Халык уеннары.
методическая разработка (5, 6, 7, 8 класс)

Аглямзянова Римма Фатхинуровна

Татар  халык  уеннары  аша балаларга милли тәрбия бирү. Татар халык фольклор уеннары җыелмасы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_uennary.docx46.23 КБ

Предварительный просмотр:

“Татар  халык  уеннары  аша балаларга милли тәрбия бирү. Татар халык фольклор уеннары”

                                                                       Онытылган гореф-гадәтләрне

                                                                       Яңартабыз хәзер көннән-көн.

                                                                Уен йолалары, җыр-биюе

                                                                             Һәр киләчәк көнне бизәсен.

.

       Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, анда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.

Хәзерге чорда телевидение,интернет челтәре, урам тәрбиясе балаларның аңына һәм рухына әдәпсезлек үрнәкләре сеңдерә. Алар милләтнең гасырлар буе формалашкан әхлак кагыйдәләрен кире кагалар. Мондый шартларда балаларны халкыбызның күркәм аралашу традицияләре, хәзинәләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шаҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Бүгенге семинарыбызның да төп максаты:

Милләтебезнең матур мирасы булган  халык  уеннары  аша балаларга милли тәрбия бирү юлларын барлау.

Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул – җитди шөгыль. 

Халык уеннары бик куп торле формаларда:

1)Җырлы- биюле уеннар.

2) Хәрәкәтле уеннар

3) Сөйләм телен үстерүче уеннар

1) Сөйләм телен үстерүче уеннар

Бу төр уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Сезгә берничә уен тәкъдим итәм. Берничә уенны аудиториядә катнашучылар белән оештырылырга да мөмкин.

Дүртенчесе артык”

Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә  өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар

Уен барышы: Балаларга 4 рәсем төшерелгән  карточкалар таратыла. Анда бер  рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда аю артык, чөнки ул кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.

        Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән: кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.

Кем күбрәк сүз уйлап таба?”

Максат: сүзлекне активлаштыру, баету, төрле авазларны автоматлаштыру.

Җиһазлау: туп, фантлар.

Уен барышы: Балалар түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче нинди дә булса авазны атап, балаларга шул аваз кергән сүзләр уйларга тәкъдим итә.. Уйнаучылардан берәрсе теләсә кемгә туп ата. Тупны тотучы билгеләнгән аваз кергән сүзне әйтергә тиеш, дөрес әйткәч, фант ала. Әгәр дә сүз уйлап тапмаган, яисә иптәше әйткән сүзне кабатласа фант бирелми. Уен барышында кем күбрәк фант ала, шул җиңүче була.

«Сүзне исеңдә калдыр!»

Максат: сүзлек туплау, хәтерне үстерү.

Уен барышы: Алып баручы 5-6 сүз әйтә, уйнаучылар әйткән тәртиптә кабатларга тиеш. Тукталу яки сүзне төшереп калдыру оттыру булып санала (фант түләргә кирәк). Балаларның сөйләм мөмкинлекләреннән чыгып сүзләр төрле катлаулылыкта сайлап алына. Кем азрак фант югалта, шул җиңүче була.

2)Җырлы- биюле уеннар:

Агыйдел”. Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

 

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

 

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.

Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыгада балаларны куа башлый.

3) Хәрәкәтле уеннар

Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

Халык уеннарын ешрак дәрестән тыш чараларда кулланабыз. Ә менә дәрес вакытында халык уеннарын кулланып буламы, ничегрәк кулланганда отышлырак булыр икән?  

Хәзер сезнең белән бергәләп шуны дәлилләп карыйк эле.

ФГОС турында әйткәндә без сезнең бн эйтергә ярата торган сүзләр бар бит:                                                          

Сөйләсәң - онытырмын.

Күрсәтсәң - хәтеремдә калдырырмын.

Эшләп карасам - мин барын да аңлармын

Узебезчә, чын татарчалап әйткәндә, татар тотып карамыйча ышанмый.

“Йөзек салыш” уены.

Иске уен, кызык уен –

“Йөзек салыш” уены.

Уч төбеңә йөзек салам –

Аңларсыңмы уемны?

Кемдә йөзек сикереп чык.

Йөзек салыш уены

Яшьләр тезелешеп утыралар, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан  соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле  кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар.

Мәкаль әйтеш

Балала р түгәрәкләнеп утыралар . Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч...» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, ...» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : «Шуны урырсың»—дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы : Кем эшләми, ...

Яулы к тигәне : шул ашамый.

Ыргытучы : Какма кеше капкасын, ...

Яулы к тигәне : ү з капкаңны кагарлар.

Ыргытучы : Ачтан үлсәң дә, ...

