sina_gyna_halkym_hezmtem
презентация к уроку

Хузина Гульназ Рафисовна

                Иж Бубый мәдрәсәсенә 240  ел

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сиңа гына , халкым , хезмәтем ! Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе (Татар халкы һәм Татарстан үсешенә зур өлеш керткән Бубый мәдрәсәсе шәкертләре турында ) 2021

Слайд 2

Бубый мәдрәсәсе хәзерге көндә инкыйлаб мәйданында армый-талмый көрәшеп килүче бик күп татар сәяси эшчеләренә вакытында рух биреп чыгарды . Инкыйлаб булу белән бу рух изелгән татар ярлыларының ярдәменә ашыкты . Бубый шәкертләрен көрәш мәйданының беренче сафына ыргытты . Гасыйм Мансуров И ж – Бубый мәдрәсәсенә 240 ел Бубый шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар , аякларын җиргә нык басып йөриләр . Фатыйх Кәрими

Слайд 3

Вятка губернасы , Әгерҗе өязенең ( хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Тирсә авылында туган . Иж-Буби мәдрәсәсен һәм Ижауда 4 еллык училище тәмамлаган . Укытучы , совет чорында татар газеталарында мөхәррир , өяз идарәләрендә җаваплы хезмәткәр . 1920 ел - Татарстан НКВДсы каршындагы Уголовный розыск идарәсе башлыгы . 1922 ел - “Коммунистический путь” журналы җитәкчесе . 1924 елда - Татарстан Халык комиссарлары Советы рәисе урынбасары . М.Солтангалиевны Сталин каршында яклаучы буларак , дәүләт хезмәтеннән читләштерелә . Үзәк нәшрияткә күчеп эшли . Биредә ул тулысынча фәнни - тикшеренү эшенә бирелә (“Татар провокаторлары ” (1925), “ Беренче революция елларында татарлар ” (1926)). 1929 елның августында партиядән чыгарыла , 28 декабрьдә кулга алына һәм Соловки утравына 10 елга сөргенгә җибәрелә . Азат ителгәннән соң Муром шәһәрендә яши . 1955 елда үлә . 1991 елда аклана . https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el Гасыйм Гата улы Мансуров (1894-1955 ) - дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, мөгаллим

Слайд 4

Җамал Вәлиди ( Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов ) (1887-1932) әдәбият һәм тел галиме , тәнкыйтьче һәм публицист, педагог 1887елда Татарстанның Апас районы Апас авылында мулла гаиләсендә туа . Авыл мәктәбен һәм Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң , 1911-1918 елларда « Хөсәения » мәдрәсәсендә укыта , шулай ук «Шура» журналы һәм « Вакыт » газетасына актив языша . 1918–1923 елларда Казан мәктәпләрендә , татар рабфагында , Көнчыгыш Академиясендә укыта . Шул ук вакытта Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында терминология комиссиясе җитәкчесе вазыйфаларын башкара . 1923–1931 елларда Казан шәрык педагогия институты доценты. Ул үз заманының көчле әдәби тәнкыйтьчесе. ( « Очерк истории образованности и литературы татар» китабы ). Җамал Вәлиди -тел галиме («Татар теленең грамматикасы », «Татар теленең тулы сүзлеге », төрле журнал һәм җыентыкларда басылган күпсанлы мәкалә – тикшеренүләре ). Ул В.Бартольдның «Краткая история мусульманской культуры» дигән хезмәтен тәрҗемә итә . 1930 елда ялган гаепләү буенча (« солтангалиевчелек », халык арасында һәм матбугатта буржуаз-милли идеяләр тарату ) кулга алына һәм хөкем ителә . 1932 елда вафат була , 1959 елда реабилитацияләнә . Җамал Вәлиди исемендәге Татарстан Язучылар берлегенең премиясе оештырылган . https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

Слайд 5

Юныс Нуриман улы Вәлидов (1889-1925) ТАССРның беренче игенчелек халык комиссары 1889 нчы елда Нократ губернасы Алабуга өязе Балтач авылында крестьян гаиләсендә туа . Бубый мәдрәсәсендә белем ала. Салагыш авылында укытучы булып эшли . 1917-1918 елларда Алабуга өязе земство идарәсе әгъзасы ; эшче , солдат һәм крестьян депутатлары Советы башкарма комитеты әгъзасы , Мөселман эшләре буенча комиссариат рәисе . 1920-1923- ТАССРның беренче игенчелек халык комиссары 1921-1922 еллардагы ачлыкны җиңүдә зур эшчәнлек күрсәтә . И кътисади яктан чәчәк атучы уннарча яңа авыл хуҗалыгы бистәләрен булдырган . 1923 елда М. Солтангалиевны яклау хатына кул куя. 1924 ел- хөкем ителә . 1925 елда Мәскәүдә каты авырудан вафат була . 1990 елда аклана . https://www.tassr90.ru/people/2010/04/15/52380/

