Проектная работа
проект (6 класс)

Проектная работа по теме "Кеше тормышында һәм матур әдәбиятта ышанулар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proektnaya_rabota.docx496.95 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы “Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе”

Фәнни-эзләнү эшенең темасы:

“Кеше тормышында һәм әдәби әсәрләрдә ышануларның роле”

Фәнни җитәкче : туган тел һәм әдәбият укытучысы

Башкаручы:

2023 нче ел

Эчтәлек

#1050;ереш......................................................................................................................... 3

#1058;өп өлеш. Кеше тормышында, матур әдәбиятта ышануларның роле............... 5

Ышануларның барлыкка килүе..................................................................5

Нәрсә ул ышану?.........................................................................................5

Ышануларның тематик бүленеше..............................................................6

Матур әдәбиятта ышанулар матур әдәбиятта ышанулар........................6

Кеше тормышында ышануларның роле.....................................................7

3. Йомгаклау................................................................................................................9

#1050;улланылган әдәбият..............................................................................................10

#1050;ушымта..................................................................................................................11

Кереш

Халкыбызның тормышы никадәр алга китсә дә, югары технологияләр заманында яшәсәк тә, без еш кына әби-бабаларыбыздан калган акыл, тәҗрибәгә мөрәҗәгать итәбез, ягъни халык авыз иҗатын өйрәнәбез. Халык авыз иҗаты әсәрләре акыл ягыннан да, тәрбия ягыннан да үзенә күрә бер кыйммәткә ия. Алар аша без табигатьне, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, яхшыны начардан аерырга өйрәнәбез. Балалар бакчасында тәрбияләнгәндә, башлангыч сыйныфларда укыганда без санамышлар, табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр, җырлар күп өйрәндек. Әдәбият дәресендә риваять, легендалар, бәетләр белән таныштык. Аеруча “Сак- Сок” бәете истә калды. Әлеге бәеттә әниләре каргышы аркасында балалар, кошка әверелеп, урманга очып китәләр. Кешенең кошка әверелмәгәнен белсәк тә, каргышның начар икәнен аңладык. Олы кешеләрдән “Кешене каргарга ярамый, каргыш үзеңә әйләнеп кайта” дигән фикерне ишеткән бар. Әби-бабаларыбыз, башкаларны кисәтү өчен, шулай әйткәннәр һәм тора-бара бу ышану кагыйдә кебек кабул ителгән, дип уйладык. Проект эше өчен “Кеше тормышында ышануларның әһәмияте” дигән теманы сайлау менә шуннан башланып китте. Халкыбызның тормышы никадәр алга китсә дә, югары технологияләр заманында яшәсәк тә, без еш кына әби-бабаларыбыздан калган акыл, тәҗрибәгә мөрәҗәгать итәбез, ягъни халык авыз иҗатын өйрәнәбез. Халык авыз иҗаты әсәрләре акыл ягыннан да, тәрбия ягыннан да үзенә күрә бер кыйммәткә ия. Алар аша без табигатьне, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, яхшыны начардан аерырга өйрәнәбез. Балалар бакчасында тәрбияләнгәндә, башлангыч сыйныфларда укыганда без санамышлар, табышмак, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр, җырлар күп өйрәндек. Ә быел әдәбият дәресендә риваять, легендалар, бәетләр белән таныштык. Аеруча “Сак- Сок” бәете истә калды. Әлеге бәеттә әниләре каргышы аркасында балалар, кошка әверелеп, урманга очып китәләр. Кешенең кошка әверелмәгәнен белсәк тә, каргышның начар икәнен аңладык. Олы кешеләрдән “Кешене каргарга ярамый, каргыш үзеңә әйләнеп кайта” дигән фикерне ишеткән бар. Әби-бабаларыбыз, башкаларны кисәтү өчен, шулай әйткәннәр һәм тора-бара бу ышану кагыйдә кебек кабул ителгән, дип уйладык. Проект эше өчен “Кеше тормышында һәм әдәби әсәрләрдә ышануларның әһәмияте” дигән теманы сайлау менә шуннан башланып китте.

