Мәдинә Маликова “Чәчкә балы” әсәре
план-конспект урока (9 класс)

Хамидуллина Алсу Фаритовна
  1. Эчтәлек ягыннан: Мәдинә Маликованың тормыш юлы, иҗаты буенча күзаллау булдыру, “Чәчкә балы” әсәре белән таныштыру;
  2. Эшчәнлек ягыннан: күзәтү аша текстны анализлау күнекмәләре формалаштыру, әсәрдә күтәрелгән тема, проблемаларны билгеләү, тел-стиль чараларына күзәтү ясау, дәреслек, сүзлек, терминнар, рәсемнәр белән эшләү алымнарын камилләштерү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.malikova_chchk_baly.docx525.47 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты                                                           9 нчы сыйныф татар төркеме

Тема: Мәдинә Маликова “Чәчкә балы” әсәре

Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү дәресе

Дәреснең максатлары

  1. Эчтәлек ягыннан: Мәдинә Маликованың тормыш юлы, иҗаты буенча күзаллау булдыру, “Чәчкә балы” әсәре белән таныштыру;
  2. Эшчәнлек ягыннан: күзәтү аша текстны анализлау күнекмәләре формалаштыру, әсәрдә күтәрелгән тема, проблемаларны билгеләү, тел-стиль чараларына күзәтү ясау, дәреслек, сүзлек, терминнар, рәсемнәр белән эшләү алымнарын камилләштерү;

Көтелгән  нәтиҗәләр:

Шәхси: гаилә кыйммәтләре, әхлакый сыйфатлар формалашу, яхшылык аркылы яманлыкны җиңеп булуына инану, начар гадәтләрнең нәтиҗәләрен күрергә, аларга каршы торырлык ихтыяр көче булдыру, халык медицинасына кызыксыну уяну.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ: дәрескә куелган максатны аңлау, үз нәтиҗәләреңне бәяли белү,  укучылар уку мәсьәләсен чишү өчен кирәкле эшчәнлек алып бару  мөмкинлеге алачак.

Танып-белү УУГ: дәреслек белән эшләү, укытучының сорауларына җавап бирү, гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау, укучылар укытучы җитәкчелегендә анализ ясау мөмкинлеге алачак, бирелгән мәсьәләләрне чишү юлларын табачак,

Коммуникатив УУГ: диалог алып баруга әзерлек, коллективта үз фикереңне җиткерә белү, укучы башка укучыларның фикерләрен тыңлау, аларга карата үз фикерен белдерә алу мөмкинлеген алачак, фикерен  телдән төгәл һәм дөрес итеп әйтү турында уйлаячак.

Предмет УУГ: Мәдинә Маликова һәм аның “Чәчкә балы” әсәре турында белү, тел-сурәтләү чаралары турында искә төшерү, тикшерү биремнәрен үтәү.

Кирәкле материаллар: 9 нчы сыйныф татар әдәбияты дәреслеге (Х.Г.Фәрдиева, З.Н.Хәбибуллина, Л.К.Хисмәтова авторлыгында рус мәктәбендәге татар балалары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015 ел), Гомәр Саттар-Муллиле “Татар исемнәре ни сөйли”, рәсемнәр, проектор, тикшерү карточкалары.

Дәрес барышы.

  1. Уку эшчәнлегенә мотивция тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез.

http://i.mycdn.me/i?r=AzEPZsRbOZEKgBhR0XGMT1RkWHvAm8-0UECk0JtW7V1S1qaKTM5SRkZCeTgDn6uOyic

Әлеге рәсем турында нәрсә әйтә аласыз? Ул малай безгә нәрсә әйтергә тели?

Укучы. Рәсемдә китап укып утырган малайның гаҗәпләнүен күрәбез, мөгаен, үзе өчен бик гаҗәеп хәлләр ачкандыр. Безгә дә китап аша бик күп яңа ачышлар белеп булуын әйтергә тели.

Укытучы. Әйе,  рәсем безгә шушы малай турында информация бирде, без аның нинди хисләр кичерүен күрдек, шуннан чыгып фикер йөрттек. Китап укып бик күп кешеләр үзләре өчен яңа ачышлар ясыйлар, гаҗәпләнәләр. Ә сез гаҗәпләнерлек яңа ачышлар ясарга әзерме?

Укучылар. Әйе, әзер.

Укытучы. Ә китаплар барлыкка килгәнче кешеләр яңа мәгълүматларны кайдан белгәннәр соң?

Укучы. Кешеләр әле язу барлыкка килгәнче үк,  рәсемнәр аркылы информация алмашканнар. Без бу турыда мәгарәләр эчендә табылган бик борынгы рәсемнәрдән чыгып әйтә алабыз.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы. Ә бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икәнне рәсемнәр аша белергә мөмкин булырмы? Әйдәгез экраннарга карыйк.

