Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен
статья (5, 6, 7 класс)

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

 Статья  дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда укучыларның  эшчәнлеген активлаштыруда уеннарның әһәмияте турында 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchylar_eshchenlegende_uen.docx20.07 КБ

Предварительный просмотр:

Сафиуллина Г.М.

Казан шәһәре 81нче урта мәктәпнең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укучылар эшчәнлеген активлаштыруда уен

Бала тормышында уеннарның  әһәмияте әйтеп бетергесез. “Уен бала

тормышында әһәмиятле урын тота, -- дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендә А.С.Макаренко, - зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай”[1, 96].

    Методик яктан  дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган  телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләү күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

“ Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул,” – ди В. А. Сухомлинский [2, 28].

 Чыннан да, уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада иң кирәкле әхлакый сыйфатлар: гаделлек, күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек тәрбияли.

Татар теле дәресләрендәге уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота.

Аерым тел үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән уеннар шулай ук

кызыксындыру чарасының бер төре булып тора. Мәсәлән:

  - аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче аваз, хәреф һәм иҗек

буенча; бирелгән тема буенча; рәсем буенча; соңгы хәреф (иҗек) буенча; сораулар буенча; синонимнар, антонимнар табу);

  - сүзне тергезү (төшеп калган хәрефләрне кую, таралган хәрефләрне

тиешле тәртиптә урнаштыру; грамматик билгеләре буенча сүзнең башымы, ахырымы икәнен билгеләү);

  - яңа сүзләр ясау өчен бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру; хәрефләр, иҗекләр өстәү яки алып ташлау; сүзне озайту яки кыскарту;

 - бирелгән сүзләргә сыйфат  сүзләр яки хәрәкәт сүзләр табу.

 Балаларның күзәтүчәнлеген үстерүгә, игътибарын арттыруга

юнәлдерелгән уеннар да укучыларны җанландырып җибәрә. Әйтик, “Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге әйберләрнең исемен атыйлар һәм предметлар никадәр күбрәк булсалар шулкадәр яхшырак; “Кем күбрәк күрде?” (төрле әйберләр сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә, аларның билгеләре, хәрәкәтләре әйтелә); “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне тасвирлап сурәтләү; аның мөмкин кадәр күбрәк билгеләрен табу); “Кем тизрәк укый?” (буталган текст бирелә, укучылар җөмләләрне дөресләп укырга тиеш) һәм башкалар.

Уеннар уйнаганда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,

хәрәкәтчән уеннарны күбрәк кертергә кирәк. Моның өчен уеннарны мәктәп ишек алдында, спортзалда һәм башка урыннарда уздыру яхшы.

Татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул

булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Шулай ук рольле уеннар укучыларның сөйләм эшчәнлеген стимуллаштыра, аларда нәрсәдер сорау, иптәшенә эндәшү һәм үзләре өчен шактый катлаулы бу ситуациядә ниндидер моментларны ачыклау ихтыяҗы туа. Шуларга өстәп, уен тагын бер мөһим бурычны үти: балаларда әңгәмә үткәрү күнекмәләрен формалаштыра (ничек башларга һәм тәмамларга, кушылып китәргә, әңгәмәдәшне туктатырга, аның белән килешергә яки фикерен кире кагарга һ.б.).

Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә.

Аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен  үстерү өстендә дә эшләргә кирәк.

Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез,хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар, балалар җитез, сәләтле, нык һәм ихтыяри көчле кеше булып үсә алмаслар иде. Димәк, уен – иҗтимагый шөгыль һәм балага зарури әйбер ул.

Кулланылган әдәбият

  1. Макаренко А. С.  Лекции о воспитании детей / Под ред. А.С.Макаренко и В.Н.Колбановского. – 4-е изд. – М.: Учпедгиз, 1952. – 96 с.
  2. Сухомлинский В. А. Гомеремне балаларга бирәм. – Киев; Радяська школа, 1969.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем ...

Тәрбия эшчәнлегенең план-сеткасы

Тәрбия эшчәнлегенең план-сеткасы...

Азнакай шәһәре 4 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафикова Эльвира Алмарис кызының педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә....

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...