Эзләнү эшемнең яңалыгы: ышануларны тәрбияви яктан бүлү.

Өйрәнү материалы: безнең төбәктә кулланыла торган ышанулар

Гипотеза: ышануларның ниндидер хикмәте бар, шуңа күрә алар халык телендә саклана

Эзләнү эшенең проблемасы: ышанулар чынбарлыкны чагылдырамы? Кеше тормышында аларның әһәмияте бармы?

Максаты: халык авыз иҗатының бер төре буларак, ышануларны өйрәнүне дәвам итү һәм кеше тормышында аларның ролен ачыклау.

Эзләнү этаплары

1 этап. Әзерлек этабы

  • эзләнү эшенең темасын билгеләү;
  • эзләнү эшенең максатын, бурычларын билгеләү;
  • эзләнү методларын билгеләү;
  • тема буенча эзләнүләр алып бару,әдәбият туплау

2 этап. Планлаштыру

  • теманың актуальлеген исәпкә алып, проект идеясен эшләп бетерү;
  • нәтиҗә һәм срогын ачыклау;
  • укыту бурычлары һәм үтәү вакытын билгеләү.

3 этап. Оештыру-эзләнү этабы

  • эзләнү эшен үтәү эзлеклелеген ачыклау, билгеле бер биремнәрне сайлап алу;
  • информацияләр туплау , эшкәртү;
  • нәтиҗәләр эзерләү;
  • эшли торган проектның нәтиҗәсе турында отчет язу.

4 этап. Нәтиҗә эшләү этабы

  • презентация әзерләү һәм аны яклау;
  • башкарылган эшкә нәтиҗә ясау, үзбәя

2. Төп өлеш. Кеше тормышында, матур әдәбиятта ышануларның роле

Теманы тирәнрәк өйрәнү өчен, китапханәдән “ Энҗе чәчтем- энҗе җыям” исемле китап алдык. (Кушымта1). Анда ышану-юраулар турында бай материал тупланган. Ышанулар безнең көндәлек тормышта еш очрый икән. Әби-бабайлар, әниләребез тарафыннан “Сишәмбе эш башларга ярамый”, “Ашаганда аяк селкемә, шайтан чакырасың”, “Өйдә сызгырма, янгын чыгар”, нәрсәңнедер онытып, кире керсән, “юлың уңмаячак” кебек ышануларны ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр.

#1067;шанулар ничек барлыкка килгән

Борынгы заманнарда ук кешеләрнең иртәгә нәрсә булачагын беләсе килгән, үзләрен ниләр көтүе турында уйланганнар, шул хакта фаразлар корганнар. Әйтик, берничә кеше үзара сөйләшеп утырганда, арадан берсе: “Ай битем кычыта, “- дип куя, ди. Шундагы икенче берәү бу сүзләргә җавап йөзеннән: “битең кычытса, сине сагыналар икән,”- дип, аның күңелен күтәрә.

Икенче бер вакыйганы карап үтик. Кызы өстәл җыештыра, ләкин пөхтәлеге җитми, артыннан чүпләре кала. Шуннан әнисе болай ди: “ Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра булыр”. Кайсы кызның шадра битле егеткә кияүгә чыгасы килсен инде, әлбәттә, өстәлен кат-кат сөртәчәк.

Бер бала, ашаган саен, ипи сыныгын калдыра икән, әти-әнисе берничә кат кисәтү ясаганнар. Ләкин бала колагына да элми. Шуннан соң әбисе :” Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар”,- дигән. Өстәл артында аяк болгап утырган баланы кисәтеп, “шайтан чакырасың”, дип тә куркытканнар. Менә шулай итеп, ышану-юраулар барлыкка килгән дә инде.

#1053;әрсә ул ышану?

Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгәть иттек. Анда мондый билгеләмә бирелә: ”Ышанулар- дингә, һәртөрле хорафатларга бәйләнешле гореф-гадәтләр, йолалар.” [1]

Ышануларны кем уйлап чыгарган? Авторлары билгеле түгел. Шуңа күрә ышанулар халык авыз иҗатының кыска төренә керә.

