Арадаш аттестация 2025
тест (5 класс)
Предварительный просмотр:
МБГБУ “Балтач гимназия”сенең 5нче И сыйныфы укучысы
____________________________________________________
2024-2025нче уку елы өчен туган (татар) телдән арадаш аттестациясе. Контроль эш.
19нчы май 2025нче ел.
1 нче бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.
1. Малай кайдан кайта?
1) кибеттән
2) эштән
3) мәктәптән
2. Малай ни өчен ашыга?
1) китап укыйсы килә
2) маҗаралы кино карыйсы килә
3) уйныйсы килә
3. Бу – дөресме? Батырлар урамы шушы тирәдә.
1) дөрес 2) дөрес түгел
2 нче бүлек
Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.
4. Язгы аяз көннәрнең берендә (без/сез/алар) юлга чыктык.
5. Көн искиткеч (сылу/чибәр/матур), һава саф иде.
3 нче бүлек
Укыгыз һәм 6-10нчы биремнәрне эшләгез.
6. Хәрефләргә караганда авазлар саны күбрәк булган сүзне билгеләгез.
1) көньяк
2) яулык
3) мәгънә
7. Тамырдаш сүзләрне билгеләгез.
1) дару, дәрес
2) юл, юлдаш
3) бит, бил
8. Сүз һәм аның русчага тәрҗемәсен тәңгәлләштерегез.
А) ике | 1) друг |
Ә) ел | 2) два |
Б) дус | 3) год |
Җавап:
1)________ 2) ________ 3)____________
9. Гарәп теленнән кергән сүзне күчереп языгыз.
Марат китап укый.
Җавап: _____________________
10. Ялгызлык исемне күчереп языгыз.
Идел үтә алмаслык сазлыклардан башланып китә.
Җавап: _____________
4 нче бүлек
Укыгыз һәм җавапларны языгыз.
11. 6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.
Әнием ... ярата.
____________________________________________________________
5 нче бүлек
12. “Дус нинди булырга тиеш?” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап языгыз.
.__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Укытучы:________Шәрипова Р.В.
Ассистент:________Әхмәтова Р.Ш.
Предварительный просмотр:
МБГБУ “Балтач гимназия”сенең 6нчы И сыйныфы укучысы
____________________________________________________
2024-2025нче уку елы өчен туган (татар) телдән арадаш аттестациясе. Контроль эш.
20нче май 2025нче ел.
1нче бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1-3 нче биремнәрне эшләгез.
1. Кемнәр сөйләшеп утыра?
1) әнисе һәм кызы
2) әтисе һәм улы
3) әбисе һәм оныгы
2. Фирая кайда утыра?
1) җирдә
2) әнисенең итәгендә
3) чирәмдә
3. Бу – дөресме? Әнисе айга карый.
1) дөрес 2) дөрес түгел
2 нче бүлек
Җөмләләрне укыгыз. Дөрес сүзне сайлагыз. Астына сызыгыз.
4. Беркөнне без бакчабызда кечерәк кенә түтәлләр (ясадык/су сиптек/утадык).
5. Аннары бакча җиләге (агачлары/куаклары/үрентеләре) алып кайттык.
3 нче бүлек
Укыгыз һәм 6-10нчы биремнәрне эшләгез.
6. Баш кисәкләр арасына сызык куелырга тиешле мәкальне билгеләгез.
1) Тел күңелнең көзгесе.
2) Аз сүзле аз оялыр.
3) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.
7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең ясалыш төрен билгеләгез.
Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә. (Мәкаль)
1) тамыр
2) кушма
3) кушымча ялганып ясалган сүз
8. Җөмләдәге кисәкчәне билгеләгез.
Дөньяда иң зур байлык – белем. (Мәкаль)
1) дөньяда
2) иң
3) зур
9. Антонимнарны үзара тәңгәлләштерегез.
А) ялкау | 1) пычрак |
Ә) киң | 2) эшчән |
Б) чиста | 3) тар |
Җавап: 1)________ 2) ________ 3)____________
10. Җөмләне укыгыз һәм [w] тартыгы кергән сүзне күчереп языгыз.
Урамда гөрләвекләр ага.
Җавап: _____________________
11. Җөмләне укыгыз һәм иялек килешендәге зат алмашлыгын күчереп языгыз.
Минем абыем кош оясы ясады. Җавап: _____________
4 нче бүлек
Укыгыз һәм җавапларны языгыз.
12. 6 сүз өстәп, җөмләне тулыландырып языгыз.
Безнең бакчада ... .
___________________________________________________________
5 нче бүлек
13. “Кичке матурлык” темасына бәйле 5 җөмлә уйлап языгыз.
.__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Укытучы:________Шәрипова Р.В.
Ассистент:________Әнвәрова Л.Г.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре
3 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан арадаш аттестация биремнәре...
2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәм якынча бәяләү материаллары
2 нче сыйныфта арадаш аттестация һәм агымдагыөлгерешне тикшерү өчен методик материаллар һәмякынча бәяләү материаллары...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар
8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Арадаш аттестация эшләренең демоверсияләре
5 һәм 8 нче сыйныфлар өчен татар теленнән рус төркемнәренә арадаш аттестация эшләре буенча демоверсияләр (ата-аналарга һәм укучыларга ярдәмгә)...
7 нче сыйныф өчен арадаш аттестация
Промежуточная аттестация в 7 классе по татарскому языку...

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре (БРТ форматы)...

Арадаш аттестация
Бу материал укучыларның белемнәрен тикшерү ѳчен файдаланыла. Ул җиденче сыйныфның рус тѳркемендә укучы балалар ѳчен бирелә, арадаш аттестация эше үткәрү ѳчен кулланыла. Материал татар теле укыту...
