытучы җөмләне синтагмаларга бүлеп әйткәндә, тыныш билгеләрен «куеп калырга» ашыкмасын, чөнки синтагмаларга — мәгънәви кисәкләргә бүлеп әйтү тыныш билгеләре булмаган урынга да туры килергә мөмкин, шуңа күрә тыныш билгеләрен җөмләне тулысынча укыганда кую дөресрәк булыр.

Укытучы тексттагы сүзләрне әдәби телнең орфоэпик нормаларына туры китереп әйтә, ләкин аларның дөрес язылышын искәртми. Бу очракта укучы барлык сүзләрнең дә әйтелеше язылышка туры килмәгәнлеген, сүзләргә (шул исәптән алынма сүзләргә дә) кушымча ялгану үзенчәлекләрен исенә төшерергә тиеш.

Укытучы аерым язылырга тиешле ярдәмлек сүзләрне төп сүздән пауза белән аерып әйтми, төп сүз белән бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең, төп сүз белән кисәкчәләрнең, төп сүз белән теркәгечләрнең язылыш үзенчәлеген искәртми.

Укучы җөмләне язып бетергәч, укытучы, дөрес интонация белән, аны тагын бер кат укый. Укучы бу очракта кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына тиешле тыныш билгеләрен куя; гади һәм кушма җөмлә эчендә аерымланган иярчен кисәкләр дә булырга мөмкин, аларны тыныш билгесе белән ничек аерырга икәнен исенә төшерә; теркәгечле һәм
теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр эчендә куелырга тиешле тыныш билгеләрен барлый; синтетик һәм аналитик төрдәге иярчен җөмләләр белән баш җөмлә арасына тиешле тыныш билгеләрен куя; укытучының җөмлә ахырында ясаган интонациясенә карап, җөмлә ахырына тиешле тыныш билгесен куя.

Диктант тулысынча язылып беткәч, укытучы текстны соңгы тапкыр сәнгатьле итеп укып чыга. Бу вакытта укучы, беренче чиратта, җөмлә эчендә һәм ахырында куелырга тиешле тыныш билгеләренең куелышын тагын бер кат тикшерә. Аннары укучыга, язмасын мөстәкыйль тикшерер өчен, 3—5 минут вакыт бирелә. Бу вакытны тиешенчә файдаланып,
укучы тагын бер кат һәр төп сүзнең һәм ярдәмлекләрнең язылышын карап чыга. Тикшерү ахырына ул һәр сүзнең язылышы, җөмлә эчендәге һәм ахырындагы һәр тыныш билгесенең куелышы дөрес дигән нәтиҗәгә килергә тиеш. Бу — укучының нәтиҗәсе. Соңгы нәтиҗәне, эшне тикшергәннән соң, укытучы ясый. Ул укучының язмасындагы орфографик һәм пунктуацион таләпләрнең дөрес үтәлешенә бәя — билге куя.

Истә тотарга кирәк:

—   бер үк хатаның бер үк сүзләрдә кабатлануы бер ялгыш итеп санала;

—   бер үк хата төрле сүзләрдә җибәрелгән булса, һәрберсе аерым ялгышка исәпләнә;

—   җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесен куймау сәбәпле, икенче җөмләне юл хәрефе белән башлау очрагы бер пунктуацион хатага исәпләнә;

—   текст эчендә туры сөйләмне программа таләп иткән дәрәҗәдә бирә алмау пунктуацион хата исәбенә кертелә; туры сөйләмне дөрес биреп тә, тыныш билгеләрендә хаталар җибәрелсә, аларның чит кеше сүзләрен бирүгә караганнары барысы бергә бер хата итеп санала;

—   9 нчы сыйныфтатөзәтелгән хаталарның кайсы төр хатага исәпләнүен күрсәтә торган шартлы билгеләрне поляда түгәрәк эчендә бирү бик уңайлы. Икесе бер тупас ялгышитеп санала торган очракта берсе түгәрәк эченә алынмый;

—    бер төрдәге яки бер үк кагыйдәгә караган хаталар ялгышлар санында тулысынча күрсәтелә. Бу очракта аларныңсаны теге яки бу уңай билге куюнормасыннан артып китәргәмөмкин, шуңа күрә контроль диктантларда, җәяләр эченәалып, шундый ничә хата барлыгын күрсәтергә тәкъдим ителә. Мәсәлән, контроль диктантта хаталар саны 3 (2) (3 хатаның 2 се — 1 төрдәге хата) рәвешендә күрсәтелә икән, ул эшкә «4»ле билгесе куеп була;

—    укучының эшен бәяләгәндә, хаталарның төрләре (орфографик, пунктуацион һ. б.) аерым-аерым исәпләнә һәм, шуларның барысыннан чыгып, бер билге куела;

—    укучыларның язу тизлегенә дә игътибар ителә, шуңа күрә аеруча әкрен язучы укучылар белән шәхси эш оештырырга туры килә. Бер минутка уртача язу тизлеге түбәндәгечә тәкъдим ителә:

Сыйныф

Сүз саны

Хәреф саны

9

16—17

90—95

 Грамматик биремле диктантларны бәяләү

        Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була.

        Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: беренчесе— диктантка, икенчесе — грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

 Контроль диктантларны бәяләү

Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаганэшкә

Искәрмә. Орфографик (якипунктуацион) хаталы пөхтәбашкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдәкабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә.

«5»лебилгесекуела.
«5» ле билесе куелаала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасыбулган эшкә

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкәяки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуационхатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2орфографик һәм1 пунктуацион хаталы эшкә

«4»лебилгесекуела.

«4»лебилгесекуела.

3.

2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүлеэшкә

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкәяки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталыэшкә

«3»лебилгесекуела.

«3»лебилгесекуела.

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүлеэшкә

«2»лебилгесекуела.

5.

6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничәтөзәтүле эшкә

«1»лебилгесекуела.

Кереш диктант (№1)

Сентябрь.

     Алтын көз килеп керде урманга. Яз башыдай, урманнар инде үтә күренә. Сары яфраклар гына кыштырдап коела.

     Бик сәер вакыт ул. Үзе тын, үзендә, яз көнендәге кебек ук, җыр ишетелә

Серкә үләннәре ерактан күзгә ташлана. Алар яз уртасында чәчәк аттылар. Нәни һәм ялгыз сабаклы иделәр. Хәзер, ак чәчәкләрен балкытып, кечкенә куак булып алдылар. Сабаклары вак җимешчекләр белән капланып, меңләгән орлыкларын сибәргә-үрчергә әзерләнәләр.

Ала миләүшәләр кар китүгә чәчәк аткан иделәр. Хәзер, көз килеп кырлар бушауга, ак чәчәкле, шунда ук өлгергән җимешле дә булдылар. Җимешләре бик кызык: өч якка ачылмалы. Капкачлары сай көймәләргә охшаган. Көймәләргә вак орлыклар тулган.

Алар янында кыр кыналары матурланып утыра. Пешергеч нурлардан, өшеткеч яңгырлардан сакланып, чәчәкләре яфрак асларына кача. Җимешләре бигрәк тә иркә: тар яшькелт шешә шикелле, үтә күренмәле. (119 сүз)                               (Гарәфи Хәсәновтан.)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Диктант (№2)

Октябрь.

Октябрь-матур нинди шук, нинди наян диген син! Килү белән, төньяктан кара тузгак болытларын күк йөзенә таратып та алды. Урамга чыгар хәл калмады: аяк асты пычрак, ә көзге җил үзәкләрне өзә. Ул инде болында яшел курпыларны таптады, бутап һәм егып бетерде. Яфракларны әйләндереп-тулгандырып очырды, җиргә салып, җылы юрган түши башлады.

Имән яфраклары бирешмәде. Баһадир имәннәр шәрәләнергә ашыкмады.

Озакламый кар явар. Алдагы кышны кайгыртып, җәнлекләр хәзер оя җайлыйлар. Әнә аланда соры үлән арасыннан шуышкан агулы кара елан күренде. Кояш еланны иркәләде. Ак бәсне чак-чак эретте, су өстендәге бозга көче җитмәде. Елан шунда юан чыбык булып турайды. Үзенең очлы койрыгын бөтереп, соңгы кат тупа башын күтәрде, шуышып агачның юан тамырлары астына кереп югалды. (110 сүз)                              (Гарәфи Хәсәнов буенча)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Контроль диктант (№3)

Матур булыйк

       Ханымнар һәм туташлар! Чибәрлек сезнең үз кулыгызда. Матурлык өләшкән җиргә алдан йөгергәннәр дә чибәр күренмәскә мөмкин, чөнки чын чибәрлек – киңрәк төшенчә. Борын-борын заманда бер аксакал дөнья белән хушлашыр алдыннан кызларына болай дигән ди: “Мин ярлы кеше, сезгә мирас итеп яхшы киңәштән башка бернәрсә дә калдыра алмыйм: хәлегездән килсә, акыллы булыгыз, теләгегез булса, кешелекле булыгыз, ә менә матур булу – сезгә зарур”. Кешеләр элек-электән матурлыкка битараф карамаганнар. Тышкы күркәмлек гәүдә төзелеше үзенчәлекләренә, баш, йөз формасына, үз-үзеңне тоту һәм атлау-йөрү рәвешенә карап билгеләнә. Шушы сыйфатларның камиллеге без омтыла торган матурлык була инде. Әйтелгәнчә, матур булу өчен тышкы күркәмлек кенә җитми, бәлки рухи байлык, интеллект, нечкә зәвык, чама хисе һәм яхшы күңеллелек матур итә кешене.

