Татар поэзиясендә диалекталь сүзләрнең кулланылышы
учебно-методический материал (5, 6, 7, 8, 9 класс)

Шарифуллина Залифа Флюновна

Эзләнү-тикшеренү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon issledovatelskaya_rabota_.doc117 КБ

Предварительный просмотр:

Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе

«8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Татар поэзиясендә диалекталь сүзләрнең кулланылышы

Башкаручы: Шәрифуллина З.Ф.

Яр Чаллы, 2023

                           Эчтәлек

Кереш……………………………………………………………………………....3

Беренче бүлек. Тел, матур әдәбият теле, диалекталь сүзләр...............................5

Икенче бүлек. Татар поэзиясендә диалекталь сүзләр..........................................8

Йомгак ....................................................................................................................13

Файдаланылган әдәбият исемлеге........................................................................14

Кереш

       

Тикшеренү темасының актуальлеге. Хәзерге телебездә, бигрәк тә татар шигъриятендә гаять кызыклы, үзенчәлекле күренешләр бар [5, б. 155]. Татар шигыре заманга бәйле рәвештә үсә, үзгәрә, яңара. Шигърияттә телебезнең сүзлек катламнары хәрәкәткә килә; дини, иҗтимагый лексика активлаша; борынгы искергән сүзләр калкып чыгалар, шагыйрьләр яңа сүзләр иҗат итәләр, телебезгә алынма сүзләр үтеп керәләр, диалекталь сүзләрнең күпләп кулланылышы күзәтелә.

Шигърият диалекталь сүзләрне  күпләп үзенә сыйдыра. Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Гамил Афзал алып килгән традицияләрне Ренат Харис, Харрас Әюпов, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин (Гаташ), Фәннүр Сафин һ. ш шагыйрьләр «үз төбәгенең байлыгын халкыбызның зур тарихлы шигъриятенә куша бара [5 б. 155].

Тел белеме фәнендә диалекталь сүзләрне тел берәмлеге буларак кына өйрәнеп калмыйча, аны шигърияттә дә кулланылышын тикшерү ихтыяҗы бар.  «Борынгы һәм яңа сүзләр, гади сөйләм лексикасы, поэтизм, диалектизм һәм башка тел берәмлекләре әсәр тукымасында хаклы урын алудан мәхрүм ителә башладылар. Әдәби тел артык калыплашып китте. Сүзлек хәзинәсе ярлыланды» [3, б. 167],– дип яза татар стилистикасы галиме Суфиян Поварисов. Тел галиме Илида Бәширова фикеренчә, «матур әдәбият әсәрләренең барлык жанрлары да диярлек халыкның җанлы сөйләменә йөз тота» [2, б. 50]. Әлеге фикерләрдән күренгәнчә, матур әдәбиятыбыздагы тел берәмлекләрен өйрәнү ихтыяҗы заман таләпләре белән үзгәрә, шул ук вакытта поэтикага караган сүзлек хәзинәсен барлау һәм өйрәнү үзенең актуальлеге белән җәлеп итә. Бигрәк тә, диалекталь сүзләрнең шигърияттә кулланылышын тикшерү сүзлек хәзинәбезнең тулы системасын күзалларга ярдәм итә.  

Хезмәтнең төп максаты – шигърияттә диалекталь сүзләрнең кулланылышын һәм әдипләрнең алардан файдалану үзенчәлеген тикшерү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:  

  • диалекталь сүзләр кулланып иҗат ителгән шигъри әсәрләрне язып алу, системага салып,  диалекталь сүзләргә анализ ясау;
  • тел, матур әдәбият теле, диалекталь сүзләр төшенчәсен ачу;
  • барлык мәгълүматларны системага салып, хезмәтнең структурасына ярашлы рәвештә язмача теркәү.

Чыганаклар. Хезмәттә куелган мәсьәләләрне тикшергәндә Ф.С. Сафиуллина, И. Бәширова, В.Х. Хаков хезмәтләренә таянабыз.

Тикшеренүнең теоретик, методологик нигезләре. Диалекталь сүзләрнең үзенчәлекләрен анализлап язылган хезмәтләр тикшеренү эшенең нигезе булып тора. Хезмәтне язуда фәнни чыганакларны өйрәнү, чагыштырып карау, шигъри әсәрләр телен анализлау методларына таяндык.

Эшнең практик әһәмияте. Тикшеренү материалларын мәктәп практикасында диалекталь сүзләрне өйрәнү, шигъри әсәр телен анализлау дәресләрендә файдаланып була.

