Әтиемә хат
материал (10 класс)

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

  Бер хатым бар сиңа әйтелмәгән....номинациясенә иҗади эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әтиемә хат21.35 КБ

Предварительный просмотр:

Әтиемә хат

      Бу хат минем кадерле кешемә - әтиемә багышлана. (Без әти белән әнигә "әттә-нәнә" дип эндәштек, шуңа күрә хатымны "әттә" дип дәвам итәм) Ни кызганыч,  хат инде үзенең адресатын тапмаячак. Әттә, сине мәңгегә югалтканга быел егерме ике ел була. Ләкин бу югалтуга вакыт дәва була алмый икән. Күп еллар буе күңелемдә йөрткән рәхмәт хисләремне, синең турындагы истәлекләрне ак кәгазь битенә төшерергә булдым. Без - алты балага гомер биргән, үзеңнең кечкенә вакытта аягың сынып, дөрес ялганмау нәтиҗәсендә таякка таянып йөрергә мәҗбүр булсаң да, мәкальдә әйтелгәнчә, җитмеш төрле һөнәргә ия, чын алтын куллы ир-ат булып гомер иткән кеше син, әттә.

      Безнең якын-тирәдәге авылларда алыштыргысыз мич чыгаручы идең. Йортларга газ кергәннән соң да, син чыгарган мичләрне сүтәргә күпләрнең кулы бармады. Чөнки алар җылылык бирү өстенә, һәр өйгә нур чәчеп, яктылык  өстәп торалар иде. Камыр ризыклары да искиткеч әйбәт пешә иде ул мичләрдә. Бер вакытта да әйдә ярарга эшли белми идең шул син, әттә,  һәр эшнең төбенә төшеп, бар күңел җылыңны биреп башкардың.

     Безнең яклар элек-электән итекчеләре белән дә дан тоткан. Әттә, бик оста итек түшәүче идең бит. Сиңа итек түшәтер өчен күпләр чират торды. Ә ул эш хезмәт кенә түгел, кышкы кичләрдә үзенә күрә бер бәйрәм төсмере алды. Синең яныңа яшьтәшләрең кич утырырга, шуның өстенә апайларның дус-ишләре шәл бәйләргә килде. Алар ярыша-ярыша  шәл бәйләү өчен генә түгел, синең күңелле итеп сөйләгән хатирәләреңне тыңларга җыелышалар иде. Үзең сөйлисең, ә кулларың кызу-кызу итек түши. Без исә ул вакытта  зур булмаган дүртпочмаклы өйдә яши идек. Нәнә белән сезнең күңелегез киң булганга, бездән кеше өзелмәде. Бик җор телле идең син, әттә, олы белән олыча, кече белән кечеләрчә сөйләшә белдең. Шуның өстенә бик юмарт та идең. Кеше тупсаны атлап керүгә:  

 "Мөхтәрәмә, чәй куйдыңмы?"- дип, нәнәгә эндәштең.

Хөрмәт итәләр иде сине туганнар, әттә. Дусларың бик күп иде.  Киңәш-табышка да киләләр иде сиңа. Татарлар гына түгел, күрше мари авылында да үз итәләр иде сине. Сабантуйларга безнең өйнең  түрендә кунак булып китә иде  Китәктән килгән мари дуслар. Кешене бер  вакытта да байга-ярлыга аермадың. Аны кешелеклелек сыйфатларына карап бәяли идең.

     Тәрәзә рамнары, урындык-өстәлләр  ясау, Бөр елгасы буеннан таллар җыеп алып кайтып алардан алаплар (кәрзиннәр) үрү, орлыктан тишелдереп алмагачлар үстерү дисеңме, кыскасы, шәл инәсеннән алып, итек калыбына кадәр барысын да бик булдырып ясый идең син. Безнеке шикелле күз явын алырлык, мәчет манаралары ясалган тәрәзә йөзлекләре якын-тирә авылларда башка юк иде дисәм, ялгышмам. Шушы эшләр өстенә бик шәп умартачы идең син, әттә. Ул кортларның һәрберсен бик саклык белән кадерләп карый идең. Бер вакытта да чага дип бал кортларына сукканыңны, какканыңны хәтерләмим. Кәрәзләргә ияреп өйгә кергәннәрен дә канатларыннан тотып чыгарып җибәрә идең син. "Болар, кызым, иң гөнаһсыз җан ияләре, без аларга бернәрсә дә бирмибез, ә тырышып җыйган күпме балларын алабыз", - дип, кышка кортларның үзләренә ашарга да иң шәп  тулы рамнарны калдыра идең. Күпме кешене бал кортларын карау серләренә  өйрәттең. Ярдәм сорап хәтта башка авыллардан да киләләр иде. Чын күңелдән белгәннәреңне аңлатып кына калмыйча, өйләренә барып күрсәтеп тә кайта идең. Хөсет, көнчелек дигән нәрсә бөтенләй булмаган бит синдә, әттә. Юкса, умартачылар арту, көндәшләр арту да дигән сүз булган бит ул.

