21 нче февраль -туган телләр көне
методическая разработка

Тинбакова Римма Варисовна

Туган теллә көненә багышланган кичә барышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kich_tugan_tellr.docx161.69 КБ

Предварительный просмотр:

https://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2657687.jpg

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы

Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

            Туган телләр –ил байлыгы!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган җырлы-моңлы әдәби кичә

Азнакай- 2021

        Туган телләр – ил байлыгы

Кичә барышы

        Бәйрәм кичәсе үтәсе зал матур итеп бизәлә. Сәнәдә кыр-кырларда олы чәчәк букетлары, уртада бәйрәм исеме язылган банер.

2 нче алып баручы. Исәнмесез, диеп башлыйм әле,

                                 Танышу бит шулай башлана.

                                 Сезнең белән очрашканга, дуслар,

                                 Күңелебез шундый шатлана.

1 а.б. Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

          Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

          Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

          Сәлам сезгә моңнар иленнән.

               (Укучылар  хоры “Әссәламәгаләйкүм” җырын башкара)

.

1  а.б.: Хәерле көн кадерле кунаклар, укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык.

Белгәнегезчә, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ә һәр елны 21 нче февраль көнендә без туган телләр көнен билгеләп үтәбез.  

2 а.б.  Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк әле.

          Халыкара туган тел көнен билгеләп үтүгә Бангладеш Республикасынада нигез салына. Анда 1957 нче елның 21 февралендә, туган телдә белем алуны яклап,  биш студент һәлак була. 2000 нче елда 21 нче февраль  -  “Халыкара туган тел көне” итеп кабул ителә.  


2 а.б.  Бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.

Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысына  якыны  киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.

1 а.б . Безнең туган телебез - татар теле, Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә, ә  калганнары чит илләрдә яши.

2 а.б.  Карале, дустым: һәр милләтнең үзенең туган теле бар бит, алар өчен нәкъ менә шул тел – иң якын, иң матур тел. Ә быелгы - 2021нче ел, гомумән, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч, димәк, илебездә дә, Татарстаныбызда да яшәгән күптөрле милләтләр дуслыгы елы да бу.

1 а.б.   Әйе, дустым, килешәм. Дуслык, бердәмлек елы, төрле телләр елы да. Һәр милләт өчен үзенең теле иң матуры, иң ягымлысы. Ягез әле, кадерле Тукаебызның  “Туган тел” шигырен төрле телләрдә ишетеп үтик әле.

1 укучы.  Тат.    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

                          Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

2 укучы.  Рус.  О, как хорош родной язык, отца и матери язык,

                          Я в мире множество вещей через тебя навек постиг!

3 укучы. Ингл.  Oh, mother’s and father’s language is so good

                           I understood forever so many things by you in the world

4 укучы. Төрек. Ah, annemin ve babamin dili, cok güzel sin,

                           O kadar sey anladim ki seninle bu dünyada

5 укучы.  Казах. О, тугъан тiлiм – бабам тiлi. О тугъан тiлiм – анам тiлi.

                           Тугъан тiлiм далам тiлi – өз тiлiм.

                           Сенiң аркъылы әлемде көп нәрсе бiлдiм.

6 укучы.  Әрмән. Сирум ем кез, наец лезу, майрикин пес Ануш ес ду.

                            Кезнов ем ес нпартанум, картум, грум, артасанум.

7 укучы.  Әзәрбәйҗан. Чох гүзәл дил – догма дил,

                                       Ата вә ана дили.

                                       Дуньяда мән сәнин васитән илә,

                                       Чох шейү Әбәди баша дүшмүшәм.

8 укучы. Алман (немец).

   O Muttersprache, oh schone Sprache, meines Vaters und meiner Mutter Sprache!

   Auf der Welt habe ich so viel qelernt, durch dich, die Muttersprache.

2 а.б.  А*й яааай! Туган тел турындагы юллар бар телләрдә дә ничек матур яңгырый! Бу инде барлык телләрнең дә җир йөзендә яшәргә хакы бар дигән сүз!

1 а.б. Әйе, дустым. Телләр никадәр күп булса, тормыш үзе шулкадәр кызыклы бит! Безнең телебез дә – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла.

