Халык авыз иҗатында кыска жанрлар. Мәкаль һәм әйтемнәр.
план-конспект урока (5 класс)

         Татар теле һәм әдәбиятын укытканда мәкальләр куллану бик урынлы. Алар укучыларның уйлау сәләтен үстерә. Аның педагогик сыйфатын балалар бик яхшы беләләр һәм бик яраталар. Бу уңай белән мәкальләрнең мәктәпләрдә балаларда тел культурасы тәрбия итү ягыннан әһәмияте зур. Мәкальләр мәңге яшь һәм тирән тормышлы халыкның үз йөрәгеннән, аның тел очыннан атылып чыккан шигъри хикмәтле, афористик әсәрләр туган телнең матурлыгын, тирән мәгънәләрен балаларга сиздерә. Мәкальләрне тагын шуның өчен дә яраталар, ул балаларга аваз матурлыгы, ритм сизгерлеге үстерә, поэтик һәм тапкыр образлар сизү зәвыгын уята, тормыш өчен дә кирәк булган кайбер кагыйдәләр үрнәге алырга, сүзенә дәлил һәм мисаллар китерә белергә, ата-баба мирасына хөрмәт белән карарга өйрәтә. Мәкальләрнең тәрбияви ролен белгән яхшы педагоглар үз дәреслек китапларында әлифбадан ук гүзәл мәкальләр урнаштыра килделәр һәм киләләр.

        Балалар һәм яшүсмерләр тормышында мәкальләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Алар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, фикерләүне чыныктыра, ритмлы сүз, мәкальнең мәгънәсен аңлата белергә тырышу аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_avyz_izhatynda_kyska_zhanrlar._mkal_hm_ytemnr.docx18.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты

5 сыйныф

Тема: Халык авыз иҗатында кыска жанрлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Максат: балаларда татар халык авыз иҗатының жанрлары булган мәкаль һәм әйтемнәр ярдәмендә әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү.

Тәрбияви: башка кешенең фикеренә хөрмәт белән карау; бердәм эшчәнлекне; халкыбызның традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация. уку әсбабы

Дәрес барышы

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
  2. Актуальләштерү.

- Хәерле көннәр. Укучылар, әйтегез әле халык авыз иҗаты дип без нәрсәгә әйтәбез? (Әкиятләр, дастаннар, җырлар, бәетләр, мәкаль – әйтемнәр, табышмаклар һ.б.)

- Халык авыз иҗатының нинди җанрларын беләсез?

Яхшы, укучылар. Без әсәрләрне әдипләр иҗат итә дибез. Ләкин күп кеше катнашында иҗат ителгән әсәрләр дә бар. Сез әле генә санаган әкиятләр, мәзәкләр, дастаннар, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмакларның бик күп кешеләр тарафыннан иҗат ителгәннәре бар. Аларны кайчандыр, кемдер уйлап тапкан. Аннары уйлап тапкан мәкален башкаларга әйткән, җыр чыгарса, җырлап күрсәткән, әкият иҗат итсә, сөйләгән. Тыңлап торучылар да, үз чиратында, ишеткәннәрен якыннарына сөйләгән, башкаларга тапшырган... Элекке заманда кешеләр әле язу белмәгән. Әкият-табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, җырлар һ.б. авыздан-авызга күчкән. Тора-бара башлап иҗат итүче бөтенләй онытылган. Аның иҗат җимешен башкалар үзгәрткәннәр, шомартканнар, кыскартканнар яисә үзләреннән кушып сөйләгәннәр. Ә иң уңышлы әсәрләр, буыннан - буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Аларны халык авыз иҗаты дип атый башлаганнар.

#1059;ку мәсьәләсен кую.

Халык авыз иҗатында гаҗәпләндерерлек жанр төрләре бар. Алар кыска һәм тирән мәгънәгә ия.

Татар халкы “Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы”, Кыскалыкта - осталык” ди.

-Укучылар, уйлап карагыз әле, бу фикерләр нинди жанрга атап әйтелде микән?

- Әйе, укучылар, бик дөрес. Мәкальләр һәм әйтемнәр - халык авыз иҗатының иң тапкыр жанрлары. Аларда халык акылы тупланган, аларны халык хикмәте дип атаганнар. Икенче төрле исеме - халык җәүһәрләре. Димәк, бүген дәресебезнең темасы ничек булыр? (максат билгеләү)

- Без сезнең белән мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлекләрен, аларның охшашлык һәм аерымлыкларын билгеләрбез. Мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре бик гыйбрәтле, шуңа бәйле рәвештә аларның тематик яктан төрлелеген дә күрербез.