Тикшеренү эшенең төзелеше түбәндәгедән тора: кереш, ике бүлек, йомгак өлеше, файдаланылган әдәбият исемлеге. Керештә теманың актуальлеге күрсәтелде, максат һәм бурычлар билгеләнде, файдаланган эзләнү-тикшеренү методлары күрсәтелде.  Беренче бүлектә матур әдәбият теле, диалекталь сүзләр турында мәгълүмат бирелде. Икенче бүлектә поэзиядә диалекталь сүзләрнең кулланылышы аерым каралды. Монда шигърияттә кулланылган диалекталь лексиканың төрләре һәм аларның сүз-сурәт тудырудагы мөмкинлекләре анализланды. Йомгакта гомуми эзләнүләргә таянган гомуми нәтиҗәләр китерелде. Файдаланган әдәбият исемлегенә эш барышында кулланылган әдәбият теркәлде.


Беренче бүлек

Тел, матур әдәбият теле, диалекталь сүзләр

Тел халыкның бар яшәеш дәверендә, гасырлар, меңәр ел буена туплана килгән иң газиз, кадерле байлыгы, чынбарлыкны интеллектуаль үзләштерү, танып белү, иҗат итү, фәлсәфи тирәнлек, фикерләү, зирәклек чагылышы ул. Тел халыкның рухи йөзен билгели, милләтнең яшәүчәнлегенә тотрыклылык, ныклык бирә. Җыр, музыка, гореф-гадәтләр, әхлак кануннары кебек, тел дә халык тормышының бик тирән тамырлары белән бәйләнгән. Табигатьне, әйләнә-тирәне этник төркемнәр яшәешеннән аерып карап булмаган кебек, милләтне дә үз шивәсеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тел – милләтнең җаны ул. Әнә шул җаны булганда гына милләт исән-имин яши. Тел яшәешенең үзенчәлеге шунда ки, бер яктан, ул халыкның уртак мөлкәте санала, икенче яктан, ул һәр шәхеснең күңелендә саклана, һәр кеше хаклы рәвештә үзен шушы милекнең хуҗасы итеп тоя, көндәлек тормышта, уй-фикер йөрткәндә аңа мөрәҗәгать итә [9, б. 73]. Телнең бик мөһим бер вазыйфасы сәнгатькә хезмәт итүдә, эстетик гүзәллек тудыруда күренә. Сәнгатьнең күп кенә тармаклары: матур әдәбият, театр, кино, телевидение, җыр чынбарлык күренешләрен, хис-тойгыларны хис-тойгыларны чагылдырыр өчен телдән файдалана, сүз ярдәмендә иҗат итә. Матур әдәбият төзү материалын халыкның җанлы тел байлыгыннан сайлап ала. Нормаль, табигый шартларда җанлы сөйләм – һич тә саекмый торган чыганак, мул сулы дәрья ул. Әдәби әсәрдә үз урынында кулланылган җанлы сөйләм аның гомер озынлыгын, халыкчанылыгын билгели торган күрсәткеч. Татар әдәбиятында халыкчан әсәрләр җанлы сөйләм теленә нигезләнеп язылган.