Укытучы. Әлеге рәсемнәр кемнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле икән һәм ничек?

Укучы. Бу рәсемнәрне язучы, драматург Мәдинә Маликова белән бәйләргә мөмкин. Ул Казан Дәүләт педагогия институтынның тарих филология факультетын тәмамлый,

Укучы. “Чаян” журналында корректор булып эшли.

Укучы. “Азат хатын”, хәзерге вакытта “Сөембикә” журналында башта әдәби хезмәткәр, аннан җаваплы сәркатип булып эшли.

Укучы. 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.

Укучы. 2020 нче елның 5 августында үзенең 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә җыена.

Укучы. Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” исемле әсәре бар.

  1. Уку максатын кую

Укытучы. Әйе, димәк, бүгенге дәрестә нинди әсәр белән танышырбыз?

Укучы. Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” әсәре белән.

Укытучы. Нинди максатлар куярбыз?

Укучы. Әсәрнең сюжетын белергә

Укучы. Анда күтәрелгән проблемаларны билгеләргә, геройларның гамәлләрен бәяләргә, чагыштырырга.

Укучы. Әсәрнең теленә игътибар итәргә.

Укучы. Язучы әйтергә теләгән фикерне билгеләргә.

Укытучы. Әдәбият дәфтәрләренә бүгенге числоны, теманы язып куйыйк һәм алдыбызда яткан бәяләү кәгазьләренә күз салыйк. Анда үзегезнең исем, фамилияләрегезне язып куегыз һәм һәр эш төрен үтәгәннән соң, үзегезнең эшләрегезне бәяләп барырга онытмагыз.

  1. Эшләү проектын төзү

Укытучы. Әсәрнең исеме аша әсәр турында нинди фикерләр туды. Ул нәрсә турында булачак?.

Укучы. Чәчәк балы дигәч, балның файдасы турында булырга мөмкин.

Укучы. Әйе, бәлки ниндидер авыру килеп чыккач, бал аларга шушы авыруны җиңәргә булышкандыр, чөнки балның 99 авырудан сихәте бар дигән гыйбарәне ишеткәнем бар.

Укытучы. Ә сез балны нинди авырулардан терелү өчен кулланасыз?

Укучы. Гадәттә, салкын тигәч, әнием мәтрүшкәләп бал белән кайнаган сөт эчерә.

Укытучы. Ә интернетта бу турыда нинди мәгълүматлар бар, тиз генә карап китик әле.

Укучы. Ашказаны-эчәк трактын нормальләштерә, аллергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, тиренең туклануын яхшырта, организмны ныгыта һ.б. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора.

5. Яңа материалны үзләштерү

Укытучы. Ә хәзер әсәрнең сюжетын белү өчен 1 бүлек белән танышып китик.

Укытучы. Геройларның исемнәренә игътибар итик, Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли” китабыннан Гамил, Сәгъдия исемнәренең мәгънәләрен табыйк. Әсәр ахырында аларның исеме белән җисемнәре туры килүне карап китәрбез.

Укучы. ГАМИЛ (г.)                Эшләүче, хезмәт иясе; эшчән, эшче.

СӘГЪДИЯ (г.)                Бәхетле; бәхет китерүче.

Укытучы. Әсәрнең башыннан ук нинди  күренешләргә тап булабыз? Алар яхшы күренешме?

Укучы. Гамилгә һөҗүм итү, аның акчасын урлау, наркомания, эчкечелек, пычраклык, тәрбиясезлек – болар җәмгыятебезне, кешелекне җимерә торган бик начар күренешләр.

Укытучы. Шушы сыйфатларның барысын да кайсы геройда күрәбез?

Укучы. Макар Харитоновта

Укытучы. Макар ни өчен ул үзен шулай тота? әлеге сәбәпләрне билгеләргә һәм дәфтәрләргә язарга, соңыннан бер-беребезнеке белән тулыландырырга.

Укучы. - Эчкече әти-әни үрнәге, тәрбия наз, җылы ризык, чиста кием, якты матур йорт күрми үсү, урам тәэсире, өлкәннәргә карата ихтирам юк, сөйләме тупас, караклык, эчкечелек, наркомания белән тыгыз бәйлелек.

Укытучы. Макар ни өчен Гамилнең игътибарын җәлеп итә, ул аны кемгә охшата?

Укучы. Гамил аның тавышын да, үзен күргәч, кыяфәтен дә улы Газимга охшата, шуңа аны эзләп фатирларына килә, моннан 14 ел элек бала тудыру йортында баласын алмаштыруларын аңлый, Геннадийга да бу турыда әйтә һәм Макарны үзләренә алып кайта.

Укытучы. Алдагы бүлектә вакыйгалар тиз алмашына, анда без Җәмил белән танышабыз. Ул кем, характеры нинди?