       Матур булыйк дисәк, чиста-пөхтә киеник, чамасын белеп кенә бизәник, үзебезне һәрвакыт әдәпле тотыйк, башкаларга игътибарлы булыйк. (125 сүз)

“Идел” журналыннан

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Диктант (№4)

Матур булыйк

       Ханымнар һәм туташлар! Чибәрлек сезнең үз кулыгызда. Матурлык өләшкән җиргә алдан йөгергәннәр дә чибәр күренмәскә мөмкин, чөнки чын чибәрлек – киңрәк төшенчә. Борын-борын заманда бер аксакал дөнья белән хушлашыр алдыннан кызларына болай дигән ди: “Мин ярлы кеше, сезгә мирас итеп яхшы киңәштән башка бернәрсә дә калдыра алмыйм: хәлегездән килсә, акыллы булыгыз, теләгегез булса, кешелекле булыгыз, ә менә матур булу – сезгә зарур”. Кешеләр элек-электән матурлыкка битараф карамаганнар. Тышкы күркәмлек гәүдә төзелеше үзенчәлекләренә, баш, йөз формасына, үз-үзеңне тоту һәм атлау-йөрү рәвешенә карап билгеләнә. Шушы сыйфатларның камиллеге без омтыла торган матурлык була инде. Әйтелгәнчә, матур булу өчен тышкы күркәмлек кенә җитми, бәлки рухи байлык, интеллект, нечкә зәвык, чама хисе һәм яхшы күңеллелек матур итә кешене.

       Матур булыйк дисәк, чиста-пөхтә киеник, чамасын белеп кенә бизәник, үзебезне һәрвакыт әдәпле тотыйк, башкаларга игътибарлы булыйк. (125 сүз)

“Идел” журналыннан

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга

Диктант (№5)

Гөлләр.

Гөлләр арасында иң яратканым – тамчы гөл минем. Бигрәк матур шул аның чәчәге! Бөреләнүгә үк, нәкъ тамчыдай була. Ә берничә көн үтүгә, тамчы сыман бөре ачыла башлый һәм зурайганнан – зурая, аннары бик матур зәңгәр кыңгырауга әйләнә.

Сезнең дә күргәнегез бардыр инде аны. Нинди генә буяулар юк аның төсендә! Бармак белән кагылсаң, күңелле тавыш чыгарып шалтырар төсле тоела ул зәңгәр кыңгырау.

Үткән яз уку елын тәмамлап кайттым да бер көн тамчылы гөл утырттым. Җәй буе шактый зур булып үсте ул. Юан-юан берничә ботак чыгарды. Сентябрь килеп җиткәндә, аның өсте чәчәккә күмелгән иде.

Беренче сентябрь көнне бер кулыма – портфелемне, икенчесенә тамчылы гөлемне тоттым да мәктәпкә киттем. Көн шундый матур, шундый җылы!

Классташ кызларым да гөлләр китергән. Тәрәзә төпләрен гәлләр бизәгәч, безнең класс яңа күлмәк кигән кеше төсле чибәрләнеп китте. (126 сүз)                  (Мәсгут Кәримовтан.)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ.

Контроль диктант (№6)

Җәйге кояш астында.

      Эссе җәй көне. Кояш әле күкнең уртасына менеп җитмәгән булса да, иртә белән бакчада үләннәргә, агач яфракларына төшкән чык тамчылары инде күптән кибеп беткәннәр. Үләннәр берсе астына берсе капланып, агач яфраклары кызулыктан әлсерәшеп салынышканнар. Бары түтәл өстен тутырып үскән аклы-кызыллы, зәңгәрле чәчәкләр генә кызудан ул хәтле аптырашмыйлар. Иртә белән бакчачы, бакчага кереп, аларның төпләренә су сибеп чыккан. Шуңар күрә алар рәхәтләнеп башларын зәңгәр күккә таба сузалар.

Менә бер түтәлнең нәкъ уртасында яңа гына ачылган ак Ләлә чәчәге утыра. Ул башын бүтән чәчәкләрдән югарырак күтәргән. Ул әле кичә кич белән генә ачылган. Дөньяны әле аның беренче тапкыр гына күрүе. Шуңар күрә ул исе китеп тирә-ягына карана. Тирә-ягы төрле чәчәкләр, төрле үләннәр белән тулы. Үлән араларында төрле матур кортлар тәгәрәшә, үрмәкүчләр сикерешеп йөриләр. Чикерткәләрнең чырылдавыннан колаклар тонарлык. (123 сүз)                                                                                   (Гарәфи Хәсәнов буенча)

Бирем. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

3.2. Изложение язу һәм аны бәяләү критерийлары.

Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга, аларны тактага язып куярга кирәк.

Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.

Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе - эчтәлек һәм сөйләмне дөрес оештыра алуга, икенчесе - грамоталылыкка.

