Миллəтнең көче, яшəү егəре-аның тамырларында
учебно-методический материал

Дәрескә материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milltnen_koche_yashu_egre-anyn_tamyrlarynda_.docx21.39 КБ

Предварительный просмотр:

Мәҗитова Рамилә Рафаил кызы,

Чувашстанның Комсомол муниципаль округы Чичкан төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Миллəтнең көче, яшəү егəре-аның тамырларында .

 Гаилə ул – əти – əни. Бала – чагалар гына түгел, гаилə ул – нəсел - нəсеп, тамыр, ыру, кабилə”. Бу сүзлəрнең авторы – күренекле язучыбыз, җəмəгать эшлеклəсе Туфан ага Миңнуллин. Ничек дөрес əйткəн! Менə шул тамыр, нəсел туган җиренə берексə,гаилə тагын да ныграк, бəхетлерəк була. Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирəн мəгънəле төшенчəлəр һəркем өчен изге һəм кадерле нəрсəлəрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генə урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һəрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенə тарта. Биредə аның əти – əнисе гомер итə, нəселдəш туганнары яши, ерак бабаларының каберлəре, аларның истəлеклəре саклана. Миллəтнең көче, яшəү егəре-аның тамырларында. Тамыры нык, таза, тирəндə таралып яткан имəн агачына халкыбыз юкка гына йөзьяшəр дип исем кушмаган. Ə миллəтнең тамырларын гаилəлəр, нəселлəр тəшкил итə. Нəсел-нəсəбенə битараф булмаган һəр кеше үзенең җиде буын бабасын барлый. Борынгыдан килгəн гадəт буенча, кызны кияүгə алганда, җиде буынына хəтле тикшергəннəр. Минемчə, бу-бик дөрес гамəл булган. Хəзер мондый гадəт булмаса да, үзеңнең нинди нəселдəн булуыңны, бабаларыңны белүһəркемнең изге бурычыдыр. Һəр кеше җиде буын бабасын белергə тиеш, дилəр. Чыннан да, сиңа тормыш тамыры җибəргəн əби-бабаларың кем булган, нəрсə белəн шөгыльлəнгəн, аларны нинди сыйфатлар бизəгəн? Һəркем шул сорауга җавап эзлəп, əби-бабаларының күркəм гореф-гадəтлəрен дəвам иттерергə тиеш. Юкка гына: “ Ата-баба һөнəре-балага мирас” димилəр бит. Гаилə тарихы- ул минем өчен авылыбыз тарихы да. Тарихны язганда иң кирəкле чыганакларның берсе булып язмалар, истəлеклəр санала. Чичкан авылының шундый елъязмачысы дип мəрхүм география укытучысы - Рафаил Зиннəтулла улы Зəйдуллинны əйтергə мөмкин. Ул үзе күреп белгəннəрне, өлкəннəрдəн ишеткəн мəгълүматларны дəфтəр битлəренə теркəп барган. Ул авылыбыздагы унөч нəселнең шəҗəрəсен төзеп калдырган, хəбəрсез югалган солдатларның фронттан язган хатларын җыеп бер альбомга туплаган. Кызганычка каршы, аның эше төгəллəнеп бетмəгəн. Вакытсыз үлем аны бу дөньядан бик иртə алып киткəн (1990 елның 2 апрелендə вафат була). Чичкан авылының килеп чыгышына бəйле, телдəн-телгə күчеп безнең көннəргə кадəр килеп җиткəн бер риваять бар.

