" География дәресләрендә төрле телләрнең мәкаль һәм әйтемнәрен куллану" темасына фәнни- эзләнү эше
учебно-методическое пособие по географии

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Научно- исследовательская работа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya.docx20.75 КБ

Предварительный просмотр:

       Төрле телләрнең мәкаль һәм әйтемнәрен

 география дәресләрендә куллану

Галимуллина Лилия Галимҗан кызы

Кукмара муниципаль районы “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

география укытучысы

Кереш өлеш. Мәкаль- сүзнең җиләге

       “Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс”, “ Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә, язып ал”, “ Әйтем- сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге”,  “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям”, “ Мәкаль сүзнең ямен китерә”. Мәкаль һәм әйтемнәр турында күпме гыйбарә...

     Мәкаль- сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин тирән мәгънәне үз эченә алган халык хикмәте әсәре. Борынгы грек галиме Аристотель фикеренчә, мәкаль һәм әйтемнәр борынгы философиянең бер өлеше. Инглиз тарихчысы Томас Фуллер мәкальләрне  “кыска итеп әйтелгән озын эчтәлек” дип атый. Рус  шагыйре Николай Александрович Добролюбов мәкальләрне халыкның күпьеллык  тел хәзинәсе дә , шул ук вакытта табигатьне олылавы да, ди.     Мәкаль сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш, тапкыр әйтелгән гүзәл сүзләр үрнәге дә.

     Мәкаль-әйтемнәрнең укучыларны тәрбияләүдә роле аеруча зур. Шуңа да мин үземнең география дәресләрендә төрле халыкларның мәкаль һәм әйтемнәрен  бик рәхәтләнеп кулланам. Әйләнә-тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнарын, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә  киң чагыла.

Төп өлеш. Төрле телләрнең мәкаль һәм әйтемнәрен география дәресләрендә куллану тәҗрибәсеннән.

    8- 9нчы сыйныфларда Россиянең, шул исәптән Татарстанның табигате, халкы һәм хуҗалыгы өйрәнелә. 8нче сыйныфның беренче дәресендә үк безнең илебез дөнья картасы яссылыгында карала. Әлеге дәрестә эпиграф итеп алырга мөмкин булган  татар халык мәкальләре : Ватаны юк- җыры юк сандугач, алтын- көмеш яуган җирдән, туган- үскән ил артык, ил эче- алтын бишек, иле ныкның- биле нык. Казах теле мәкале: үз илен һәм халкын белмәгән, башканы гаепләмәсен. Монгол халкы мәкале: үз илеңдә таяк та йомшак, ә чит илдә ефәк тә каты. Осетин теле мәкале: үз илең барыннан да якын. Әлеге мәкальләр аша мин укучыларымда туган илне ярату, аны саклау, яклау, ихтирам итү, аңа тугрылыклы булу хисләре уятырга телим.

    Россиянең сулыкларын өйрәнгәндә кулланыла ала торган  татар мәкаль һәм әйтемнәре : аккан су кире кайтмас, диңгездә су кыйммәт, диңгезнең чиге бар, елганың яры бар, кайда диңгез- шунда яңгыр, күл тамчыдан җыела, суның кадере чишмә корыгач беленә, түгәрәк күлдә балык күп, туган илнең суы- шәраб; һинд мәкале: елга күпме генә юлында каршылыкларга очраса да, диңгезгә коя; вьетнам мәкале: киң диңгездә дулкыннар да зур була; кытай мәкальләре: Янцзы беркайчан да кирегә акмас яки елга- яшәешнең  анасы, ә анадан башка тормыш юк; тадҗик мәкале: елга үз юлын югалтмас; фин мәкале: Финляндия- мең күлле өлкә; рус мәкале: кайда елга- шунда тормыш яки Идел- барлык елгаларның анасы. Әлеге мәкальләрне кулланып мин балаларда сулыкларга карата сакчыл караш һәм хөрмәт тәрбияләргә тырышам.

