Технологическая карта урока по родному (татарский) литературному чтению в 4 классе
план-конспект урока

Миннегараева Гульнур Муллаяновна

4 нче сыйныфта укудан (яңа технологияләр кулланып уздырылган) дәрес планы. Дәрескә презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx33.06 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Миңнегәрәева Гөлнур Муллаян кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Предмет

Әдәби уку (4нче сыйныф, рус мәктәбенең татар группасы)

Тема

Гарәфи Хәсәновның “Кышкы урман” хикәясе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтә белү, табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе тудыру

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:аңлап уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып ала белү

Коммуникатив УУГ:үз фикереңне җиткерә белү

Регулятив УУГ:мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын формалаштыра белү , төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

Предмет буенча: Гарәфи Хәсәнов турында кыскача белешмә алу,”Кышкы урман” хикәясенең эчтәлеген белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

Гайрәт чәчү, урман тавыгы,зык кубарга,чукыр,томшык

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате, татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемнәрдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

рәсемнәр, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, таратма материал

Дәрес  этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру (1-2 мин)

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра

(- Исәнмесез!

- Хәерле көн, укучылар!

− Кәефләрегез әйбәтме?

- Әйдәгез әле, бер-беребезгә матур теләкләр теләп, дәресне башлыйк.)

Укучыларның теләкләре саен кояшка нур өсти бару. (кояш макеты)

(- Сезнең матур теләкләрегездән кояш та чыкты)

Сыйныф эшкә әзерләнә.

(- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Бик әйбәт.

- Укучылар теләкләр тели:

                − Яхшу укырга!

                − "5"леләр алыйк!

                − Бер-беребезгә ягымлы булыйк!

                − Шатлык, бәхет!)

ШУУГ:укытучыга һәм хезмәттәшләреңә хөрмәт хисе булдыру

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ:эш урынын оештыру

Белемнәрне актуальләштерү. Проблемалы  ситуация булдыру

Укытучы табышмак укый. Табышмакның җавабын тапкач, урман рәсеме күрсәтә. Нинди урман турында сүз баруын сорый

(-Укучылар, сезгә  миннән табышмак.Уйлагыз әле, нәрсә булыр бу?

- Язын ямь бирә,

Җәен салкын бирә.

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (2нче слайд)

- Урман нинди ул, балалар?

- Урман безгә нәрсә бирә? Нишләтә?

- Башка сүз белән урман сүзен ничек әйтер идегез? (“Синквейн” төзү)

-Рәсемгә карагыз әле. ( 3нче слайд) Нинди урман турында сөйләшербез.)

Табышмакның җавабын табалар. Дәреснең темасын билгелиләр.

(- Урман.

-Урман турында.

- Матур, яшел.

- Ашата, саклый, эчертә, саф һава бирә.

- Яшел дустыбыз (табигать)

-Кышкы урман.)

ШУУГ: үзмаксат кую, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтә белү.

КУУГ:укытучы һәм укучы белән хезмәттәшлек, тыңлый белү, үз фикерләреңне әйтә белү

РУУГ:дәреснең темасын, максатын формалаштыру

Дәреснең максатын билгеләү,укучыларның  шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү. Сорауларга җавап бирүдә катнашу.

“Раунд Тэбл” структурасы һәм “Кластер” алымы.

-Укучылар, “Кышкы урман” сүзен ишеткәч, күз алдыгызга ниләр килә?

-Схемага шул сүзләрне языгыз. Һәркем бер сүз язсын.

-Тикшерәбез. (4 нче слайд)

-Бүген без дәрескә нинди максат куябыз. )

Ике төркемдә эшлиләр. Һәрбер төркемгә схема бирелә. Бер-бер артлы схемага сүзләр язалар. Рәсемгә карап,  укучылар дәреснең максатын билгелиләр. (4 слайд) Җавапның дөреслеген тикшерәләр.

(-Хайваннар, кошлар, эзләр, юллар, кар һ.б.)  

(-Кышкы урманда кыргый хайваннар һәм кошлар ничек яшиләр, нәрсә белән тукланалар.)

ШУУГ: үзмаксат кую, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтә белү.

