Уку грамоталыгы
учебно-методический материал (5 класс)

Фазылзянова Лейсан Дамировна

Текст өстендә эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku_gramota_5_kl.docx18.25 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Хикәяне укы.

Ике пирожный

Әниләре бүлмәгә керде дә  кызларын үзенә ярдәм итәргә чакырды. Олы кызы Наташа китап укый, ә кече кызы Оля рәсем ясый иде. Оля әнисенә булышырга уйлады һәм кухняга керде.

- Бер генә бит укыйм да мин дә булышам. Шундый кызыклы китап! –диде Наташа.

Оля барлык савыт-сабаны юды һәм Наташа янына чыкты, булышырга чакырды.

- Мин өйдә юк. Африкада сәяхәт итәм. Анда пальмалар, попугайлар…

Оля яңадан кухняга керде. Тиздән ул эшен бетерде һәм рәсем ясый башлады. Наташа да китапны укып бетерде.

-Менә мин өйдә. Ә синең иренеңдә нәрсә ул? –дип сорады Наташа.

-Крем. Мин ике пирожный ашадым. Берсе-үзем өчен, ә икенчесе –синең өчен.

-Ә нигә минем өчен?-дип гаҗәпләнде Наташа.

-Син бит Африкада. Африка бик ерак бит, шуңа күрә кремлы  пирожный бозыла дип уйладык,-дип җавап бирде Оля.

Ю.Ермолаевтан

Биремнәрне үтә:

Кызларның әниләре кухняда нәрсә пешерә?

Оля белән Наташа нишлиләр?

Әниләре кемне ярдәмгә чакыра?

Наташа ярдәм итәргә уйладымы?

Кем ярдәм итте

1.Әниләренең  ничә кызы булган?

А) 3   Б)4     В) 2

2. Олы кызының исеме ничек?

А) Наташа      Б) Оля  В) Сания

3. Кече кызының исеме ничек?

А) Наташа      Б) Оля  В) Сания

4. Әниләре ярдәм итәргә чакырганда олы кыз нишли иде?

А) китап укый      Б) рәсем ясый     В) йоклый      

5. Әниләре ярдәм итәргә чакырганда кече кыз нишли иде?

А) китап укый      Б) рәсем ясый     В) йоклый

6. Наташа ярдәм итәргә уйладымы?

А) ярдәм итәргә уйлады    Б)  ярдәм итәргә уйламады

7. Оля Наташаны булышырга чакыргач, Наташа ничек җавап бирде?  Тексттан табып, күчереп  яз:

_____________________________________________

8. Тексттан  «Скоро  она закончила свои дела и начала рисовать » җөмләсенең татарча вариантын табып, астына сыз.

9. Оля ничә пирожный  ашады?

А) ике       Б) бер      В) өч

10. Наташаның пирожный ашыйсы килдеме?

А) әйе      Б) юк

Бәяләү өчен ачкыч

Бирем саны

Дөрес җавап

Балл

1

2

1балл

2

Наташа

1 балл

3

Оля

1 балл

4

Китап укый

1 балл

5

Рәсем ясый

1 балл

6

Ярдәм итәргә уйламады

1 балл

7

Мин өйдә юк. Африкада сәяхәт итәм. Анда пальмалар, попугайлар...

2 балл (хатасыз күчереп язылган)

8

Тиздән ул эшен бетерде һәм рәсем ясый башлады.

2 балл (Җөмлә астына тулысынча сызылган)

9

Ике

1 балл

10

Әйе

1 балл

.

Баллар буенча билгеләү:

13-14 балл  – 5

10-12 балл -   4

7-9 балл – 3

0-6 балл - 2