Нәрсә эшләсәң эшләдең,  безне кешедән ким-хур яшәтмәдең, әттә. Кеше рәтендә алты почмаклы йортлы да иттең син безне, каралты-күраны да менә дигән итеп төзедең.

     Син әби-бабаларыбыз, нәселебез турында бик яхшы мәгълүматлы, бик күңелле итеп төрле истәлекләр сөйли идең. Ерак туганнар белән дә якын итеп йөрешә идегез. Йорт-җир, каралты-кура, бакча эшләре  кебек зур эшләрдә бер-берегезгә ярдәм итү, өмәләр үткәрү гадәти хәл иде. Каз өмәләренә, олы мал чалганнан  соң бергәләп мәҗлесләргә җыела идегез. Төпчек бала буларак, кунакка барганда еш кына мине дә үзегез белән аласыз. Өстәл артында үзең  гармунда уйныйсың, үзең җырлыйсың, сиңа башка туганнар кушыла. Ә бит син тальянда уйнарга үзлегеңнән өйрәнгәнсең, беркем дә дәрес бирмәгән.      Син - аяклы тарих идең. Яхшы зиһен дә бүләк иткән иде Аллаһ үзеңә. Чут тартканыңны кызыгып карап торганым хәтеремдә. Математиканы бик яхшы белү өстенә, энҗе кебек тигез хәрефләр белән бик грамоталы яза идең. Ә син бит җиде класс кына белем алган кеше...

        Сугыш чоры баласы, алабута ипие, өшегән бәрәңге кәлҗемәсе ашап үскән, кечкенә генә килеш урманнан утын ташыган кеше бит син, әттә. Шулай булса да, зарланырга яратмадың, кешедән ярдәм көтмәдең, башкалардан калышмаска тырышып яшәдең, тормышны яраттың. Башыңнан үткән күп  авырлыкларны да ниндидер бер шаянлык белән җиңеләйтеп сөйли идең.

      Динебезгә артык игьтибар булмаган чорда да догалы булдың, мәчеткә йөрдең. Син әйткән Азан тавышын авыл халкы әле дә сагынып искә ала. Үзенә бертөрле аһәңле, моңлы булып тарала иде синең тавыш авыл өстенә, әттә.

    Тыштан бик кырыс, күпмедер дәрәҗәдә усалрак күренсәң дә, бик нечкә күңелле, кечелекле кеше идең син. Таякка таянып йөрсәң дә, нәнә өчен нык җилкәле көчле ир, без - балаларың өчен  ышанычлы әти булдың. Синең физик кимчелегеңне без бервакытта да сизмәдек. Сезнең буын көчле рухлы, тәрбияле, тырыш буын, әттә. Ул чор кешеләренең олы кешегә хөрмәт, ата-анага ихтирам кебек тәрбия төшенчәләре каныгызга сеңдерелгән булган. Әйе, без хәзер күпкә рәхәтрәк тормышта яшибез, ләкин сез, сезнең кебек тормыш тоткасы булырлык ирләр җитешми.

      Сагындырасың, бик нык сагындырасың, әттә. Безне бик матур, җитеш тормышлы итеп киттең син. Тик үзең тапканның әҗерен, рәхәтен  күрмичә киттең, без сиңа тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтеп бетерә алмадык ахры дип, йөрәк өзгәләнә...

 Минем бу хатым синең рухыңа дога булып барып җитсен, безгә риза-бәхил булып ят, кадерле әтием. Чын күңелдән рәхмәтләремне җиткереп, синең төпчек кызың Гөлфия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....

Әтиемә багышлыйм

Силы нашего Отечества...

Әтием истәлекләре

Әтием истәлекләре...

Кешене-туйдыручы һөнәр.Әтием һөнәре.Г.Бәширов.

3нче класска уку дәресенә  план-конспект....

"Сылбах тиит" поэма кистэлэнэ

Уруокпут темата: Алампа «Сылбах тиит» поэматын кистэлэн санаата.   Уруок бэлиэ тыла:  Угус дьон орогойо урдээтин,...

«Познавательно-исследовательская дея-тельность детей на логопедических заня-тиях»

На логопедических занятиях ребенок включен в разнообразные виды деятельности (говорит, пишет, отвечает на вопросы...). Но по его поведению и отношению к занятиям, иногда, видно, что эмоционально ребен...