Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе
учебно-методический материал (7 класс) на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның "Ак маңгайлы бүреләр" повесте буенча "Табигать һәм кеше  исемле китап укучылар конференциясе эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.shfigullin_konf_mkal.docx22.76 КБ

Предварительный просмотр:

Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча

“Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе

Конференциянең максаты:

1) укучыларны якташ язучыбыз Ф.Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте белән таныштыру, эчтәлегенә төшенү, әсәрне анализлау;

2) укучыларда логик фикерләү, үз фикереңне төгәл, дөрес итеп әйтә белү күнекмәләрен ныгыту;

3) табигатькә сак караш, андагы барлык җан ияләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, презентация

Конференциянең барышы

Конференция ике өлештән тора.

I өлеш. Ф.Шәфигуллинның тормыш юлына, иҗатына кыскача  күзәтү, аның әдәбиятта тоткан урынын билгеләү.(Сания Габделбаровна чыгышы.)

II өлеш. Ф.Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясе.

   Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм кунаклар. Без бүген якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” исемле китап укучылар конференциясенә җыелдык. Узган ел “Якташ язучыларыбыз” почмагын ачканда, аларның иҗатларын өйрәнергә  сүз биргән идек. Менә бүген шул максаттан чыгып бергә җыелдык. Димәк, монда китап укырга яратучы балалар җыелган. Китап – белем чишмәсе, дип, халкыбыз да юкка гына әйтмәгән бит.

- Укучылар, бүген бездә кунаклар да бар. Алар:  Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәре Сания Габделбаровна һәм мәктәбебезнең география укытучысы Сания Халимовна. Аларның да сезгә әйтер сүзләре бар. Ә хәзер сүзне килгән кунагыбызга бирәбез.

- Балалар,  кунагыбызның эчтәлекле чыгышын тыңлап үттек. Ул язучының тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясады.  Ә хәзер инде төп эшебезгә күчик.

- Укучылар, әсәрдә  вакыйгалар кайда һәм ничек  бара? (Әсәрне ике өлешкә бүләбез. 1 нче өлеш малайларның балачактагы вакыйгалары, ә икенче өлешендә  олыгаеп, авылын сагынып кайтучы төп геройны күрәбез.)

- Абыйлы – энеле бертуганнарга Каратамак сазлыгына барырга нинди вакыйга сәбәпче була? (Алар Г.Әпсәләмовның “Ак төннәр” әсәрен укыйлар. Үзләрен шул әсәрдәге Валазама күперен шартлатырга баручы кыю, тәвәккәл разведчик итеп сизделәр. Димәк,  алар хәрби разведкага баралар.)

 - Нинди урын соң ул, балалар,  аңлатып бирегез әле? (Ат та, машиналар да, җәяүле дә керә алмый торган сазлык эчендәге атау яки утрау, ә малайлар маймыл кебек агач башларыннан сикерә - сикерә керәләр.)

- Тирән Чокыр дип аталган ермакта  нәрсә күрәләр? (Башка бүреләргә охшамаган бүре күрәләр.)

- Укучылар, кем ул Филипсон? Аның  турында авылда нинди риваять йөри? (Сангар алпавыты, затлы нәселдән ау этләре тота, маңгаенда нәни генә ак йолдызчыгы булганга, Акмаңгай дип эндәшкәннәр, соңыннан бүре көтүенә эләгеп, вожак (бүреләр башлыгы) булып йөргән диләр)

- Илдә нинди тарихи вакыйгалар була? (Революция, сугыш)

- Шул чордагы этләр һәм бүреләр турында ни әйтә аласыз? Аларның үз – үзләрен тотышында нинди үзенчәлек бар? (сугыш вакытында бүреләр күрше район авылларының сарыкларын гына түгел, этләрен дә күтәреп киткәләделәр, ә бездә бер әйбергә дә тиюче булмый, 19 нчы бит укырга)

- Автор нәрсәгәдер борчыла, укучылар? Бу әсәрдә сез нинди проблема күрәсез? (Авылга техника кайта, юллар салына, ут кертелә, нефть эзләүчеләр һ.б.)

- Алар табигатькә нинди йогынты ясый? (Табигать элеккеге матурлыгын югалта,  Каратамак сандугачлар шәһәре)

- Төп геройга Каратамакны яңадан искә төшерергә нинди вакыйга сәбәп була? (Ул төш күрә, Филипсон Акмаңгайның һәйкәлен шартлатырга тели, һәйкәлне шартлатырга ярамый, ул архитектура истәлеге, бер кешегә дә зыян китергәннәре юк) (Филипсон чит җирнең ашлы туфрагы да ташлы, туган җиремне сагынып кайттым, ди)

- Язучы мондый фикер белән нәрсә әйтергә тели? Нинди проблема күтәреп чыккан дип уйлыйсыз? (Туган  як төшенчәсе. Кеше өчен иң кадерле, иң газиз, иң якын урын ул. Герой да туган ягын сагынып кайта. Димәк, сагыну хисе кешедә кайчан туа икән, балалар? Сезнең сагынып караганыгыз бармы соң?