Слайд 6

Гаяз Хисаметдин улы Максудов (1891-1942) җәмәгать эшлеклесе , журналист, галим 1891 елда Югары Кибәхуҗа авылында (Татарстан республикасының Теләче районы) дөньяга килә . Буби мәдрәсәсендә укый . Бельгиядә Льеж университеты физика-математика факультетын тәмамлый һәм математика фәннәре магистры дәрәҗәсен ала. 1922 -1925 елларда ТАССР Мәгариф Халык комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк рәисе , Татарны гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзасы , татар теленең фәнни терминологиясе комиссиясенең рәисе . Бер үк вакытта « Мәгариф » журналының редакторы.1923 елда Мирсәет Солтангалиевны яклап язылган хатка кул куя. 1925-1926 елларда ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының баш политпросвет рәисе . Урта мәктәпләр һәм техникумнар өчен математика дәреслекләренең авторы. 1926 елдан Көнчыгыш -педагогика институты хезмәткәре.1929 ел- Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасеннән чыгарыла . 1930-1936 елларда Казан университетында,физика -математика фәннәре кандидаты , доцент. 1937ел- нигезсез сөргенгә куыла ; вафатыннан соң гына реабилитацияләнә . https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

Слайд 7

Даут Гобәйдулла улы Гобайдуллин ( Даут Гобәйди ) ( 1873-1919) шагыйрь , тәрҗемәче , мәгърифәтче , җәмәгать эшлеклесе 1873 елда хәзерге Татарстан республикасының Әгерҗе районына караган Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа . 1897ел- Иж-Буби мәдрәсәсен уңышлы тәмамлап , балаларны җәдитчә укыта башлый . 1902 ел - муллалыкка имтихан тота , имам – хатыйплык указын ала. 1912 ел -“ Буби мәдрәсәсе ” эше буенча 4 айга кулга алына . Даут Гобәйдинең иҗат хезмәтләре Казанда басылып чыга . Ул « Шүрәле каргаган авыл » шигырь җыентыгы , « Мөгаллим Әл-хуруф » исемле әлифба һәм уку китабы ), балалар өчен гигиена мәсьәләләренә багышланган « Хифзы әс-сыйхәт дәресләре » китаплары авторы. Н.В.Гоголь , А.В.Кольцов , Марк Твен әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре авторы. 1917-1919 еллар Сарсак - Омга волосте Советында депутат, мәгариф бүлеге мөдире . 1919 елның апрель башларында Сарсак - Омга волостенә Колчак гаскәрләре басып керә , Д. Гобәйдине җәзалап үтерәләр . https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

Слайд 8

Зәйнәп Габделҗәмил кызы Максудова ( 1897-1980) укытучы , археограф 1897 елда Уразай авылында ( хәзерге Әгерҗе районы) унөченче бала булып мулла гаиләсендә туа . 1911 елда Иж-Буби авылында сигезьеллык хатын – кызлар мәктәбен гел югары билге белән генә тәмамлап , мөгаллимә дәрәҗәсен ала, балалар укыта . Рус теле һәм әдәбияты укытучысы була . Үзбәкстанда Ташкент университетында укыганда , аның фән , әдәбият белән кызыксынуы көчәя . Ул Көнчыгышта , Урта Азиядә һәм Идел буенда яшәгән күренекле шәхесләр , иҗат ителгән әсәрләр турында мәгълүматлар җыя башлый . З. Максудова бөтен гомерен борынгы әдәби җәүһәрләрне җыюга , өйрәнүгә багышлый , аларның каталогын төзү белән шөгыльләнә . Татарстан Д әүләт үзәк музеенда аңардан калган дистәләгән борынгы китап-җыентыклар , кулъязмалар , җиде меңнән артык био - библиографик карточкадан торган алты әрҗә каталог саклана.1960-75 елларда ул яңа табылган кулъязмаларны уку , анализлау , авторларын , чорларын билгеләү буенча Фәннәр Академиясенең Казан филиалы һәм университет галимнәренә зур ярдәм күрсәтә , татар халкының “ онытылган ” шагыйрьләре хакында фәнни мәкаләләр яза . https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