      Туган авылым Кондырла елгасы буенда, күрше Чурачык авылына каршы җирдə урнашкан. Башта авылда бары өч хуҗалык кына яшəгəн. Алар өчесе дə төрле җирлəрдəн килеп урнашканнар. Берсе-Чүпрəле районына кергəн Чынлы авылыннан, икенчесе- Апас районының Чүти авылыннан, өченчесе- Түбəн Новгородтан. Алар терлекчелек, җир эшлəре белəн шөгыльлəнгəннəр Ике яктан да калкулыклар булганга, авыл уйсу җиргə урнашканлыктан Тигəнəле дип йөртелгəн, чөнки алар зур,  калын юкəлəрдəн мал-туарларга тигəнə ясаганнар, шуларны татар Буинск базарында сатканнар. Тигəнəлəрне бик яхшы алганнар, һəм тагын күбрəк алып килергə кушканнар. Тик безнең бабаларыбызның атлары аз булган һəм шуңа күрə алучыларга үзлəренə килергə кушканнар. Лəкин сатып алучылар Тигəнəлек авылы кая урнашканын белмəгəннəр.” Сез кайсы авылдан?”- дигəн сорауга, алар авылларының тирə-якка танылган Чурачык бае Чечкен янəшəсендə урнашуын əйткəннəр. Шуннан авылыбызны чуваш бае исеме белəн “Чичканово” дип йөртə башлаганнар. 1950нче еллардан соң “Чичканы” дип йөрткəннəр. Туган авылым тарихында мəгариф үсеше Кечкенə генə булса да бик бай тарихлы авыл ул - Чичкан. Инкыйлабка кадəр авылыбызда балалар укытыр өчен мəктəп булмаган, лəкин авыл халкының белемгə омтылышы зур булган, балалар укыту аерым йортларда тормышка ашырылган. 1863 нче елда мəхəллə кешелəре хисабына, янган мəчет урынына агач мəчет салына. 1862 нче елда беренче мулла булып Шыгырдан авылыннан Мəрдиев Нигмəтулла раслана. Мəчеттə 1863 елда беренче мəртəбə мəктəп ачыла, анда 20 малай, 8 кыз укый. Балалар укыткан өчен укытучыларга хөкүмəт акча түлəмəгəн, халык үз хисабыннан укытучыларны тəэмин иткəн. Революциядəн соң беренче парталар кайтарыла. 1918 нче елны Чүпрəледəн ирле-хатынлы Мəрдиев Фатыйх белəн Мəрдиева Хəдичə балалар укытырга килəлəр. Алар икесе дə мəдрəсə тəмамлаган булалар. Кызларны 1-4 сыйныфка кадəр Хəдичə апа, ə малайларны Фатыйх абый укыткан. Алар Чичканда ике ел эшлəгəннəр. Укыту Минебаев Алиулла һəм Минетуллин Хөдҗəт йортында алып барылган. 1919 нчы елны Шыгырдан авылыннан балалар укытырга Янтыков Зарифулла килə. Ул малайларга сабак биргəн, ə аның сеңелесе Янтыкова Ширин кызларны укыткан. Алар бары бер ел гына эшлəгəннəр. 1920 нче елны авылда 2, 4 нче сыйныфларны Алиəкбəров Миназим Халиулла улы , ə 2,3 нче сыйныфларны Муллин Абдулла Фатыйх улы укытканнар. 1921 ел – ачлык елы. Авыл халкы бер төркем балаларны ачлыктан коткарыр өчен Муллин Абдулла җитəкчелегендə Украинаның Чернигов губернасына озатканнар. 1924-1927 нче елларда укытучылар булып Муллин Абдулла Фатыйх улы, Садретдинов Гилачетдин Садретдин улы, Муллина Хадичə Нуретдин кызы эшлəгəннəр. 1929-1933 нче елларда авылыбызда Татарстанның Норлат районыннан Кадыйров Гибатдин хатыны Һава белəн балалар укытканнар. Кадыйров Гибатдин авылыбыздагы 7- еллык мəктəпнең беренче директоры да. 1933 нче елда Волков Филипп Васильевич, Хөснетдинов Садретдин, аның хатыны Хөснетдинова Нурдидə, Фəсхетдинов Мөбəракша, Фəсхетдинова Разия, Хөсəинов Шəвəли Зəйдулла улы, Гайналов Җамалетдин, Поляков Семен Антонович һəм башкалар укытучы булып эшлəгəннəр. 1936 елда мəчетне башлангыч сыйныф мəктəбе ясыйлар. Бөек Ватан сугышына кадəр Алимов Абзал Алим улы, Бикметов Иван, Никитин Павел Никитич мəктəптə укытканнар. 1939 нчы елдан Чичкан авылы Комсомол районына кергəн. -4- Бөек Ватан сугышы елларында авылыбызда мəктəп директоры булып Николаева Евдокия Михайловна эшлəгəн. Дəһшəтле сугыш елларында мəктəптə бары хатын-кыз укытучылар: Маланьева Ольга Ивановна, Кузьмина Агафия Афанасьевна, Гимаева Зинаида Егоровна, Водопадова Валентина, Андреева Елизавета Федоровна, Бикметова Мария укытканнар. Сугыштан яраланып кайткан Волков Филипп Васильевич 7-еллык мəктəпнең директоры булып сайлана. Бу чорда мəктəптə укытучылар булып эшлəгəннəр түбəндəге укытучылар: 1.Николаева Евдокия Михайловна- рус теле һəм əдəбияты укытучысы. 2. Маланьева Ольга Ивановна- математика укытучысы 3. Минетуллин Хөдҗəт Шакирҗан улы – татар теле һəм əдəбият укытучысы 4.Волков Павел Иванович – физика һəм физкультура укытучысы. 5. Пушкин Куприян Порфирьевич- биология, химия, немец теле укытучысы. 1952 нче елда директор булып Минетуллин Хөдҗəт Шакирҗан улы эшли. Бу вакытта мəктəптə рус теле һəм əдəбиятыннан Николаева Евдокия Михайловна, ə математика һəм физикадан Биктимирова Халидə Биктимер кызы( тумышы белəн Татарстанның Апас районы Чүти авылыннан) эшлəгəннəр. Алар югары белемле укытучылар булганнар. Соңыннан күрше Чурачык урта мəктəбенə кушылганчыга кадəр математика укытучысы булып Урмай авылыннан Самкин Рəшит Рахимҗан улы, биология, химия, география фəненнəн Зəйдуллин Рафаил Зинəтулла улы, рус теле һəм əдəбиятыннан Камальдинов Миназим Камальдин улы эшлəгəн. Ə башлангыч сыйныфларда Минəтуллина Кадирə Фəрəхетдин кызы, Кузьмина ( Гайнуллова) Агафия Афанасьевна укытканнар. 1 958-1962 нче елларда Чичкан 7-еллык мəктəбендə директор урынбасары булып Зəйдуллин Рафаил Зинəтулла улы эшли. 1962 нче елда Чичкан 7-еллык мəктəбе Чурачык урта мəктəбенə кушыла. Чурачык урта мəктəбендə мəктəп директоры булып Кудрявцев Василий Петрович эшлəгəн. Ул 1965 елга кадəр эшли. 1973 нче елда Чичкан авылында мəчет бинасын сүтеп, Горький өлкəсеннəн бүрəнəлəр кайтартып, биш сыйныфлы мəктəп башлангыч сыйныфлар өчен төзелə. Бу чорда мəктəп директоры вазыйфасын Зəйдуллин Рафаил Зинəтулла улы башкара. Бу вакытта башлангыч сыйныф укытучылары булып Минəтуллина Кадирə Фəрхетдин кызы, Гимаева Рауза Рахимулла кызы, Валеева Рузилə Абдулла кызы, Ахсянова Зөһрə Сəлах кызы эшлəгəннəр. Хəзерге вакытта башлангыч сыйныфларда Мөхəмəтшина Тəзилə Рамил кызы, Зиганшина Лəйсəн Ринат кызы һəм Салеева Фəния Арифулла кызы эшлилəр. Ə 1990 нчы елда Чичкан төп мəктəбе Чурачык урта мəктəбеннəн аерылып чыга. Беренче директоры – Идиатуллин Хасиятулла Сəмигулла улы. 1999нчы елны яңа мəктəп бинасында укыту башлана. Хəзер мəктəбебездə компьютер классы, мəктəпкəчə яшьтəге балалар группасы да эшлəп килə. Хəзерге вакытта мəктəп директоры булып Гайнуллова Гөлназ Рəшит кызы əшли.