Укучылар, өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куярсыз.

  • Ә хәзер дәреслекнең ачабыз һәм мәкальгә бирелгән төшенчәне искә төшерәбез. Мәкаль дип нәрсәгә әйтәбез? (тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләр гомумиләштереп, образлы итеп әйтелгән тапкыр гыйбарәләр. Сөйләмгә, сүзгә ямь бирү өчен, кыска, ләкин тирән мәгънәне эченә алган халык авыз иҗаты әсәре мәкаль дип атала.
  • Әйтем дип нәрсәгә әйтәбез? (нинди дә булса тормыш күренешенә читләтеп (образлы итеп) бәя биргәндә кулланыла торган сүзләр тезмәсе).
  1. Уку мәсьәләсен чишү. Презентация белән эшләү

1. Ә хәзер, укучылар, 1 вариантта утыручылар мәкаль турында 2 вариант укучыларына сөйлиләр. Сезне иптәшегез бәяли.

2 вариантта утыручы балалар әйтем турында 1 вариантта утыручыларга сөйлиләр. Тыңлап торган иптәшегез сезне бәяли.

2) Сезнең каршыгызда карточкалар. Шушында мәкаль һәм әйтемнәрнең охшашлыгын һәм аерымлыкларын билгеләп языгыз. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Презентациягә карап үзегезне бәяләгез.

Үзбәя

Охшашлык

Аерымлык

Мәкаль

Әйтем

3) Ә хәзер, балалар, слайдка карыйк әле. Монда сезгә мәкаль һәм әйтемнәр бирелгән. Сезгә аларны аерырга кирәк. “Кайсысы мәкаль, ә кайсысы әйтем?“ уенын уйнап алыйк.

1. Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган (мәкаль)

2. Aвыртмaс бaшкa тимeр тaяк (әйтем)

3. Әйткән сүз - aткaн ук (әйтем)

4. Әткәй — шикәр, әнкәй — бал (мәкаль)

5. Җиде кат үлчә, бер кат кис.( Мәкаль)

6. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.(М)

7. Кече телгә дә йокмау.(Әйтем)

8. Ашыккан ашка пешкән.( Мәкаль)

9. Ике куян тоту.(Әйтем)

10. Калган эшкә кар явар.( Мәкаль)

Үзбәя

4) Тел турындагы мәкальләрнең өлешләрен туры китерик әле.

А)Авызың кыек булса да, #1082;олагың шуны ишетер.

Ә)Телләр белгән #1090;еле юклар балык булган.

Б)Теле барның #1103;хшы тел яз кебек.

В)Теле барлар халык булган, #1075;омерең кыска булыр.

Г)Телең озын булса, #1080;ле бар.

Д)Телең ни әйтсә, 6. илләр гизгән.

Е) Усал тел кыш кебек, #1089;үзең туры булсын.

Үзбәя

5) Мәкаль - әйтемнәрнең русча вариантын эзләп табарга кирәк.

А) Сакал агармый акыл керми. 1. Мягкое дерево пчелы делают.

Ә) Яше күп тә, акылы юк. 2. Куй железо, пока горячо.

Б) Дөреслек утта да янмый, суда да батмый. 3. Яйца курицу не учат.

В) Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә. 4. Правда в огне не горит и в воде не тонет.

Г) Йомырка тавыкны өйрәтми. 5. Много лет – ума нет.

Д) Тимерне кызуында сук. 6. Пока борода не поседеет ум не придет.

Е) Йомшак агачны корт баса. 7. Дорога к счастью достигается через поиск знаний.

Үзбәя

IV. Рефлексия.

-Укучылар, без дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

-Аларның әһәмиятен әйтегез.

-Тагын нәрсәләр белдегез?

Өй эше

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга:

1. Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

2. Тел ташны эретә.

3. Җылы сүз җан азыгы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары

5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы...

Халык авыз иҗатында чишмә образы

      Безнең заман – тизлек заманы, машиналар заманы. Табигать белән кеше арасында ара һаман ераклаша кебек. Күңелләр табигый тавышларны, табигый моңнарны тоймый башлый, тупаслан...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

Мәкаль һәм әйтемнәр.

Мәкаль һәм әйтемнәр...