Укучы. Җәмил - Гамил белән Сәгъдия гаиләсендә үскән Харитоновлар улы, җирән чәчле, аксыл йөзле, йомшак күңелле, тырыш, эшчән үсмер. Үз әти-әнисе турында белгәч, аларда яшәп карый, ләкин андый тормышка күнекмәгән егет яңадан үзен үстергән йортка кайта.  

Укытучы. Әсәрнең икенче бүлегендә чәчкә балының нинди авыруга шифа бирүен эзләп табабыз.

Укучы. Балның наркотиклардан коткаруы турында әйтелә, Җәмил кортлар караган вакытта, Макар аннан кәрәзле балны талап алып, сатмакчы, шул акчага наркотиклар алмакчы була, Җәмил аңа кәрәзле бал тулы рама белән башына суга, бал аның башыннан агып төшә, умарталар Макарны чагалар, бу аның наркотиклар кулланырга теләү хисен баса.

Ял итү минуты. Хәзер бераз ял итү өчен алдыбызда яткан кәгазьләргә рәсем ясыйбыз, тик аның 2 шарты бар, беренчедән, ул предмет әсәр белән бәйле булырга тиеш, икенчедән карандашны кәгазьдән аерырга ярамый

 https://1000000diy.ru/images/stati/1/159/12-risunkov-odnoj-liniej-ne-7.jpghttps://i.pinimg.com/736x/cb/c5/0a/cbc50a3d0f5b2527eea0d44ba02bd759.jpghttps://paintingvalley.com/drawings/bee-drawing-images-20.jpg

Укытучы. Ни өчен шушы рәсем икәнен аңлатып китәргә кирәк.

Укучы. Чәчәк, чөнки умарталар чәчәктән бал җыя.

Укучы. Машина, Гамилнең Ока машинасы була, Макар аңа утырып чыгып китәргә тели.

Укучы. Бал корты, чөнки Макарны алар чагалар.

Укучы. Ишек – Харитоновларга керә торган, аның йозагы, тышкы күренеше, кыңгыравы, бусагасы – барысы да бик начар хәлдә, димәк, аның артында яшәүчеләрнең дә хәле шәптән түгел

  1. Беренчел ныгыту этабы

Укытучы. Төркемдә эш түбәндәгедән гыйбарәт. Бирелгән мәкаль һәм әйтемнәр арасыннан кайсын “артык” дип уйлыйсыз, шуны дәфтәргә язып куярга һәм ни өчен икәнен төркемнән 1 кеше  аңлатырга тиеш.

Тапкан ана түгел, баккан ана.

Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый.

Алма агачыннан ерак төшмәс

Тәрбиясез бала хайван булып үсәр

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.

Җавап: Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый мәкале әсәр эчтәлегенә туры килми, чөнки бүре баласы итеп Җәмилне карасак, ул эчкече әти-әнидән туган булса да, тәрбия яхшы булу сәбәпле, тәртипле, эшчән булып үсә, Ә Макарны күз алдында тотсак, начар тәрбия алса да, әсәр ахырында, әт-әнисенең мәхәббәте, җылы мөнәсәбәте тәртипсез малайны да яхшы якка үзгәртер дип ышанасы килә.

Укытучы.

Ә хәзер партадашларыбыз белән бергә әсәрдәге тел сурәтләү чараларына игътибар итәбез. Нинди чаралар кулланылган?

Укучы.

фразеологизмнар

чагыштыру

эпитет

мәкаль

Буш кул

Йөрәк ярасы кебек

Арык сынлы

Батыр ярасыз йөрмәс

Тавыш күтәрү

Тимер белән уеп куйгандай

Озынча көлсу чырайлы

Кот керде

Салкын суга сикергәндәй

Аксыл йөзле

Күзгә ташлану

Пәке кебек телү

Җирән чәчле

  1. Үзконтроль этабы

Укытучы. Укучылар, әсәрнең эчтәлеге, геройлары, төп мәсьәләләрен карап чыктык. Әйдәгез, материалны ничек үзләштерүебез дәрәҗәсен тикшереп карыйк. Сорауларга җавапларны дәфтәрләргә язабыз һәм үзебезне тикшерәбез.

  1. “Чәчкә балы” әсәрен жанр ягыннан нинди төргә кертергә мөмкин?
  2. Кайсы геройның исеме эшчән, эшче мәгънәсенә туры килә?
  3. Харитоновлар гаиләсендә ничә бала тәрбияләнә?
  4. Сәгъдия үзенең балалаларына ничек эндәшә?
  5. Макар-Мохтарны наркотиклардан чәчкә балы коткарамы, әллә башка төрле сәбәпләр дә ярдәм итәме?

