«Татар телендә алынма сүзләр»
план-конспект урока (6 класс)

Тема: Татар телендә алынма сүзләр

Дәреснең максаты.

Белем бирү: укучыларны алынма сүзләр белән таныштыру, аларны диалогик, монологик сөйләмдә куллана алу күнекмәләрен формалаштыру;

Үстерешле: сүз байлыгын арттыру, логик фикер йөртү осталыгын  үстерү;

Тәрбияви: туган илгә, туган җиреңә мәхәббәт уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

- татар теле - туган телгә  мәхәббәт, сак караш  булдыру; тел һәм  милли культураның аерылгысыз икәнлегенә төшенү.

- дөрес сөйләм күнекмәләре булдыруга омтылу, үзләштергән белемнәр нәтиҗәсендә  сүзлек байлыгын  арттыру.

Метапредмет:

- сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу;

- алган белем, осталык һәм күнекмәләрдән иркен файдалану;

- тел нормаларына таянып, үз фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтә алу .

Предмет:

- телнең төп функцияләре, кеше белән җәмгыять язмышында телнең бик мөһим чара икәнлеге турында мәгълүматлы булу;

- сүзләргә (фонетик, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексик, морфологик), сүзтезмәләргә, җөмләләргә һәм текстларга анализ ясау

- татар теле лексикасы һәм фразеологиясенең төп стилистик мөмкинлекләрен, татар әдәби теленең төп нормаларын белү.

Универсаль уку гамәлләре:

Регулятив: билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, уку бурычын кую; нәтиҗәле алымнарны сайлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; үзтикшерү, үзбәя күнекмәләренә ия булу.

Танып белү: кирәкле мәгълүматны эзләп табу; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү; уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап оештыру.

Коммуникатив: аралашу максатына туры китереп, үз фикерен тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу; төркемдә, парда, күмәк эшләгәндә хезмәттәшлек итә белү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

Дәреслек: Шәкүрова М.М., Гыйниятуллина Л.М., Хисамов О.Р. (Туган тел (татар теле): төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (электрон) 6 нчы сыйныф.

Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, аудиоязма, карточкалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_tatar_telend_alynma_suzlr.docx38.07 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе

«Татар телендә алынма сүзләр»

6 нчы сыйныфта туган тел( татар теле)ннән дәрес эшкәртмәсе

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шәяхмәтова Сиринә Фәгыйль кызы

2024 нче ел

Тема: Татар телендә алынма сүзләр

Дата: ел

Дәреснең максаты.

Белем бирү: укучыларны алынма сүзләр белән таныштыру, аларны диалогик, монологик сөйләмдә куллана алу күнекмәләрен формалаштыру;

Үстерешле: сүз байлыгын арттыру, логик фикер йөртү осталыгын үстерү;

Тәрбияви: туган илгә, туган җиреңә мәхәббәт уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

- татар теле - туган телгә мәхәббәт, сак караш булдыру; тел һәм милли культураның аерылгысыз икәнлегенә төшенү.

- дөрес сөйләм күнекмәләре булдыруга омтылу, үзләштергән белемнәр нәтиҗәсендә сүзлек байлыгын арттыру.

Метапредмет:

- сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу;

- алган белем, осталык һәм күнекмәләрдән иркен файдалану;

- тел нормаларына таянып, үз фикереңне төгәл, аңлаешлы әйтә алу .

Предмет:

- телнең төп функцияләре, кеше белән җәмгыять язмышында телнең бик мөһим чара икәнлеге турында мәгълүматлы булу;

- сүзләргә (фонетик, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексик, морфологик), сүзтезмәләргә, җөмләләргә һәм текстларга анализ ясау

- татар теле лексикасы һәм фразеологиясенең төп стилистик мөмкинлекләрен, татар әдәби теленең төп нормаларын белү.

Универсаль уку гамәлләре:

Регулятив: билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, уку бурычын кую; нәтиҗәле алымнарны сайлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; үзтикшерү, үзбәя күнекмәләренә ия булу.

Танып белү: кирәкле мәгълүматны эзләп табу; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү; уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап оештыру.

Коммуникатив: аралашу максатына туры китереп, үз фикерен тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу; төркемдә, парда, күмәк эшләгәндә хезмәттәшлек итә белү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

Дәреслек: Шәкүрова М.М., Гыйниятуллина Л.М., Хисамов О.Р. (Туган тел (татар теле): төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (электрон) 6 нчы сыйныф.

Җиһазлау: презентация, интерактив такта, компьютер, аудиоязма, карточкалар.

Дәрес барышы

#1052;отивлаштыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн, яхшы кәеф телим сезгә.

