Тема: География дәресләрендә дәреслек белән эшләү алымнары
материал по географии

Загидуллина Зульфия Дамировна

Дәреслек-укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим чарасы. Анда программа таләпләрен чагылдыручы географик белемнәрнең билгеле бер  күләме ачыла. Дәреслек укытучы һәм укучылар тарафыннан укытуның төрле этапларында кулланыла:яңа белемнәр формалаштырганда, ныгытканда һәм кабатлаганда, шулай ук белем һәм күнекмәләрне үзләштергәндә.

  Дәреслек белән эшли белү мөһим уку күнекмәләре исәбенә керә: әлеге белем нигезендә укучылар уку процессында программада күрсәтелгән белемнәргә ия булалар,  тормышта үз-үзләренә белем алырга әзерләнәләр, аларда фән белән кызыксыну формалаша.

    Мәктәп дәреслекләренә иң мөһим таләп-материал күләме, ачу дәрәҗәсе, укучыларның осталыгын һәм күнекмәләрен үстерү буенча программага  тулысынча туры килүне тәэмин итү. Әлеге позицияләрдән чыгып  гамәлдәге география дәреслекләрен эшләп бетерү алып барыла.

География дәреслекләренең методик аппараты да сизелерлек үзгәрде. Терәк белемнәрне активлаштыруга, фактик  белемнәрне тикшерүгә, сәбәп - тикшерү элемтәләрен ачыклауга, текст, текст карталары, рәсемнәр, картиналар, профильләр, статистик материаллар, кушымталар белән эшләү буенча һ. б. биремнәр артты. Иллюстратив материалны күплеге, терминнар, сүзлекләрнең булуы хәзерге география дәреслекләренең өстенлеге булып тора

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әтнә районы муниципаль бюджет белем учреждениесы  

“Күшәр төп гомуми белем  мәктәбе”

Советы экспе

рта: как сдать по географии

Тема: География дәресләрендә дәреслек белән

эшләү алымнары

Загидуллина З.Д.

югары кв. категорияле

география һәм биология укытучысы

2020 ел, гыйнвар

 Максат: укытучыларның дәреслек белән эшләү күнекмәләрен үзләштерүгә омтылышын  арттыру

 Бурычлар:

1) педагогларны дәреслек материалы (текст, иллюстрацияләр, диаграммалар, схемалар һ.б.) белән эшләүдә ярдәм итүче методик алымнар белән таныштыру;

2) дәреслек белән эшләү ысулларының асылын төшендерү.

   Дәреслек-укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең иң мөһим чарасы. Анда программа таләпләрен чагылдыручы географик белемнәрнең билгеле бер  күләме ачыла. Дәреслек укытучы һәм укучылар тарафыннан укытуның төрле этапларында кулланыла:яңа белемнәр формалаштырганда, ныгытканда һәм кабатлаганда, шулай ук белем һәм күнекмәләрне үзләштергәндә.

  Дәреслек белән эшли белү мөһим уку күнекмәләре исәбенә керә: әлеге белем нигезендә укучылар уку процессында программада күрсәтелгән белемнәргә ия булалар,  тормышта үз-үзләренә белем алырга әзерләнәләр, аларда фән белән кызыксыну формалаша.

    Мәктәп дәреслекләренә иң мөһим таләп-материал күләме, ачу дәрәҗәсе, укучыларның осталыгын һәм күнекмәләрен үстерү буенча программага  тулысынча туры килүне тәэмин итү. Әлеге позицияләрдән чыгып  гамәлдәге география дәреслекләрен эшләп бетерү алып барыла.

География дәреслекләренең методик аппараты да сизелерлек үзгәрде. Терәк белемнәрне активлаштыруга, фактик  белемнәрне тикшерүгә, сәбәп - тикшерү элемтәләрен ачыклауга, текст, текст карталары, рәсемнәр, картиналар, профильләр, статистик материаллар, кушымталар белән эшләү буенча һ. б. биремнәр артты. Иллюстратив материалны күплеге, терминнар, сүзлекләрнең булуы хәзерге география дәреслекләренең өстенлеге булып тора

   География дәреслекләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеге белән идарә итүгә игътибар көчәйтелде: «дәреслектән ничек файдаланырга» дигән инструкция урнаштырылды, уку-укыту эшләре алымнары бирелде. Гамәлдәге география дәреслекләре программага туры килә һәм укучылар өчен кулай булып тора, дигән нәтиҗә ясарга була.

    География укытучылары укыту процессында дәреслекләрне киң кулланалар, ләкин тулысынча файдаланалар дип әйтеп булмый. Чөнки: дәреслек куллану - укытучы тарафыннан уку материалын начар белү билгесе булып тора, дигән фикер саклана. Мондый фикер дөрес түгел. Ул укучыларны махсус рәвештә,  дәреслек белән эшләргә өйрәтмәүгә  китерә, ә бу уку материалын үзләштерүне кыенлаштыра, белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын киметә, кирәкле белемнәрнең үсешен тоткарлый.