КУУГ:укытучы һәм укучы белән хезмәттәшлек, тыңлый белү, үз фикерләреңне әйтә белү

РУУГ:дәреснең темасын, максатын формалаштыру,

Уку мәсьәләсен кую. Яңа белемнәр формалаштыру.

Укытучы Гарәфи Хәсәнов турында әйтеп уза. Язучының портретын күрсәтә(5нче слайд) . Язучы Гарәфи Хәсәновка багышланган шигырьне укый.

Укытучыны тыңлыйлар, язылган  сүзләрне экраннан укыйлар. (5нче слайд)

(Әдип булды...

Барлык язганы –

Беркайчан да

Күңел бозарлыкны язмады.

Үсемлекләр, кош-корт һәм бөҗәкләр.

Ул шуларны туган итте бит!

                          Р.Миңнуллин)

ТБУУГ: тыңланган һәм укылган  тексттан кирәкле мәгълүматны кабул итү.

КУУГ:башкаларның сөйләмен тыңлау, аңлау

П: Гарәфи Хәсәнов турында кыскача мәгълүмат кабул итү.

Сүзлек өстендә эшләтә. (6нчы слайд)

-Укучылар, безнең якта кышлаучы кошларны искә төшерик әле.

-Алар нинди тавышлар чыгаралар?

-Авыз, борын сүзләрен кошларда нинди сүз белән алыштырабыз?

-Кайбер кошлар башка кошлардан да уздыралар, икенче төрле гайрәт чәчәләр.

 Укучылар сүзләрне берничә кат укыйлар.

(Урман тавыгы – көртлек, куропатка

Чукыр –клёст

Зык кубарга –шауларга, шуметь

Томшык –клюв

Гайрәт чәчү –үзенең көчен күрсәтү, храбриться)

КУУГ:лексиканы кабул итү

П: ”Кышкы урман” хикәясе темасы буенча сүзләрне үзләштерү

Укытучы хикәяне өлешләргә бүлеп укый. Һәрбер өлешкә экранда рәсемнәр бирелә. Текстка күзаллау булдырыла(7-12 нче слайдлар).

Укытучы укучылар аңламаган урыннарны аңлатып җибәрә.

Укучылар текстны өлешләргә бүлеп, укытучы белән берлектә укыйлар. Кыскача эчтәлеген сөйли баралар, төп фикерне әйтәләр.

ТБУУГ: аңлап укый белү,укыганны аңлата белү, рәсемнәрдән мәгълүмат кабул итү, төп фикерне билгели белү, синтезлау

КУУГ:монологик сөйләм төзү

РУУГ: күрсәтмәләрне истә тотып  текстны күзаллау

П: ”Кышкы урман” хикәясен өлешләргә бүлеп уку, укыганны сөйләү

Физминутка

Физминутка

Физминутка

РУУГ:эмоциональ  чишелеш

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.

Текст буенча сораулар язылган карточкалар бирә. Укучыларның җавапларын тыңлый.

(-Язучы бу хикәядә нинди хайваннар турында язган?

-Язучы бу хикәядә нинди кошлар турында язган?

-Аюлар кышны ничек уздыралар?

-Чукырлар нәрсә белән тукланалар?

-Тукран тапкан азыгын кайда ашый?

-Кайсы кош кышын бала чыгара?)

Төркемнәрдә эшләү. Текстта нинди кошлар, хайваннар турында язылган , шуларны әйтәләр.

(-Аю,бүре, тиен.

-Чукыр, урман тавыгы, тукран, песнәк..

-Кар астында йоклап.

 -Нарат күркәсе белән

-Җирдә, сандалда.

-Чукыр.)

ШУУГ:төркемнәрдә килешеп эшли белү

ТБУУГ: текстан кирәкле информацияне таба белү, сөйли белү, синтезлау

КУУГ: үз фикерен әйтә белү, төркемнәрдә эшли белү,тыңлый белү, монологик сөйләм төзү

РУУГ:вакытны контрольдә тоту, үзбәя

Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Экранда җөмләләр язылган слайд күрсәтә. Һәр җөмләдә бер сүз төшеп калган. Укучылардан кирәкле сүзләрне таптырта.

Төркемнәргә тукран, песнәк рәсемнәрен тарата.  Һәр төркемнән кошларның сүзле рәсемен ясата.