        

        Изложение текстының һәм язма эшләрнең күләме (сүзләр белән) түбәндәгечә билгеләнә:

 

Сый-
ныф-

Изложение
саны

Уку елы башында

Уку елы азагында

 

 

текстның

язманың

текстның

язманың

 

 

күләме

күләме

9

4(2)

450—475

220—240

475—500

240—250

        Изложение ярдәмендә укучыларның түбәндәге белем, осталык һәм язу күнекмәләре тикшерелә:

1.    Укучының эчтәлекне эзлекле, тулы һәм дөрес бирүе, бәйләнешле итеп яза алуы, ягъни изложение текстының мөмкин кадәр төгәл бирелүе. Текстка үзгәреш бары тик иҗади(сочинение элементлары кертелгән биремле) изложениеләрдә  генә кертелә.

2.    Укучының тел байлыгы, сөйләмнең төгәл һәм образлы булуы. Сөйләм байлыгы дигәндә, предмет, күренеш, вакыйгаларны тасвирлауда тиешле сүзләрне мөмкин кадәр урынлы куллану, күп төрле морфологик категорияләрдән һәм синтаксик төзелмәләрдән файдалану күздә тотыла. Сүз төрлелегенең чикләнгән булуы, сүзнең бер үк формаларын еш кабатлау, бер төрдәге гади җыйнак җөмләләр яки бертөсле синтаксик төзелмәләр белән генә эш итү укучы теленең ярлы булуын күрсәтә.

        Сөйләм төгәллеге дигәндә, сүзләрне контекстта дөрес мәгънәсендә куллану, контекст таләп иткән иң уңышлы синонимны файдалана белү, гади җөмләләрдә — сүзләрнең, кушма җөмләләрдә гади җөмләләрнең үзара бәйләнешен дөрес оештыра алу күздә тотыла.

        Язуның образлылыгы исә үз эченә сүз һәм фразеологик
әйтелмәләрне, сурәтләү чараларын (эпитет, чагыштыру, сынландыру, гипербола кебекләр) куллануны, һәр ситуациянең үзенә генә хас сөйләм төрен һәм стилен саклап язуны ала.

3. Грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсе — укучының грамматик нормаларны һәм дөрес язу кагыйдәләрен саклап язу күнекмәләренә ия булуы ул.

Изложениене яздыру һәм язу методикасы.

Теле һәм эчтәлеге ягыннан укучыга аңлаешлы текстны укытучы сәнгатьле итеп ике кат (сүзләрдәге авазларны ачык әйтеп, синтагма һәм җөмлә чикләрен тиешле интонация белән дөрес билгеләп, җөмләләрдәге тиңдәш һәм аерымланган иярчен кисәкләрнең чикләрен билгели алырлык итеп, кереш һәм эндәш сүзләрне, туры сөйләм формаларын сиземләрлек итеп, фактик мәгълүматларга логик басым ясап) укып чыга.

Текстта укучыга таныш булмаган сүзләр, фразеологик әйтелмәләр тактага язып яки телдән аңлатыла.

Укытучы текстны укыганда, укучы нәрсәләр эшли ала?

Хәтерендә калдырырга авыр, ләкин эчтәлекне бирү өчен мөһим булган кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, ялгызлык исемнәрне, даталарны, саннарны, аерым сүзтезмәләрне, туры сөйләмне һ. б. дәфтәр битенә теркәп барырга мөмкин.

Тексттагы фикер эзлеклелеге югалмасын өчен, үзе кирәк дип санаган фикерләрне язып бара ала. Ләкин укучы шуны истә тотарга тиеш: язып, теркәп барулар укыла торган текстны тулысы белән хәтерендә калдырырга комачауламасын.

        Укучы язмасында текстның эчтәлеген генә «сөйләп чыгарга» тиеш түгел, ә бәлки текстның (фәнни, публицистик, әдәби) стиль үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, эчтәлекне мөмкин кадәр текстка якын бирергә тиеш. Ягъни укучы, текстның эчтәлеген, эзлеклелеген үзгәртмичә, күләмен өлешчә (70% ка кадәр киметеп) үзгәртеп, сүз һәм җөмләләрне өлешчә файдаланып,
аны әдәби язма телдә бирергә бурычлы. Шуңа күрә укучы, укытучы текстны бер кат укыгач, эчтәлеге хәтерендә яхшырак калсын өчен, текстны, эзлекле итеп, эчтән генә сөйләп чыксын. Шуннан соң укучы изложениенең гади яки катлаулыпланын төзи. Аннары, планга нигезләнеп, эчтәлекне тагын
бер кат эчтән генә «сөйләп» чыга. Укытучы текстны икенче — соңгы кат укыганда, укучы эчтәлекне тулыландырырга, камилләштерергә, кирәк булган сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне «алып калырга» тырыша. Моның өчен абзац яисәҗөмләләрдәге төп фикерне ачарга ярдәм итүче сүзтезмәләр һәм
сүзләрне төгәл бирергә омтылырга кирәк. Болай эшләгәндә, ягъни текстның «өлгесе» алынганда, эчтәлекне язмада тулы һәм аңлаешлы, эзлекле һәм бәйләнешле итеп бирү тагын да җиңеләя.

