Урок- викторина на тему "Национальные праздники. Сабантуй".
план-конспект занятия по русскому языку (5 класс) на тему

Резеда Рашатовна Шамсутдинова

Интегрированный урок-викторина, где дети отвечают на вопросы, рассуждают на русском и татарском языках.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuj.docx35.33 КБ

Предварительный просмотр:

Внеурочная деятельность.

Открытый  интегрированный урок-викторина «Милли бәйрәмнәр» в 5 а классе .

Провели: Гисматуллина Г.Н. (учитель родного (татарского) языка и родной литературы, Шамсутдинова Р.Р.  (учитель русского языка и литературы).

Развитие связной речи у детей 5 класса.

Тема: «Национальные праздники».

Цели урока:

1)Развитие связной речи на русском и  татарском языках, формирование диалогической и монологической речи у детей через знакомство с национальными традициями. Обобщение уже имеющихся знаний  о национальных праздниках.  

2) Развитие логического мышления, навыков участия в разных видах обсуждения (коммуникационные навыки), умения грамотно формулировать собственную позицию и аргументировать ее.

Метапредметные результаты: Регулятивные УУД: 1) Развитие навыков планирование своих действий для решения поставленных задач.

Познавательные УУД: умение найти нужную информацию, классифицировать понятия и умение пользоваться этой информацией.

Коммуникативные УУД: Умение организовывать учебное сотрудничество и совместную деятельность с учителем и сверстниками, играть определенную роль в совместной деятельности, умение принимать позицию собеседника, приводить аргументы как в пользу позиции собеседника, так и  против нее.

Предметные результаты: Обобщение тем, пройденных на уроках русского и татарского языков. Освоение навыков диалоговой и монологической речи, навыков аргументирования.

Личностные результаты: Осознание этнической принадлежности, знание истории, языка, культуры своего народа, своего края, основ культурного наследия родной республики. Развитие интереса к изучению русского и татарского языков как взаимосвязанных, одинаково необходимых для роста полноценной и самодостаточной  личности.

Инструменты: Интерактивная доска, рисунки, карточки, изделия ручной работы.

Тип урока: Урок систематизации и обобщения знаний.

Метод: репродуктивный.

Ход урока

  1. Организационный момент:
  1.  Мотивация к учебной деятельности:

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин һәммәгезгә.

  1. Знакомство с эпиграфом урока:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен. Р.Фәйзуллин. (Слайд 3).

  • Какова основная мысль данного стихотворения? (Каждый человек должен знать историю своего народа,  как он жил, традиции. «Народ, не знающий своего прошлого, не имеет будущего» М.Ломоносов).

САБАНТУЙ

   Сабантуймы, Сабантуй -

   Уеннар туе бит ул,

   Тәм-томнар сые бит ул,

   Җиңүләр уе бит ул.

 

 

   Чаптар өстендә чабып,

   Катыктан тәңкә табып,

   Колга башына менеп,

   Узышлыга йөгереп...

   Татарча бил алышып,

   Аркан белән тартышып,

   Ватмый йомырка ташып,

   Үткенлектә сөйләшеп.

   Җиңсәң әгәр,

   Сабантуй -

   Эчкә шатлык сыймас туй!

           Эльмира Шәрифуллина

Сабантуй бүген бездә

   Шатлыклар - күңелебездә,

   Ал кояш - күгебездә.

   Килегез, дуслар, кунакка,

   Сабантуй бүген бездә.

   Иң уртага утыртканнар

   Иң озын бер колганы -

   Колганың да бик тиз генә

   Менеп булмый торганы.

   Җиңгиләр биреп җибәргән

   Бизәкле бүләкләрен,

   Ә малайлар көрәшергә

   Сызганган беләкләрен.

   Ә кызлар киеп чыкканнар

   Иң матур күлмәкләрен.

   Латыйп бабай төяп килгән

   Иң ныклы чүлмәкләрен.

   Абыйлар алып килгәннәр

   Иң җитез юртакларын.

   Гармунчылар алып чыккан

   Җырларның уртакларын.

