Конспект урока по родному (татарскому ) языку, 6класс
план-конспект урока (6 класс)

5102000594@edu.tatar.ru

ФГОС. Урок родного(татарского) языка в 6классе по теме: "Татар телендә алынма сүзләр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat.t.alynma_suzlr.docx24.36 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы. Алынма сүзләр 

Белем бирү: укучыларны алынма сүзләр белән таныштыру, аларны диалогик, монологик сөйләмдә куллана алу күнекмәләрен формалаштыру;

Үстерешле: сүз байлыгын арттыру, логик фикер йөртү осталыгын үстерү;

Тәрбияви: туган илгә, туган җиреңә мәхәббәт уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

- татар теле - туган телгә мәхәббәт, сак караш булдыру; тел һәм милли культураның аерылгысыз икәнлегенә төшенү.

- дөрес сөйләм күнекмәләре булдыруга омтылу, үзләштергән белемнәр нәтиҗәсендә сүзлек байлыгын арттыру.

Метапредмет:

- сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу;

- алган белем, осталык һәм күнекмәләрдән иркен файдалану;

- тел нормаларына таянып, үз фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтә алу .

Предмет:

- телнең төп функцияләре, кеше белән җәмгыять язмышында телнең бик мөһим чара икәнлеге турында мәгълүматлы булу;

- сүзләргә (фонетик, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексик, морфологик), сүзтезмәләргә, җөмләләргә һәм текстларга анализ ясау

- татар теле лексикасы һәм фразеологиясенең төп стилистик мөмкинлекләрен, татар әдәби теленең төп нормаларын белү.

Универсаль уку гамәлләре:

Регулятив: билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, уку бурычын кую; нәтиҗәле алымнарны сайлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; үзтикшерү, үзбәя күнекмәләренә ия булу.

Танып белү: кирәкле мәгълүматны эзләп табу; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү; уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап оештыру.

Коммуникатив: аралашу максатына туры китереп, үз фикерен тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу; төркемдә, парда, күмәк эшләгәндә хезмәттәшлек итә белү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

Укыту методы: проблемалы ситуация тудыру, тикшерү.

Эшне оештыру формалары: күмәк, индивидуаль, төркемдә эшләү.

Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, аудиодиск, карточкалар.

Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, яхшы кәеф телим сезгә.

II.Актуальләштерү.

- Бүген без ике төркемгә бүленеп эшләрбез.

- Лексика бүлеген өйрәнүне дәвам итәбез.

Өй эшен тикшерү. Һәр төркемнән берәр укучы антоним кергән иң уңышлы диеп табылган икешәр мәкаль укый, мәгънәсен аңлата.

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Слайдта “ Шүрәле” әкиятенең иллюстрациясе, поэмадан өзек язылган.

...Бервакыт чут-чут итеп сайрый ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;

Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул...

- Укучылар, сез бу юлларның кайсы әсәрдән икәнен таныгансыздыр инде.

(Көтелгән җавап)

- Әйе, Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан алынган.

Хәзер әйтегез эле, асларына сызылган сүзләр кайсы телдән алынган?

(Көтелгән җавап)

- Бу сүзләр рус теленнән алынган.

Слайдтан укыйбыз:

... Птичий щебет, звонкий лепет раздавались в тишине

И пронзительным весельем наполняли душу мне.
Здесь и музыка и танцы, и певцы и циркачи,
Здесь бульвары и театры, и борцы и скрипачи...

- Бик дөрес, балалар, бу сүзләр рус теленнән алынган. Бу сүзләр ике телдә дә бер үк төрле әйтеләләр. Андый сүзләрне рус телендә ничек атыйлар?

(Көтелгән җавап)

- Заимствованные слова.

- Ә хәзер безгә “Татарча – русча” сүзлек ярдәмгә килә. Кайсы төркем тизрәк табар? Татарчасы ничек була?

(Көтелгән җавап)

- Татарча без аларны алынма сүзләр дип йөртәбез.

- Ничек уйлыйсыз, безгә кирәкме икән алар?

- Бу сорауга җавапны дәрес барышында алырбыз.

4. Яңа теманы ныгыту. Модельләштерү.

- Таблицага игътибар итик.

 -Телебезнең сүзлек составы халкыбызның үзара аралашуы һәм бүтән халыклар белән бергәләп яшәве нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның төп өлешен татар теленең үз сүзләре алып тора.