Слайд 9

Садри Җәләл ( Садретдин Хәйретдин улы Вәлидов ) ( 1891-1943) татар язучысы , тәнкыйтьче 1891 елда Апас авылында мулла гаиләсендә туа . 1910 елда атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсен , 1915 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый . Казандагы Татар рабфагында , Сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта.Күп санлы газета- журналларда мәкаләләр , татар театрына рецензияләр бастыра . С. Җәләл - кырыклап хикәя , күп санлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре , тәрҗемә китаплар авторы . Бердәнбер күләмле әсәре — «Дим буенда » повесте - әдипне киң җәмәгатьчелеккә таныта . Антон Чехов, Максим Горький, Дмитрий Фурманов, Ф. Шиллер, П . Бессалько һәм Д.Мамин -Сибиряк , Д. Лондон әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән . С. Җәләлнең язмышы фаҗига белән төгәлләнә . «Дим буенда » повесте белән татар морзаларын идеаллаштыруда , « милләтчелек эшчәнлегендә » гаепләнеп , 1931, 1937 елларда ике мәртәбә кулга алына . Соңгысында сәламәтлеге тәмам какшап , күзләре сукыраеп , 1939 елда төрмәдән чыгарыла , 1943 елның июнендә вафат була.1959 елда аклана . https://nsportal.ru/user/329717/page/izh-bubyy-mdrssen-240-el

Слайд 10

Мәрьям Шәймөхәммәт кызы Зәйнуллина ( Ибатуллина ) ( 1900-1994) ТАССРның атказанган укытучысы , җәмәгать эшлеклесе Әгерҗе районы Иж-Буби авылында дөньяга килеп , яшьтән үк ятим кала. Иж-Буби мәдрәсәсен , соңыннан Уфада укытучылар семинариясен тәмамлый . Гражданнар сугышында 28-нче Азин дивизиясендә хезмәт итә , сугыш беткәч Мәрьям укытучы булып эшли башлый . 1939 елда хезмәт ияләренең Казан шәһәр советы председателе урынбасары итеп сайлана . Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям Зәйнуллина фронт өчен җаваплы участокларда эшли . 1947 елдан укытучылык хезмәтен дәвам итә . Җәмәгать эшләре белән мәшгуль , Татарстанда ветераннар хәрәкәтен оештыра . 25 елдан артык ветераннар Советы җаваплы сәркатибе . http://agryz-rt.ru/news/100-letie-tassr/k-100-letiyu-tassr-urozhenka-izh-bobi-maryam-zaynullina-my-stoyali-u-kolybeli-respubliki

Слайд 11

Хәлили Якъуб Ибрагим улы ( 1878-1938) журналист, нәшир , педагог 1877 елның 10 декабрендә Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында туа . Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлагач , шунда ук укыта . 1913–1918 елларда татар хатын-кызларның беренче « Сөембикә » журналы нәшире һәм мөхәррире , шул ук вакытта , 1917–1918 елларда « Балалар дөньясы » журналы чыгара . Татар мәктәпләре өчен китаплар һәм уку дәреслекләре : « Тәгълим әс-сарыф » (1909), « Гыйльми хәл », « Иң яңа әлифба », « Мисаил хисап » (1910), « Әнбия тарихы » (1913), «Ислам тарихы » (1917) һ.б . авторы һәм төзүчесе . Күп кенә китапларны татар теленә тәрҗемә итеп , басмага әзерли (« Хакыйкать өчен җан фида », 1908) һ.б . « Сөембикә » журналы ябылганнан соң , Казан һәм Буа дәүләт учреждениеләрендә , сәүдә оешмаларында эшли . « Юл» ширкәте әгъзасы буларак , китаплар нәшер итүдә актив катнаша.1937 елның 22 декабрендә советка каршы сүзләр сөйләүдә , Болак арты республикасын оештыруда катнашуда , « Сөембикә » журналында буржуазҗ идеяләрне пропагандалауда , Г. Исхакый , Һ . Атласи , М . Бигиев , С . Максуди , Г . Баттал белән элемтәдә торуда гаепләнеп , кулга алына ; атарга хөкем ителә . 1956 елда аклана . https://tatarica.org/ru/razdely/sredstva-massovoj-informacii/personalii/halili-yakub-ibragimovich