#1040;ктуальләштерү.

- Бүген без тел гыйлеменең бүлекләрен өйрәнүне дәвам итәбез.

Өй эшен тикшерү. Һәрбер укучы сүз турында өчәр мәкаль укый, мәгънәсен аңлата.

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  • Әйдәгез искә төшерик әле сүзләрне тел белеменең кайсы бүлеге өйрәнә?

(лексика, лексикология)

  • Һәрбер яңа тема безнең эпиграф белән башлана. Һәм без шул теманы өйрәнеп бетергәнче шушы эпиграфны ачабыз, шулай бит укучылар? Әйдәгез дәреслектәге эпиграфны укып карыйк әле. (кычкырып уку, күчереп язу)

Слайдта “ Шүрәле” әкиятенең иллюстрациясе, поэмадан өзек язылган.

II слайд

...Бервакыт чут-чут итеп сайрый ходайның кошлары;

Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;

Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул...

- Укучылар, сез бу юлларның кайсы әсәрдән икәнен таныгансыздыр инде.

(Көтелгән җавап)

- Әйе, Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан алынган.

Хәзер әйдәгез киләсе слайдны укыйк.

III слайд

... Птичий щебет, звонкий лепет раздавались в тишине

И пронзительным весельем наполняли душу мне.
Здесь и музыка и танцы, и певцы и циркачи,
Здесь бульвары и театры, и борцы и скрипачи...

- Каршыгызда карточкалар бар. Ике текст бирелгән. Икесендә дә мәгьнәләрен үзгәртмичә, кабатланган сүзләрне очраттыгызмы балалар? Ул нинди сүзләр?

- Бик дөрес, балалар, бу сүзләр рус теленнән алынган. Бу сүзләр ике телдә дә бер үк төрле әйтеләләр. Андый сүзләрне без ничек дип атыйбыз?

(Көтелгән җавап)

- Бик дөрес, без аларны алынма сүзләр дип йөртәбез.

- Ничек уйлыйсыз, безгә кирәкме икән алар?

- Бу сорауга җавапны дәрес барышында алырбыз.

- Ә хәзер әйдәгез игътибар белән видеоязма карап алыйк“Татар телендә алынма сүзләр” Татарстан 24 каналының “Полиглот” тапшыруыннан өзек

IV. Яңа теманы ныгыту. Модельләштерү.

  1. Карточка № 2.

- Таблицага игътибар итик.

- Дөреслеген VII слайдтан карап тикшереп алырбыз.

Телебезнең сүзлек составы халкыбызның үзара аралашуы һәм бүтән халыклар белән бергәләп яшәве нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аның төп өлешен татар теленең үз сүзләре алып тора.

- Әйдәгез, Татар теленең үз сүзләре бирелгән таблицага күзәтү ясыйк. VIII слайд

Атамалар

Татар теленең үз сүзләре

тән төзелеше

баш, аяк, маңгай, каш, күз, чәч, колак, авыз, арка

туганлык

әти, әни, әби, бабай, апа, абый, кода, килен

алмашлыклар

мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу

урын, вакыт

көн, төн, ел, ара, ал, арт, эч, урта, ян

табигать

көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш

хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-корт

Аю, балык, арыслан, бүре, кош, үгез, ат, бөркет, елан, эт

үсемлек

агач, каен, имән, шомырт, юкә, әрем, чирәм, чәчәк

саннар

бер, ике, өч, дүрт, алтмыш, җитмеш, йөз,мең

эш-хәрәкәт

аңлау, тору, яту, туу, пешү, бетерү, яшәү, йоклау

Нәтиҗә:

- Татар сүзләре нәрсә белән үзенчәлекле?

(Көтелгән җавап)

- Алар кыска, истә калдырырга җайлы.

- Сингармонизмга буйсыналар.

- Яхшы. Ә хәзер алынма сүзләрне ничек аерып була? - дигән сорауга җавап эзлибез.

IX слайд

  • Гарәп-фарсы алынмаларында сүз башында д, з, р, һ, ф тартыклары килә: дан, замана, ризык, хәтер, һәйкәл, һәм, фән.
  • Гарәп-фарсы сүзләре тә-, мә-, мө- кушылмалары белән башлана, -әт, -ат, -ят, -ханә, -стан кушымчалары белән тәмамлана: тәрҗемә, мәктәп, мөгаллим, хөкүмәт, матбугат, нәшрият, ашханә, Татарстан.
  • Гарәп-фарсы алынмаларында нечкә сүзләрдә [гъ ], [къ] тартыклары килергә мөмкин.