Электрон дәреслектәге 243 күнегүне үтәү. Татар теленең үз сүзләре бирелгән таблицага күзәтү ясау.

Нәтиҗә.

- Татар сүзләре нәрсә белән үзенчәлекле?

(Көтелгән җавап)

- Алар кыска, истә калдырырга җайлы.

- Сингармонизмга буйсыналар.

Туганлык атамалары белән җөмләләр төзеп язу.

- Яхшы. Ә хәзер алынма сүзләрне ничек аерып була дигән сорауга җавап эзлибез.Электрон дәреслектәге кагыйдәне уку.

1. Гарәп-фарсы алынмаларында сүз башында д, з, р, һ, ф тартыклары килә: дан, замана, ризык, хәтер, һәйкәл, һәм, фән.

2. Гарәп-фарсы сүзләре тә-, мә-, мө- кушылмалары белән башлана, -әт, -ат, -ят, -ханә, -стан кушымчалары белән тәмамлана: тәрҗемә, мәктәп, мөгаллим, хөкүмәт, матбугат, нәшрият, ашханә, Татарстан.

3. Гарәп-фарсы алынмаларында нечкә сүзләрдә [гъ ], [къ] тартыклары килергә мөмкин.

247 нче күнегүне үтәү. Беренче төркем гомумтөрки сүзләрне , икенче төркем алынма сүзләрне яза.

Гарәп алынмаларының лексик мәгънәсен аңлату.

Сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне атау.

Нәтиҗә ясау.

- Укучылар, гарәп-фарсы алынмалары телебезгә халкыбыз ислам динен кабул иткәч күпләп керә башлый. Аларның күбесенең алынма сүз икәнлеге сизелми дә. Алар сингармонизм законына буйсынамы?

(Көтелгән җавап)

- Алар арасында сингармонизмга буйсынмаган сүзләр күп.

- Кайсы шагыйрь иҗатында гарәп- фарсы алынмаларын еш очратасыз?

(Көтелгән җавап)

- Г.Тукай шигырьләрендә.

- Мин сезгә аның кайбер шигырьләреннән өзекләр укыйм, сезгә шигырьнең атамасын, гарәп-фарсы алынмаларын әйтергә кирәк булыр.

Слайд.

1. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

(Көтелгән җавап)

- “Сабыйга “шигыре, “мәгърифәт” сүзе - гарәп алынмасы.

Слайд.

2. Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

(Көтелгән җавап)

- “Иртә” шигыре, “мәшрикъ” сүзе-гарәп алынмасы.

Слайд

3. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

(Көтелгән җавап)

- “Эшкә өндәү” шигыре, “мөкатдәс” сүзе - гарәп алынмасы.

Слайдта бу сүзләрнең тәрҗемәсе бирелә.

мәгърифәт-образование

мәшрикъ-восток

мөкатдәс-святой

Укучылар, без бу сүзләрне сөйләмебездә еш кулланабызмы?

(Көтелгән җавап)

- Сирәк кулланабыз.

-Ни өчен дип уйлыйсыз?

(Көтелгән җавап)

- Чөнки алар искергән сүзләр.

-Дөрес, укучылар, аларны икенче төрле архаизмнар дип йөртәләр.

Физминут .

-Ә бүгенге көндә телебезгә алынма сүзләр кайсы тел аша керә дип уйлыйсыз?

(Көтелгән җавап)

- Рус теленнән.

- Дөрес, рус теленнән һәм аның аша бүтән телләрдән. Болар - инглиз, немец, француз, итальян һ.б.телләр.

Алынма сүзләрне аеру өчен аларның билгеләрен санауны дәвам итәбез:

4. Алынмаларның кайберләре сингармонизмга буйсынмый: китап, җәза, кино.

5. Ике яки икедән артык сузык бер-бер артлы килә: театр, какао, поэма.

6. Сүздә бю, вю, кю, мю, пю, рю кушылмалары булу: бюст, гравюра, кювет, мюсли, пюре, рюкзак.

- Телебез соңгы елларда нинди алынмаларга баеды икән?

(Көтелгән җаваплар)

- Файл, сайт, слайд, Инстаграм, блогер, лайк.

- Әйе, аларның күбесе Интернет белән бәйле яңа сүзләр. Аларны неологизмнар дип йөртәләр.