Ышану-юраулар әдәбият белеменең фольклорга кагылышлы бүлегендә өйрәнелгән. Эзләнү эшендә без “Мәгариф” нәшриятының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә нәшер ителгән “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” сериясенең “Халык афоризмнары” дигән беренче китабын файдаландык. (баш редакторы К.М. Миңнуллин, төзүче Х.Ш. Мәхмүтов). Бу җыентыкта юрау-ышанулар турында болай диелә: “...теге яки бу әвешчә юрау өчен, башлыча халыкның бик борынгы ышанулары, хорафатлары нигез булып торганга күрә, жанрны ышанулар дип тә атыйлар.”[2]

#1067;шануларның тематик бүленеше

Ышануларны тематик яктан түбәндәгечә бүлергә мөмкин:

1. Мифик затларга, табигать көчләренә, аерым ел, ай, көннәргә кагылышлы- 34;

2. Төрле агачлар, үләннәр белән бәйле-9;

3. Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән бәйле- 33;

4. Кешенең тән төзелеше һәм физик халәтенә кагылышлы- 40;

5. Тормыш-көнкүреш фактларына нигезләнгән-46;

6. Халык медицинасына кагылышлы-21;

7. Төш юрау үрнәкләре- 28.

#1052;атур әдәбиятта ышанулар

Алынган тема өстендә эшләгәндә, мин И.Газиның “Мәүлия нигә көлде?” хикәясен укып чыктым һәм түбәндәге ышануларны таптым:

“Самовар сызгырса, кунак килә”;

“Мәче битен юса, тагын кунак”;

“Козгын кычкырса – берәр төрле бәхетсезлек көт”;

“Бусаганы уң аяктан атлап чыксаң – юлың уңа”.

Әсәрнең герое Мәүлия, шушы юрауларга ышанып, имтиханын бирә алмый. Эшенең уңышсызлыгы сәбәбен ул аңлата белми, чөнки әнисе дә тормышында юрау-ышануларга зур урын бирә.

Әсәрне анализлаганнан соң шундый нәтиҗә ясадык: автор бу хикәядә Мәүлия кебек “җыен чурт-гүргә” ышанучыларга әйтергә тели: юрауларга түгел, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Ышанычыңны югалттыңмы – эшең барып чыкмаячак. Укытучым ышану-юраулар турында “Татарстан яшьләре” газетасында (2011 ел, ) Нәзилә Сафиуллинаның “Ырым-шырым” дигән мәкаләсен тәкъдим итте.Мәкалә бик кызыклы булып чыкты. Журналист ырым-шырымнарны ике төргә бүлеп карый: яхшыга юраулар һәм начарга юраулар. Начарга юрый торган ырымнарга Н.Сафиуллина мондый мисаллар китерә: кара мәче юлны киссә - уңышсызлыкка, көзге ватылса – бәхетсезлеккә, кечкенә баланы көзгегә күрсәтмә – тотлыга торган я булмаса сөйләшә алмый торган булыр...

#1050;еше тормышында ышануларның роле

Юрау-ышанулар темасын бик кызыклы дип таптык һәм әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар арасында тикшеренү уздырырга булдык.( Кушымта 2)

Шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек:

1. Сез нинди юрау-ышанулар беләсез?

2. Сез юрау-ышануларга ышанасызмы? Дөрестән дә, алар киләчәккә прогноз бирә алалармы?

Әти-әниләр,укытучылар һәм укучылар бик теләп җавап бирделәр, аларның барысы да ышану-юрауларны беләләр булып чыкты. Сораштыручыларның 73% юрау-ышануларга зур игътибар бирә, тормышта аларның роле бар дип саный, ә 27 % аларга ышанмый, көлеп карый.

Ышануларны сынап карраганыгыз бармы? Туры киләме? дигән соруга-63% туры килә дип җавап биргән һәм кызыклы мисаллар да китергәннәр.