        Текст соңгы кабат укылгач, укучы, төзелгән планын тагын бер кат карап чыгып, кирәк дип тапса, өстәлмәләр кертә.

Аннары, шул планга нигезләнеп, язмасының эчтәлеген һәм төзелешен тулысынча аныклап, ашыкмыйча гына яза башлый.

 Язманы камилләштерү.

        Изложение язганда, укучы, текстның эчтәлеген язмасында эзлекле һәм дөрес бирү белән бергә, тиешле урында тыныш билгеләрен куярга, сүзләрнең ясалыш, язылыш, төрләнеш һәм бер-берсе белән ялгану үзенчәлекләрен, җөмлә төзелеше турындагы кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш. Ягъни язмада сүзне, бер сүзнең төрле формаларын кирәкле урында тиешле мәгънәсендә куллана, контекст таләп иткән синонимны, сурәт чарасын файдалана белергә, гади җөмлә эчендәге сүзләрнең, кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрнең бәйләнешен дөрес оештырырга, җөмләләр эчендә һәм ахырында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә кирәк. Боларның
барысы да текстның үзенә генә хас стилен саклап язарга ярдәм итә.

        Тиешле урынында кулланылган һәр сүз, сүзтезмә, җөмлә, тыныш билгесе текстның эчтәлеген һәм стилен язмада төгәл бирүдә зур роль уйный. Шуңа күрә, һәр сүзне урынлы куллану кирәк булган кебек, һәр тыныш билгесен тиешле урынына куярга кирәк. Аларны куймый калдырырга да, берсе урынына икенчесен куярга да ярамый. Шуны да истән чыгармагыз:
текстта куелган һәр тыныш билгесенең язмада кабатлануы мәҗбүри түгел, ягъни укучы текстта бирелгән кайбер кушма җөмләләрне гади җөмләләр белән бирә; тиңдәш кисәкләр һәм кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасындагы өтер, нокталы өтер урынына теркәгечләр, кисәкчәләр куллана яки, киресенчә, теркәгеч һәм кисәкчәләрне төшереп калдырып, алар урынына өтер, нокталы өтер кебек тыныш билгеләрен файдалана ала.

        Сыйныфның әзерлеген исәпкә алып, укытучы, алда үтелгән теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, грамматик бирем дә бирә ала. 

Изложение түбәндәгечә бәяләнә:

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк.

1 орфографик яки пунктуациион (яки грамматик) хата бар.

«5»ле

билгесе

куела.

2.

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән
эзлеклелек белән тулысынча туры
килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата
җибәрелгән.

2 орфографик, 1 пунктуацион (яки 1 грамматик) хата бар.

«4»ле

билгесе

куела.

3.

Текст язмада эзлекле бирелмәгән,
стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләрбәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик, 2 пунктуацион, 1 грамматик хата бар.

«3»ле

билгесе

куела.

4.

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр
һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар
күп.

Орфографик
хаталарның саны — 3 тән,
пунктуацион хаталарның
саны — 2 дән, грамматик
хаталарның саны 3 тән артык.

«2»ле

билгесе

куела.

5.

Текстның эзлеклелеге язмада сакланмаган; сүзләр һәм җөмләләр
бәйләнешендә җибәрелгән хаталар
текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр «2»ле кую
нормасыннан артып китә.

«1»ле

билгесе

куела.

Изложение (№1)

Синең әниең

     Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы –токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа салкын урынга башлап үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала, урынны шулай җылытканнан соң гына Равилне үз янына урынга яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр, аңарда ревматизм авыруы башланган иде. Ара әллә ни ерак түгел, Сәрби апа кай көннәрне улы Равил янына шәһәргә кайта иде. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк. Өйдә улыма ак булка эләкми, дип уйласа, ананың тамагыннан үтми, шуңа күрә ул, чәй янына бирелә торган булкаларны җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

    Равил мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булап эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнисенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына Равил беренче тәпи баскан һәм шушы куанычтан “гый!” дип дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген инде ул заводтан әнисенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә биләүдә яткан бала бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк,бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар!