   Җилферди чиккән сөлгеләр,

   Бүләкләр - күбебезгә!

   Көрәшик тә, узышыйк та -

   Сабантуй бүген бездә!

           Роберт Миңнуллин

  1. Повторение:

- Какие обряды и праздники нашего народа вы знаете? (Карга боткасы, Сабантуй, Сөмбелә, каз өмәсе и др.)

- Народные обряды принято разделять на 2 группы: семейные обряды и календарные. К семейным относятся свадьба, рождение ребенка, похороны, поминки. А праздник после посевных работ, нардуган, рождество, праздник жертвоприношения, Карга боткасы относятся к календарным.

- Как вы думаете, для чего нужны праздники? (Отвечают дети).

- Попробуем и мы внести свою лепту в сохранение национальных обрядов.

  1. Основная часть:
  1. Определение темы, цели урока.

Кроссворд:

  1. Сүз  күп  җирдә  эш  аз  була.
  2. Агачны  яфрак  бизәсә, кешене  хезмәт  бизи.
  3. Авыр эшкә беләк,  кыю эшкә йөрәк кирәк.
  4. Калган эшкә кар ява.
  5. Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.
  6. Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
  7. Авыр эшне күмәк кул җиңгән. (Слайд 5 - 14).

Учитель:

 Халкыбызның иң матур йоласы  кайсы  дип уйлыйсыз? (Билгеле, сабан туе).

Ә без бүген ниләр эшләрбез икән соң?

- Без бүген шушы йоланың килеп чыгышын һәм хәзерге вакытта кеше тормышында тоткан урынын билгеләрбез.

 - Сабантуй бәйрәме белән танышу. Безнең бүген дәресебез үзенчәлекле. Сез бүген ике  дәүләт телендә дә җавап бирә аласыз. (Слайд 15-16).

- Сабан туеның ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы милли мираслар исемлегенә кертелүе дә күпне сөйли. Сабантуй - бик борынгыдан килгән бәйрәм.

- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу бәйрәмне Сабантуй дип  атаганнар икән?

- Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди... Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”

- Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән. (Слайд 17).

- Балалар, димәк, Сабан туе элек-электән кайчан үткәрелә? (Кар эреп беткәч.)

- Аны ни өчен үткәргәннәр? (Көзен мул уңыш җыеп алу өчен.) (Слайд 18).

- Ә бәйрәм нәрсә белән башланып китә икән соң?

-​ Укучылар,Сабантуй башланырга берничә көн кала “сөлге җыю” йоласы булган. Сөлгеләрне авылның хөрмәтле бабайларын атка утыртып, яшь егетләр, кызлар гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөргәннәр. Алар артыннан бала-чага ияреп йөргән. Ә бу җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданын бизәгәннәр, төрле ярышларда җиңеп чыгучыга бүләк итеп биргәннәр.

-​ Йоланың бу өлешеннән халкыбызның нинди якларын күрдек? (уңган, юмарт, аралашучан, шаян.) (Слайд 19).

-​ А как называется место, где проводится этот праздник?

-​ Майдан.

- На майдан со всех сторон стекается народ: идут пешком, едут семьями на лошадях, машинах. 
-В этот день в каждом доме много гостей. Готовятся к празднику заранее: убирают и белят в доме, готовят угощения для гостей 
-​ Давайте перечислим, какие соревнования проходят во время праздника Сабантуй (борьба, подняться на столб, скачки, борьба мешками, поднимание камней, перетягивание каната, поиск монеты в катыке, бег с ведрами и коромыслом , бег с яйцом на ложке,  прыжки в мешках)
(Слайд 20). 

Без мондый уеннарны үзебез дә уйнап карарбыз.

-​  Сабантуйның  иң абруйлы  ярышы  нинди?

-​  Әлбәттә ат чабышы.

-​ Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус бирелгән сөлгене такканнар. Ат - Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.

-​ Ни өчен Сабан туена ат ярышын алганнар?

-​  Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

-​ Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.

-​ Димәк, ат - бәхет-шатлык билгесе булып тора.Ә ат нинди хайван соң? Аңа карап нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучылар, әйдәгез “Ат чабышы” уенын уйнап алабыз.