Укытучылар, юрау-ышанулар турында сөйләгәндә, шуңа басым ясадылар: аларга без кара ышану дип түбәнсетеп карарга тиеш түгелбез, гади генә тормыш күренешләреннән дә халык нинди дә булса да яхшылык галәмәте табарга тырышкан. Ләкин тормышта күбрәк үзеңә ышанырга, эшеңнең уңышсызлыгын юрауларга сылтап калдырмаска кирәк.

Мин бу фикерләр белән килешәм. Ышануларны өйрәнүне шушы урында туктатсам, бер яңалык та булмас иде. Шуңа күрә мин аларны башка күзлектән чыгып өйрәнергә булдым: ышануларның берәр хикмәте булырга тиеш, юкса, алар халык телендә сакланмас иде.

Юрау-ышануларны как-кат тикшергәннән соң һәм шундый нәтиҗә ясадык: бер төрдәге ышануларның тәрбияви әһәмияте юк. Алар халыкның фаразлавына гына корылган. Эйтик, “чәч үргәндә толымга кермәсә, юл булыр”, “ирене калын кеше юаш була, ирене нечкә- усал була”, “ үзең алып килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озын була”, “чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела”, “чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса-кунак килер”, “юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уңмас”, “мәче битен юса, кунак килә”, “җиде төн уртасындаабага чәчәген ашасаң, күренмәс кешегә әйләнсең” һәм башкалар (Кушымта3).

Икенче төрдәге ышануларның тәрбияви әһәмияте бар, алар акыл бирә, нәрсәдәндер кисәтә. Мзсәлән:

Ышану

Нәрсәгә өйрәтә?

Аш-суның өстен ябарга кирәк

Ашап бетергәч, табынны җыярга кирәк. Ризык өстенә капламасаң, песи яларга яки чүп төшәргә мөмкин. Чисталыкка өйрәтә

Күгәрчен оясыннан йомыркасын алсаң, өй түбәсенә ут ташлап китәр

Кош оясын туздырырга ярамый. Табигатьне сакларга өйрәтә.

Кич идән себерергә ярамый

Кич йоклар алдынннан тузан туздырырга ярамый. Гигиеник тәртипкә, чисталыкка өйрәтә

Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар

Икмәк кадерен белергә өйрәтә

Тупсага утырма, йорт иясе яратмас

Тупсага утырсаң, ишектән кергән кеше абаланып егылырга яки кулындагы әйберсе белән сиңа бәрелергә мөмкин

Өстәл артында аяк селкеп утырсаң. шайтан чакырасың

Аяк селкегәндә, өстәлдәге аш яки кайнар чәй түгелергә мөмкин. Әдәплелеккә өйрәтә

Муен авыртканда ата казга сәлам бирсәң төзәлә, имеш

Монда муенны әкрен генә хәрәкәтләндерү, боргалау турында сүз бара. Сәламәтлекне ныгытырга өйрәтә

Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә

Казандагы ашка пешәргә мөмкин яки чүп коела

Кояш баегач, кешегә сөткә керергә ярамый

Элек холодильниклар булмаган.Кешеләр сөтне, ачымасын өчен, кар базына куйганнар. Базны ачып сөт алу, кире кую мәшәкатьле. Аннан соң эле кешеләр йокларга да иртә ята торган булганнар

Идән себергәндә чүп калдырсаң, киявең карт булыр.

Чисталыкка өйрәтә.


#1049;омгак

Бер төрдәге ышануларның тәрбияви әһәмияте юк. Алар халыкның фаразлавына гына корылган. Эйтик, “чәч үргәндә толымга кермәсә, юл булыр”, “ирене калын кеше юаш була, ирене нечкә- усал була”, “ үзең алып килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озын була”, “чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела”, “чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса-кунак килер”, “юл аркылы кара мәче чыкса, юлың уңмас”, “мәче битен юса, кунак килә”, “җиде төн уртасында абага чәчәген ашасаң, күренмәс кешегә әйләнсең” һәм башкалар. Икенче төрдәге ышануларның тәрбияви әһәмияте бар, алар акыл бирә, нәрсәдәндер кисәтә

Шулай итеп,

- ышанулар - халык күңеленең көзгесе, аның уй-теләкләрен, хыял-өметләрен, шатлык-куанычларын гәүдәләндергән әсәрләр;

- элек психологлар, тәрбиячеләр булмаган, балаларга тәрбия бирү буенча китаплар язылмаган. Ә балаларга тәрбия бирергә кирәк. Шуңа күрә өлкәннәр ышанулар уйлап чыгарган;

- шулай да тормышта күбрәк үзеңә ышанырга, эшеңнең уңышсызлыгын юрауларга сылтап калдырмаска кирәк.