     Равилне быел армиягә алдылар. Ул әнкәсенә язган хатларында туып үскән шәһәрен, уйнап йөргән урамнарын, өй каршында үскән тирәк агачларын сагынуын яза: “Әни, - дигән ул күптән түгел язган хатында.- Мин ясап элгән сыерчык оясына быел да сыерчыклар оялар микән? Ояласалар, һәр елдагы кебек, канат җилпеп куакта сайрасалар, син миңа язып җибәр, яме? Марсельгә әйтеп кара әле, фотога төшереп җибәрмәс микән? Барыгызны да бик-бик сагындым!”.

     Әни, Туган ил... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган- үскән җир- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручышулар. (323 сүз)                                                                                                         ( И. Газидан)

Изложение (№2)

Бөтен бер гомер

    Ояга сыерчык килеп кунды. Тәпиендә - балдак. Таныш сыерчык! Алтынчы ел инде мин ясаган ояда яши ул.

    Яз саен оясына очып килә дә аны һәрьяклап күзәтә, эченә керә, сайрый. Әкрен генә, ләкин рәхәтләнеп caйрый. Уенга бирелеп киткән дуңгыз баласыдай, куанычыннан хәтта чинап та җибәрә. Алтын томшыгы күккәкараган, күзләре зуп-зур булып ачылган, канатлары як-якка җәелгән. Ә үзе я әтәч булып кычкыра, я мәче булып мияулый, я ат булып чәңгелдәп җибәрә.     Чит җирләрдә яшәп оясын сагынган ул.Аннары ана сыерчык белән бергәләп оя чистарталар, бала чыгаралар. Балаларын икәү үстерәләр, бергәләп көтүлеккә очып китәләр.

     Көзен, җылы якка китәр алдыннан, ата сыерчык оясына ялгызы гына очып килә. Сыерчыкларда китәр алдыннан ояларына кагылу гадәте бар. Бераз тын гына утырып тора ул, кояшта каурыйларын чистарта, җырлап ала. Аннары — көньякка. Еракка — чит җирләргә, офык артына китә.

     Ләкин яз җитү белән үк сыерчыгым инде тагын биредә! Оя башына утыра да, канатларын җилпеп, рәхәтләнеп сайрый. Ә тәпиендә балдак ялтырый. Алты ел инде шулай.

    Язын алты тапкыр «Исәнме!» дип әйттем, көз биш мәртәбә «Сау бул!» дип озатып калдым мин аны.

    Ләкин бервакыт сыерчыгымның картаюын сизә башладым

    Әле дә хәтердә, беренче язны ул бар тәне белән калтыранып җырлады! Муен каурыйлары үрә торалар иде. Май сөрткәндәй, бөтен гәүдәсе ялык-йолык килде.

      Ә алтынчы язны... карыйм һәм үз күзләремә үзем ышанмыйм. Оя тишегендә утыра бу, борыны аска салынган. Теләр-теләмәс сайрый ул: сызгырып ала да тынып кала, сызгыра да тагын туктый. Үз тавышын үзе тыңлый кебек.

Сайрады-сайрады да, кыза башлагач кына йокымсырап та китте! Башын түбән иде, утырган килеш черем итә башлады.

Аның әле бервакытта да болай булганы юк иде.

   Ә алтынчы көзне буш ояга бер генә тапкыр очып килде ул. Тын гына утырды, тәпиендәге балдакны капшап карады.

— Сау бул! — дидем мин аңа. Алтынчы тапкыр «Сау бул!» дидем.

Менә кыш та үтте. Ояга тагын бер сыерчык очып килде! Ләкин монысы минеке түгел иде инде, тәпиендә балдагы юк иде. Бәлки, күршеседер, ә бәлки улыдыр. Үзе яшь, үзе каты тавышлы. Тиктормас бер кошчык. Майлагандай елкылдап тора, җитмәсә!

Карт сыерчык бүтән күренмәде. Хуш, карт сыерчык! Ахыргы тапкыр хуш. Исәнме, яшь кошчык, беренче тапкыр исәнме! (348 сүз)       (Н.Сладковтан)

Изложение (өстәмә)

Шәфкатьсезлек

(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев. Изложениелә җыентыгы. Казан, “Мәгариф” , 2003, 76 бит)

        Яратам мин урманны. Андагы бөҗәкләрнең сәер гадәтләренә, кош- кортларның җитди кыяфәт белән үзләренә генә хас әллә ниткән эшләр майтарып йөрүләренә сокланып бетә алмыйм.

        Шулай да мин ул көнне үземнең иң яраткан әйберләремә, табигатькә карата зур игътибарсызлык күрсәттем. Аннан соң байтак вакыт үтсә дә, әнә шул игътибарсызлыгым өчен үкенүдән, күңел әрнүеннән арына алганым юк.

        Әйткәнемчә, урман буйлап акрын гына атлап киләм. Бер читтә бәхәсләшеп торган өч малайга күзем төште. Кулларында рогаткалар да күргәч, сагаеп калдым, алар исә минем агачларга поса- поса килгәнне сизмәделәр, бәхәсне дәвам иттерә бирделәр.