Слайд 12

Татар мәгариф тарихында эз калдырган шәхесләр Харис Әхмәт улы Сайманов Иж-Буби мәдрәсәсе шәкерте , мәдрәсәдә математика, физика фәннәрен укыта . Совет чорында Иж-Бубый урта мәктәбе укытучысы . Котдус Абдрахман улы Габдрахманов (1882-1953) – педагог , мәгърифәтче . 1882 елда Иж-Бубый авылында туа . Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган , 1903-1911 елларда мәдрәсәә география, биология фәннәрен укыта . Ул татар телендә дәреслекләр авторы. (" Әхлакъ китабы "). Мәдрәсә ябылганнан соң Иж-Бубыйда земство мәктәбендә эшли . 1921-1923 елларда ул кантонның халык мәгарифе бүлеге мөдире . Әгерҗе мәктәбе директоры, Иж-Бубый урта мәктәбе укытучысы . Аның улы Асаф Котдус улы Абдрахманов (1919 елгы ) - Советлар Союзы Герое. Сара Ибраһимова-Габбасова ( Яшел Ү зән ). РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы Гобәйдулла Таҗетдин улы Балтанов . Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең Бөтенроссия берләшмәсе әгъзасы . 1922 - 1924 елларда ТАССР халык мәгариф комиссарының урынбасары

Слайд 13

Заһирә Гали кызы Байчурина (1890-1977) — татар шагыйрәсе , укытучы . 1890 елда Тирсә авылында ( хәзер Татарстанның Әгерҗе районында ) мулла гаиләсендә туа . Башлангыч белемне туган авылында ала. Унбер яшендә ул Иж-Бубидагы кызлар мәктәбенә укырга керә . 1906 елда Иж-Бубидагы кызлар мәктәбен тәмамлый һәм балалар укыта башлый . 1923 елда " Шигырьләр мәҗмугасе " исемле китабы чыга . 1935—1939 елларда Казанда район Советына депутат итеп сайлана . Сайланма шигырьләре 1959 елда чыккан « Ана сүзе » исемле китабына тупланган . Шагыйрә 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат . Нурлыһода Туктамышева - Ленин ордены кавалеры, шагыйрь Нәҗип Думавиның хатыны , мәдрәсәдә башлангыч сыйныфларны укыткан Хафизетдин Нәҗметдин улы Корбангалин (1879-1929 )- Иж-Буби мәдрәсәсе шәкерте , 1898-1904 елларда мәдрәсәдә башлангыч мәктәбендә укыта , халык укытучысы.1919 елдан Исәнбай авылы ир балалар мәктәбе укытучысы . https://edu.tatar.ru/agryz/izh-bobya/sch/page2949566.htm Симаков Габдулла Арыслангәрәй улы 1896 нчы елда Исәнбай авылында туган . Кызыл Армия командиры, гражданнар сугышында һәлак булган https://edu.tatar.ru/agryz/izh-bobya/sch/page2949566.htm Ш.Хамиди - Әгерҗе революция комитеты рәисе

Слайд 14

Харис Шәймардан улы Шәймарданов Иж-Буби мәдрәсәсе шәкерте һәм мөгаллиме . Гражданнар сугышында хәрби комиссар Габдрахман Габделкәрим улы Мангушев - Татар театрына нигез салучыларның берсе. Татар драма актёры, журналист, драматург Зәки Габделханнан улы Алиев - Педагог, Минзәлә өязенең мәгариф бүлеге һәм укытучылар әзерләү курсларының җитәкчесе , Яр Чаллы кантоны башкарма комитетының президиумы әгъзасы Габдулла Сибгатуллин-Буби - Язучы , туган авылында китапханәдә эшли Сәлим Әминов – Яр Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге мәктәп директоры һәм математика укытучысы булып эшли

Слайд 15

Хөснетдин Хәсәнәв - укытучы . 1934-1936 елларда Иж - Бубый мәктәбендә директор булып эшләгән . Репрессия корбаны Сара Габбасова - РСФСРның атказанган укытучысы Гайшә Гобәйдуллина – укытучы, Ленин ордены кавалеры Гайшә Әминова – укытучы , Ленин ордены кавалеры Рокыя Шәймардан кызы Әхмәтҗанова – у кытучы , Ленин ордены кавалеры

Слайд 16

Эшне башкардылар : МБГУ Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Зайнуллина Г.З., Хузина Г.Р., Исмагилова Г.Ф.