Кулланылган әдәбият

#1048;.Гази. “Мәүлия нигә көлде?” хикәясе. Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 147-148 б.

#1058;атар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1996. – 124-140 б.

#1058;атар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан: Татар кит.нәшр., 1987. – 5, 30-31б.

#1058;атар теленең аңлатмалы сүзлеге. – (баш редактор профессор Ф.Ә.Ганиев) – Казан “Матбугат йорты” нәшр., 2005. – 700, 723 б.

#1069;нҗе чәчтем – энҗе җыям. Халык афоризмнары. Беренче китап. - Казан: “Мәгариф”нәшр., 2002. – 5-6, 14-22 б.

6.Н.Сафиуллина “Ырым-шырым”. “Татарстан яшьләре” газетасы (2011 ел, )

Кушымта 1

C:\Users\User\AppData\Local\Temp\Rar$\

Фәнни әдәбият өйрәнәбез

Кушымта 2

Анкета

1. Сез нинди юрау-ышанулар беләсез?

2. Сез юрау-ышануларга ышанасызмы?

3. Алар киләчәккә прогноз бирә алалармы?

Укытучылар һәм укучылар бик теләп җавап бирделәр, аларның барысы да ышану-юрауларны беләләр булып чыкты. Сораштыручыларның 73% ышануларга зур игътибар бирә, тормышта аларның роле бар дип саный, ә 27 % аларга ышанмый, көлеп карый.

Кушымта 3

Ата казга сәлам бирсәң, муеның авыртудан төзәлә

C:\Users\User\AppData\Local\Temp\Rar$\

Юлны кара мәче кисеп үтсә, юл уңмый

C:\Users\User\AppData\Local\Temp\Rar$\


[1] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.- Казан:Тат. кит. нәшр., 1981, 3 том, Б.552

[2] Халык афоризмнары.-Казан: ”Мәгариф” нәшрияты., #1041;.14.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа как эффективное средство самостоятельной работы учащихся

Методическая разработка к выступлению на педагогическом совещании...

Проектная работа на тему: « Проектная деятельность обучающихся во внеурочное время в рамках внедрения ФГОС»

Актуальность проектной деятельности сегодня осознается всеми. ФГОС нового поколения требует использования в образовательном процессе технологий деятельностного типа, методов  проектно-исследовате...

Методическая разработка "Проектная деятельность учащихся. Конкурс проектных работ"

Данная методическая разработка содержит положение о конкурсе проектных работ с описанием цели, структуры и критерии оценки проектов; практические приложения .Приложение1  содержит примерные темы ...

Проектная работа «Развитие творческого потенциала детей с ОВЗ посредством проектной деятельности кружка «Раз крупинка, два крупинка»».

Данный проект предназначен для детей старшего школьного возраста, педагогов дополнительного образования, воспитателей и творческих людей, которые любят творить и создавать шедевры своими руками....

Проектная работа "Воспитание добра через сказку у детей с ОВЗ путем вовлечения в проектную деятельность"

Сказка!!! Как много значит это слово человеку, помнящему свое детство. Сразу перед любым читателем встают памятные образы любимых  сказочных героев. Если это золотая рыбка - то она щедро награжда...

Проектная работа по геометрии. Реальная математика Проектно-расчетное бюро по ремонту помещений

Работа представляет собой шаблон проекта групповой работы школьников, где учащиеся применяют знания геометрии на практических задачах и повторяют учебный материал для подготовки к экзаменам....