- Булдыра алмыйсыз сез, ата белмисез. Ә мин менә бишне бәреп төшердем, -диде озын буйлы, сары чәчлесе, аяк астына күрсәтеп. Яхшылабрак карасам... малайларның аяк асларында үтерелгән кошлар аунап ята. Сары чәчле малай кошларны алдына ук өеп куйган. Мин ул өемдә ике чыпчык, песнәк һәм сыерчыкны танып алдым.

... Билгеле, шуннан артыгын мин тыңлый алмадым. Малайларның аяк асларындагы үтерелгән кошчыкларга карадым да каттым. Әнә бер сыерчык. Ул быел гына оядан очып чыкканбала кош әле. Көзгә кадәр тамагымны ныграк туйдырыйм, канатларымны ныгытыйм,әле минем алда ерак илләр, зур диңгезләр кичәсем бар, дип, урман буена килгәндер ул. Әнә бер песнәк ачылган томшыгын да ябарга өлгермичә һәлак булган. Шунда ук бер кызгылт кошның җансыз гәүдәсе аунап ята. Аның ачык күзләре түп-түгәрәк, зәп-зәңгәр.

           ...Хәзер мин шул малайларга бер генә сүз дә әйтә алмый калуыма үкенеп бетә алмыйм. Миңа ул малайлар әле һаман да рогатка белән гаепсез кошларны атып йөриләрдер шикелле. (229 сүз) ( Г. Рәхимнән)    

3.3 Сочинение язу һәм аны бәяләү критерийлары.

        Изложениедә, үз карашыңны белдерми генә, тыңланган кечерәк күләмле текстның эчтәлеге языла. Сочинение язганда исә, өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б.карата мөнәсәбәтеңне белдереп, үзеңнең әдәби язма текстыңны «тудырасың».

        Сочинение укучыларның тормыш күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Шулай ук укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтүне күздә тотып та үткәрелә.

        Контроль сочинениеләрне язганда, өзекне (цитатаны) бирүдә хилафлык булмасын өчен, укучыга әсәр текстыннан файдаланырга рөхсәт ителә.

        Сочинениеләр картиналар нигезендә дә яздырылырга мөмкин. Укучылар картина темасын үзләренчә ачсалар да, язуалымын (жанрын) укытучы билгели. Бу төр сочинениене яздырыр алдыннан төрле әсәрләрдән эчтәлекне тулыландырыргаярдәм итәрлек өзекләр укылса, нәтиҗә тагын да яхшырак
булыр.

        Ирекле сочинениеләрдә тәкъдим ителгән теманы укучы үзенчә ача, вакыйга һәм геройларга, геройларның үзара мөнәсәбәтенә бәя бирә, үз фикерләрен исбатлау өчен, башка чыганаклардан һәм хыялый мөмкинлекләреннән файдалана. Бу төр сочинениеләр өчен күпмедер уртаклыгы булган берничә тема яки гомуми бер тема сайлана.

        Сочинениеләрдә еш очрый торган хаталар:

—   сүз ясалышында хата җибәрү;

—   сүзтезмә яки җөмләләрне дөрес төземәү.

—   сүз формаларын дөрес кулланмау бер килеш кушымчасы урынына икенчесен язу,  тартым һәм зат – сан  кушымчаларын бутау, җөмлә кисәкләрен  бәйләүдәге төгәлсезлекләр;

—   фигыль заманнарын бутау;

—   тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую;

—   чикләрен дөрес билгеләмәү аркасында, тыныш билгеләрен үз урынына куймау (аерым канган иярчен кисәкләргә һәм эндәш сүзләргә хас);

—   фразаара бәйләнеш чараларын дөрес  файдаланмау (бу төр кимчелекләрне сөйләм төгәлсезлегенә дә кертергә ярый);

—   туры сөйләм өлешләрен бутау һ. б.

        Логик хаталар: орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр.

        Фактик хаталар: әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ. б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр.

        Барлык төр хаталар исәпкә алынып, изложение белән
сочинениеләргә ике билге куела: беренчесе — эшнең эчтә-
леге белән теленә, икенчесе — грамоталылыгына. Укучы дәфтәрләрендә алар 5/4, 4/5, 3/4 һ. б. (санаучыда — беренче, ваклаучыда — икенче бәяләр рәвешендә куела).

        Башлангыч сыйныф укучыларының — бөтен төр язма эшләре, 5—8 нче сыйныф укучыларының диктантлары, язма эш башкарылган көнне санамыйча, чираттагы татар теле дәресенә кадәр тикшерелсә, 5—8 нче сыйныфларда изложение һәм сочинениеләрне тикшерүгә 3—4, 9—11 нче сыйныфларда сыйныф сочинениеләре өчен 5—7, өй сочинениеләрен тикшерүгә 10—12 көн вакыт бирелә.