  1. игра “Ат чабышы”.

Из данных слов соберите пословицы

рождаются труд герои в.

солнце красит землю человека а труд. (Слайд 21).

-​ Тагын нинди бәйгеләр уздырыла соң Сабантуйда?

-​ Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.  Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.

Укучылар, әйдәгез мондый уеннарны үзебез дә уйнап карыйбыз.

2 игра. “Капчык белән сугыш” (Слайд 22).

Рәсемнәргә карап уеннарның исемнәрен әйтергә

3 игра. “Аркан тартышу” (Слайд 23).

Из букв слова Канат составь предложения, так чтобы каждая следующая буква была началом следующего слова.

К……. а……..  н……… а…… т…….  

 4 игра. “Кашыкка йомырка салып йөгерү(Слайд 25).

Кайсы фразеологик әйтелмәнең русча варианты юк.

кызыл кар яугач

спустя рукава

исе дә китми

когда на горе рак свистнет

җиң сызганып

и в ус себе не дует

Физкультпауза. Татарский народный танец. 

5 игра. “Көрәш”  “Борьба”.

- Одна из главных игр в праздник  Сабан туй, конечно же,  борьба.  

К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән,аннары яшүсмерләр. Егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.

-​ Көрәш, батырлык турында, мондый мәкальләр бар, аларны исегездә калдырырга тырышыгыз.

-​   Егет мәйданда билгеле булыр.

-​  Көрәшми җиңү төштә була.

-​ Көчең барда көрәшеп кал,егәрең барда ярышып кал.

-​  Көчле кеше күтәреп тә ега, чалып та ега.

Батырны билгеләү.

Күпнокталар урынына тиешле кушымчалар куй. (Слайд 26)

Сабантуй – ст…ринный праз…ник татарского н…рода, он проводится после ок…нчания п…левых р…бот, в июне.
   Сабантуй...  карт... да , яшь... дә катнаша.   Сабантуй табигать…  иң матур җирен...
үткәрелә. Сабантуен...  төрле милли  уен... оештырыла.

-​  Во время Сабантуя вечером молодые девушки и парни проводили игры. В этот день родители не запрещали отдохнуть молодежи. До полуночи можно было услышать звуи гармони, скрипки, девушки и парни водили хороводы, танцевали, пели и играли в игры.

-​    Элек-электән килгән бүләк җыюлар,  ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии.

- Расскажите, пож-та, как надо правильно вести себя на празднике Сабантуй? Что доложен знать ребенок, когда идет с родителями на этот праздник? (Во-первых, праздник проводится на лугу или возле леса (как правильно вести себя на природе?), во-вторых,  на этот праздник приходит очень много людей (Что делать, если ты потерялся?). (Ответы детей).

​ Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.

Составление небольшого рассказа про Сабантуй.

- Спасибо вам за активное участие на уроке, до встречи.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час"Праздник Сабантуй"

Класный час о татарском  национальном празднике  Сабантуй....

Национальный праздник Сабантуй

Сабантуй является любимым и повсеместным народным праздником. Он празднуется с давних времён по сегодняшний день. Празднуется Сабантуй летом по окончании весенних полевых работ .В целом для Татарстана...

Урок-викторина по теме "Праздники" для 8 класса.

Урок-викторина для учащихся по теме"Праздники" проводится для обобщения лексики данной темы. Среди заданий викторины, предлагаемых двум командам следующие: повтори скороговорку, сочини историю, блиц-т...

Сценарий татарского праздника «Сабантуй»

Сценарий  татарского праздника «Сабантуй»...

Открытый урок по башкирскому языку (государственный).Тема урока "Башкиркские народные праздники. Сабантуй.

Урок на тему: "Башкирские народные праздники.Сабантуй". Представленный материал рекомендуется в качестве дидактического материала для проведения урока башкирской литературы с использованием инте...

Татарский национальный праздник САБАНТУЙ.

Сабантуй – самый любимый праздник татарского народа, который весело и широко отмечается ежегодно. но не все, наверное, знают, как он появился, и что означает слово «Сабантуй»....