         Хөсәенова Айгөл  башкаруында Роберт Миңнуллинның  “Туган телемә” шигыре:

.....

1 а.б. Әйт әле, дустым, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

2 а.б.    Өч  мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а.б.  Юк, аның кадәр кирәкми. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а.б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

1 а.б. Менә ничек!   Телләр белү, әлбәттә, яхшы эш.  Хәзер әйдәгез татар җырын  тыңлап узыйк. Талкамбаева Гүзәл башкаруында “И гөлкәем, гөлкәйләрем”.

                                                              ......

1 а.б.  Үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Безнең укучыларыбыз үз телләрен белү белән  генә чикләнмичә, башка телләрне дә үз итәләр.  Рәхим ит, Илгизә,  сүз сиңа! Күрсәт осталыгыңны.  Джанзакова Илгизә сезгә Габдулла Тукайның  “Сүзләр” шигырен рус телендә сөйләп күрсәтер.

                                                               .......

2 а.б. Татар халкы сүзләр белән генә үзенең фикерен белдермәгән, ә аны  халыкка бию, җыр, уеннар аша да әйтеп биргән. Сезнең игътибарыгызга татар халык биюен тәкъдим итәбез. Алдыгызда  Зиһангирова Мәдинә.

                                                            ........

2 а.б.  Әфәрин, Мәдинә.... Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез:

      Иң татлы тел –      (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

1а.б.  Сөйдергән дә тел,     (биздергән дә тел).

2 а.б. Теле барның    (юлы бар, иле бар).

1 а.б. Телләр белгән -   илләр (белгән).

2 а.б. Аз сөйлә -   күп (эшлә).

1 а.б. Акылы кысканың   теле (озын).

2 а.б. Сүзнең кыскасы,  бауның (озыны яхшы).

1 а.б. Туган илем -  (туган анам.)     Рәхмәт!

2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен һәр халык туган телендә әйтә. Туган телебезнең,  торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз, моңнары аша яңгыратабыз. Алдыгызда Бикаева Гүзәл флейтада француз композиторы Гретның “Мюзет” көен башкара.

                                                   ....

1 а.б. Төрле халыкларның телләре еллар, төрле вакыйгалар белән сыналган, ләкин сыгылмаган, югалмаган. Халкыбыз батырлары аны төрле яуларда да яклаганнар.

             Шәйдуллин Шамил  башкаруында шигырь. Муса Җәлил “Дан”

                                                         .......

2 а.б. Безнең халкыбыз элек – электән  тапкыр, зирәк булган.  Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр  уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә мәктәп темасына язылган мәзәкләр укып китәбез.

 1 а.б.Укытучы укучыларга антоним сүзләргә мисаллар китерергә куша. Шунда Гали исемле бер укучы бик тиз әйтеп куя:

-Ганиев, Вәлиев...

- Бу сүзләр ничек капма – каршы мәгънәле була соң?

- Ник булмасын. Ганиев “бишле”гә, Вәлиев “икеле” гә укый бит.

2 а.б. . Бигрәк начар язасың улым. Бер сүзеңне дә танып булмый. Үскәч кем генә булырсың инде...

- Кайгырма, әни. Врач булачакмын мин. Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

1 а.б. Дуслар, ә сез телебезне яхшы ук үзләштердегез микән. Ягез әле, табышмаклар белән сыныйк әле үзегезне.

Син барсаң –бара, син туктасаң туктый.    (Күләгә)

Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр үзләре,

Биек күктә үзләре.    (Йолдызлар)

Ишекне ачуга өй эченә йөгерә, кемгә таныш, кем белә? (Суык)

Казанның уртасында ни бар?   (З хәрефе)

Кара диңгезгә төшкән таш нишли?   (Юешләнә)

Үзе тып та тып, кечкенә генә, таш өстендә дә чокыр казый. (Тамчы)

Балык судан ни өчен чыга?  (Балык судан чыкмый)

Каз судан чыккач нишли?   (Коры җиргә басып китә)

2 а.б.  Афәрин, дуслар!!!

1 а.б. Безнең мәктәбебез күп кырлы талантларга бай, әйдәгез әле күп бәйгеләр җиңүчесе Портняшкина Заринаны бирегә чакырабыз. Ул безгә Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен русча яңгыратыр.