        Язма эшләр укучыларга кайтарылганнан соң, алар хаталарын төзәтеп яза. Контроль язма эшләр кире кайтарылмый. Уңай бәяләнмәгән язма эшләр укучы тарафыннан яңадан эшләнә, диктантлар күчертеп яздырыла; изложение һәм сочинениеләр, укытучы күрсәтмәләре нигезендә, кабат башкарыла. Андый эшләр 1 баллга түбән бәяләнә.

        Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә: 9 нчы сыйныфта - 4-5 бит Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.
        Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә: Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.

        Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.

        Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.

        Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.

        Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.

Сочинение темаларын һәр укытучы тематик планында үзе билгели.

ЙОМГАКЛАУ

       Безнең проект эше  “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен туган (татар) телдән белем сыйфатын тикшерү биремнәре  һәм критерийлары: агымдагы, йомгаклау, чиреклек, еллык 9 сыйныфлар”дип аталды. Ул  9нчы сыйныф укучылары өчен тел гыйлеменең “Синтаксис” курсы буенча  һәм  5-9 сыйныфларда үткән материалны кабатлау һәм ныгытуны истә тотып әзерләнде.

Йомгаклап әйткәндә, рус мәктәпләрендә укучы балаларга туган (татар) телен өйрәткәндә, төрле каршылыкларга очрыйбыз.Шулар арасыннан иң мөһиме, татар телле укучылар арасында төркемдә катнаш гаиләдән булган балалар да бар.  Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз: балалар дәрестә язма эшләрне бик яратып бетермиләр. Шуңа күрә  контроль эш биремнәрен бик күп очракта гадиләштерергә мәҗбүрбез. Әлеге проект эшендә без рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемендә белем алучы 9 сыйныфукучылары өчен туган (татар) телдән белем сыйфатын тикшерү биремнәре  һәм критерийларын тәкъдим иттек.

Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт.

        Әлеге проект  татар теле буенча укучыларда  мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыруда, осталыкларын камилләштерүдә, укучыларның тел гыйлеме буенча белемнәрен тикшерүдә зур ярдәмлек ролен үтәр, республиканың башка мәктәпләрендә дә белем бирүче хезмәттәшләребезнең өстәл китабы булыр дип ышанып калабыз.

        

Файдаланылган әдәбият исемлеге

1.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

4. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

5. 5-6 нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  “Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен)”, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова – Казан, 2011.),

6. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теленнән үрнәк гомуми программа. V - IX сыйныфлар, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. Г.Р. Шакирова - Казан, 2013.)

Файдаланылган әдәбият:

1.Абдуллина Р. Паронимнар һәм парономаслар// Фән һәм мәктәп.— 2017. - №6-7

2.Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы.-Казан: Татарстан кит.нәшр., 2013.- 93 б.

3.Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең кыскача тарихи – этимологик сүзлеге. —Казан, 2011.

4.Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология.- Казан: Мәгариф, 2012.-135 б.

5. Галиуллина Г. Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә.– Казан: Мәгариф, 2012. – 95 б.

6.Ганиев Ф.Ә., Газизова Ф.М. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.- Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 2015.- 848 б.

7. Денмөхәмматова Э.Н. Җыйнакландырылган изложениене һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга? Казан. 2014. 56 б.

8.Максимов Н.В., Трофимова С.М, Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5—11 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма. — Казан: Мәгариф нәшр., 2015.

9. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. — Казан: Мәгариф нәшр., 2018.

10. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма. — Казан: Мәгариф нәшр., 2004.

11. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. - Казан: Мәгариф нәшр., 2012.

12. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф нәшр., 2006.

13.ФаттаховаР. Ф.Практический татарский язык [Текст] = Гамәли татар теле : метод.пособие для изучающих татар. яз. / Р. Ф. Фаттахова. - Изд. 2-е, испр., доп. - Казань : Татар. кн. изд-во, 2012. - 176 с.

14. Харисов Ф.Ф.,Хирисова Ч.М. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр: Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен. - Казан : Мәгариф нәшр., 2007.

15. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г. Ш. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен:  укытучылар өчен кулланма/ - Казан: Мәгариф нәшр., 2006.

16.Харисов Ф. Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Тат. кит нәшр., 2015. – 302 б.

        

Интернет-ресурслар:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче класс. Мөстәкыйль эшләү өчен биремнәр

Укучыларның исем, сыйфат, фигыль темалары буенча белемнәрен тикшерү максатында кулланырга була....

6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен контроль биремнәр ( 1-4 нче чирек)

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы к...

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар...

5 нче сыйныф өчен тест биремнәре.

5 нче сыйныфта "Фонетика "бүлеген өйрәнгәннән соң куллану өчен тест биремнәре....

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 нче сыйныф өчен контроль тест биремнәре

Тестовые  задания для учащихся 2 класс....