Осталык дәресе «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә «ИнтеллекТ» технологиясен куллану»
учебно-методический материал

“Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә”  ди  Шерил Нуссбаум-Бич.

Бу сүзләрнең нигезендә нинди фикер ята соң?

Һәр ата –ана баласының яхшы укуын һәм интеллегент булуын тели;
 Һәр укучы югары нәтиҗәләргә җиңел, рәхәтләнеп һәм кызыксыну белән ирешәсе килә;

Һәр укытучы үз укучыларын аның фәнен ныклы үзләштерү өчен  яңа технологияләр куллана.

 

Интеллект технологиясе буенча биремнәр ничек  булдырыла соң? Мин бүген шул турыда сезгә тирәнтен аңлатып үтәргә телим.

Материалны яхшы истә калдыру һәм тирәнтен үзләштерү өчен мин еш кына картиналар, рәсемнәр, ассоциацияләр кулланам.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-klass_ibragisova_g.docx19.75 КБ

Предварительный просмотр:

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә «ИнтеллекТ» технологиясен куллану»

“Яңа технологияләр беркайчан да укытучыны алыштырмый. Ләкин укытучы, укучыларның үсешен булдыру өчен, булган технологияләрне кулланып, белмәүчеләргә җиткерә”  ди  Шерил Нуссбаум-Бич.

Бу сүзләрнең нигезендә нинди фикер ята соң?

Һәр ата –ана баласының яхшы укуын һәм интеллегент булуын тели;
Һәр укучы югары нәтиҗәләргә җиңел, рәхәтләнеп һәм кызыксыну белән ирешәсе килә;

Һәр укытучы үз укучыларын аның фәнен ныклы үзләштерү өчен  яңа технологияләр куллана.

Марат Александр улы Җиһанов

Педагогик фәннәр докторы (МАН), Европа хокук университеты профессоры, рациональ уку мәктәбе директоры, Ломоносов мәктәбенә нигез салучы

«ИнтеллекТ» технологиясе ул-дәресләрдә интеллектуаль сәләтләрне үстерү өчен күнегүләр комплексы булдыру.

Интеллект технологиясе буенча биремнәр ничек  булдырыла соң? Мин бүген шул турыда сезгә тирәнтен аңлатып үтәргә телим.

Материалны яхшы истә калдыру һәм тирәнтен үзләштерү өчен мин еш кына картиналар, рәсемнәр, ассоциацияләр кулланам.

Беренче биремне карап үтик.

Бу биремне мин күп очракта дәреснең темасын ачыклау өчен кулланам.

Бу бирем "Бәйләнеш кая?" дип атала.

Әйтегез әле, бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? (4 слайд күрсәтелә)

  1. Тел, дәреслек, сөйләшү  (тел).
  2. Телефон, магнитофон, микрофон  (фонетика).
  3. Туп тибү, җиде кат күктә, бер аяк монда (фразеологизм).
  4. Әче, озын, яшел (сыйфат).

2 нче бирем.

Бу бирем "Бердә ике" дип атала.

        Әлеге портретларда ике күренекле шәхес бирелә. Аларның яртылаш бер-берсенә якын куелган фотоларыннан кем булуларын әйтә белергә кирәк. Бу биремне әдәбият дәресләрендә әдипләрнең биографияләрен өйрәнгәннән соң, материалны истә калдыру өчен кулланам.

  1. Туфан Миңнуллин һәм Разил Вәлиев.
  2. Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш.
  3. Галимҗан Ибраһимов һәм Мәҗит Гафури.

3 нче бирем.

Бу бирем "Серле мәгълүматлар" дип атала.

Әлеге биремне үткән дәресне ныгыту өлешендә кулланырга була.

  1. Габдулла Тукай.
  2. Разил Вәлиев.
  3. Һади Такташ һәм Гадел Кутуй.

4 нче бирем.

Бу бирем "Фикер дәвамы" дип атала.

Канатлы гыйбарә булырдай фикерләрне, олимпиадаларда еш кулланыла торган мәкальләрне  әлеге ысул аша истә калдырырга өйрәтәм.

-        Исемен югалтып кына халык үлми әле. Телен оныткан халыкның тамыры корый.

Мөдәррис Вәлиев

-        Телләр үлми! Үлә бары

Телен җуйган халыклар!

Рәфикъ Юныс

-Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. Мәкаль

5 нче бирем.

Бу бирем "Бар нәрсәнең формуласы бар" дип атала.

Бу биремне дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә еш кулланабыз Укучылар рәхәтләнеп уйныйлар, әлеге уен аша үтелгән материалны искә төшерәләр.

  1. Кызыл ромашка
  2. Кыш бабай
  3. Туган тел
  4. Тимер юл
  5. Теш табибы
  6. Сукыр эчәк

6 нчы бирем.

Бу бирем "Сүз ни турында бара?" дип атала.

Ял иткән минутларда укучылар әлеге уенны уйнарга яраталар.

  1. Күбәләк
  2. Ут
  3. Күз
  4. Энә
  5. Ат

7 нче бирем.

Бу бирем " Мультиребус" дип атала.

Бу алым аша дәреснең темасын ачыклыйбыз.

  1. Су анасы.
  2. Өч кыз.
  3. Шүрәле.
  4. Эш беткәч, уйнарга ярый.

8 нче бирем.

Бу бирем- "Суперблиц".

Инде сезнең белән дә бер уен уйнап үтик. Әлеге рәсемнәр ярдәмендә нинди темаларны ачыкларбыз икән?

  1. Дүрт аяклы дусларыбыз.
  2. Уеннан уймак.
  3. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
  4. Алма агачыннан ерак төшми.
  5. Башына тай типмәгән.
  6. Акылы алтын икән.

Спортчыны күз алдыгызга китерегез. Аның спорт җиңүләре-ул тренер эшләгән система буенча даими тренировкалар нәтиҗәсе. Спортчы авырлыкларга очраса, мәсәлән, планканы җиңә алмаса, яхшы тренер аны сикереп чыгарга мәҗбүр итмәячәк. Ул нәрсә эшләргә кирәклеген белә: техника өстендә эшләргә, мускулларның билгеле бер төркем төркемнәрен ныгытуга күнегүләр сайларга һәм спортчы белән нәтиҗәләр турында фикер алышырга кирәк. (Фигуристка Камилә Вәлиеваны мисал итеп китерергә була. Егылды, ләкин  тренировкаларны дәвам итә, безне уңышлары белән сөендереп тора)

«ИнтеллекТ»белем бирү технологиясе дә шулай ук төзелгән. Планка-укучының, мускуллар төркеменең үсеш дәрәҗәсе, биремнәр төрләре, тренировкалар. Ә аның өчен вакыт кирәк.

Яхшы тренер кебек үк, белемле укытучы да укучының теге яки бу уку бурычын хәл итү өчен нинди интеллектуаль сәләтләрен «күчерергә» кирәклеген төгәл белә. Укытучы җитәкчелегендә укучы даими рәвештә тиешле авырлык дәрәҗәсендә күнегүләр башкара һәм уңышларга ирешә. Минем укучыларым да  үзләренең уңышлары белән мине һәрвакыт сөендереп торалар:

1. Олимпиадада район  күләмендә җиңүчеләр

2. Республика күләменндә призерлар

3.Район газеталарында кызыклы басмалар

4.Фәнни конференцияләрдә уңышлар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технология...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану

Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  информацион технологияләрне куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...