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар [4, б. 87], ә диалектка хас лексик, фонетик, грамматик үзенчәлекләр диалектизмнар дип атала [1, б. 79]. Татар теленең диалектларга бүленеше, аларның төгәл саны турында галимнәр арасында бердәм караш юк. Диалектологик хезмәтләрдә гомумхалык татар теле өч зур диалектка бүленеп өйрәнелә, болар: Урта диалект, Мишәр диалекты һәм Көнбатыш Себер татарлары диалекты [7, б. 3].  Диалектлар бер-берсеннән фонетик, морфологик һәм лексик үзенчәлекләре белән аерылалар. Әдәби телдән аваз төзелешләре белән аерыла торган үзенчәлекләр фонетик диалектизм дип исәпләнә. Мәсәлән, әдәби телдәге чишмә сүзе Урта диалектның Казан арты сөйләшендә тишмә дип әйтелә. Монда көтелгән ч авазы урыныда т авазы кулланыла.  Әдәби телдән төрләндергеч яки  ясагыч  кушымчалар белән  аерыла торган үзенчәлекләр морфологик диалектизмнар дип йөртелә. Мәсәлән, Урта диалектның Тау сөйләшендә тартым кушымчасы -сы күрсәтү алмашлыкларында кабатланып йөртелә: бусысы, тегесесе, ансысы формасында.    Әдәби телдә булмаган, җирле диалектларга, сөйләшләргә генә хас сүзләр  диалект лексикасын тәшкил итә. Лексик диалектизмнар арасында саф лексик диалектизмнар аерылып тора. Әдәби телдә аларның икенче тамырдан булган синонимнары да яши. Мәсәлен, яренгә  киләсе елга, берсәк  бераз, бак  кара, мөеш  почмак, өге  мәче башлы ябалак, астыган  карлыган; шишара  кечкенә ипи, кәй  начар, ямьсез; цәпе тастымал, кутаз  кыңгырау, көлле – бөтен; чекә  нечкә; үшән – ялкау; әрә – пычкы; өгө – мәче башлы ябалак һ.б. Семантик диалектизмнар булганда, сүз гомумхалык телендәге мәгънәсеннән аерыла. Мәсәлән, башмак – Красноуфим татарларында тана, яфрак – мунча себеркесе, кытай – муенса мәгънәләрендә йөри. Аларны диалекталь омонимиягә да кертеп карыйлар. Мәсәлән, алаша – себер татарларында тәбәнәк, каш – тау, кәс – юләр, көн – кояш, тора – шәһәр, ярык – яктылык, чүп – печән, шеш – чәнечке, төс – урман. Этнографик диалектизмнарга төбәк халкының гореф-гадәтенә, көнкүрешенә хас булган, башка төбәкләрдә очрамаган сүзләрне кертәләр. Мәсәлән, озаткыч – туй вакытында кызны озата килүчеләр, күмәч – туйга куела торган ризык, бодавай – майга пешерелгән камыр ашы, көймә – килен алып кайта торган арба. Болар – Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы татарлары өчен хас сүзләр. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр өчен бавырсак ризыгы таныш. Татарлар яшәгән җирдә ләвеш, кыстыбый, тәкә, какере пешерәләр. Диалектизмнар арасында фразеологик төрләрне да күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, Себер татарлары телендә түбәндәге фразеологик диалектизмнар бар: җил куык (коры куык), йон йөрәк (куян йөрәк), теле белән боз түшәү (алдалый), йөрәк әйләнү (күңел болгану), өшегән йөрәкле (салкын канлы), кылыч та камчыдай (нечкә билле), ис асу (ару), арка-биле юан (таза), пияс сату (юк-бар сөйләү), шешә баш (аңгыра). Татар тел белемендә лексик-морфологик, лексик-фонетик, алынма, эмоциональ-экспрессив диалектизмнар да аерып чыгарылган.

Күп кенә диалекталь сүзләр, кулланылыш сферасын киңәйтеп, гомумхалык теленә да күчәләр, әдәби телгә дә кереп китәләр. Диалектизмнар төрле максатлар белән матур әдәбият әсәрләрендә дә кулланыла. Кайберләре әдәби телдә да урын ала. Мәсәлән, татар әдәби теленә тоҗым, өрфия, күлләвек (күлдәвек, күләвек), сыкы, ымсыну, отыры, дуадак кебек сүзләр килеп кергән. «Диалекталь сүз әдәби телгә түбәндәге очракларда килеп керә: 1) әдәби  телдә шушы төшенчәне белдерердәй сүз булмаса; 2) персонажның сөйләм үзенчәлеген сурәтләү өчен; 3) язучының үз хикәяләвендә милли колорит бирү өчен; 4) этнографик лексиканы бирү максаты белән» [5, б. 89].

Кыскача нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен җирле сөйләш, ягъни диалект дип атала. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык сөйләм теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карала. Лексик диалектизмнарны үзләрен: 1) саф лексик; 2) семантик; 3) этнографик; 4) фразеологик төрләргә бүләргә мөмкин. Шулай ук телдә лексик-морфологик, лексик-фонетик, алынма, эмоциональ-экспрессив диалектизмнар да аерылып чыгарыла.


Икенче бүлек

Татар поэзиясендә диалекталь сүзләр

Поэзия, ягъни тезмә әсәр җанлы сөйләмнән аеруча нык аерылып торган, мәгълүм тел кагыйдәләре таләбенә туры китереп оештырылган булуы белән аерылып тора [9, б. 79-80]. Шулай булуына карамастан, поэзиядә күпләп диалекталь сүзләрнең кулланылышы күзәтелә. Әлеге фикерне Хәсән Туфанның «Ике чор арасында» поэмасыннан алынган өзектәге диалекталь сүзләрнең кулланылыш ешлыгы  раслап тора.

