Татар халык ашлары
план-конспект урока

Татар халык ашлары (татар халкының милли ризыклары) белән танышу, татар милли ризыкларына карата ярату, хөрмәт хисләре, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halyk_ashlary_.docx11.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татар халык ашлары.

Максат:

Предмет: Татар халык ашлары (татар халкының милли ризыклары) белән танышу;

Метапредмет:  Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сүзлек байлыкларын арттыру;

Шәхси: Татар милли ризыкларына карата ярату, хөрмәт хисләре, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:

1.. Р.З.Хәйдәрова. Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы рус балалары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге.- Казан: “Татармультфильм” нәшр., 2013.

2. Р.З.Хәйдәрова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: “Татармультфильм”, нәшр. 2013.

Җиһазлау:презентация, интерактив такта, дәреслек, ноутбук, мультимедиа, карточкалар,  плакат, маркер.

Дәрес планы.

  1. Оештыру

1)Исәнләшү

-Исәнмесез! Хәерле көн!

-Ничек хәлләр?

-Яхшы, яхшы бик яхшы!

-Бүген көн нинди? (Укучылар җавап бирә)

2)Укучыларны барлау.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кемнәр бар, кемнәр юк?

-Бүген атнаның нинди көне?

3)Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

II.Кабатлау.

“Яратам” шигырен рәтләп сөйләтү.

III.Актуальләштерү

Презентация ярдәмендә татар халык ашлары кергән рәсемне күрсәтү. Анда нәрсә барлыгын сорау. “Әлеге әйберләрне берләштереп, нәрсә дип  атыйлар?” дигән проблемалы сорау кую.

-Димәк, без сезнең белән  бүген “Татар халык ашары” темасын үтәрбез.

Сыйныфны командаларга бүлү һәм йолдызчыклар куелып баруын әйтү.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1. Сүзлек эше (тактага язылган)

Тәмле- вкусный

Пешерә- готовит

Ашый- ест

Баллы- сладкий

-укытучының үрнәк укуы

-укучылар кабатлый

-тәрҗемә итү

2. Презентация ярдәмендә яңа теманы аңлату.

 а)укытучының үрнәк укуы

 б)укучылардан әйттерү

в)тәрҗемә иттерү

Бу- бәлеш, гөбәдия....

(-Бу рәсемдә ничә бәлеш?)

3. Укучылар белән презентациядәге рәсемнәргә карап, җөмләләр төзү.

 а)-Бәлеш нинди?

   -Бәлеш тәмле.

   -Өчпочмак ничәү?

    б) Һәр укучы үзенең нинди ризык яратканын әйтә.

4. “Әни нәрсә пешерде?” җөмләсенә җавап бирү.

5. Дәфтәрләрдә эш.

Числоны, яңа сүзләрне яздырып  кую.

6.Физкультминутка.

Җил исә, исә, исә,(Кулларны өскә күтәреп , як-якка җилпү)

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,(Чүгәләү)

Агачлар үсә, үсә.(Кулларны күтәреп, аяк очына басып, өскә  тартылу)

V  Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш алып бару.

89нчы биттәге 3нче күнегүне язмача эшләү(скажи какие татарские блюда ты любишь и запиши в тетрадь)

  а)биремне уку

  ә) 1 укучыдан сорау

  б) дөреслеген тикшерү

  в) дәфтәргә язып кую

  г) нәтиҗә ясау

2. “Адашкан ” уены. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзләрне җыярга(Буквы потеряли свои места, давайте им поможем).

КАМӨЧПОЧ

ӘШЛЕБ

СЫТКЫБЫЙ

ӨГДИЯБӘ

  1. Рәтләр( командалар) белән эшләү.

1) командаларга сораулар бирү, һәр дөрес җавапка йолдызчыклар куеп бару.

  2) Русчадан татарчага тәрҗемә иттерү.

-Как скажешь о том, что треугольник(...) вкусный, мне нужна губадия?

а) дөреслеген тикшерә бару

ә) йолдызчыклар куя бару

б) нәтиҗә ясау

4. Плакат өстендә эш.

Вставь пропущенные буквы

Т_мле

П_шерә

Өчп_чмак

Кир_к

Г_бәдия

(Укучылар такта янына чыгып, маркер белән төшеп калган хәрефне язалар)

  1. Физкультминутка.
  2. Аудирование.

1) Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду:

Гөбәдия, чәк-чәк, бәлеш, тәлинкә, өчпочмак.

 2) Прослушайте и укажите слова, обозначающие татарские народные блюда:

Тәмле, өчпочмак, пешерә, бәлеш, ит, чәк-чәк.

  б) дөреслеген тикшере бару

  ә)нәтиҗә ясау

7. Диалог төзү, әңгәмә.

а)Укучылар бер-берләренә сорау бирәләр.

-Диана, син бәлеш яратасыңмы?

-Сиңа өчпочмак кирәкме?

б) укучылар такта янына чыгып, бер-берләренә татарча команда биреп, иптәшләренең  белемнәрен тикшерәләр.

-Альбина , бас! Син нәрсә яратасың?

-Мин гөбәдия яратам.

(Укытучы такта янына чыккан укучыдан: -Дөресме, Булат?-ди)

-Әйе, дөрес. Утыр!

(Теләк буенча берничә укучы чыгарыла)

8.Карточкалар белән эш.

Һәр укучы, чылбыр буенча,  1 карточка сайлап ала. Анда 1 сүз язылган  була. Бирем: әлеге сүзләр белән җөмләәр төзү.

9. “Нәрсә артык” уены.

Мультимедиадагы рәсемнәрне карап, 1нче рәттә һәм икенче рәттә нинди әйбернең артык икәнен әйтү, аңлату.

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау:

А)- Укучылар, без сезнен белән нинди ризыклар турында сөйләштек(о каких блюдах говорили)?

-Какие блюда запомнили?

-Как думаете какие цели были сегодняшнего урока?

Б) Йолдызчыкларны санау.

2. Өй эше бирү.

Татар халык ашларын кертеп 5 җөмлә язарга.

  1. Билгеләр кую.
  2. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык ашлары

Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗ...

Татар халык ашлары

Татар халык ашларына багышланган "Могҗизалар кыры" уены...

Татар халык ашлары

презентация...

Презентация "Татар халык ашлары"

Иллюстрации с названиями блюд  можно использовать на уроках по темам "Минем туган көнем" в 5 классе, в 6 классе ....

Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

Татар теле һәм һөнәргә өйрәтү дәресе буенча үткәрелгән “Татар халык ашлары” исемле берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе

Башка халыклар кебек үк , татар халкының да үзенең бик күп төрле милли ризыклары бар. Алар бик күп төрле һәм башка милләт халык ашларыннан үзләренең үзенчәлекле булулары белән  аерылып торалар. Б...