   Кайбер очракларда, киресенчә,укытучы бары тик дәреслек буенча гына эшли, белем бирү нең бүтән чараларын җәлеп итми-мәгълүматны катгый рәвештә дәреслек буенча гына бирә һәм укучылардан дәреслек текстын төгәл итеп белүләрен таләп итә . Озак вакытлар дәвамында мондый ысул белән укыту да  яхшы нәтиҗәләр бирми, чөнки укучыларның фән белән кызыксынуы югала, аларның белемнәре формаль характер ала, ә эшнең төп ысулы-дәреслек текстын механик өйрәнүгә кйтып кала. Ләкин: ВПР, ОГЭ га әерлек бара...

    Димәк, ике очракның да үз плюслары, үз минуслары. Ике ысулдан да файдалану кирәк.

Дәреслек белән эшли белү - бу гомумән белем бирүнең мөһим бурычы. Дәреслек ярдәмендә укучы «үз-үзе өчен укытучы " була, эш күнекмәләре ала. Ләкин укучыны дәреслек белән эшләргә өйрәтергә кирәк. Укытучы нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтә, иң мөһим фикерне таба белергә ярдәм итә, авыр һәм аңлаешсыз урыннарны аңлата. Уку елы башында, беренче дәрестә, укытучы укучыларны дәреслек белән таныштыра: төп бүлекләрне тасвирлый, карталарның, иллюстрацияләрнең, сорауларның һәм биремнәрнең әһәмиятен билгели, алар белән ничек эшләргә кирәклеге турында гомуми күрсәтмәләр бирә.

       География дәреслеге белән эшләү алымнары.

Дәреслекнең төрле структур компонентлары белән эшләгәндә кулланыла торган алымнарны берничә группага берләштерергә мөмкин.

1 группа - дәреслектә ориентлашу күнекмәләрен үстерүне, кирәкле мәгълүмати материалны тиз арада табарга мөмкинлек бирүне  оештыру алымнары;

2 группа - текст белән эшләү алымнары;

3 группа - сораулар, биремнәр, иллюстрацияләр белән эшләү алымнары.

Дәреслек белән эшләү алымнары  төрле характерда булырга мөмкин:

  1. Репродуктив-эзләнү,
  2. Чагыштырмача-аналитик
  3. Иҗади

       Бу гадәти дәрес кысаларында укытуга  дифференциацияле якын килүне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, өй эшләре бирүне, эшләүне җиңеләйтә.

       Ә хәзер бирелгән алымнарга тукталыйк.

1). Текст белән репродуктив эзләнү эше 

1. Комментарийлы уку

 Бу ысулны дәреслек белән эшләүнең иң гади формасы дип санарга була. Аның өстенлеге шунда ки, бу ысул катлаулы мәгълүматны аңларга ярдәм итә һәм өй эшен әзерләгәндә блага ярдәм булып тора. Бу ысулны иң катлаулы темаларны өйрәнгәндә кулланырга кирәк, мәсәлән, " литосфера плитәләре хәрәкәте», «климат барлыкка китерүче факторлар»

2. Таблицалар төзү

Бу эш формасы укучыларны кирәкле мәгълүматны дөрес сайлап алырга һәм кыска итеп бәян итәргә өйрәтә. Бу очракта тексттан гына түгел, атлас карталары белән эшләүне кулай күрәм. ОГЭ га әзерлек тә булып тора. Атласларны мөмкин кадәр күбрәк карасыннар.

           Атлас карталарыннан файдаланып уртача климат поясына характеристика бирү.

Между какими параллелями расположен пояс

Воздушные массы

Температура

Количество осадков

Январь

Июль

 

3. Дәреслек тексты буенча проблемалы мәсьәләләр, сораулар төзү

Мәсәлән: " Австралияның климаты темасын өйрәнгәндә түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин.

- Ни өчен  Австралия иң коры материк дип санала?

- Нигә культуралы  үсемлекләрне Австралиянең көнчыгышында үстерәләр?

4. Терәк схемалар  төзү

    План, схема, терәк конспектлар төзү- зур күләмдәге мәгълүмат белән эш иткәндә кулланыла,  иң мөһим мәгълүматны  аерып алырга, аерым системалар арасындагы  үзара бәйләнешне күрсәтергә ярдәм итә. Болар барысы да укучыларның белемнәрен системалаштыруда зур әһәмияткә ия. Озын катлаулы параграф материалы берьюлы күз алдында тора, аңларга җиңел була.                                         Мәсәлән, “Россиянең ягулык-энергетика комплексы” темасы буенча терәк конспект

https://fsd.multiurok.ru/html/2017/05/29/s_592c5ce33e374/634985_1.png

5. Параграф ахырында бирелгән сорауларга  җаваплар әзерләү: телдән яки язмача.