Әйдә, агай, чабатаңны сиплик,

Кичәгенәк

Без бик әйбәт юкә урладык

Пеше, юкә

Штраудан куркып,

                    Яшереп куйдык әле без аны... 

Кичәгенәк – лексик-морфологик диалектизм: ул кичә һәм -генәк кушымчасыннан тора; Урта диалектның, Казан арты сөйләшләре төркеменә керә торган Лаеш сөйләшендә кулланылучы рәвеш [7, б. 45];  пеше  – әдәби телдә урын алган диалекталь сүз, сыгылмалы һәм нык дигән мәгънә  белдерә, шулай ук  Урта диалектның, Казан арты сөйләшләре төркеменә керә торган Лаеш сөйләшендә пешкән, пешүле мәгънәсендә кулланыла, Златоус сөйләшендә чирак мәгънәсендә кулланыла [7, 246, 163]; штраудан – алынма диалектизм,  чыгышы белән рус теле аша немец теленнән кергән штраф сүзеннән үзгәртеп ясалган, нәрсә дә булса административ органнар тарафыннан акчалата түләтелә торган җәза мәгънәсендә. 

Поэзиядә шагыйрьләр диалекталь сүзләрне әдәби телдә шушы төшенчәне белдерердәй сүз булмаганда кулланалар. Мәсәлән: тегермән стеналарына кунып кала торган он тузаны дигән төшенчәне белдерү өчен  әдәби телдә сүз булмаганга Сибгат Хәким болай дип язган булган:

Беркемнең дә кулы кагылмаган,

Соңгы ачлык узгач түшәлгән

Онта коела, күксеп беткән онта...

Онта исем сүз төркеме белән бирелгән диалекталь сүз он тузаны мәгънәсендә [6, б. 398]. Аларның шактые чыннан да әдәби телебездә урнашып калганнар (арбау) һәм шагыйрьләребез алардан файдаланганнар:

Ягымлы эндәшеп

Һәм серле елмаеп

Арбадың микәнни

Син мине шулай ук?

Арбау   1) фигыль сүз төркеме,  кемне дә булса ирексезләп үзенә карату, сихри сүз белән үз ихтыярыңа буйсындыру; 2) исем сүз төркеме, тылсым, әфсен; тылсымлы сүз [6, б. 45].   

Әдәби телебезгә урнашып калган диалекталь лексикадан (өрфия, күлдәвек, сыкы, йөгенү) хәзерге шагыйрьләребез дә  иркен файдаланалар. Рәдиф Гаташ шигырендә өрфия сүзе бик юка, үтә күренмәле, челтәр [6, б. 758] әйбер мәгънәсендә үз урынында бик матур яңгырый:

Тагын күз алмыйча карыйм –

Яшел яфрак өрфиясенә.                                              

Яңгыр яуганнан яки кар эрегәннән соң җыелып калган су [6, б. 329] мәгънәсендә Гариф Ахунов кулланган күлдәвек сүзе Фәннүр Сафин шигырендә күлләвек дип бирелә:

Зәңгәр юлдан чыкты романтика,

Күлләвектән кояш чәчрәтеп.                                    

Поэзиядә сыкы сүзе дә киң кулланылыш алды. Ул кышкы салкында сыек томан булып кына җемелдәп күренә торган кар бөртекләре [6, б. 492] мәгънәсендә кулланыла:

Кызыл миләшләргә сыкы сырган,

Кара миләшләргә бәс кунган.                                                

Йөгенү тезләнү тез чүгү [7, б. 121] сүзен Наис Гамбәр хәлсезләнү мәгънәсендә куллана:

Таңнар аткач, тәртә каерылыр,

Сыеры савылыр, аты җигелер;

Мирхәйдәр карт кына тормый калды

Урын өскәендә, йөгенеп.   

Поэзиядә кулланылган күп кенә сүзләр әдәби тел нормалары дәрәҗәсенә күтәрелә бара. Шул ук Хәсән Сарян кулланган чаукалык – Урта диалектның Минзәлә һәм  Турбаслы сөйләшендә куаклык, вак агачлык [7, б. 347] мәгънәсендә кулланыла торган диалекталь сүз шул ук мәгънәдә Наис Гамбәрнең «Исә җилләр» шигырендә кулланылган:

Исә җилләр агач башларыннан,

Сабантуйда гөрли чаукалык.  

Күпсүзле салават күпере атамасы урынына хәзерге поэзиядә аңлаешлы, матур яңгырашлы җәйгор диалектизмы еш кулланыла:

Кышлар җитсә, җәйләр сагындыра,

Җәйгорлары калган күңелдә.

