Ил сагында.
план-конспект урока
Бөек Җиңүгә 80 елдан артык вакыт үтте. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә хатын-кызлар, балалар хуҗалык эшенә җигеләләр. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән максат белән яшиләр һәм эшлиләр. Сугышка киткән ирләре, уллары өчен хатын-кызлар кич утырып җылы оекбашлар, бияләйләр, шарфлар бәйлиләр. Яу кырында йөргәннәргә авыр таякның бер башы төшсә, икенче ягы сугыш елы балаларына, тылдагыларга төште. Ашарга икмәк, киергә кием булмый. Көн-төн эш. Күпләр авыртып, ачлыктан шешенеп үлә. Сугыш тәмамланганнан соң 81 нче яз якынлаша. Тантаналы да бер үк вакытта күз яшьле хатирәләрне кабат яңартучы бәйрәм дә ул. Чөнки әлеге Җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Чүпрәле районы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Халилова Сиринә Айниятулла кызы
Бөек Җиңүгә 80 елдан артык вакыт үтте. Җиңү бәйрәме сүзтезмәсенең күләгәсендә - меңләгән миллионлаган корбаннар, толлар һәм ятимнәр язмышы. Ир-егетләр корал тотып сугышка китсә хатын-кызлар, балалар хуҗалык эшенә җигеләләр. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән максат белән яшиләр һәм эшлиләр. Сугышка киткән ирләре, уллары өчен хатын-кызлар кич утырып җылы оекбашлар, бияләйләр, шарфлар бәйлиләр. Яу кырында йөргәннәргә авыр таякның бер башы төшсә, икенче ягы сугыш елы балаларына, тылдагыларга төште. Ашарга икмәк, киергә кием булмый. Көн-төн эш. Күпләр авыртып, ачлыктан шешенеп үлә. Сугыш тәмамланганнан соң 81 нче яз якынлаша. Тантаналы да бер үк вакытта күз яшьле хәтирәләрне кабат яңартучы бәйрәм дә ул. Чөнки әлеге Җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына.
Тема: Сугыш чоры балалары.
Максат: Вакыйф Нуруллинның “Бүреләр, үгез һәм без”, С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” әсәрләре ярдәмендә сугыш чоры балаларының фаҗигале язмышын аңлату.
Бурычлар: 1) Сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны әдәби образлар язмышы ярдәмендә аңлату;
2) С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә”, Ринат Мәннанның “Без музейга барабыз” әсәрләре арасында тел уртаклыгын эзләп табу күнекмәсен камилләштерү
3) Тарихи үткәнгә ихтирам һәм сугыш чоры балаларына хөрмәт тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Регулятив (РУУГ): максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү
Танып белү (ТБУУГ): яңа информация туплау, ( әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү анализлау , чагыштыру, классификацияләү)
Коммуникатив (КУУГ): үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү
Шәхси ( ШУУГ): эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату
Җиһаз: В Нуруллин, Р.Мәннән портретлары, китаплары, Мәснәви Хәйретдинов картинасы, С.Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы” аудиоязма, үгез, бүре рәсемнәре (слайд) сугыш чоры балалары фото күргәзмә, видеоязма (слайдлар)
Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья (тарих)
Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль, парларда
Дәрес этаплары | Белем бирүче үстерешле биремнәр | УУГ |
1 этап. Дәресне оештыру, уңай психологик халәт булдыру. Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру | -Хәерле көн, укучылар! Шушы кояшлы, матур көндә сезне кабат күрүемә мин бик шатмын.Сезнең барыгызга да күңел күтәренкелеге, уңышлар, сәламәтлек телим. Дәресебезне шат күңел белән башлап җибәрик. | КУУГ |
2этап. Белемнәрне актуальләштерү Максат: Әби-бабайлар турында белемнәрне барлау | Өй эшен тикшерү. Сугыш турында ятлаган шигырьләр. Эзләнү эшләре. Сезгә әби-бабайларыгыз үзләренең бала чаклары турында ниләр сөйләгәне бар? (укучылар чыгышы) Сугыш бетә, яралар төзәлә, ләкин күңелләрдә мәңге эз кала, хәтер кала.Әледә әбиләрнең, бабайларның күзләрендә яшь.Әбиләр, бабайлар “ Балакайлар, аллага шөкер тыныч яшибез, тормышлар имин, ашарга бар. Сезгә дә безнеке шикелле тормышлар күрергә язмасын,”- диләр. Безнең ветераннарыбыз, тылдагылар тормышларыбыз имин булсын дип безнең өчен, киләчәк буын өчен тырышканнар. Без аларның бу җиңүләре белән горурланабыз.Аларны онытырга безнең хакыбыз юк! | РУУГ |
3 этап. Уку мәсәләсен кую Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу, кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтү-чәнлек сыйфатлары тәрбияләү. | Әйе , укучылар 1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды. Җир сукаларга атлар калмады.Җирне үгезләр ярдәменә эшкәрткәннәр. -Укучылар хәзерге тормыш белән сугыш чорын рәсемнәрдән чагыштырып карагыз әле. (нәтиҗә ясау) | КУУГ ТБУУГ |
5 этап . Уку мәсьәләсен чишү Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, тарихи үткәнгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү. | Элекеге замандагы тормыш-көнкүреш әйберләре турында мәгълүмат. Иске әйберләрне күрсәтү, слайдтан карап, юнәлеш бирү. | ТБУУГ |
6 этап. Яңа материалны аңлату Максат: В. Нуруллин иҗаты белән таныштыру | В.Нуруллин “Бүреләр, үгез һәм без” әсәре белән танышу. Сүзлек өстендә эш. Кубатура, каһәрне, рычаг, НАТИ- трактор маркасы, түмәркә Фразеологик әйтелмәләр сүзлеге белән эшләү, сүзтезмәләрнең мәгънәсен ачыклау.”Чәчәләре үрә тора”, “Котым алынды”, “Бала йоннарым кабара” Чылбыр буенча уку. Сорауларга җавап бирү. -Нигә әтиләрен чакырмый соң бу малайлар? Ни өчен урманга үзләре генә килгәннәр? - Алар утынны нәрсәгә төйи: атка, сыерга, үгезгә, машинага, тракторга. Үгезне тасвирлаган урыннарны табып уку. Малай үгезне нәрсә белән чагыштыра? Парларда эш. Бүре турында язылган юлларны тап. Партадашыңа укып күрсәт. | ТБУУГ РУУГ КУУГ |
6 этап. Ял минуты | С Сәйдәшевның “Совет Армиясе маршы”н тыңлау.(хәрәкәтләр ясау) | |
7 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру. | “Музей йорты” на сәяхәт. М.Хәйретдиновның “Шомырт исе килә” картинасы буенча эш. Картинаны карагач, алган беренче тәэсирләр. -Көн нинди? -Нинди исләр тойдыгыз? -Ни өчен кызлар хәрби киемнән? -Картинада хәрәкәт сизеләме? -Картина белән марш арасында нинди уртаклык бар? -Картинаның исеме буенча кайсы чор тасвирлануын аңлатып буламы? -Моның өчен кайсы детальләргә игътибар итәргә кирәк? -Сугыш чоры сурәтләнүен каян белдегез? Кызлар атышлар тынып торган арада ял итәргә туктаганнардыр, минемчә.Минем белән килешәсезме укучылар? | ШУУГ |
8 этап. Осталык һәм күнекмә формалаштыру Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру | Укучылар, менә мин сезгә тагын бер язма укыйм. Әниебез көне-төне басуда булган. Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек. Ашарга ипи юк иде. Өшегән бәрәңге ашадык. Он заты күрмәдек. Өскә-башка юк, киндер күлмәк киеп йөри идек. Аягыбызда чабата. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Печән чаптык, көчебез җитми иде. Язарга ручка юк. Каләм белән китапның чиста битенә яза идек. Укырга мөмкинлек булмады. Ашлык суктык. Төнлә дә эшләдек. Нәтиҗә ясау. Димәк, сугыш чорында авыл җирендәге эш хатын-кызлар, балалар кулында булган Парларда эш 1, 3 пар дәфтәрдән С Рәхмәтуллинның “Сандыктагы хәзинә” шигырен укып биремнәрне үти. 2, 4 пар Р. Мәннанның “Без музейга барабыз” шигырен укып, сорауларга җавап бирә. | КУУГ |
9 этап. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия). Максат: Укучыларның эшчәнлекне ничек башкаруларын, белемнәрне үзләштерүләрен аңлау. | Күз саламын әби сандыгына Ачамын да барлыйм узганы. Чиккән калфак, чулпы тәңкәләрдә- Йөз аклыгын күркәм халкымның, -дигән шигъри юлларны уку, сорауларга җавап бирү -Шигырь кайсы әсәргә ошаган? | ШУУГ |
10 этап . Йомгаклау Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү | Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? -Кемгә кайсы шигырь, әсәр ошады? Ни өчен? -Яңа белемне кайда куллана алабыз? -Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты? -Үткәннәр, сугыш чоры турында тагын ниләр беләсегез килә? | |
11 этап. Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә | 1) “Сандыктагы хәзинә” шигыреннән үзеңә иң ошаган өлешне сайлап алып, сәнг. итеп укырга; 2) “Без музейга барабыз” шигырен ятларга; 3) “Минем бабам сугышта катнашкан” исемле хикәя язарга |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

БСТҮ "Сәламәтлек сагында"
Максат: 1. укучыларны сәламәт яшәү нигезләре белән таныштыру; 2. таза – сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта
“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе: :“Сагындым, бик сагындым сине ,Туган ил !”
Разработка урока по татарской литературе для учащихся на тему: "Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил". На данном уроке изучается произведение Аделя Кутуя "Сагыну". Разработка составлена п...


