Коммуникатив укыту технологиясе буенча дәрес планы. “Туган як табигате”темасын кабатлау.
план-конспект урока
Данный конспект предназначен для обучающихся 4 класса русскоязычной школы по предмету родной (татарский) язык.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.17 КБ |
Предварительный просмотр:
Туган (татар) теле. 4 сыйныф.
Коммуникатив укыту технологиясе буенча дәрес планы
Тимошенко Валентина Михайловна,
Менделеевск муниципаль районы
МБТГББУ «Бөрешле төп
гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: “Туган як табигате”темасын кабатлау.
Дәреснең тибы: ЛГКК – лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
Дәрескә куелган максатлар:
1. Белем бирү максаты: “Туган як табигате” темасы буенча үзләштергән лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
3. Тәрбияви максат: Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ: аңлап уку күнекмәсен формалаштыру, логик фикерләү күнекмәсен үстерү, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү;
Регулятив УУГ: уку хезмәтендә үзеңә максат кую, критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
Коммуникатив УУГ: телдән сөйләм күнекмәсен үстерү, сораулар бирә белү, сүзләрне дөрес, урынлы куллану;
Шәхескә кагылышлы УУГ: туган як табигатенә кызыксыну уяту;
Предмет буенча: Татарстанда үскән дару үләннәренең исемнәрен әйтә белү; Татарстанда яшәүче хайваннар, кошларның исемнәрен әйтә белү; алар турында кыскача сөйли белү; һава торышы турында сөйли белү.
Төп төшенчәләр: Туган як табигате, һава торышы, хайваннар дөньясы, дару үләннәре, кышлаучы һәм күчмә кошлар.
Предметара бәйләнеш: Окружающий мир.
Җиһазлау: Презентация, дәреслек, карточкалар, “Мин татарча сөйләшәм” китабы (54-56 битләр).
Дәрес барышы
I Оештыру моменты.
а) Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар. Укучылар бер-берегезнең хәлен сорагыз. (Хәлең ничек? Кәефең ничек?). Кәефләр тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә комплиментлар әйтегез.
II. Актуальләштерү. Авыл итабигате сурәтләнгән фоторәсемнәрне слайдтан карау.
III. 1. Теманы ачыклау, максатлар билгеләү.
- Укучылар, слайдта нәрсәләр күрдегез? (авыл, тау, агач, чәчәк, елга, кошлар, хайваннар).
Дщрес темасы нинди була? (Туган ягым табигате).
- Әйе, без бүген “Туган ягым табигате” темасын кабатларбыз. Мы на этом уроке должны повторить и оценить знания по данной теме.
2. Максатлар билгеләү.
-Өйрәнгән сүзләрне кабатлыйбыз, аларны сөйләмдә кулланабыз.
III. “Туган як табигате”темасы буенча алдагы дәресләр материалын гомумиләштереп кабатлау.
- Сүзләрне тәрҗемә итегез.
Табигать, җир, су, һава торышы, ел фасыллары, салкын, болытлы, хайваннар, кошлар, дару үләннәре, мәтрүшкә, әрем, бака яфрагы, кышлаучы кошлар, җылы якка китүче кошлар.йорт үхайваннары, кыргый хайваннар.
- Ишетеп аңлау күнегүләре.
- Парларда эш.
Как скажешь о том, что:
-природа -это земля, вода, небо, лес, солнце, луна, животные, растения;
-природа очень богатая;
-ты любишь природу.
4. Спроси у друга:
-нравится ли ему зима;
- куда улетают птицы;
-какие птицы улетают на юг?
- какая бывает погода зимой?
- нравится ли ему родная природа?
- какие лекарственные травы он знает?
-какие звери живут в лесах?
5. Диалог өстендә эш.
Нокталар урынына җөмләләр яз. Иптәшең белән сөйләш.
— ... ?
— Әйе, сандугач җылы якка китә.
— ... ?
— Ә чыпчык җылы якка китми, бездә кала.
IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Ә хәзер, укучылар, “Туган як табигате”нә “сәяхәткә” чыгабыз.
1. БЕРЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ - “Үсемлекләр дөньясы”
-Узнай у друга, какие деревья растут в лесу.(-Дустым, урманда нинди агачлар үсә? –Урманда имән, каен, усак, өрәңге, чыршы, нарат, юкә үсә.)
-Скажи, что в лесу растут ягоды, грибы, цветы.(Урманда җиләкләр, гөмбәләр, чәчәкләр үсә)
-Сообщи своему другу, что в лесу растут лекарственные травы. (Дустым, урманда дару үләннәре үсә)
-Посоветуй, собирать лекарственные травы.(Дустым, кычыткан җый, чөнки кычыткан файдалы.(үги ана яфрагы, бака яфрагы,мәтрүшкә, әрем, ромашка һ.б))
-Спроси у друга, для чего нужны лекарственные травы.(-Дустым, дару үләннәре ни өчен кирәк? – Дару үләннәре сәламәтлек өчен кирәк).
НӘТИҖӘ: Безнең туган якта үсемлекләр дөньясы бик бай. Файдалы үсемлекләр күп.
ҮЗБӘЯ. Укучылар үзләре билге куялар.
2. ИКЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ - “Хайваннар дөньясы”
а) Парларда эш.
- Спроси у друга, какие животные живут в лесу. (-Дустым, урманда нинди җәнлекләр яши? –Урманда аю,бүре, төлке, керпе, тиен. яши).
б) Төркемдә эшләү. Рәсемнәр белән эш.
- Ребята, допустим к вам приехал иностранный гость и он не знает какие животные обитают в наших лесах. Расскажите ему про этих животных.
- Аю урманда яши. Ул зур, көчле, көрән төстә. Ул балык, җиләк, бал ярата. Аю кычкыра.
- Бүре урманда яши. Ул көчле, соры төстә. Бүре ит ашый. Бүре улый.
- Тиен урманда яши. Ул кечкенә, җитез(ловкий). Тиен гөмбә ашый. Тиен яхшы сикерә.
- Куян урманда яши. Ул кечкенә, куркак, соры, кыш көне ак төстә. Куян үлән ашыйКуян тиз йөгерә.
- Төлке урманда яши. Ул матур, җирән(рыжая) төстә. Төлке хәйләкәр җәнлекТөлке тиз йөгерә.
- Керпе урманда яши. Ул кечкенә, энәле, соры төстә. Керпе гөмбә, алма ашый. Керпе кача.
- Поши (Лось) урманда яши. Ул зур, көчле.. Аның зур мөгезе(рога) бар. Поши, үлән, агач кайрысы ярата. Поши тиз чаба.
НӘТИҖӘ: Урманда бик күп җәнекләр яши.
ҮЗБӘЯ. Партадаш күршесе билге куя.
V Физминутка.
3. ӨЧЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ - “Кошлар дөньясы”
1. “Кошларны тап” уены. Интерактив такта белән эш.
Урнәк.1) Песнәк кышлаучы кош, чөнки ул бездә кала. 2) Карлыгач күчмә кош, чөнки ул җылы якка китә.
Кышлаучы кошлар - Зимующие птицы Песнәк- Синица Саескан- сорока Чыпчык-воробей Күгәрчен-голубь Карга-ворона Тукран-дятел Ябалак-сова Кызылтүш-снегирь | Күчмә кошлар - Перелётные птицы Сыерчык- Скворец Сандугач- Соловей Торна- Журавль Акккош- Лебедь Кара карга- Грач Кыр казы-Дикий гусь Кыр үрдәге- Дикая утка Күке-Кукушка |
- Дәреслек белән эш. Кунегү 8 (күплек сан кушымчаларын искә төшерү),
Күнегү 10 (тәрҗемә эше). 81-82 битләр.
НӘТИҖӘ: Кошларга ярдәм кирәк.
ҮЗБӘЯ. Каршы як күршесе билге куя.
4. ДҮРТЕНЧЕ ТУКТАЛЫШ - “Тәрҗемәче”
Табигатьне сакларга кирәк!
Агачларны сындырырга ярамый!
Җәнлекләрне рәнҗетергә ярамый!
Кошларга ярдәм итәргә кирәк!
VI Рефлексия. Нәрсә белдек?
Табигатьне сакларга кирәк, чөнки ул безнең йортыбыз!
Өй эше: “Табигатьне саклагыз!” темасына рсем ясарга
Билге кую. Ул дәрестә яхшы(шәп) эшләде, шуңа күрә аңа бишле һ.б. Афәрин! “Гүзәл җирем” җырын башкару.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары
Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)
Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру ....

Блок-модуль технологиясе нигезендә морфология курсын укыту
Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр бару чорында сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия, чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади, компетентлы, һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем дәрәҗәсе һәм көндәшлеккә...
БИС технологиясе буенча төзелгән дәрес планы
БИС технологиясе буенча төзелгән дәрес планы...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.
Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы....

«Эшчәнлекле метод» технологиясе буенча яңа белемнәрне үзләштерү дәресләренең структурасы
laquo;Эшчәнлекле метод» технологиясе буенча яңа белемнәрне үзләштерү дәресләренең структурасы...