    Рельеф формаларын үзләштергәндә кулланыла ала торган  татар мәкальләре : тау башында томан күп, Урал таудай тау булмас, Уралның уравы күп, тәбәнәк булса да, үз тавым бар, тау кыясыз булмас, биек тауның башы якын, төбе ерак күренә; кытай мәкале: тауга менү җиңел, төшүе авыр. Бу темада әлеге мәкальләрне куллану балаларны тагын да җанландыра : “Апа, ә ни өчен тау башында томан күп, ни өчен тауга менү җиңел, ә төшү авыр, ни өчен тау кыясыз булмас һ.б.” кебек сораулар ява. Укучыларның укуга мотивациясе арта. Ә мотивация булдыру- укытучының төп бурычы. Укучыны уку материалы белән кызыксындыру, эзләнүгә этәрә алу- укытучы өчен зур җиңү.

   Россиянең минераль ресурслары, ягъни казылма байлыклары турында сөйләшкәндә, шулай ук бик кызыклы мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллану шарт. Татар мәкальләре: асыл таш зур булмас, бакырдан көмеш чыкмас, бер алтын гына картаймый, кара алтын- җир мае, кара май ак май ашата, тимер- агачның патшасы, тимер тапкан тилмермәс, энҗе бөртеге зур булмый. Әлеге мәкальләр аша казылма байлыкларны саклап тотарга кирәклеген төшендерү зарур.

     Климат һәм климат ресурслары турында өйрәнгәндә кулланыла ала торган мәкаль һәм әйтемнәр иң күбе татар халкында, минемчә. Болытсыз яңгыр булмас, кар күп булса, иген уңар, ләйсән- рәхмәт яңгыры, кышкы көн бер карыш, мәленә күрә әмәле, Сөмбелә туса, су суыныр, теләмә озын җәй, телә җылы җәй, мизгеле җитми, таң атмас, яз сөрсәң, көз урырсың, язгы көн ел туйдыра, язгы хезмәт- көзге хөрмәт, яз башының җиле көчлене егар, язның байлыгы- кояш, көзнең байлыгы- уңыш, һәр таңның киче бар, һәр кичнең таңы бар, арка калган болыт яумый үтәр, давыл алды тын була, иртәнге яңгыр төшкә кадәр, каты давыл тиз туктар, кырау яңгырны качыра, күкрәгән болытның явымы аз, җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр, аяз көндә яшен сугар.

    Табигый зоналар, аларда яшәүче җәнлекләр, үсүче үсемлекләр турында өйрәнгәндә дә татар теленең гүзәл мәкаль үрнәкләрен куллану мөһим. Үсемлекләр турында: гөлнең үскән җирендә бәһәсе булмас, гөмбә яңгырдан туймас,камышны үз күлеңнән ал, олы юлга үлән үсмәс, роза чәнечкесез булмас, сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва, унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр, чәчкле гөл кадерле була, әрекмәнем: кызу капса- яулыгым, баш авырса- саулыгым, үсемлекнең тереклеге су белән, һәр гөлнең үз исе бар, һәр гөл үз сабагында чәчәк ата, амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан, ашлык- ил байлыгы, ашлык- хуҗалыкның нигезе, буш башак башын югары тота, җирең нинди булса, икмәгең шундый, җимеш юк җирдә чөгендерне дә әфлисун диләр, агач нинди генә биек булса да, тамыры җирдә булыр, имән агачы- каты агач, каен агач- чырагач, имәк күмере исле булыр, каен тузы юеш булмас, наарат- башыннан, имән- төбеннән корый, тал ком ярата, усак дым ярата, агач җимеше белән матур, җимешен аша, ботагын сындырма, бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән, урман бүресез, тау куянсыз булмас, урман киексез булмас, алтмыш талдан бер кәрзин. Җәнлекләр, хайваннар турында: арыслан ау тапмый кайтмас, арыслан үз көче белән туар, аю урманны саклый, балның яхшысын аб ашар, боланның мөгезе кыйммәт, бүре бер эздән йөрер, бүре караңгыны ярата, бүрене аяклары туйдыра, таулы җирдә бүре бар, керпе баласын  “йомшагым” дияр, аю баласын “аппагым” дияр, коры елны куян күп, соры куян таш астында, ак куян куак астында, төлкене койрыгы саклый, тиен койрыгы белән оча, ярканат төнне көтә, сандугач таңны көтә. Кошлар турында: һәр кош үз оясында ирекле, аккош һәр күлгә төшмәс, бөркетнең оясы биек тауда булыр, күкегә оя кирәкми, сандугачлар язда гына сайрый, тавис койрыгы белән матур, торна торган суына кайта, ябалакка көннән төн яхшы, акчарлак суда булыр, кош сайравыннан билгеле, ояны ана кош ясый, кош һавада сынала, һзр кош үз оясын үзе корыр, бөркет биектән курыкмас, карга килсә, кар китәр, карлыгач- йортка, сандугач бакчага кунар, лачын кошка һава кадерле, оясыз сандугач сайрамый, сыерчык теле ачылмаган балага тел алып килә, урманда тукран солтан.