Көтелгән җаваплар

  1. Повесть
  2. Гамил
  3. Ике
  4. Улым, балакаем, бәгырь кисәгем, бәбекәем.
  5. Гаиләдәге бердәмлек, бер-береңне ярату, хөрмәт, ышаныч ярдәм итә.

8 Ныгыту, күнекмәләр формалаштыру этабы.

Укытучы. Укучылар, әсәрдәге вакыйгалар кайда бара? Алар арасында аерма бармы?

Укучы. Вакыйгалар ике гаиләдә бара, аермалар бик күп.

Укытучы. Әйдәгез, бергәләп чагыштырма таблица тутырыйк әле, аермалар  күпме икән.

Гамил һәм Сәгъдия гаиләсе

Геннадий һәм Эльза гаиләсе

Эш сөючән тату гаилә

Эчәргә яратучан гаилә

Балаларын яратып, матур тәрбия биреп үстерәләр

Геннадий улын “Дуңгыз баласы” дип атый, тәрбияне урам бирә

Машиналары бар, умарта асрыйлар

Фатирлары пычрак, җимерек җиһазлар, ашарга каткан коткан

Үз балаларына да, кеше баласына да җитәрлек мәхәббәтләре бар

Үз балаларын да карарга теләмиләр.

Сәгъдия – бәхет китерүче дигән мәгънәне белдерә, балаларын, ирен бәхетле итә, Гамил – хезмәт сөюче мәгънәсен белдерә, тырыш, эш сөя, умарталар асрый

Геннадий – (благородный ) намуслы, вөҗданлы мәгънәсен белдерсә дә, әсәрдә ул күренми.

Эльза – Аллаһны танучы мәгънәсен белдерсә дә, холкында чагылмый

Укытучы. Укучылар, ни өчен Мәдинә Маликова шушы темага әсәр язарга алынды икән?

 Укучы. Бүгенге җәмгыятьтә бу проблемалар бик актуаль, шәһәрдә генә түгел, авылларда да эчкечелек, тәрбиясезлек, шапшаклык хөкем сөрә. Автор безне мондый тормыштан сакларга тели, искәртеп куя.

Укытучы. Яшь буын ни өчен шундый юлга баса соң?

Укучылар. Хәзерге матур җитешле тормыш, эш яратмау, җиңел генә акча эшләү хыялы кешеләрне шундый упкынган этәрә. Бала кечкенәдән хезмәтне яратып, дөрес тәрбия алып үсәргә тиеш.

9.Рефлексия этабы

Укытучы. Укучылар. Әсәрнең исеме бик үзенчәлекле, әйдәгез аның буенча Акросүз (бирелгән сүзнең мәгънәсенә яшерелгән аңлатма бирү алымы, ассоциация, туры килүче сүзтезмәләр) төзеп, бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясыйк әле.

Укучылар

Ч – чынбарлыкны күрсәтә

Ә – әдәплелеккә өйрәтә

Ч – чын күңелдән

К - катлаулы

Ә - әсәр

Б – бәхетле булырга өйрәтә

А -  аңлашу

Л – лаеклы алмаш әзерли

Ы – ышаныч уята

Укытучы. Сез барыгыз да бик яхшы эшләдегез. Алдыгызда яткан бәяләү кәгазьләренә билгеләрегезне куегыз һәм түбәндәге җөмләләрне тәмамлагыз

Бүгенге теманы мин яхшы аңладым, чөнки......

Барлык биремнәрне үтәдем, тик....

Бүгенге дәрестәге эшемнән канәгать, шуңа күрә.....

Бүгенге дәрес кызыклы үтте, аеруча...................... ошады.

Өй эше бирү

  1. Макарның киләчәген ничек күз алдына китерәм. Мини-сочинение.
  2. Әсәрнең эчтәлегенә туры килгән рәсем ясарга, яки табарга
  3. Әсәрнең тулы вариантын укырга.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного бала

Сценарий выпускного вечера в школе...

Мәдинә Маликова

Аның исемен ишеткәч, кайберәүләр, Аяз Гыйләҗевкә ияреп, зыялы язучы дияр. Кайберләре исә батыр дип тә өстәр. Ипле генә итеп Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исе...

Н. Сафина, Э. Шәрифуллина, М. Маликова, М. Әгъләмов, С. Сөләйманова, С. Гәрәева, Л.Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатлары

Материал -  Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Мәдинә Маликова, Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова, Салисә Гәрәева, Ленар Шәех кебек язучыларның тормыш юлы һәм иҗатларына багышлап чыгарылган ...

Н.Мусин Тайғаҡ баҫма. Маликова Р.М.

Рус  мәктәптәре өсөн дәрес эшкәртмәһе...

Класстан тыш чара "Мәдинә Маликова иҗат кичәсе"

Бүген бездә кунакта: бик күп роман-повесть, хикәяләр авторы, “Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте” президенты Мәдинә Маликова...

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы"

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы"...

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф...