Бәяләү нормалары
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
Предварительный просмотр:
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү.
Сорауларга җавап язуны бәяләү.
Барлык сорауларга да дәрес җавап бирелсә, «5» ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5 орфографик, 6 пунктацион хата булса, «2» ле куела
Язма эшләрнең күләме
Сыйныфлар | Эш төре | |||
Сочинение | Диктант | Изложение | Барлыгы | |
5 | 4(1) | 6(2) | 5(2) | 15(5) |
6 | 5(1) | 6(2) | 5(2) | 16(5) |
7 | 6(1) | 7(2) | 5(2) | 16(5) |
8 | 6(1) | 7(2) | 5(2) | 18(2) |
9 | 7(2) | 5(2) | 2(1) | 14(5) |
10 | 6(2) | 4(2) | 2(1) | 12(5) |
11 | 6(2) | 4(2) | 2(1) | 12(5) |
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү нормалары
Өйрәтү диктантын бәяләү.
Өйрәтү диктантлары берничә төрле була:сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, ирекле диктантлар.
- Орфографик хатасы булмаса, «5»ле куела (1 пунктацион хата булырга мөмкин).
- 1 орфографик, 1 пунктацион хата булса, «4» ле куела.
- 2 орфографик, 2 пунктацион хата булса, «3» ле куела.
- 5 орфографик, 4-6 пунктацион хата булса, «2» ле куела.
Өйрәтү диктантлары 5-7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.
Сүзлек диктантының күләме.
Сыйныфлар | Сүзләр саны |
5 | 16-20 |
6 | 18-25 |
7 | 22-30 |
8 | 26-34 |
9 | 30-38 |
Сүзлек диктантын бәяләү.
- Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
- 1орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
- 3 орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
- 5орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантның күләме.
Сыйныфлар | Сүзләр саны | |
Уку елы башында | Уку елы ахырында | |
5 | 50-55 | 55-60 |
6 | 60-65 | 65-75 |
7 | 70-80 | 80-90 |
8 | 90-100 | 100-110 |
9 | 110-120 | 120-125 |
10 | 125-130 | 130-140 |
11 | 140-145 | 145-150 |
Контроль диктантны бәяләү.
- Эш пөхтә башкарылса, хаталы булмаса «5» ле куела (1орфографик, 2 пунктацион хата булырга мөмкин).
- 2 орфографик, 2 пунктацион яки 1орфографик, 4 пунктацион хаталы эшкә «4» ле куела.
- 4 орфографик, 4 пунктацион яки 3орфографик, 6 пунктацион хаталы эшкә «3» ле куела.
- 6 орфографик, 5 пунктацион яки 5орфографик, 8 пунктацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложение текстының күләме.
Сыйныфлар | Уку елы башы | Уку елы ахыры | ||
Текстагы сүзләр саны | Язма күләме | Текстагы сүзләр саны | Язма күләме | |
5 | 70-110 | 55-70 | 110-140 | 70-85 |
6 | 140-160 | 85-95 | 160-190 | 95-105 |
7 | 190-230 | 105-115 | 230-270 | 115-125 |
8 | 270-310 | 125-130 | 310-350 | 130-135 |
9 | 350-370 | 135-140 | 370-390 | 140-145 |
10 | 390-410 | 145-155 | 410-430 | 155-165 |
11 | 430-450 | 165-170 | 450-470 | 170-175 |
Изложение бәяләү нормалары
- Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
- Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
- Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
- Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 5 нче сыйныфларда 0,5-1 бит.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Бәяләү нормалары:
- Орфографик хатасы булмаса, «5»ле куела (1 пунктацион хата булырга мөмкин).
- 1 орфографик, 1 пунктацион хата булса, «4» ле куела.
- 2 орфографик, 2 пунктацион хата булса, «3» ле куела.
- 5 орфографик, 4-6 пунктацион хата булса, «2» ле куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5—11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белемнәрен нормалары
Язма эшләрне һәм уку күнекмәләрен бәяләү...

Кичээл планы "Фонетика болгаш орфоэпия талазы-биле нормалар"
Кичээл планы "Фонетика болгаш орфоэпия (шын адалга) талазы-биле нормалар"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