(Димәк, туган якның кадере турында)

- Авыл халкы Каратамак сазлыгын юк итәргә тели, аларның бу эшләре барып чыгамы? Ә сез үзегез ни эшәр идегез?

- Укучылар,  2016 нчы ел  Республикабызда нинди ел дип игълан ителде?

(Сания Халимовнага сүз бирәбез.)

- Әсәрдә без аучы Шәмгун образы белән очрашабыз. Уйлап карагыз әле, балалар, ул нинди кеше? (26 нчы биттән өзек укырга) (Ул кара эчле кеше, мәрхәмәтсез, табигатьне юкка чыгаручы) Сез тагын нинди мисаллар китерә аласыз? (ана бүрене ата, карга вакыйгасы)

- Ә сез аның эше, табигатькә карата мөнәсәбәте белән килешәсезме? Сез аңа нинди киңәш бирер идегез? (Кошларны, хайваннарны рәнҗетмәскә)

- Әсәрдә без пионерлар белән танышабыз. Кемнәр алар? Алар нинди эш башкаралар? Аларның башкарган эшләре белән килешәсезме? (30 биттән өзек укырга) (“Каратамак заповеднигы”, “Яшел патруль” штабы) 

- Әсәрдә язучы кайсы чорны (время) сурәтли? Әйдәгез әле, бер – ике мисал белән генә булса да, шул  һәм хәзерге чорны чагыштырып карыйк. Соңыннан бергәләп нәтиҗә ясап карарбыз.

20 нче гасыр                                                  21 нче гасыр

Пионер – балаларның ирекле коммунистик оешмасы члены (әгъзасы).  

9 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге  балалар бу оешмада тәрбияләнә алалар.

1) Һәрвакыт алдынгы, кешеләргә булышалар, тырышып укырга, тәртипле булырга  омтытучы балалар.

Хәзер пионер сүзне кулланмыйбыз, әмма мәктәпләрдә төрле оешмалар эшләп килә. (шулай ук уку, тәрбияле булу беренче урында тора)          Тырышып уку, тәрбияле булу һәрвакыт кирәк төшенчә.

 (Бу сыйфатлар калды)

2) Әсәрдә пионерлар – табигать сакчылары

Ул вакытта да Шәмгун кебек табигатькә кул салучыларны күрәбез

Хәзер чаң (колокол) сугабыз

(Урманнарны кисәбез, елгаларны пычратабыз, һ.б.)

Нәтиҗә: бу проблемалар элек тә булган, хәзер дә бар. Әмма хәзер күбрәк табигатькә зыян китерәбез.

- Төп герой Каратамак сазлыгында нәрсәләр күрә? (34 бит)

- Балалар, әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен автор бу әсәрен шулай дип атаган? Фикерләрегезне тыңлыйм. (Чөнки монда табигатьтә сирәк очрый торган бүреләр, аларның язмышы турында белдек. Алар Кызыл китапка кертелгән. Без беләбез: анда кертелгән әйберләргә тияргә ярамаганлыгын.)

- Төп герой турында сез нинди фикердә? Табигать сакчысы дип әйтеп буламы аны? Мисаллар белән дәлилләгез. (Табигать турында уйлана, борчыла)

 - Әсәрнең ахыры ничек тәмамлана?

(Алабай үзенең балаларын югалткач, бүренең балаларын үстерә. Димәк, әле ак маңгайлы бүреләр яшәячәк, алар үзләренең нәселләрен дәвам итәчәкләр)

Йомгаклау. Укучылар,  без дә табигатьне  сакларга, аңа  зыян китермәскә, күбрәк ярдәм кулы сузарга тырышыйк. (Без һәрвакыт табигать яклы  булырга тиеш)

Конференцияне  түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым  килә:

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә...

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы! ( Р. Вәлиева).

Сүзлекчә:

Алпавыт – помещик

Алпавыт биләмәләре – владения помещика

Затлы –благородный; родовитый

Нәсел – порода

Нәселле - породистый

Рәнҗү – обида

Каргыш - проклятие

Ау сезоны – сезон охоты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

Роза Хафизованың "Кирлемән" әсәре буенча китап укучылар конференциясе сценарие.

Конференция рус төркемендә укучы  балалар өчен үткәрелде....

Укучылар укырга тиешле 100 китап

Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлеге. Әлеге хезмәт Интернет челтәреннән алында. Укчыларга һәм әти-әниләр өчен кирәкле мәгълүмат дип уйлыйм....

Китап сөючеләр конференциясе

                                                      ...