Дәреслектәге 247 нче күнегүне үтәү. Рус теленнән кергән сүзләрне язып алу.

Бер сүзне килешләр белән төрләндерү. Һәр төркемнән берәр укучы такта янына чыгып эшли.

Нәтиҗә.

- Алынма сүзләр килешләр белән ничек төрләнде?

(Көтелгән җавап)

- Рус теленнән кергән сүзләр калын иҗеккә бетсә, калын кушымча, нечкә иҗеккә бетсә, нечкә кушымча ялгап язабыз.

Карточкалар белән эшләү. Бирелгән текстта төшеп калган кушылмаларны һәм кушымчаларны куеп чыгарга.

IV. Рефлексия.

- Дәрес башында куелган сорауга җавап биреп карыйк әле. Алынмалар телебезгә кирәкме?

(Көтелгән җаваплар)

- Аларның күбесе телебезгә бик күптән үтеп кергәннәр һәм татар теле кагыйдәсенә буйсынганнар.

- Кирәк, чөнки бөтен яңа сүзләрнең татарчага тәрҗемәләре юк.

- Ләкин аларны урынлы кулланырга кирәк.

- Татарчасы булса, алынма сүз кулланмаска.

- Бик дөрес, ә хәзер бер шигырь тыңлыйк әле.

Аудиоязма.

Ш. Маннапов.Ат ник көлә?

Авылга әбиләренә

Кунакка кайткан Ирек.

«Привет, конь!» – дип исәнләшкән

Җирән кашканы күреп.

Җирән кашка башын чайкап

«-Миха-ха- хай!» – дип көлгән.

«Ник көлә ул?» – дип Ирек

Сораган әбисеннән.

Әбисе хәйләкәр генә

Елмаеп болай дигән:

- Үз телен оныткан, диеп

Көләдер, улым синнән....

- Балалар, ат нигә көлгән икән?

(Көтелгән җавап)

- Ирек татарча белми, шуңа күрә көлә.

- Привет, конь - алынма сүзләрме?

(Көтелгән җавап)

- Юк, привет - сәлам, конь - ат була.

- Укучылар, үз телебездә булган сүзләрне бүтән тел сүзләре белән алыштыру әйбәт күренеш түгел. Сез Иреккә нинди киңәш бирер идегез?

(Көтелгән җаваплар)

- Үз телеңне белергә кирәк.

- Үз телеңне белмәсәң, көлкегә калырсың.

- Алынма сүзләр турында сөйләшүне киләсе дәрестә дәвам итәрбез.

Үзбәя.

V. Өй эше. Әдәбият дәреслегеннән алынма сүзләр кергән 5 җөмлә язып алырга.

VI. Йомгаклау.

- Туган телебезне өйрәнүдә уңышлар телим! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по родному карачаевскому языку "Собственные и нарицательные имена существительные". 5 класс + презентация

Яркое и полное содержание материала урока. Основная цель урока: формирование представлений об именах собственных и нарицательных, их сходстве и различии; воспроизведение в памяти знания о собственных ...

Конспект урока по родному (нанайскому языку) в 5 классе по теме "Гармония гласных"

Материалы к уроку родного (нанайского) языка в помощь учителям родного (нанайского) языка в 5 классе по теме "Гармония гласных"...

Разработка урока по родному татарскому языку "Дүрт аяклы дусларыбыз" . 5 кл.

Разработка урока по родному татарскому языку "Дүрт аяклы дусларыбыз" . 5 кл....

План - конспект урока учителя родного (нанайского) языка Донкан В.Л.

Тема урока "Овощи" 4 класс. тип урока : систематизация и обобщение знаний и умений. Форма урока: урок - игра....

конспект открытого урока пр родному (татарскому) языку в 5 классе

приложение к открытому уроку  "Иҗек. Иҗек калыплары" 5 класс...

Конспект урока по родному татарскому языку "Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә." (5 сыйныф)

Конспект урока по родному татарскому языку  по теме "Повествовательное предложение". Повторение всех видов предложений.на родном татарском языке....

План-конспект урока по государственному (татарскому языку) на день единого текста в 5 классе. Текст "Тундра"(повторение имён существительных)

Метапредметные цели урока:- формирование читательской грамотности: работать с текстом, используя различные виды чтения (просмотровое, изучающее, рефлексивное)...