2 а.б.   Әйдәгез Муса Җәлилнең тагын бер бик шаян шигырен дә тыңлыйк әле. Хөсәенова Айгөл “Ишек төбендә”. 

......

1 а.б.    Күптән түгел, 15 февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел булып узды. Әйдәгез аның тагын бер шигырен тыңлап үтик.  Хәйбуллова Диана, “Күке”.

......

1а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.  

Ризванов Динар һәм Шамаев Шамиль башкаруында баянда татар халык көйләре. Каршы алыйк әле кечкенә дусларны. 

.....

 2  а.б. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Киләчәк буынның төп бурычы – телен саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.  

1 а.б.                Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                         Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                         Әткәң - әнкәң биргән исем ул. 

                         Ярат моңын, көен, җырын аның,

                         Биюләрен өйрән тырышып.

                         Күрсәт осталыгың һәр урында,

                         Әткәң-әнкәң торсын куанып.    

                                                      

             Зәйдуллина Ильвина башкаруында татар халык биюе

                                                          .....

1 а.б.  Дустым, беләсеңме, безнең мәктәбебездә  6 төрле милләтән булган укучылар бар.

2 а.б.  Чынлапмы? Аның кадәрен үк белми идем.  

1 а.б.   Әйе, күпчелек – татар, аннан кала -  рус, әрмән, мардвин, әзәрбәйҗан, гарәп...    Восканян Люба башкаруында  аның үз туган әрмән телендә шигырь тыңлап китик әле.

                                                               ....

2 а.б.         Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам, ди Симонян Лиля   һәм  Амо Сааянның “Армения моя” – “Им Йаястан” шигырен туган телендә сөйләр.

                                              .....

2 а.б.    Дустым, син безнең мәктәбебездә рус милләтеннән булган укучылар да күп дидең. Әйдә Смородина Азалина һәм Мөхәммәтшина  Илида башкаруыда рус халык биюе  дә карап китик әле.  Алар аны бикләр дә матур бии диләр.    Рус халык биюе  “Самовар”.

                                             ....

1 а.б.  Телләр белү, гомумән, кызыклы һәм файдалы, кайсы илгә генә барсаң да  рәхәтләнеп аралашасың.  Менә безнең Илгизә, мөгаен, шулай итәр дә.

Алдыгызда  - Джанзакова Илгизә  Тукайның  “Кызыклы шәкерт”  әсәрен инглиз телендә яңгыратыр.

                                                              .....

2 а.б. Булдырдың, Илгизә. Безнең мәктәп укучылары барыннан да бигрәк шигырьләр өйрәнергә яраталар шул. Шуңа да шигырь осталары байтак. Кечкенәдән әдәбият яраткан бала тәрбияле булып үсә шул. Хәзер Газизова Илүзә Николай Заболоцкийның “Читаю стихи” әсәрен сөйләр.

                                                             .....

1 а.б. Укучыларыбыз бию өйрәнергә дә яраталар. Кечкенә дустыбыз башкаруында башкорт  биюе белән хозурланыйк.  Ризванова Илүзә. Башкорт халык биюе.        

                                                            .....

2 а.б.   Дуслар, беләсезме, кайсы гына телне алсаң да, аны бит әти-әни һәм укытучылардан башка дөрес итеп өйрәнергә мөмкин түгел. Нәкъ менә алар безгә тел белеменә юл башын күрсәтә. Бәйрәмебезне ямьләндереп, яраткан укытучыбыз Имайкина Рушания Фәнис кызы  башкаруында җыр.

                                                            .....

1 а.б.        Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма -

Туган телне онытма!

Курайда һәм саксафонда Рәхимова Кадрия

2 а.б.   Инде әдәби чарабыз  тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклагап, әйдәгез бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның инде гимнга әйләнгән «Туган тел!»  җырын искә төшерәбез.

                                              .........


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

Внеклассное мероприятие "Туган телләр көне"

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню родных языков...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Туган телләр көненә багышланган кичә

Туган телләр көненә багышланган кичә...

21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.

21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....

Сценарий "Туган телләр көне" Гаилә елына багышлап

Халыкара Туган көннәр көнен үткәрү өчен сценарий...