-Ә бүгенге көндә телебезгә алынма сүзләр кайсы тел аша керә дип уйлыйсыз? (Көтелгән җавап)

- Рус теленнән.

- Дөрес, рус теленнән һәм аның аша бүтән телләрдән. Болар - инглиз, немец, француз, итальян һ.б.телләр. Алынма сүзләрне аеру өчен аларның билгеләрен санауны дәвам итәбез: X слайд

  • Алынмаларның кайберләре сингармонизмга буйсынмый: китап, җәза, кино.
  • Ике яки икедән артык сузык бер-бер артлы килә: театр, какао, поэма.
  • Сүздә бю, вю, кю, мю, пю, рю кушылмалары булу: бюст, гравюра, кювет, мюсли, пюре, рюкзак.

- Телебез соңгы елларда нинди алынмаларга баеды икән?

(Көтелгән җаваплар)

- Файл, сайт, слайд, Инстаграм, блогер, лайк.

- Әйе, аларның күбесе Интернет белән бәйле яңа сүзләр. Аларны неологизмнар дип йөртәләр.

Физминут .

Дәреслек белән эш.

3 нче күнегү:

- уку

- сорауларга җавап бирү

- 3-1 тест текст буенча

- 3-4 нче күнегүне язмача эшлибез.

Җиде планета бер-берсеннән тигез ераклыкта урнашкан һәм бер үк орбитада әйләнәләр . (Кояш, Ай, Юпитер, Марс, Меркурий, Сатурн, Венера). Шушы планеталардан нур алып, җир куенында җиде төрле металл барлыкка килә дип уйлаганнар Алхимиклар. Кояштан нур алып алтын ярала , Айдан - көмеш, Юпитер- аккургаш , Марс- тимер, Меркурий- терекөмеш, Сатурн- кургаш, Венера- бакыр.

IV. Рефлексия.

- Дәрес башында куелган сорауга җавап биреп карыйк әле. Алынмалар телебезгә кирәкме?

(Көтелгән җаваплар)

- Аларның күбесе телебезгә бик күптән үтеп кергәннәр һәм татар теле кагыйдәсенә буйсынганнар.

- Кирәк, чөнки бөтен яңа сүзләрнең татарчага тәрҗемәләре юк.

- Ләкин аларны урынлы кулланырга кирәк.

- Татарчасы булса, алынма сүз кулланмаска.

- Бик дөрес, ә хәзер бер шигырь тыңлыйк әле.

Видеоязма. Ш. Маннапов «Ат ник көлә?»

- Балалар, ат нигә көлгән икән?

(Көтелгән җавап)

- Ирек татарча белми, шуңа күрә көлә.

- Привет, конь - алынма сүзләрме?

(Көтелгән җавап)

- Юк, привет - сәлам, конь - ат була.

- Укучылар, үз телебездә булган сүзләрне бүтән тел сүзләре белән алыштыру әйбәт күренешме? Сез Иреккә нинди киңәш бирер идегез?

(Көтелгән җаваплар)

- Үз телеңне белергә кирәк.

- Үз телеңне белмәсәң, көлкегә калырсың.

- Алынма сүзләр турында сөйләшүне киләсе дәрестә дәвам итәрбез.

Үзбәя.

V. Өй эше. Әдәбият дәреслегеннән алынма сүзләр кергән 5 җөмлә язып алырга.

VI. Йомгаклау.

- Туган телебезне өйрәнүдә уңышлар телим! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә сузык авазлар

Цели урока:Образовательные: углубить и расширить знания учащихся по теме.Развивающая: развивать навыки монологической и диалогической речи; развивать навыки чтения; развивать способности к непроизволь...

Татар телендә әдәбият терминнары

татар телендз әдәбият терминнарының килеп чыгышы һәм кулланылышы....

Татар телендә килешләр.

Татар телендә килешләр темасына презентация....

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы

Биологиядән 6 класс өчен татар телендә эш прогаммасы (Пасечник линичсе буенча)...

Авторлык программасы.РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ УКУЧЫЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ АРАЛАШЫРГА ӨЙРӘТҮ

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хок...

Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге эквивалентлары

Фәнни эшемнең темасы “Татар телендә бәйлекләр, бәйлек сүзләр һәм аларның рус телендәге  эквивалентлары”. Бу тема, бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы рус телле укучылар өчен актуаль. Чөнки, ...

Татар телендә омонимнар, антонимнарны өйрәнү тарихы, мәктәп программасынды бирелеше

       Бүгенге  көн мәгариф  системасының  өстенлекле  юнәлеше  булып укучының шәхес буларак үз үсешен тәэмин итә алырлык  уку эшчән...