Дәреслек белән эшләүнең бу ысулы өйрәнелгән материалны ныгытырга, кыска җавап бирү күнекмәләре булдыруга ярдәм итә, укучыларны укытуга дифференциаль якын килүне тормышка ашырырга, дәрескә өстәмә бәя куярга мөмкинлек бирә.

6. Кыскача конспект язу

Катлаулы темалар, курслар буенча укучыларга кыска конспектлар төзү файдалы булырга мөмкин. Ләкин текст белән эшләргә өйрәнгәннән соң гына кулланып була, чөнки тексттагы төп фикерне аера белмәгән балага бу эш ысулының файдасы әллә ни күп булмаячак.

 Әлеге алымны  дәрестә дә, өй эшен әзерләгәндә дә кулланылырга мөмкин. Конспект төзү аеруча уңайлы темалар: “табигый комплекслар”, "рельеф тудыручы эчке һәм тышкы көчләр" һ. б.

7. Терминнарны өйрәнү

Географик терминнарны өйрәнү аларның билгеләмәләрен өйрәнү белән генә чикләнми. Укучы мәгънәне аңларга, билгеләмәдән файдалана белергә тиеш. Әгәр термин сирәк очрый һәм аның белән һәр дәрестә эшләү системасы юк икән, ул хәтердә озак калмый. Терминнар өчен аерым дәфтәр башласаң бик әйбәт. Ләкин гел контрольдә тотарга кирәк, чөнки терминнарны язарга гына түгел, дәфтәрләрен алып йөрергә дә оныта башлыйлар.

Мәсәлән: "коры җир сулары" параграфы текстыннан  "елга" төшенчәсенә билгеләмә табыгыз, аңлатмасын языгыз.

2). Дәреслек белән чагыштырма аналитик эш

  Мәгълүматны чагыштыру һәм анализлау. Бу дәреслек белән эшләүнең югарырак дәрәҗәсе. Чагыштыруны дәреслекнең текстына, рәсемнәренә һәм схемаларына таянып үткәрергә һәм аның нәтиҗәләрен таблицалар һәм схемалар рәвешендә күрсәтергә мөмкин.

8. Дәреслектәге иллюстрациялар белән эшләү буенча биремнәр. 

  Мондый типтагы биремнәрне үтәү өчен, рәсемнәр куллану максатка ярашлы.

Мәсәлән: «җир өслеген сурәтләү ысуллары» темасын өйрәнгәндә, дәреслектәге рәсемнәрне  анализлап, охшашлык һәм аерымлык сыйфатларын билгеләргә тәкъдим ителә.

         https://fsd.multiurok.ru/html/2017/05/29/s_592c5ce33e374/634985_2.jpeg    https://fsd.multiurok.ru/html/2017/05/29/s_592c5ce33e374/634985_3.png    https://fsd.multiurok.ru/html/2017/05/29/s_592c5ce33e374/634985_4.jpeg

9.  Таблицалар яки схемаларга  чагыштырма анализ 

Мәсәлән: “Түбәндә китерелгән таблицага нигезләнеп Россиянең кайсы шәһәре иң күп хезмәт ресурсларына ия булуы турында нәтиҗә ясагыз”

Населенный пункт

Всего населения, тыс.чел.

Половозрастной состав населения, тыс.чел.

мужское

женское

0-15 лет

16-59 лет

60 лет и старше

0-15 лет

16-54 лет

55 лет и старше

Благовещенсвк

10

1,9

2,1

0,6

2

2

1,4

Арзамас

9

0,8

2,3

0,8

1

2,4

1,7

Пущино

9,5

1

«.5

2

0,9

1,5

1,6

Коломна

11

1,5

3

1,5

1,5

3

2

10. «Инсерт» ысулы.

   Укучылар яңа текстны укыйлар һәм  текст кырларында нәрсә беләләр,  нәрсә белмиләр карандаш белән билгеләп баралар. Шулай ук күбрәк белергә теләгән материал билгеләп куела.  Укучылар  таблица тутыралар. Таблицаларны карап, гомумиләштергәннән соң укытучы укучыларга билгеле булмаган һәм аларны кызыксындырган  материалга тукталырга тиеш. Дәреслек белән эшләүнең мондый формасы классның пассив өлешен билгесез теманы эзләүгә этәргеч бирә.

3)  Иҗади биремнәр.