    Бөтендөнья океаны  суларын һәм тереклеген өйрәнгәндә түбәндәге татар теленең мәкаль һәм әйтемнәрен файдалану отышлы: балык агымны ярата, балык тирәнгә омтыла, кошлар күккә оча, балыкның тереклеге су белән, вак балык көтүе белән йөри, суына күрә балыгы, чуртан- тирәндә солтан, бака рәхәте су белән, елан кабыгы җитмеш төрле авыруга дәва, еланнан да дару ясыйлар, сөлек сау канны иммәс.

    Планеталар, йолдызлар, күк җисемнәре, аларның хәрәкәтен өйрәнгәндә түбәндәге татар теленең мәкальләре ярдәмгә килә: ай белән кояш бер генә була, ай нурны кояштан ала, ай якты да, тик җылытмый, айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка бәйлә, кояш барына да бертигез карый, кояш юк- көн юк, көн юк- терекле юк, таң атса, Чулпан калкыр, җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимеказык үз урынында, җирнең чиге бар, күкнең чиге юк, ай яктыртканда йолдыз күренми, кич караңгы булган саен- йолдыз яктырак, койрыклы йолдыз көн дә тумый, кояш та тапсыз булмый.

Йомгаклау

     Мәкальләрнең , бигрәк татар теленең мәкаль һәм әйтемнәренең  география дәресләрендә укучыларның белем дәрәҗәсен, тәрбиялелеген, фикерләү сәләтен, күзаллау киңлеген арттыруда роле биниһая зур. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: мәкаль һәм әйтемнәрне дөрес һәм урынлы куллану балаларның дәрескә игътибарлылыгын арттыра, кызыксындыра, кыскасы мотивация тудыра. Ә дөрес мотивация- ФДББС ның мөһим өлеше. Мәкальне дөрес куллану шунысы белән дә мөһим. Мәкаль кыска һәм төгәллекне ярата. Ә укучыны дәрес буе алган белемнең иң мөһим өлешен истә калдырта алуга ирешү укытучыдан күп көч  һәм осталык сорый.Замана баласы өчен мәкаль һәм әйтемнәр белән сөйләшергә өйрәнү кызыклы һәм кирәк дип саныйм.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. К., ТКН, 1987
  2. Пословицы и поговорки народов мира- интернет- ресурс


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Мастер-класс "География дәресләрендә хәзерге заман технологияларын куллану”

quot;Африканың климаты" темасы мисалында Сингапур структурасы алымнарын, критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану....

География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

  Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала: кызыксындыру, төшенү, рефлексия. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар....

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану...

Публикация: "География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану"

  Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  ге...

Тема: География дәресләрендә дәреслек белән эшләү алымнары

Дәреслек-укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим чарасы. Анда программа таләпләрен чагылдыручы географик белемнәрнең билгеле бер  күләме ачыла. Дәреслек укытучы һәм укучылар тарафыннан укыту...