М.Мәһдиев иҗатын бләсезме?
презентация к уроку (9 класс)

Рамазанова Розалия Гарифулловна

1930 ЕЛНЫҢ 1 ДЕКАБРЕНДӘ АРЧА

РАЙОНЫ ГӨБЕРЧӘК АВЫЛЫНДА ТУА.

Мулла гаиләсеннән. 1930 еллар башында гаиләләре репрессиягә дучар була һәм өйләреннән куып чыгарыла. Әтисе НКВД лагерьларында һәлак була.

М.Мәһдиев Казан педагогика институтын тәмамлый (1959). 1954–1959 елларда Арча районы мәктәпләрендә татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.

1960 елдан Казан университетында, 1963–1991 елларда татар әдәбияты кафедра доценты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m.m_izhaty.pptx2.18 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«М.М әһдиев иҗатын беләсезме?” Башкаручы: Коркачык гомуми урта белем бирү мәктәбенен 9 нчы сыйныф укучысы Гатауллина Айзилә Фәнил кызы Җитәкче: Рамазанова Розалия Гарифулла кызы

Слайд 2

МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ иҗаты 1930 ЕЛНЫҢ 1 ДЕКАБРЕНДӘ АРЧА РАЙОНЫ ГӨБЕРЧӘК АВЫЛЫНДА ТУА. Мулла гаиләсеннән . 1930 еллар башында гаиләләре репрессиягә дучар була һәм өйләреннән куып чыгарыла . Әтисе НКВД лагерьларында һәлак була . М.Мәһдиев Казан педагогика институтын тәмамлый (1959). 1954–1959 елларда Арча районы мәктәпләрендә татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта . 1960 елдан Казан университетында , 1963–1991 елларда татар әдәбияты кафедра доценты.

Слайд 3

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый . Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше , әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы , халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый . 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра . 1960 елларда М.Мәһдиев татар укучысына С.Рахманколый исемен кайтара : хикәяләрен туплап « Мәлиха куаклыгы » (1979) җыентыгын басмага әзерли .

Слайд 4

Әдәби иҗаты М.Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары » («Казан утлары » журналы, 1968, №5; рус теленә тәрҗемәсе «Мальчишки сорок первого», 1974) исемле беренче повесте белән үк үзен үзенчәлекле иҗат стиле булган язучы итеп таныта . Аңа лиризм, нечкә юмор, үзенчәлекле тел- бизәкләү чаралары хас . Гадәти булмаган сюжет корылышы , үзәк урынны алып торучы лейтмотивлар әсәрләренең төзелешенә дә үзгәлек бирә .

Слайд 5

Еллар үтү белән , язучының иҗат стиле бераз үзгәрә . Юмордан тыш , әсәрләрендә ачы сатирик штрихлар да күренә башлый , лиризм – хискә бирелү , сагыш белән беррәттән үткәннәрне сагыну да көчәя . М.Мәһдиев иҗатында « үз » күңел дөньясы гәүдәләнеше сыйфатында үткәннәр тора, язучы һәм аның геройлары гына түгел , халык та үзенә шуннан көч ала, терәк таба . « Торналар төшкән җирдә » (1983) повестенда һәм « Бәхилләшү » (1990) романында үткәннәр мотивына инвариант булып , кешеләрнең бу дөньядан мәңгегә китү , гореф-гадәтләр , бәйрәмнәр , көнкүреш детальләренең юкка чыга баруы мотивлары кебек мәңгелек кыйммәтләр тора. М.Мәһдиевнең 1980 еллардагы актуаль сәяси һәм иҗтимагый-көнкүреш проблемаларын чагылдырган « Тынгысыз өч көн » исемле бердәнбер пьесасы 1983 елда Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела . Чит илләргә сәяхәте тәэсирендә дөнья күргән « Җир йөзендә алты кыйтга » әсәре (1992) юлъязма жанрында язылган ; чит илдәге тормышны үзенеке белән чагыштырып , әдип үз халкының рухи кыйммәтләренең мәгънәсен эзли . Гомеренең соңгы елларында М.Мәһдиев « Ачы тәҗрибә » (1993) исеме куеп мемуарлар яза , ләкин беренче китабын гына чыгарып өлгерә . Аның әсәрләре күп тапкырлар басылып чыга , күбесе рус теленә тәрҗемә ителә .

Слайд 6

Истәлеге

Слайд 7

Бүләкләре 1990 елда М.Мәһдиевкә « Бәхилләшү » романы һәм « Торналар төшкән җирдә » повесте өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә .

Слайд 8

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Без – кырык беренче ел балалары . » «Без — кырык беренче ел балалары » фильмы

Слайд 9

Мөхәммәт Мәһдиев музее

Слайд 10

Кеше китә - җыры кала, диләр , Бер җыр калсын әле бездән дә . Ул җыр җанга шатлык булып керсен , Кояш булып калсын йөзләргә . ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация Разновидности кроликов работа учащейся 7 класса Братышевой Дианы

Работа к уроку учащейся 7 класса Братышевой Дианы в виде презентации  "Разновидности кроликов"...

Принцесса Диана

В данной презентации представлено краткое изложение информации о принцессе Диане, ее жизни, работе, увлечении. На английском языке....

Кудреватая лилия Братышева Диана

Описание растения кудреватая лилия к уроку охраняемые растения Новосибирской области...

Рыжий муравей Описание животных охраняемых в Новосибирской области. Братышева Диана

Рыжий муравей Описание животных охраняемых в Новосибирской области. Братышева Диана...

Описание животного. Беркут. Братышева Диана

Описание животных охраняемых в Новосибирской области. Беркут.  Выполнила Братышева Диана...

Достопримечательности Москвы. Братышева Диана

Презентация. Достопримечательности Москвы...