   

 Иҗади биремнәр системасы тема материалын истә калдырырга, аны киңәйтергә һәм тирәнәйтергә, белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирә торган методикалар һәм алгоритмнар аша тормышка ашырыла. Әлеге группага түбәндәге эш ысуллры керә:

11. Укучылар тарафыннан тестлар төзү

Тест - ул хәзерге вакытта укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен  тикшерүнең иң киң таралган төре. Теманы өйрәнгәннән соң, укучыларга тест биремнәре рәвешендә үзләренә 6-8 сорау төзергә тәкъдим ителә.

12. Синквейн төзү

 Синквейн -  5 юллык рифмасыз мәгълүмат ул: 1юл  төшенчә (сүз), 2 юл – сыйфат (2 сүз), 3 юл - фигыль(3 сүз), 4 юл - җөмлә (3-4 сүз), 5 юл - исем ( 1 сүз)

Бу-рефлексиянең иҗади формасы. Бирелгән төшенчәне берничә сүз белән мөмкин кадәр тулы итеп тасвирлый белү-бик мөһим сәләт. Әлеге эш формасын барлык укучылар да башкара алмаска да мөмкин, өстәвенә дәреснең вакыты да чикләнгән. Шуңа күрә биредә парлы яки төркемле эш кулланылырга яки аны өйдә башкарылырга мөмкин.

Мәсәлән: 6 сыйныфта "Җил"темасына  тәкъдим ителгән рәсемнән файдаланып, бирелгән кагыйдәләр буенча синквейн төзегез.

https://fsd.multiurok.ru/html/2017/05/29/s_592c5ce33e374/634985_5.png

Фаразланган җавап.

1.Җил

2.Көчле, үтә күренмәле

3. Өрә,өзә, куркыта

4. Басым аермасы аркасында барлыкка килә

5. Стихия

13. Сораулар төзү

  Беренче карашка гади тоелса да, бу бирем бу укучылардан тырышлык таләп итә, өстәвенә, сораулар параграфта китерелгән мәгълүматны кабатларга тиеш түгел.

14. Модельләштерү

Өйрәнелә торган системаларның төрле модельләрен, график рәсемнәрен, схемаларны булдыру

Мәсәлән, «кояш системасы планетасы» темасын өйрәнгәндә, кул астындагы материаллардан Галәм моделен булдырырга тәкъдим итәргә була. Яки кечкенә резиновый туптан Җир планетасын ясау, анда параллельләр, меридианнар сызу.

15. Бирелгән текстан яки иллюстрациядан хаталар табу яки киресенчә хаталы текстлар төзү.

     Мәсәлән:  Кордильер таулары Төньяк Американың көнбатышында урнашкан. Бу - бик борынгы  һәм җимерелгән таулар, чөнки алар  альп җыерчыклыгында   ук барлыкка килгәннәр. Биредә әлегә кадәр тулар ясалу процессы дәвам итә, вулканнар һәм җир тетрәү күзәтелми. Иң биек түбәсе-Тубкаль тавы (8848 м) көнбатышта Атлантик океанга чыга, ә көнчыгышта Кордильер таулары Бөек тигезлекләр белән чиктәш. Кордильерларда уртача биеклекләр 2500 метрдан артмый.


16. Кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар төзү 

 Мәсәлән, «бөек географик ачышлар» темасын өйрәнгәндә укучыларга 10 сүздән торган кроссворд төзергә тәкъдим итәргә мөмкин.

Шулай итеп, дәреслек белән эшләүгә карата гомуми методик таләпләр түбәндәгечә:

  1. Дәреслекне яңа материал өйрәнгәндә, белемнәрне тикшергәндә, ныгыту  һәм гомумиләштерү дәресләрендә  системалы куллану.
  2. Укучыларны дәреслекнең барлык элементлары белән эшли белүгә максатчан өйрәтү.
  3.  Дәреслек белән эш төрләрен этаплап катлауландыру.
  4.  Дәреслекне башка укыту чаралары: карталар, уку картиналары, аудиовизуаль чаралар, класстан тыш уку материаллары һ.б. белән берлектә куллану.
  5. Дәреслек белән эшләү - мәктәп укучыларының мәҗбүри уку хезмәте буларак каралырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Мастер-класс "География дәресләрендә хәзерге заман технологияларын куллану”

quot;Африканың климаты" темасы мисалында Сингапур структурасы алымнарын, критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану....

География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану

  Критик фикерләү технологиясе буенча төзелгән дәрес үз эченә өч стадияне ала: кызыксындыру, төшенү, рефлексия. Һәр стадиянең уз максаты һәм эш алымнары бар....

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану

География дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе ысулларын куллану...

Публикация: "География дәресләрендә критик фикерләү технологиясе алымнарын куллану"

  Бүгенге  көндә җәмгыятьтә каршылыклы ситуация туды: җәмгыятькә халыкның географик һәм экологик аңлылыгы мөһим булса да, материаль байлыкларның  приоритет алуы сәбәпле,  ге...