   Авылымның килəчəге өметле .Мəктəп əлегə гөрлəп эшли. Төрле чаралар, бəйрəмнəр татар телендə уза. Халкым корбан чала, ураза тота, Мəүлид бəйрəмнəре үткəрə.. Балага исем куштыру, яшьлəргə никах укыту дисеңме... Ата – бабаларыбыздан килгəн дини бəйрəмнəр белəн беррəттəн Сабантуйларны да онытмый. Чүлмəк ватыш, аркан тартыш, милли көрəш – болар барысы да халкымның күркəм гадəтлəре. Шулай булгач, яши əлə минем халкым, татар халкы.

Чыгышымны авылдашыбыз, якташыбыз , Татарстанның Габдулла Тукай исемендəге дəүлəт бүлəге иясе, шагыйр, прозаик, драматург Ркаил Зəйдулла сүзлəренə иҗат ителгəн җыр юллары белəн тəмамлыйм. Көен композитор Фəрит Хатыйпов язган, бу җыр авылыбызбың гимны булып яңгырый.

Авылым минем -Чичкан.

Кырларында иген шаулый,

Герлəп ага сулары

Монда утə гомеркəйнең

Иң кадерле еллары.

 Кушымта.

Авылым минем -Чичкан,

Яшəрə дə, яшəрə

Ходаем узе кушкан,

 Туган җирдə яшəргə.

 2.Кындырлы суында йөздек

 Бастык яшел чирəмгə

Безнең авыл кебек авыл

 Юктыр якын тирəдə.

 Кушымта

2. Монда безнең яшьлек таңы,

 Монда безнең тамырлар

Иртегə дə җырларыбыз

Туган телдə яңгырар.

 Кушымта. 

Игътибарыгыз өчен рəхмəт!

 

 Кулланылган əдəбият: 1.Рафаил Зәйдуллин кулъязмалары.

2. Сафьянова В.М.“Чичкан муллалары” , Чабаксар – 2007.

 3.Гаилə архивындагы һəм хəзерге фоторəсемнəр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока во 2-м классе по учебнику "Милли 2" авт. С.И.Азарова и др.

Это второй урок по теме "Игрушки". Цель его: Обучение учащихся сообщению о т ом, как можно играть с разными игрушками....

милли тел турында фәнни эш

10 нчы класс укучылары белән фәнни хезмәт башкардык....

Тәрбиядә милли хәзинәләр

Бу материалда тәрбия сәгате эшкәртмәсе бирелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...

«Милләтнең яшәү көче – аның тамырларында” проекты

                                                    Максат:Тата...