Татар телен өйрәтүдә проблемалар».
материал по теме

Габидуллина Альфина Рамизовна

 Рус балаларына татар теле укытуны тэрле бэйрэм чараларында   чагылдыру

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Шәһәр мәктәпләрендә укучы  балаларның  татар телен  өйрәтүдәге проблемалар».


    Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугать материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды һәм башка төрле чаралар керелде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде.

Әмма шулай да без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел әле.

Шәһәрдә яшәүче татарларның да үз телендә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Чөнки күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә.

Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә, русча аралашалар.

Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң  балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.

Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзерге заманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәр милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкин булганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә - иркен аралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.

Татар халкын прогресска илтү, телен үстерү, мәдәниятен алга җибәрү өчен, иң әһәмиятле шарт - халыкта, барыннан да бигрәк, балаларда, яшьләрдә, милли горурлык, әхлакый тәрбия, патриотлык хисләре булдыру.

Патриотлык ул - үз илеңне, ватаныңны олылау, ярату, аның кадерен белү. Әмма без татарлар өчен, патриотлык моның белән гeнә чикләнми. Бездә, татар кешеләрендә, туган телеңне, мәдәниятең, динең, гореф-гадәтләреңне, тарихыңны белү, саклау, аларны камилләштерә, үстepә бару, рухи хәзинәләрне баету теләге булсын өчен, халкыңны, туган җиреңне, аның матур табигатен ярату, бай тарихын, бөек кешеләрне зурлау, xөрмәт итү, алар белән горурлану сыйфатлары булырга тиеш.

      Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема зур проблемаларның берсе. Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене начар, яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый.

  Бүгенге көндә  татар телен укытудагы проблемаларыбыз аз түгел әле. Бу бигрәк тә туган телләрен начар белгән яки бөтенләй белмәгән балаларны өйрәтүгә карый. Мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан татар телен өйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә  унбер ел буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел.

Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның татар телен җитәрлек белмәүләренең һәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игътибар булмауның төрле сәбәпләре бар.

Беренчесе - балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуында;

Икенчесе –дәреслекләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмавы;

Өченчесе –туган телләрендә сөйләшми торган татар балаларын татар теленә өйрәтүнең методикасы камил булмавы;

Дүртенчедән- патриотлылык рухы, милли горурлык хисе, әхлакый тәрбиясе җитмәү.

Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санын арттыруны гына түгел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешле дәрәҗәдә булуны да күздә тота.

Баланың сөйләмен үстерү, әлбәттә, аны сөйләшергә өйрәтү дигән сүз. Сөйләшү – ул аерым сүзлек запасына ия булу, аларны актив куллана белү, үз фикереңне аңлаешлы итеп әйтеп бирү, тирә-яктагы кешеләрнең сөйләмен аңлау, игътибар белән тыңлый белү  һ.б. бик күп нәрсәләр.  Боларның барысын да бала мәктәпкәчә чорда олылар ярдәме белән үзләштерә. Тәрбиячеләрнең дә төп бурычлары булып балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергә өйрәтү, әйләнә-тирә мохит һәм табигать белән таныштыру, баланың фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету, авыз артикуляциясен булдыру тора.

     Бүгенге көндә һиччиксез балалар бакчасында ана телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.  Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай булу аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик әһәмиятле. Балалар бакчасына йөргән  чорда аеруча авазларны дөрес әйтү культурасын үстерүгә күп көч куярга кирәк дип уйлыйм. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар авазларны әйткәндә күп кенә хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керә:

       а) аерым авазларны дөрес әйтмәү;

       ә) сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;

       б) ашыгып сөйләү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;

        в) баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән-өстән генә, еш-еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу;

       г)сөйләм темпы белән идарә итә белмәү,паузаларны тиешле урында ясамау,сөйләмнең бөйләнешле булмавы да  борчу тудыра.

Шушы хаталар өстендә эшләүгә күбрәк игътибар бирелсә , бәлки 1 сыйныфка укырга  килүче балалар арасында да авазларны дөрес әйтә, бәйләнешле сөйли белмәүчеләр саны кимер иде.

Бүгенге көндә татар теле дәреслекләренең дә җитешсезлекләре бик күп. Балага күбрәк кагыйдә өйрәтелә, ә бит ул татарча начар аңлый, аңламаучылары да байтак. Аны башта чит телен өйрәнгән кебек сөйләшергә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм.Уку, әдәбият  дәреслекләрендә дә шәһәрдә туып үскән татар  балалары аңларлык  текстлар булса, күпкә отышлырак булыр иде.

     Мин һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам. Шушы юнәлештә Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китаплары  еш кулланам.

  Үз укучыларымда милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормыш белән бәйләп, үстерелешле укыту технологияләре нигезендә оештырырга тырышам. Аеруча, әдәбият дәресләрендә А.Яхинның методикасы яхшы нәтиҗәләр бирә. (Ләкин һәр методиканың уңай һәм тискәре яклары була...)

    Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану,  музыка, җыр сәнгатенә  мөмкин кадәр  ешрак  мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Укучыларым белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары  киң чагылыш таба.

         Балаларым һәм әти-әниләр белән бергәләп төрле  сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез.  "Сабантуй", “23 февраль,”9 май”, “Каз өмәсе","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре турында җырлы- биюле   уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнәбез. Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.

Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә. Ул яшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.Менә шундый юллар, чаралар, формалар аша укучыларымда намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату, җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларны тәрбияләргә тырышам .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Татар телен укытуда актуаль проблемалар...

Татар телен укытуда актуаль проблемалар

Тел- кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып белү, һөнәрле булу, тәҗрибә туплау, фән,техника, сәнгать һәм башка яңалыклар белән танышу, уйл...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...