Сыйфат фигыль
методическая разработка (7 класс)

Касимова Алсу Мусиновна

разработка урока по теме "Сыйфат фигыль"

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon syyfat_figyl.zip12.32 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы. “Сыйфат фигыль”

Рус мәктәпләренең 7нче сыйныф татар төркемнәре өчен

Дәреснең тибы. Уку мәсьәләсе кую һәм чишү дәресе. (Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча)

Максатлар. 1. Укучыларга сыйфат фигыльнең нәрсә белдерүен аңларга, аның җөмләдә нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга ярдәм итү. Сыйфат фигыльнең өч заманда килә алуын укучылар аңына җиткерергә булышу. Сыйфат фигыльләр кулланып җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү. 2. Ата - анага карата кадер - хөрмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итү. 3. Укучыларның мөстәкыйль фикерләвен, сөйләм телен, язу культурасын үстерү. Җиһазлар. Тактада язылган җөмләләр, мәкальләр.

Дәрес планы.

  1. Дәресне оештыру.

Н.Өй эшен тикшерү. Өй эше - хикәя, боерык, шарт фигыльләр кулланып язылган

“Кышкы урманада” дигән хикәя.

Өй эше башта төркемнәрдә тикшерелә, шуннан һәр төркемнән бер укучы хикәясен укый. Укучылар үзләре кулланган шарт, хикәя, боерык фигыльләрне әйтәләр.

(Укучылыр үзләренең эшләренә билге куялар)

Ш.Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бүгенге дәрестә фигыль төркемнәрен өйрәнүне дәвам иттерәбез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем.

Мин тактага ике мәкаль язып куйдым. Менә алар:

Бала чактан кергән гадәт чыкмый. Баласы өчен ана арыслан утка кергәң. Укытучы. Укучылар, 2нче җөмләдәге “кергән” сүзе турында*нәрсәләр әйтә аласыз? (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән бер укучы җавап бирә).

Көтелгән җавап. “Кергән” сүзе - бу җөмләнең хәбәре. Ул сыйныф турында хикәяләп хәбәр итә. Шуңа күрә' ул - хикәя фигыль. Үткән заманда үтәлә торган эш турында хәбәр итә. Соравы - нишләгән? Үткән заман хикәя фигыль.

2нче бирем.

Укытучы. Дөрес, укучылар, “кергән” сүзе җөмлә ахырында килгәндә, хикәя фигыль була. Хәзер беренче җөмләдәге “кергән” сүзен тикшерик. Бу сүз турында нәрсәләр әйтә аласыз? Ул нинди сүз төркеменә охшаган?

(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән 1 укучы җавап бирә)

Укучылар җавабы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.Дәреснең темасы...

Татар теле дәресенә презентация. Сыйфат фигыль

" Сыйфат фигыль" темасы буенча рус телле укучылар өчен  төзелгән презентация 8 нче сыйныфта  кулланыла. Укучылар  слайдлардагы материалдан  2 дәрес дәвамында файдалана алалар....

Презентация "Сыйфат фигыль"

7сыйныф өчен дәрес. Сыйфат фигыль заманнарын өйрәнү....

Дәрес конспекты"Сыйфат фигыль"

11 слайдтан торган дәрес эшкәртмәсе. Дәре башында үткәннәрне искә төшерү, ребус ярдәме белән дәрес темасына күчү....

. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыль темасы буенча дәрес планы тәкъдим итәм....

үткән заман сыйфат фигыль

7нче сыйныфның татар төркеме...

Сыйфат фигыль

Сыйфат фигыльне кабатлау...