Роза Хафизованың "Кирлемән" әсәре буенча китап укучылар конференциясе сценарие.
план-конспект занятия (5 класс) по теме

Мусина Гөлназ Шәриф кызы

Конференция рус төркемендә укучы  балалар өчен үткәрелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Роза Хафизованың “Кирлемән” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Максат: 1)рус балаларын татар язучысы Роза Хафизова һәм аның әсәрләре белән таныштыру;

2)бәйләнешле сөйләм үстерү;

3)дөньяга дөрес караш тәрбияләү.

Җиһаз:призентация, татар китаплары күргәзмәсе.

Чара барышы.

Укытучы.   Исәнмесез, кадерле дуслар. Без сезнең белән Роза Хафизованың “Кирлемән” әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрергә җыелдык.   Әсәрне барыгыз да укып чыктымы? Хәзер кроссворд ярдәмендә  тикшереп карыйбыз

Кроссворд чишү.

6

5

1

2

3

       

4

7

Горизонталь буенча:

1.Төп геройның исеме.

2.Кирлемән нәрсәгә атланып чаба?

3.Кирлемәнне кем эзли?

4.Насих кая йөри?

Вертикаль буенча:

5.Кирлемән Насихны кая алып бара?

6.Сәгыйть Кирлемәнне нәрсә белән казып чыгара?

7.Курчаклар нәрсә чыккач тереләләр?

Укытучы. “Кирлемән”не кем язган?

  Укучылар. Роза Хафизова.

Роза Хафизова турында сөйләү.

6 нчы февраль көнне язучы Роза Хафизованың тууына 85 ел тулды.
 Роза Хафизованың бала чагы бик авыр елларга туры килә, ләкин ул  язмыш сынауларына да бирешмичә, Казан дәүләт университетын тәмамлап журналист һәм язучы буларак зур уңышларга ирешә.
     Роза апа ике дистәдән артык китап авторы. Үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлый һәм “Кирлемән”, “Курай-малай маҗаралары”, “Кашкарыйлар озын гомерле”... кебек берсеннән-берсе кызыклы, маҗаралы әкият-повестьлары белән таныла. Ул балалар психологиясен яхшы белүче буларак, алар өчен яңа дөнья, яңа геройлар тудыра. Кичә барышында укучылар аның
 тыйнаклык, намуслылык, гаделлек һәм дуслык кебек сыйфатлар тәрбияләүче геройлар – Курай-малай, Талсылу белән таныштылар. Бигрәк тә аларда Кирлемән зур кызыксыну уятты. Роза апаның әсәрләре бүген дә балалар күңеленә бик якын һәм яратып кабул ителде.
       Р.Хафизова 25 елдан артык балаларның яраткан журналы “Ялкын”ның баш редактор булып эшли.

Әсәрнең язылу тарихы(сценка).

У к ы т у ч ы. Исәнмесез,укучылар. Утырыгыз. Өй эшен әзерләдегезме? Азат.

А з а т.Мин белмәдем.

У к ы т у ч ы. Данис.

Д а н и с. Онытылган.

У к ы т у ч ы. Галия.

Г а л и я. Минем көндәлеккә язылмаган.

У к ы т у ч ы. Бу балалар белән нишләргә инде?  Гел киресен генә эшләп торалар.  Аларга ничек итеп кирелекнең, ялкаулыкның начарлыгын аңлатырга?  Кирелекнең балаларны бозуы турында  хикәя язарга кирәк күрәсең.  Исемен “Кирлемән” дип куярмын.

Әсәр буенча сөйләшү.

1.Кирлемән әсәрендә төп герой кем?

2. Кирлемән ул нинди?  Аның сурәтли аласызмы?

3 .Ул каян килеп чыкты?

Беренче өзекне күрсәтү.(Кирлемән белән Салих).

4.Укучылар , Кирлемән балалар белән ник дуслашмакчы була?

Рәсемнәр галереясын карау. Балалар үз рәсемнәре турында сөйлиләр.

5.Балалар,  Кирлемән уңай героймы әллә юкмы?

6.Кирлемән безнең арада яшиме әллә юкмы?

7. Әсәрдә Кирлемәннең барлыгын кем белә, аны кем эзли?

8   Кирлемән кайларда була?

9. Укучылар, әйдәгез. Шигырьләр тыңлап үтик. Бу шигырьләрдәге кайсы бала Кирлемән белән дуслашкан.

Шигырьләр уку.

10.Кирлемән белән дус булырга кирәкме ?

11.Кирлемәнне җиңеп буламы?

12.Әсәр сезгә ошадымы ?  Ошаса ни  өчен?  

13. Сезгә татарча китап укырга кыен булдымы?

14. Бу әсәрне уку сезгә яңалык бирдеме?

15. Әсәр безне нәрсәгә өйрәтте?

Кирлемән белән очрашкан малайларга, кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Кадерле балалар. Менә бу китаплар күргәзмәсенә игътибар итегез. Бу әсәрләр бик кызык . Мин сезгә берничә әсәр тәкъдим итәм.

Г.Тукай “Исемдә калганнар”.

К.Насыйри “Әбугалисина”.

Йомгаклау.    Мин сезнең татар китаплары белән дуслашуыгызны теләр идем.

Сүзлек:

әсәр- произведение

мавыктыргыч-увлекательный

маҗаралы - приключенческий

сурәтли аласызмы -  можете  описать

киреләнергә өйрәтә- учит упрямиться

дуслаша - дружит

эзли –ищет

начарлыкка өйрәтә –учит быть плохим

яңалык - новость

хикмәт - волшебство

тәкъдим итәм –предлагаю

игътибар итегез – обратите внимание.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

1нче сыйныф укучылары өчен "Татарстан шәһәрләре" темасы буенча кулланма.

1 нче  сыйныфтагы  рус  төркемнәре  белән  Татарстан  шәһәрләрен  өйрәнү өчен  укыту  материалы (презентация)...

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест.

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест....

Укучылар укырга тиешле 100 китап

Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлеге. Әлеге хезмәт Интернет челтәреннән алында. Укчыларга һәм әти-әниләр өчен кирәкле мәгълүмат дип уйлыйм....

Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе

Якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның "Ак маңгайлы бүреләр" повесте буенча "Табигать һәм кеше  исемле китап укучылар конференциясе эшкәртмәсе....

Китап сөючеләр конференциясе

                                                      ...