Аллы-гөлле җәйгор сызыклары

Шигырь булып хәзер түгелә.

Шулай ук Саҗидә Сөләйманова поэзиясендә урын алган курыну – югалтудан курку, кызгану мәгънәсендәге сүзне Эльмира Шәрифуллина (яман күзләрдән) саклау мәгънәсендә куллана:

Салкыннар алар, дымлылар,

чыкмы бу, бәсме...

Учыңда йөртәсең курынып

Кабат чәчелмәсме?

Матур әдәбиятның поэзия жанрларында җирле сөйләм теле өчен генә хас булган сүзләр шактый очрый. Мондый сүзләр саф лексик диалектизмнар дип атала [4, б. 87]. Бер үк строфада сүзләрнең кабатлануыннан котылу өчен шагыйрә Эльмира Шәрифуллина саф диалекталь сүздән файдалана:

Сай булса да, аксакаллар

Сол белгән дә җай белгән.

Сол сүзе шулай ук җай мәгънәсендә бирелгән. Сол – Мишәр диалектының Мәләкәс сөйләшендә сәләт [7, б. 269]  мәгънәсендә; шулай ук исем сүз төркеме буларак эшне башкаруда маһирлык, осталык [6, б. 477]  мәгънәсе дә бар.  

Рафаил Газизов поэзиясендәдә шулай ук гомумхалык телендәге мәгънәсеннән аерылып торган, семантик диалектизмнар да очрый.  

Карабахның

       Башы, кулы өзек,

Тумран булып яткан ире күк.

Тумран – 1) зур юан агач кисәге, утын түмәре; 2) агач бүкәне; 3) түмгәк  [6, б. 565] мәгънәсендә. Орыш – исем сүз төркеме 1) тиргәү сүзләре; ызгыш; 2) сугыш бәрелеш [6, б. 401]. Каргалы һәм Мәләкәс сөйләшләрендә сугыш  [7, б. 240] мәгънәсендә.

Кибетләрдә колбасалар очсыз,

Аңа карап беркем күп алмый.

Очсыз – Минзәлә сөйләшендә, арзан [7, б. 241] мәгънәсендә. Күренгәнчә, поэзиядә семантик диалектизмнарның бер-беренә мәгънә ягыннан булган якынлык төрле күләмдә.

Бүлеккә йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: диалекталь сүзләрнең поэзиядә шактый урын ала. Әдәби телдә сүз булмаганда шагыйрь алардан сүз-сурәт ясый (онтак), арбау (сихерләү), өрфия (юка, үтә күренмәле), күлдәвек (яңгыр яуганнан яки кар эрегәннән соң җыелып калган су), сыкы (кышкы салкында сыек томан булып кына җемелдәп күренә торган кар бөртекләре), йөгенү (тезләнү, тез чүгү) сүзләре әдәби тел сүзләре буларак кулланылалар. Саф лексик диалектизмнарны: сөлдә (сөяк), сол (җай), исәвән (ахмак), сәүдә (дәрт) очратабыз.  Тумран  (зур  юан  агач  кисәге,  утын   түмәре; түмгәк), орыш (сугыш), очсыз (арзан) кебек әдәби телдә дә  диалектларда да очрый торган сүзләр. Алар шигъри сөйләмне эмоциональ яктан баетып, стиль төгәллегенә ирешүдә зур роль уйныйлар.

Йомгак

Татар әдәби теле зур үзгәрешләр кичерә. Әдәби телебездәге үзгәрешләрдән диалекталь сүзләр белән бәйле күренешләр күзгә ташлана. Поэзиядә дә диалекталь сүзләр кулланылышының традицияләре бар. Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Эльмира Шәрифуллина, Наис Гамбәр, Рафаил Газизов, Бикә Рәхимова иҗатларында шигъриятендә диалекталь сүзләрнең урынлы кулланылышын күрә алабыз. Бу хезмәттә татар поэзиясендә кулланылган диалекталь лексика буенча күзәтү тәкъдим ителә. Безнең тарафтан унбишләп шагыйрьнең әсәрләре укылды, өйрәнелде, андагы диалекталь берәмлекләргә  фәнни анализ ясалды.