(-   Хикәядә сурәтләнгән кошлардан сүзле рәсемен ясагыз.)

Экрандагы җөмләләрне укыйлар, төшеп калган сүзләрне табалар.

Дөрес җавапларны сайлап алу.

(1. Кар астындагы өннәрендә ...   рәхәт. 
а) төлкеләргә б) аюларга в) көртлекләргә 
2. Урман тавыклары кар астында ...  ясыйлар 
а) коридорлар б) тишекләр в) чокырлар 
3. Чукырларның томшыклары ..... охшаган. 
а) кадакка б) ыргакка в) энәгә 
4. Тукран бер көн эчендә ..... күркә кабырчыгын чокып өлгерә 
а) иллеләп б) йөзләп в) туксанлап )

Хикәядә сурәтләнгән кошларның сүзле рәсемен ясыйлар

-песнәкнең аркасы-яшкелт-сары,  түше-ачык сары, түшенең уртасында кара юл, башында-кара түбәтәй була)

ТБУУГ: текстан кирәкле информацияне таба белү,анализлау, сөйли белү

КУУГ:үз фикереңне әйтә белү, сорауларга җавап бирә белү, тыңлый белү

РУУГ:хаталарны табу, төзәтү, үзбәя

Хикәянең соңгы юлын кабат укыта. Укучылардан сораулар биреп нәтиҗәне китертеп чыгарта.(13 нче слайд). “Кластер” алымын тулыландырып, “Интеллект-карта” ясата.

( -Ни өчен кошларга көн саен җим сибәргә кирәклеген аңлатып бир.

-Кышкы урманда кошларга, хайваннарга яшәргә җиңелме?

-Дәрес башында ясаган схемаларны алабыз. Бүген өйрәнгән текстка нигезләнеп , схеманы тулыландырабыз.)

Хикәянең соңгы юлын укыйлар.Сорауларга җавап бирәләр. Укучылар нәтиҗәне  китереп чыгаралар

(-Кыш көне кошларга җим табарга бик авыр. Җим таба алмаса, кошлар ачтан үлә. Шуңа күрә аларга җимлекләр куярга, җим бирергә кирәк.

Җәнлекләр—аю, тиен, бүре

Кошлар—тукран, чукыр, песнәк

Кар—җил,буран

Агачлар—чыршы, нарат, каен)

ШУУГ: табигатьтәге җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү,  һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе

КУУГ: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү, сорауларга җавап бирү

РУУГ: нәтиҗәләр формалаштыру, үзбәя

Рефлексия.

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. (14 нче слайд)

-Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

-Алга куйган максатларга ирештекме?

-Үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?

Үзбәя. 

-Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. –“5” ле

-Әйбәт эшлим, материалны аңладым.-“4” ле

Үз фикерләрен әйтәләр, сораулар бирәләр

ШУУГ: үзбәя, үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

КУУГ: укытучыны тыңлау, сораулар бирү, әңгәмәдә катнашу.

РУУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока немецкого языка по домашнему чтению в 6 классе.

Тема: Домашнее чтение на уроке немецкого языка в 6 классе. Рассказ В.Д.Бреннеке «Петер спорит с учителем биологии».1. Цель: Обучение чтению с полным пониманием содержания, используя словарь, сноски. П...

Технологическая карта урока «Части света, страны». Изучающее чтение по теме «Великобритания» в 6 классе

Технологическая карта урока «Части света, страны». Изучающее чтение по теме «Великобритания» в 6 классе...

Технологическая карта урока русского родного языка “Русская орфоэпия. Нормы произношения и ударения”, 5 класс.

Технологическая карта урока “Русская орфоэпия. Нормы произношения и ударения”, 5 класс....

Технологическая карта урока по Родной хантыйской литературе "Рут мувем мир потрат"

Осознание эстетической ценности хантыйского фольклора, знакомство с национальными приметами и пословицами, их применение в повседневной жизни ханты...

Технологическая карта урока по родному русскому языку в 6 классе

Технологическая карта урока по родному русскому языку в 6 классе...

Технологическая карта урока по родному русскому языку в 6 классе

Технологическая карта урока по родному русскому языку в 6 классе...

Технологическая карта урока русского родного языка в 5а классе

Технологическая карта урока русского родного языка в 5а классе...