“Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен анализлау
план-конспект урока (6 класс)

Критик фикерләү технологиясе  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass_alty_tubty_alymy.docx24.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Критик фикерләү технологиясе  “Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен анализлау.

                                                                                         Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең

                                                                                        1 нче квалификацион  категорияле

                                                                                        туган тел һәм әдәбият укытучысы          

                                                                                        Садыкова Гөлсинә Минзариф кызы.

 Максаты:1) критик фикерләү технологиясе  “Алты түбәтәй” алымы турында кыскача белешмә бирү, шул ысул ярдәмендә Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен анализлау; 2) укучыларның интеллектуаль һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

 3) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, яхшылык эшләү теләген уяту.

Бурычлары: 1) укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту; 2) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш булдыру.

Җиһазлау: презентация, алты төстәге түбәтәй, мастер-класс брошюралары, күгәрчен шаблоннары, текст язылган карточкалар.

Мастер-класс барышы

I. Оештыру һәм уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

  1 нче слайд

-Хәерле көн! Мин сезне күрүемә бик шатмын.

 “Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның иҗади фикер йөртә белү сәләте кыйммәт”,- дип әйтелә татар халкында. Критик фикерләү технологиясе – “Алты түбәтәй” алымы ярдәмендә укучыларны иҗади фикер йөртә белергә өйрәтеп булуын ачыкларбыз.

II. Критик фикерләү технологиясе “Алты түбәтәй”алымы белән таныштыру.

    2 нче слайд

- Бу алымның максатлары:

- укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү;

- укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру; укучыны креатив эшчәнлеккә тарту;

- белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш булдыру.

  3 нче слайд

- “Алты түбәтәй” алымын, фикерләүнең алты төрен Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан.  

  Критик фикерләүнең бу алымы ярдәмендә укучылар укылган әсәргә уен формасында тирәнтен анализ ясыйлар. Алар дүртәр кешелек алты төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә төрле төстәге түбәтәй бирелә. Нинди төстәге түбәтәй алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча үз фикерләрен белдерәләр, проблемаларны анализлыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар. Төркемнән бер кеше барысы исеменнән чыгыш ясый.

-Рәхим итеп дүртәр кеше булып алты өстәл артына алты төркем булып утырыгыз. Һәрбер өстәлдә төрле төстәге түбәтәй.

Бүген без сезнең белән “Алты түбәтәй” алымы белән әсәргә анализ ясарбыз. Сезнең алларыгызда түбәтәйләр. Үзегенең түбәтәегез таләп иткән сорауга җавап бирерсез.

  4 нче, 5 нче слайдлар

Ак түбәтәй. Нинди яңа мәгълүмат белдегез?

Сары түбәтәй. Өйрәнгән мәгълүматның уңай яклары. Позитив фикерләр.

Кара түбәтәй. Нинди тискәре яклар күренде? Тәнкыйть күзлегеннән карау.

Кызыл түбәтәй. Сездә нинди хисләр туды? Эмоциональ кабул итү.

Яшел түбәтәй.Иҗади фикерләү. Фаразлар.

Зәңгәр түбәтәй.Фикерләрне гомумиләштерү, йомгак ясау.

III. Уку мәсьәләсен кую.

- Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен.)

- “Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен  анализларбыз. Хикәя белән без таныш, күз йөртеп чыгыгыз. (Һәр өстәлдә текст.)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

 “Алты түбәтәй” алымы белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” хикәясен  анализлау.

   6 нчы  слайд

- Эшне ак түбәтәйдән башлыйбыз.

  Ак түбәтәй - Нинди яңа мәгълүмат белдегез? Фактлар.

   7 нче слайд

-Чүплек савытында капрон җепкә күгәрчен эләгеп кала. Кешеләр узып китәләр. Малай стадионга ашыга.Ул кошка ярдәм итә.

 8 нче слайд

Сары түбәтәй - Өйрәнгән мәгълүматның уңай яклары. Позитив фикерләр.

9 нчы слайд

-Малай  кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, битараф түгел, тәвәккәл, тыйнак (яхшылык эшләгәне турында мактанмый, бар дөньяга кычкырмый). Малай кызгана белә, кошларны ярата, ярдәм итәргә ярата, вакытын кызганмый.

  10 нчы слайд

Кара түбәтәй  - Нинди тискәре яклар күренде? Тәнкыйть күзлегеннән карау.

11 нче слайд

 -Кешеләр кешелексез, шәфкатьсез, битараф, гамьсез (аларның күгәрченгә ярдәм итәргә гамьнәрендә дә юк). Алар күгәрченгә ярдәм итмиләр. Кешеләр, кечкенә дусларыбызны уйламыйча, аларга зыян китерәләр.

  12 нче слайд

Кызыл түбәтәй  - Сездә нинди хисләр туды?  Эмоциональ кабул итү.

13 нче слайд

-Малай күгәрченне кызгана. Күгәрчен малайдан курка (кешеләр аны рәнҗеткән булганнардыр). Малайның кылган эше өчен кәефе күтәрелә, күзләре яшьләнә. Малай эчке дулкынлану хисе кичерә. Малай куана, шатлана.

   14 нче слайд

Яшел түбәтәй - Иҗади фикерләү. Фаразлар.

 15 нче слайд

-Тормышта да, кызганычка каршы, хикәядәге кебек, кешеләр үзләре турында гына уйлыйлар, вакытларын кызганалар, үз эшләрен генә эшләргә ашыгалар, тирә-юньдәге хәлләргә игътибар итмиләр.  Малай кебек яхшылык эшләүче кешеләр аз, андый дуслар һичкайчан авыр хәлдә калдырмаслар.Чын яхшы кеше һәрвакыт кешеләргә, кошларга, хайваннарга, агачларга да, суга, җиргә дә сүзе, эше белән яхшы булырга тырыша.

 16 нчы слайд

V. Рефлексия.

- Автор безгә нәрсә әйтергә тели? Нәрсәгә өнди?

Зәңгәр түбәтәй - Фикерләрне гомумиләштерү, йомгак ясау.

17 нче слайд

-Автор кош образында табигатьнең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәтә. Кеше табигать белән гармониядә яшәргә тиеш. Кешеләр кешелекле, шәфкатьле, ярдәмчел булганда гына табигатьне саклап калырга була. Табигать безгә яшәү өчен көч бирә, кешенең дөньясын бизи. Автор безне табигатьне сакларга өнди.

  18 нче слайд

- Табигатьтә һәркайсыбызның яшәү тирәлеге бар. Шулай итеп, Роза Хафизова үзенең “Күгәрчен һәм малай” әсәрендә  табигатькә карата миһербанлы, мәрхәмәтле булырга кирәклегенә басым ясый, кешеләрне яхшылык кылырга чакыра.

          Күтәрик егылган гөлләрне,

          Матурлык калмасын егылып.

          Һәркемнең гомере бер генә,

          Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

                                       Ф.Яруллин.

-Үзегезнең яхшы теләкләрегезне шушы тынычлык символы - күгәрченнәргә  язуыгызны сорыйм.

  19 нчы слайд

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сезнең белән эшләве бик рәхәт булды. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай".

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфлары өчен укдан дәрес эшкәртмәсе...

Р. Хафизованың "Күгәрчен һәм малай" хикәясе

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....

Роза Хафизованың "Кирлемән" әсәре буенча китап укучылар конференциясе сценарие.

Конференция рус төркемендә укучы  балалар өчен үткәрелде....

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлау

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлауМаксат:  1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген...

Шәриф Камалның "Буранда" хикәясен анализлау

Шәриф Камалның "Буранда" хикәясе буенча презентация...

Г. Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализлау.

Г. Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясен анализлау....