Поэзиядә диалекталь сүзләрнең табигатен фәнни яктан тикшерү түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкинлек бирде:

1) Диалекталь сүзләр билгеле бер территориягә караган халыкның сөйләм үзенчәлекләрен чагылдыралар. Диалектология фәнендә билгеле бер төбәккә генә хас булган, гомумхалык сөйләм теленә кермәгән сүзләрне, ягъни диалекталь лексиканы: 1) саф лексик; 2) семантик; 3) этнографик; 4) фразеологик төрләргә бүлеп өйрәнәләр. Шулай ук шигъри телдә лексик-морфологик, лексик-фонетик, алынма, эмоциональ-экспрессив диалектизмнар да кулланыла.

2) Шигърияттә әдәби телдә шул төшенчәне белдерергә сүз булмаганда диалекталь лексикадан файдаланыла.

3) Вакытлар узу белән диалекталь сүзләрнең күбесе әдәби телебезгә урнашып кала. Мәсәлән: арбау (сихерләү), өрфия (юка, үтә күренмәле), күлдәвек (яңгыр яуганнан яки кар эрегәннән соң җыелып калган су), сыкы (кышкы салкында сыек томан булып кына җемелдәп күренә торган кар бөртекләре), йөгенү (тезләнү, тез чүгү).

4) Поэзиядә теге яки бу диалекталь сүзнең күпчелек шагыйрьләр тарафыннан кулланылуы сәбәпле күп кенә диалекталь сүзләрнең әдәби тел нормасы дәрәҗәсенә күтәрелә баруы күзәтелә. Мәсәлән: чаукалык (куаклык), җәйгор (салават күпере), курыну (югалтудан курку, кызгану).

5) Поэзиядә диалекталь лексиканың кулланылышы шактый төрле. Беренчедән, әдәби телдә синонимнары булган сөлдә (сөяк), сол (җай), исәвән (ахмак), сәүдә (дәрт) кебек саф лексик диалектизмнар да кулланыла. Икенчедән, авыл җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр иҗатында семантик диалектизмнарның кулланылышы күзгә ташлана. Мәсәлән, Рафаил Газизов әдәби телдә дә диалектларда да очрый торган тумран  (зур  юан  агач  кисәге,  утын   түмәре; түмгәк), чуман (утырып шуар өчен боз кисәген чокып ясалган җайланма), орыш (сугыш), очсыз (арзан) кебек диалектизмнарны кулланып шигъри бизәкләр тудыра.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: проза жанрындагы кебек шигърияттә дә тормышны реалистик сурәтләү өчен, диалекталь сөйләм сүзләренннән дә файдаланырга кирәк була. Әгәр дә диалекталь сөйләм сүзләре чиктән тыш артып китсә, әсәр әдәбият үрнәге булудан туктый. «Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел», дип, халкыбыз бик урынлы әйткән.


Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма / Г.Х. Әхәтов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 93 б.
  2. Бәширова И. Татар теле: әдәби норма һәм вариантлылык / И. Бәширова // Проблемы функционирования, диалектологии и истории языка. – Казань: Фикер, 1998. – С.41-52.
  3. Поварисов С. Яфраклар коелмасын иде / С. Поварисов // Казан утлары. – 1992. –  №6. – Б.166-169.
  4. Сафиуллина Ф.С. Диалекталь сүзләр // Сафиуллина, Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Югары уку йортлары  студентлары өчен / Ф.С. Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 1999. – Б.87-91.
  5. Сафиуллина, Ф. Татар шигъриятендә яңа сурәтләр / Ф. Сафиуллина // Казан утлары. – 2004. – №3. – Б.155-164.
  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2005. – 848 б.
  7. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төзүчеләре Ф.С. Баязитова, Д.Ф. Рамазанова, З.Р. Садыйкова. – Казан: Татар. кит.  нәшр.,  1993. – 460 б.
  8. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек / В.Х. Хаков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 158 б.
  9. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма / Ф.М. Хатипов. – Казан:  Раннур, 2002. – 352 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Аннотация. Татар теле дәресе эшкәртмәсе.Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен төзелде.Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.Максатлар:1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыл...

XX йөз башы татар поэзиясендә төрмә темасы

Хезмәттә XX йөз башы татар поэзиясендә киң чагылыш тапкан тоткынлык темасы күтәрелеп чыга. Тема Г.Тукай, Н. Думави, М.Гафури шигырьләре аша яктыртыла....

презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Презентация к уроку "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Проект урока "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Проект урока "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."...

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек сүзләре.

Уку предметы: татар теле Сыйныф: 5 Укытучы: Хисмәтуллина Гөлшат Ринат кызы УМК: авторлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова Дәреснең темасы: Кулланылышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Һөнәрчелек с...

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы. (Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы (Татар мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)...