Яулык тигәне : ата-анаңны ташлама.

Ыргытучы : Ачы булсаң, тоздай бул, ...

Яулы к тигәне : татлы булсаң, балдай бул.

Ыргытучы : Бер тиенлек куян, ...

Яулы к тигәне : у н тиенлек зыян.

Ыргытучы : Берәү туеп сикерә, ...

Яулы к тигәне : берәү туңып сикерә.

Ыргытучы : Ашаганда колагың селкенсен, ...

Яулык тигәне : эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәз а бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

 

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар:

Аю-бүре, Кап та коп, Җиз бүкән, Алдыр чишмә тамчылый, Кошлар һәм читлек, Яшелчәләр, Майламыйча купмый, Мин качам, син тот, Чыпчык, чык, Буяу сатыш, Самовар, Мәкаль әйтеш, Ашханә, Ак, димә, кара, димә..., Чүлмәк сатыш, Почмак алыш, Песи белән тычканнар, Алырмын, кош!  Песием, песием, Буш  урынлы, Казлар-аккошлар, Кунаклар, Тәкыя үрәм, Зәңгәр чәчәк, Түбәтәй, Көн-төн, Ватык телефон, Энә, җеп, төен, Мияу-мияу, нинди төс? Төсле автомобильләр, Утыр-утыр, Мәликә, Аю урманында, Соры куян юына, Нардуган, Без дә.

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.

Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә к белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

 

Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

 

Җиз бүкән

Йөгереклекне, җитезлекне үстерү өчен бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала.

Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?

— Җиз бүкән сатлык икән.

— Күпме хак алыр икән?

— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.

— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.

 

Алдыр чишмә тамчылый

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

 

Кошлар һәм читлек

Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.

Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.

Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.

«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.

Искәрмә . Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.

 

Яшелчәләр

Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

 

Майламыйча купмый

Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул: «Тәңкә батыр, сикереп тор»,—ди.

Тәңкәле кеше: «Майламыйча купмый», — ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара, йә биеп күрсәтә, аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра, икенчесе тәңкә салучы була.

 

Мин качам, син тот

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

 

Чыпчык, чык

Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Буяу сатыш

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.

Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:

Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», —

Диючесе бар микән?

Буяу сатучы җавап бирә:

Буяуларым күптән күп:

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.

Кайсы һөнәрен күрсәтсә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.

 

Самовар

Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!» —ди.

«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларны ң барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.

«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.

 

Гөрләмеш, яки кача-кача

Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.

Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.

Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

 

Мәкаль әйтеш

Балала р түгәрәкләнеп утыралар . Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч...» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, ...» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа : «Шуны урырсың»—дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:

Ыргытучы : Кем эшләми, ...

Яулык тигәне : шул ашамый.

Ыргытучы : Какма кеше капкасын, ...

Яулы к тигәне : ү з капкаңны кагарлар.

Ыргытучы : Ачтан үлсәң дә, ...

Яулык тигәне : ата-анаңны ташлама.

Ыргытучы : Ачы булсаң, тоздай бул, ...

Яулык тигәне : татлы булсаң, балдай бул.

Ыргытучы : Бер тиенлек куян, ...

Яулык тигәне : у н тиенлек зыян.

Ыргытучы : Берәү туеп сикерә, ...

Яулык тигәне : берәү туңып сикерә.

Ыргытучы : Ашаганда колагың селкенсен, ...

Яулык тигәне : эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ . б .

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәз а бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

 

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгы п баса һәм түгәрәктәге балаларны ң һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри.

Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

 

Ак, димә, кара, димә...

Уенны ң максаты : балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар тезелеп утыралар. Санамы ш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:

— Синең күлмәгең нинди, акмы?

— Кызыл.

— Синең аягыңда туфлимы?

— Итекләр.

— Сөтнең төсе нинди? һ. б.

Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:

«Ак», димә, «кара», димә,

Башыңны түбән имә.

«Әйе», димә, «юк», димә,

Көлмә, елмайма.

Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

 

Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Почмак алыш

Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:

— Әби, мунча бир әле?

— Мунчам буш түгел әле.

— Әби, мунча бир әле?

— Ташы төшкән.

— Әби, мунча бир әле?

— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)

Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.

Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

 

Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый...

Шулай дип җырлашка н арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

 

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бербер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

 

Песием, песием

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.

 

Буш урынлы

Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чыйкаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан

йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

 

Шуны онытмаска кирәк: без, балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне әзерлибез, чөнки милли рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары

"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Татар халык уеннары.

Татар халык уеннары....

Татар халык уеннары "Аулак өй"

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күч...

Татар халык уеннары.

Татар халык уеннары темасына презентация....